Чәчмә әсәр
15 Июня 2023, 05:20

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (3)

Кызның сагаеп караган карашын тотып, киң елмаеп җибәрде: "Әйдә, адәмчә тамак ялгап алыйк та… китәрсең".

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (3)Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (3)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, авылда мәктәп булмау сәбәпле, аңа да шәһәргә китәргә туры килде. Мөнирә әбисе шулай аны интернатка алып килеп, солдат казармасыдай озын бүлмәгә, яшьтәшләре янына урнаштырып, җайлап-көйләп кайтып киткән иде. Ят урындагы тәүге төнне еларга да кыймый шушылай катып ятып үткәргән иде кызчык…

Башта кыен, авыр, һәрнәрсә ят кебек күренсә дә, өйрәнде Әмилә. Монда әле үзенең ике абыйсы да укый иде, алар көн дә кереп хәлен белеп, ачыкканда тамак ялгатып, саклап-карап тордылар. Бала кешегә, ни, дус-иш тә, ахирәтләр дә табылды, уку һәм төрле чаралар барысын оныттырып, үз эченә алып кереп китте.

Мәктәпне тәмамлагач, белемен иң яхшы үзләштергән предметларыннан дәвам итәргә булды һәм филология факультетының чит телләрне өйрәнү бүлегенә имтиханнар тотты. Мөнирә әбисе дә: “Кыз кешегә иң кулае – укытучы булу инде ул”,– дип хуплады. Шулай итеп, Әмилә студентка булып китте.

Мөнирә әбисенең малайлары үсеп, егет булып, армия сафларында хезмәт үтеп, бер-бер артлы өйләнешеп читкә китеп бетте. Соңгы елларда саулыгы нык кына какшап, еш зарлана башлагач, төпчек улы Азамат яшь кәләше Зифа белән күчеп кайтты. Әмилә тәүге курсны бетергән җәйдә бер айдай гына җиңгәсе һәм абыйсы белән яшәп калды. Уку вакытындагы атна-ун көнлек каникулларда, бәйрәмнәрдә сабакташларыннан, бергә яшәүчеләрдән язма эшләр, тәрҗемәләр, төрле бәләкәй фәнни эшләргә заказлар алып, кайтып йөрмәскә тырышты. Бу аның ятимлек пенсиясенә аз булса да өстәмә иде. Унтугыз яшьлек кызның башкалар кебек үк матур итеп киенәсе, бизәнеп-төзәнәсе дә килә шул. Бу – бер сәбәп, ә икенче сәбәпне Әмилә берәүгә дә, хәтта үзенә дә аңлата алмас кебек. Чөнки, аның уйлавынча, андый хәл, андый сәбәп булырга тиеш түгел. Бәлки, алай да булмагандыр, тоелган гынадыр. Эш шунда: җиңгәсе аны ни сәбәпледер ошатмады, яратмады шикелле. Икәү генә аш бүлмәсендә кайнашканда алчак кебек тә, менә абыйсы яннарына килсә, әллә нишли дә куя, тырт-мырт сөйләшә, юк-барга үпкәли, җикеренә башлый. Ә инде Азамат абый Әмиләгә төбәп эндәшсә, аркасыннан сөйсә яки аңа көзгә нинди кирәк-яраклар юнәтергә икәнлеге хакында сүз кузгатса, бөтеләй үпкәләп чыгып китә. Абыйсы аптырап, кәләше артыннан иярә. Менә шушылар күңеленә шик салды, туган йортыдай күреп үскән, газиз булган төягеннән өркетте, биздерде аны. Җитмәсә, соңгы вакытта Мөнирә әбисе дә больницада гына яши, дигәндәй.

Икенче курсны тәмамлагач, практикасын, аннан башка эшләрен бетереп, ярты җәйне үткәреп, кая барсын, тагы да шул әбисе йортына кайтты ул. Яшь гаилә аңа шатлангандай да булды. Һәрхәлдә, абыйсы ихлас иде. Аның бүлмәсен тегеләр алган, кыз Мөнирә әбисенең түшәген биләде. “Ярый, әнкәй кайтса, берәр җаен табарбыз, ул бүлмәгә тагы да бер карават сыя…”,– дип куйган булды абыйсы.

Көяз киленнең көен көйли-көйли ай ярымдай бергә яшәп ташладылар. Әмилә җиңгәсенең кулын сыер саву, идән-кер юу, яшелчә, бәрәңге утау эшләренә тидермәскә тырышты. Өйдә дә ир белән хатынның сүзләренә кысылмаска, бернигә комачауламаска булып, хәтта залга телевизор карарга да чыгып утырмыйча, күләгә кебек кенә йөрде. Тик нәрсәседер барыбер килешмәде, ахры. Соңгы көннәрдә Зифа бигрәк көйсезләнде. Ашаганда Әмиләне күрмәде дә белмәде, иренә дә әштер-өштер җавап бирде, күбесенчә турсаеп утырды. Әмилә гаиләдәге бу мохитнең ни гыйльлә беләндер үзенә кагылышлы икәнлеген сизде, тик сәбәпнең нәрсәдә икәнлеген генә төшенә алмый иде. Абыйсыннан ачыктан-ачык сорар иде, анысы да кыздан тартынгандай кылана, аулакта бергә калмаска тырыша, качып йөргәндәй күренә.

Йөри-йөри сызлаган шеш сытылгандай, уйламастан, бу йомгакның да очы чыкты. Ул көнне Әмилә, көне буе бәрәңге утап тузанга баткач, елгага төшеп су кереп, көтү кайтканчы тегеләргә текәлеп утырганчы, иртәгә Мөнирә әбигә алып барырмын, дип, бераз җиләк, мәтрүшкә җыеп, күңеле күтәрелеп, киртә артыннан гына кайтып керде. Азамат белән Зифа, урам ягыннан кермәгәч, аны шәйләми калдылар, ахры. Чәй эчәләр, алачыктан савыт-саба шалтыраган, шыбырдап су аккан тавышлар аермачык ишетелеп кала. Менә абыйсы юаш кына итеп мөңгерәде:

– Китәле, Зифа, юкны сөйләмә…

– Нишләп юк булсын, – хатыны аны кискен бүлдерде, – синең өчен минем сүзем юк сүзме?! Бәлки, үзем дә юктыр, ә?!

– Аптыратасың бит, кем икәнлеген белмисеңме инде…

– Ә кем ул сиңа, кем?! Ул бит сиңа туган түгел, алайса кем? Ярый, бәләкәй чагында үскән, ди, ярый, әниеңә якын, ә сиңа ул сеңел дә, чуртым да түгел. Нәрсәгә килә монда һаман, сине күрү өченме?

– Ату кая барсын…

– Теләсә кая – тик монда түгел, син мине алып кайтканда өемдә тагы бер кызым утыра, димәдең.

– Нинди кызым?.. Сеңлем итеп карый алмыйсыңмыни соң, Зифа…

– Юк. Мин сораштым инде, аның сиңа бер туганлыгы да юк. Мин сиңа ялынып тормам, үзең сайла, соңыннан үкенерлек булмасын.

– Юләр сүзләрең! Нинди сайлау, нәрсә сөйлисең син, Зифа?!

– Мин аңа бала табам дип йөргән булам, ә ул мине мыскыл итеп… Ике бичә белән яшәрсең, бәлки!

– Вот дура! – Азамат җенләнеп алачыктан килеп чыкты да, ишек тоткасына кулын сузган килеш катып торган Әмиләгә бәрелде. Ачыргаланган, ярсыган ир капыл ачылган ишек бәрелүдән авып барган кызны кинәт кенә кулбашыннан тотып алды, тегесе дә аның беләгенә ябышты. Карашлары очрашты. Ир кеше газапланып, жәлләп, оялып карады, кыз, уйламастан, зур куркынычка юлыккандай, күзләрен шардай ачып текәлде…

Болай гына бирешеп калырга теләмәгән Зифа да ире артыннан ияргән икән. Азамат белән Әмиләне бер-берсенә тотынып, текәлешеп торган бу берничә секундлык хәлдә күреп: “Кочаклашырын кочаклашкач, үбешегез дә инде”, – дигән сүзләрен теш арасыннан кысып селтәде дә, борылып, өйгә кереп китте. Азамат, кулларын утка пешкәндәй кинәт алып, тышка ташланды. Ә Әмилә исә буыннары бетеп сыгылып төште. “Менә нәрсәгә ачуланышканнар икән алар… Җиңгәсе аны абыйсына көнләгән… Абыйсына!.. Нишләп сеңел булмасын… юкса, кем булсын тагы?! Ай, Ходаем, ничек оят… Юләр бичә… нишләргә инде хәзер...”

Кыз торып утырды, капыл ачуы кабарды, гарьлеге, горурлыгы бәреп чыкты. “Нишләп тора әле ул, китәргә кирәк моннан! Хезмәтчемени ул, бәйләп куелганмы! Хәзер үк чыгып китәргә кирәк!” Шушы давыллы уй белән йөгерә-йөгерә җыенды, күзенә күренгән киемнәрен йомарлап сумкасына тыкты, ашык-пошык юл киемен киде, әштер-өштер чәчен рәтләде дә, кызу атлап, авылдан бер-ике чакрым читтәге олы юлга юнәлде.

Озак торды ул тукталышта. Ул арада күк йөзен җайлап кына басып алган болытлар көйләп яңгыр башлап җибәрде. Ярсуы басылган кыз да, хәлнең бөтен тирәнлеген, асылын төшенеп, яңгырга кушылып бүселеп-бүселеп елады. Елаудан башка чарасы да юк иде аның. Комачаулаучы да, юатучы да, жәлләүче дә, хәтта кайгысының шаһиты да булмады. Тәүге тапкыр үзен чын ятим итеп тойды шушы вакыт Әмилә…

Пәрдәсез тәрәзәдән туры төшкән чагу кояш нурлары уятты кызны. Үзе уянса да, зиһене уянып җитми, ят бүлмә түшәмендәге нәзакәтле шәмдәлгә мәгънәсез төбәлеп бераз ятты да, сикереп торды. “Аһ, кеше өендә төшкәчә йоклап ятканмы әллә?! Таңнан торып чыгып китәрмен дигән иде бит”.

Кыз ипләп кенә басып, ишеккә килеп, колагын куеп тыңлады. Теге якта тавыш-тын юк. “Йоклыймы икән…” Ишекне сак кына кыса биреп, аш бүлмәсенә күз атты. Караса, хуҗадан җилләр искән. Раскладушкасы җыеп читкә куелган. Ванна бүлмәсендә дә юк. Кыз коты очып ишеккә йөгерде. Уф-ф, анысы эчтән ачыла икән…

Әмилә мыштырдамаска булды, төшкә тиклем йоклап ятканы да җиткән. Тиз генә ваннага кереп юынды, чәчен-башын рәтләде, сумкасыннан бөтәрләнеп яткан җәйге күлмәген алып, үтүк табып үтүкләп киде, аяк киемнәрен сөрткәләде. Ул арада йозак-ачкычлар чылтырады да, ишек шар ачылып китте. Бер кулына – зур карбыз, икенчесенә азык-төлек тутырылган зур пакет тоткан хуҗа килеп керде. Ишекне аягы белән этеп ябып, кичәгечә аяк киемен салмыйча, аш бүлмәсенә үтте. Анда шатыр-шотыр китереп нәрсәнедер ертып-каерып ачты, шыбырдатып юды, шак-шок телде, тукылдатып өстәлгә тезде дә, аяк тавышына караганда, залга юлланды. Диван почмагында башын иеп тыңлап утырган кыз күзләрен күтәргәндә, тегесе каш астыннан сөзеп сынап карап тора иде.

– Прошу к столу! – Егет көлемсерәгәндәй итте.

Әмилә, үзен үтереп үгетләгәндәй, кулларын чәбәләндереп сикереп үк торды:

– Юк-юк, рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез. Мин сезнең килгәнне генә көтеп утырам, хәзер китәм дигән идем… Рәхмәт сезгә барысы өчен дә…

Тегесе, кызны тыңлап та тормый, кухняга юнәлде. Минем эшем тәкъдим итү диюеме, әллә минем әйткәнем һичшиксез үтәлергә тиеш, дигәнне аңлаттымы аның кылыгы – Әмиләгә хуҗаның артыннан иярүдән башка чара калмады. Егет үтеп барышлый бер утыргычны тартып чыгарып утыртты да, үзе түргәрәк үтеп, икенче урындыкка иркенләп утырды һәм кыюсыз гына кухняга керүче кызга баштанаяк күз салды.

Кичәге чәче-башы тузган, күз-борыны кызарган, өс-башы таушалган кыз түгел иде бүген аның алдында. Кызгылт агач төсенә буялган чәчләрен шома итеп тарап, баш түбәсенә җыеп, нәрсә беләндер купшы итеп кыстырып куйган, аерым чәч бөртекләре сирәк-саяк озынча дулкыннар ясап, зифа муенына төшеп, ачык тәрәзәдән кергән җилгә талгын гына тирбәлеп тора. Матур гәүдәсенә күк болыт төсендәге килешле җиңел күлмәк киеп җибәргән. Фил сөягеннән оста куллар сырлап эшләгән шикелле ак нәфис битенә кечкенә туры борыны белән кабарынкы иреннәре бигрәк купшы төс бирә, ә инде зур кара күзләренең балаларча ачык карашы дөньяга бүген тугандай аптырап, хәйран калып карагандай.

Гомумән, бу кыз Ринатка кыйммәтле кытай статуэткасы кебек күренде. Бала чагында әнисенең йокы бүлмәсендәге затлы мебель өсләренә тезелгән шундый сыннарны тотып карап, еш тиргәлә торган иде. Үтә күренмәле ак фарфордан искиткеч нәзакәтле итеп эшләнгән, бармак белән төртсәң дә, уалып төшәрдәй булган бу сыннар, Ринатка терелеп китәр кебек тоела иде.

Әле килеп, шул сыннарның берсе алдында торадыр, дигән уй үзенә дә кызык тоелып, күңелле булып китте. Кызның сагаеп караган карашын тотып, киң елмаеп җибәрде:

– Әйдә, адәмчә тамак ялгап алыйк та… китәрсең.

Әмилә теге шудырылган утыргычка утырып, алдындагы ризыкларга күз салды. Барысы да кибетнеке, ярымфабрикат, шулай да тәмле исләр чыгарып, авызга алганны гына көтеп яткандай. “Карбыз да өлгергән икән…” Әмилә, егетнең кул хәрәкәтләренә ияреп, азыкка үрелде.

– Тулай торагыңдагы ремонт бүген-иртәгә генә бетми әле…

Кыз, ашавыннан туктап, егетнең авызына төбәлде.

– Шулай да сентябрь башына өлгертәбез, диләр, – дип тәмамлап куйды теге.

– Кем әйтә?..

– Комендант.

– Нинди комендант?..

– Ну, сезнең общаганың коменданты.

Кыз бөтенләй аптырп калды:

– Син… сез аны кайдан беләсез?.. Әй, танышыгызмы әллә?..

– Иртән кереп таныштым.

– Нишләп… таныштыгыз?..

– “Нишләп тә нишләп”, сиңа кирәк түгелмени?

– Кирәк булса соң, сезгә нигә борчылырга?

– Борчылган юк, шулай да сораштым инде, гафу итегез, әгәр сездән рөхсәт алмаган булсам, – егетнең ирен читендә мыскыллы елмаю ишарәте чагылып калды.

– Имгәк булдым инде сезгә, гафу итегез, – кыз чынлап уңайсызланды.

Карбыз кисәге тышын тырнак очы белән сызгалап утырган кызга бераз текәлеп утыргач, егеткә ул жәл булып киттеме, тавышын йомшартыргарак тырышып, болай дип тезде:

– Әмилә, әйдә, ачыграк сөйләшик әле. Аңлавымча, син катлаулы хәлдәсең, шулай бит?

(Дәвамы бар.)

Фото: ansiia, Freepik.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (3)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас