

* * *
Тын гына, беркемгә начарлык кылмыйча, япа-ялгызы яшәп ятучы Бөкре хакында бу әсәр. Аның беркеме дә, хәтта атасы белән анасы да юк. Дуслары да, сөйгән яры да…
Бөкре бит ул. Бөкрегә кем туган булсын да, кем дус булсын?! Бөкреләрнең никахлашкан кешеләре дә, гаиләләре дә булмый. Алар яшәгән җирдә көзге-мазар да таба алмассың. Шайтан төкреге белән йөгертелгән пыяладагы килбәтсез чагылышыңа карап, йөрәгеңне әрнетүдән ни мәгънә?! Көзге булмагач, Бөкренең гарип, иләмсез кыяфәте дә юк сыман. Җайлы, шулаймы? Калганы ул кадәр мөһим түгел. Күренми, шуның белән вәссәлам!
Ә менә исеме бар микән? Бардыр, Бөкре булса да, кеше, Адәм баласы ласа ул! Инсани зат! Аннары… исемгә көзге кирәк түгел бит. Исемнең йөзе, кыяфәте, бөкресе дә юк…
Шулай да исеме ничек икән аның? Бөкре… Бөкре? Нишләп Бөкре булсын?! Әйттем бит, андый исем булмый, дидем. Берәр пәйгамбәр исемедер әле…
Исемгә көзге кирәк түгел, аңа күңел кирәк. Кеше исеменең чагылышы — аның күңелендә. Кеше булуның иң югары дәрәҗәсе дә шунда — исемен аның күңеленнән табып, укырга, танырга өйрәнүдә…
Үзе бөкре, килбәтсез, ямьсез булса да, исеме матурдыр аның. Ә нигә ул килбәтсез, ямьсез булырга тиеш әле? Юктыр, бөкрелек ямьсезлек билгесе түгелдер. Күнекмәгәнгә генә шулай килбәтсез, сансыз булып күренәдер ул. Ә бәлки, ул иң гүзәл кешедер. Башкалар гариптер, ямьсездер? Сез аның ашыгып китеп барган чагында артыннан карап калыгыз. Очып, очынып барган кебек ул, гүя иңнәрендә пар канатлар бар! Шундук уйлап куясың: бөкрелек изгелек билгесе түгелме? Борынгы китапларда язылган бит: кеше бөкресендә Ходай Тәгалә яши, диелгән…
Бөкре ул. Канатлы. Изге. Тик… ялгыз. Бәхетсез түгел — ялгыз. Изгелек ялгызлык белән бергә йөри. Ул моны тоеп белә. Шуңа күрә аның беркемгә дә ачуы юк. Үпкәсе юк. Зарланмыйча, сыкранмыйча, рәнҗемичә, кинәт күктән төшкән кебек кенә үзенең тар бүлмәсендә берүзе яшәп ята…
Бөтенләй үк япа-ялгыз түгел икән әле ул. Аның белән өмет яши. Хыял дип әйтмәс идем. Хыял ул — зуррак, мөһимрәк, татлырак. Хыял ул ерактарак. Бөкре белән тыйнак кына, басынкы гына өмет яши. Бөкре аны әлегә күрми дә, ишетми дә, бары тик тоя гына. Якында икәнен тоя. Өметнең мәрхәмәтле, игелекле һәм мәхәббәтле булуын тоя…
Бу сүз юктан гына тел очына килеп кермәде, әлбәттә. Әйе, Бөкре үзенең өметен генә түгел, мәхәббәтен дә тоя, бу мәхәббәт хисенең үз яшәешен, язмышын төбе-тамыры белән үзгәртәчәген белеп тоя…
* * *
Ул бүген иртәрәк чыкты. Тукталышка халык җыелып өлгергәнче, берәр иркенрәк автобуска утырырга иде нияте. Шыплап, дыңгычлап тутырылган машина эчендә кысылып, бәрелеп-сугылып барудан да хәтәррәк газап бар микән? Бәлки, башкаларга алай ук тоелмыйдыр да, ә менә аркасында өркәче тырпаеп торган Муса өчен андый газап — үлемгә тиң. Эшенә барып керүгә үк сизә ул бу юл галәмәтен — иңнәре, янбашлары сызлауга түзә алмыйча, башын ташка бәрердәй була…
Ә аның эшендә башны бәрердәй генә ташлар бар. Ташчы булып эшли бит ул. Йортлар сала. Шәһәр төзи. Начар эш түгел. Көне буе һавада. Кеше күзеннән читтә. Раствор, кирпеч биреп торган Зәрия ападан башка кеше белән юньләп сөйләшкәне дә юк аның. Менә ул, ичмасам, барысын да аңлый…
Муса тукталышка җитеп килә иде инде. Янәшәдәге йорт тәрәзәсеннән үзенә төбәлеп карап торучы мөлаем йөзгә тап булды, нәрсәгәдер килеп төртелгән кебек, сөртенеп туктап калды… Нинди йөз бу? Кем йөзе? Ник карый? Нигә аңа карый? Бөкре күргәне юкмы әллә? Юктыр шул, шуңа карыйдыр. Каравы бер хәл. Ничек карый бит: көлеп карыймы, әллә хәленә керепме?
Муса моны шундук аерып бетерә алмады. Моңсу карый… Шулай да, көлеп, кызык табып яисә мыскыллап карамый. Урамдагы һәр ике кешенең көлеп китүенә күнеккән инде ул. Төртеп-төртеп күрсәтүчеләр дә аз түгел. Ә бу кыз моңсуланып, сагышланып, хәтта бераз гына үз итеп карый…
Шулай алар озак кына карашып тордылар. Бер-берсеннән кыенсынмыйча, оялмыйча, үзләре генә белгән серле уйларга, татлы хисләргә бирелеп, ниндидер билгесез гомер, хәтта язмыш кичереп тордылар…
Муса соңга кала иде. Тукталышка да әнә бер көтү халык җыелып өлгергән. Бүген дә көне буе аркасы, бөкресе сызлап интектерәчәк икән…
* * *
Икенче көнне дә кыз шул урында иде. Муса ерактан ук икенче каттагы таныш тәрәзәгә карап килде. Күңеле җилкенеп, йөрәге ялкынсынып, дулкынланып килде. Сөенеп килде. Бәхетле иде ул. Чынлап та, әллә бәхет шушындый була микән — әнә бит, үз итеп, көтеп тора…
Менә аларның карашлары тагын очрашты. Кыз елмаеп куйды. Ләкин бу елмаю гына аның ак йөзендәге моңсулыкны юып ала алмады.
Муса да елмайды. Тагын елмайды. Тагын… Кыз исә моңсу карашлары белән карап торды да торды. Ниһаять, бу карашлар, бу моңсу йөз Мусаның күңеленә барып иреште. Ул үз хисләреннән сискәнеп уянып киткәндәй булды. “Нигә елмайсын ди, нигә көлсен?! Бөкрегә карап елмаеп, көлеп була диме? Шуңа да моңсу ул. Бөкрегә карап моңсу гына булып буладыр шул…”
Муса, үзен-үзе белештермичә, сынын турайтмакчы булды, ияген чөеп, башын күтәрде… Тик… барыбер тураеп баса алмады, аркасындагы дөнья кебек авыр йөк һаман әле башын идермәкче, буйсындырмакчы булып тарткалаша иде…
Бу юлы да бөкре үзенең иясен җиңде. Муса, тән авыртуына чыдый алмыйча, сынын, иңбашларын, кулларын үз иркенә җибәрде, аннары бөтенләй алга сыгылып төште һәм, аркасында калкып чыккан “тауга” ышыкланып, алпан-тилпән тукталышка йөгерде…
* * *
Бу хәлләрдән соң Муса автобус тукталышына урау сукмактан йөри башлады. Аркасындагы сызлаулар бетеп, күңел тетрәнүләре басылган кебек тоелды. Ләкин һәр иртәдә тәрәзәсеннән карап калучы кызны ул һич оныта алмады. Онытырга теләмәде дә. Бары тик хәтеренең ерак почмагына салып куйды да, бик кирәк чакта гына табып алып, күңелен юата торган булды…
Ә беркөнне үзе дә аңлап бетерә алмый торган эш эшләде Муса. Әллә нинди урау юллар белән теге таныш йорт каршына килеп, мул ябалдашлы юкә агачы артына барып басты. Бөтен булган күз нурларын төбәп, юк-юк, күз карашларын гына түгел, күңел күзләрен төбәп, таныш, кадерле һәм газиз тәрәзәгә күтәрелеп карады…
Кыз һаман шул урында иде. Тик ул элеккечә моңсу гына түгел, борчулы, хәтта кайгылы кыяфәттә иде. Үзе бертуктаусыз як-ягына карана, тынгысызланып, борчылып, Муса йөри торган юлны күзәтә…
Мусага бик тә, бик тә кызганыч тоелды ул. Үзе дә сизмәстән, алгарак омтылды, кызның каршына ук чыгып басмакчы булды. Ләкин иң соңгы мәлдә ниндидер көч аның чабуыннан тотып алып калды, җиргә “кадаклап куйды”. Дөресрәге, ниндидер уй. “Ә бәлки, ул Мусаны көтмидер, башка берәүне карыйдыр” дигән уй иде ул.
Муса хәйләгә кереште. Урабрак килеп, үзенең гомер буе таптаган сукмагына төште. Теге таныш кыз басып торган тәрәзә турына якынлашты. Менә ул аның белән тигезләште, адымын кызулатып, тизрәк узып китмәкче булды… Ләкин… сихри бер шаукымга буйсынып, өскә күтәрелеп карады! Карады да ах итте. Тәрәзәдән менә инде күпме гомер таныш мөлаем йөз тутырып карап тора иде. Бу карашта әллә нинди серле ишарәләр бар иде…
Кызның бәхетле елмаюына Муса шундый ук шат елмаю белән җавап бирде, аның тыйнак кына кул болгавына җавап итеп, учларын күкрәгенә куеп, башын иде…
* * *
Мусадагы үзгәрешне эшендә бик тиз сизеп, күреп алдылар. Бигрәк тә Зәрия апасы бер минут та тынгылык бирмәде.
— Нәрсә булды, Муса? Син бүген бөтенләй башка кеше. Атлап түгел, очып йөрисең димме?..
Муса дәшми. Елмаеп тик тора. Нәрсә дисең? Бер кыз белән таныштым, ул миңа ошый, дисенме? Көләчәкләр генә… Аннары, сөйләрлек берни дә юк бит әле. Тәрәзә бар, ул тәрәзәдән карап торучы якты, күркәм йөз бар, елмаю бар… Дөресен генә әйткәндә, Муса үзе дә аңлап-аңышып бетерә алмый — чынмы соң бу, әллә берәр хыялый шаукым галәмәтеме? Кешене үзенең бөкресе саташтырып йөртә, диләр бит…
Муса, ямьсез, шомлы уйларын читкә куып, тагын тәрәзәдәге кыз хакында уйлый башлады. Үзе уйлый, үзе кирпеч тезә. Бүген аның эше гөрләп бара. Зәрия апасы измә ташып өлгерә алмый.
Битәрләпме битәрли:
— Тукта инде, кая болай ашыгасың? Тын алырга, артны төртергә дә вакыт бирмисең… Юк, малай актыгы, синең белән нидер булган, әнә бит бөтен җаның, җаның гынамы соң, җенең кузгалган…
Мусаны барыбер сөйләндерә алмады ул. Ләкин бу кирәк тә түгел иде.
Зәрия үзе үк аның күңелен ачып салды:
— Серле-тылсымлы бер хәлгә юлыккансың син, акыллым. Күңелеңә кагылганнар синең. Кайчан, ничек — сорап та тормыйм. Тылсымның сәбәбе юк аның, изгелекнең, яратуның да сәбәбе юк. Күреп торам: җаның дулкынлана синең, ай-һай дулкынлана… Ә беләсеңме, үз җаныңны тоя башлыйсың икән инде, димәк, син гашыйк булгансың…
Мусага бөтен күңел җылысын биреп, йөз нурларын балкытып елмаюдан башка чара калмады.
(Ахыры бар.)
Фото: freepik.com