

Инде өмет җебе өзелде генә дигәндә, коеп яуган яңгыр пәрдәсе артыннан сүрән генә кызгылт фаралар яктысы юл алды. Тукталыш эчендә яшеренеп торган кыз, батып баручы салам бөртегенә ябышкандай, сумкасын кулына элеп, юлга йөгерде. Чәче буйлап агып, күзен каплаган су юлларын уч сырты белән сыпыра-сыпыра, бөршәеп, тәмам юешләнгәнче торды әле ул юл читендә. Машинаның туктамый үтеп китүеннән куркып, иртәрәк чыгып йөгерде шул.
Көчле яңгыр шавыннанмы, әллә үзе шундыймы, якынлашып килгән машинаның тавышы бөтенләй ишетелмәде. Дөбердәп яшьнәгән күк астындагы яңгыр дәрьясында ул тавыш-тынсыз гына йөзгән кораб шикелле иде. Күз күреме арада кыз да машинаның ялтырап торган кыйммәтле иномарка икәнлеген шәйләп өлгерде һәм кинәт күңеленнән үткән: “Әй, Алла, мондый машина туктамас инде ул...” – дигән ачындыргыч уена игътибар итмәстән, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып, кул болгады.
Ялтырап килгән ике ут күзләренең берсе тәңгәлендә тагы да бер бәләкәчрәге яна-сүнә балкыды да, машина юл читенә янтайды. Кыюсыз гына арткы ишекне ачкан кызга салоннан җылы, коры һава бөркелде.
– Саумысыз, сез шәһәр ягына түгелме?
– Әйе. – Руль артындагы ир башын да бормастан теләми генә җавап кайтарды.
– Мине алыгыз әле, зинһар өчен...
– Әйдә.
– Тик мин лычма сумын, машинагызны пычратсам, гафу итегез инде...
Тегесе җавап бирүне бөтенләй кирәк тапмады, күрәсең. Үтенечен кире кагып куймас борын дигәндәй, җавапны ишеткәнче, кыз эчкә ташланды. Аның йомшак урынга уңайлап урнашып алуын көтмәстән, машина, килеп туктагандагыдай, тавышсыз гына кузгалып та китте.
Кул сумкасында чокынып, кулъяулык табып, бит-кулын, кич буена тукталышта өшеп, елап торудан мышкылдап киткән борынын сөрткәч, кыз үзен салкыннан, яңгырдан һәм кимсенүдән коткарып алып киткән җылы, чиста машинаның хуҗасына игътибар итте. Моңарчы артында утыручысын оныткандай килгән ир дә, рулен уенчык кебек тә күрми бер кулы белән боргалаган уңайга, арттан игътибар булуын тоеп, өстә торган көзгегә бакты. Ярым караңгы салонда күзе өйрәнә төшкән кыз, карашларын машина хуҗасының кресло читеннән чыгып барган киң җилкәсе, мускуллы юан беләкләре буйлап үткәреп, көзгегә күз сирпеде дә “дерт” итте. Көзгедән аны уртага сынган куе кашлар астыннан төбәлгән салкынча караш, берчә юлга, берчә көзгегә күчә-күчә, күзәтә иде. Куркуын сиздермәскә тырышып, кыз ашыгып сүз кушты:
– Сез кайда кадәр барасыз?
– Шәһәргә.
– Ничек яхшы булды... Ә шәһәргә кадәр күпме аласыз?
– Бу такси түгел.
– Ә-ә... Ә шулай да күпме?
– Такси түгел. – Ир кешенең тавышы ярыйсы ук каты чыкты. Аннан суга төшкән чебештәй күшеккән, елаудан күзләре кызарып, тавышы калтырап чыккан кызны жәлли төште, күрәсең, йомшаграк итеп:
– Исемең кем? – диде.
– Әмилә...
– Мин – Ринат. Курыкма, Әмилә, мин кеше ашамыйм. Ял ит.
Бу сүзләр юатудан бигрәк, башымны каңгыртма, дигән кебегрәк яңгырады. Шулай да Әмилә тынычлана төште, аркасын йомшак терәп, юеш туфлиләрен салгач, аякларын җайлап урнаштырды да, җылылыктан, җиңелчә тирбәлүдән һәм тын гына агылган моңнан изрәп оеп китте.
Уянып китүенә салонда дөм караңгы, машина туктап калган иде.
– Нәрсә булды?
Әмма аңа җавап бирүче юк. Күзләрен угалап тышка баккан иде, аптырап китте: якын-тирәдә машиналарның һәртөрлесе җыелып киткән, кешеләр тышка чыгып, кычкырышып нәрсәдер сораша, кулларын болгап сөйләшә. Нәрсәдер булган, күрәсең. Ул арада машина хуҗасы үз урынына кереп утырды. Исемен Ринат дигән иде, бугай... Шулай да исемләп дәшәргә кыймады.
– Нәрсә булган?
– Ә-ә, уяндыңмы, йокы капчыгы?
– Аварияме әллә?
– Күпердән үткәрмиләр, нәрсәседер сынган, өч-дүрт сәгать көтәргә кирәк.
– Һе…
Егет бернигә пошмаган кыяфәт белән машиналар арасыннан кысыла-кысыла артка бирә башлады. Бәй, кире борылмакчымыни бу!
– Кая барасыз?!
Кызның капыл кычкырып җибәрүенә егетнең сыңар кашы өскә сикереп китте, әмма җавап кайтарырга ашыкмады. Вәт ташбаш, бүкән!
– Кире китәр булсагыз, мине төшереп калдырыгыз.
– Шушы тирәдә бер кафены үткән идек, тамак ялгап алыйк.
– Мин ачыкмадым.
Ә ашказаны, “дөрес түгел” дигәндәй, сулкылдап быгырдап куйды. Кайчан ашады әле ул соңгы тапкыр? Иртән ашык-пошык чәй эчкән иде. Зифаның кырын карашыннан качып, төшке ашка утырмады да. Ачыктырган шул.
– Ачыкмасаң – көтәрсең. – Юлдашының артык исе китмәде.
Әмилә эчтән генә акчасын барлады, һәр тиене санаулы гына булса да, берәр очсызлы пирожки белән чәй алырга була, дип уйлап, егет артыннан тышка чыкты да, кафе янындагы яктылыкта өс-башына күз салып, аптырап калды. Ачык алсу спорт костюмы, беренчедән, гармун күрегедәй булып таушалган, икенчедән, чалбарына адәм карамаслык пычрак чәчрәгән икән. Ашык-пошык җыйган чәче дә тузган шикелле...
– Ой, мин кеше арасына керерлек түгел икән...
Иелеп, машинасының көзгесен төзәтеп маташкан егет, башын күтәрми генә мөңгерәде:
– Сиңа кем карый соң?
Нинди тупас... Бер уйласаң, бүген әллә нинди хәлләр булып бетте, очраклы юлдашының тупаслыгы гына нәрсә хәзер Әмиләгә? Кыз эндәшми генә кафе ишегенә юнәлде.
Кафе дигәннәре юлчыларның капкалап чыгу урыны булган кысык, тынчу бер бүлмә икән. Халыкның күбесе ерак юлга йөрүче водительләр, күрәсең, кычкырып сөйләшәләр, ашыйлар. Әмилә чиратка басты һәм бераздан артына килеп басучының күңелгә ятып торган әчкелтем-йомшак ылыс исенә тартым парфюмыннан үзенең юлдашы икәнлеген аңлады.
– Миңа бер кәбестә пирожкие, чәй...
Кызның ишетелер-ишетелмәс авазлары юлдашының калын күкрәк тавышы астында күмелеп калды:
– Безгә бергә санагыз: ике салат, ике пилмән...
Аннан Әмиләгә карамый гына: “Бар, әнә, почмакта бер өстәл бушады”, – дип боерык бирде дә: “Тагы да нәрсәләрегез бар? Сут, шоколад...”, – дип дәвам итте. Инде холкына төшенә барган юлдашы белән бәхәсләшеп торудан фәтва булмасын аңлаган кыз, тагы да эндәшми генә аңа буйсынды. Почмактагы өстәл артына утырып, егетнең поднос-поднос азык ташуын күзәтеп тик торды. Өстәл тулып киткәч, көлемсерәми дә булдыра алмады:
– Бу вич безгәме, әллә кунак чакырдыгызмы?
Тегесе җилкәсен генә җыерды. Унбиш-егерме минуттан өч-дүрт тәлинкә ялтыратылып, бер як читкә өеп куелгач, кыз да үзенең урынсыз шаяртуын аңлады. Аның аптырабрап каравын егет тә шәйләде, күрәсең:
– Минем аппетит шәп, – дип куйды.
– Күрәм.
– Ә үзең нәрсә чокынып утырасың? Ашап бетер дә чык, мин тышта көтәм.
Әмиләгә дә ялындырып тору кирәк түгел иде. Пилмәнгә тотынмаса да, аш белән салатны сыпыртты гына. Компотын бер-ике генә уртлады да тышка чыгарга ашыкты. Пошмас юлдашы, автомобиль утыргычының аркасына ава биреп үк, ятып алган.
Кыз машина янына килеп басты. Аштан соң йоклап алырга булдымы икән? Шатырдатып кереп утырса, уяныр да тагы да кашын җимерер инде, бигрәк көйсез адәм бит...
Шулвакыт Әмилә шаян ахирәте Рәмиләне өзелеп сагынып куйды. Бүген ул, бервакытта да булмаганча, бу алчак, бытылдык бүлмәдәш татар кызы белән аралашуына, сизгер холыклы, баллы телле ахирәтенең юатуына, жәлләвенә мохтаҗ иде. Күңеле тулышты, күз алмаларын ачыттырып яшьләр эркелде...
– Швейцар кирәкме? – Теге уяу икән, тәрәзәсен ачып, җикерүенә кыз хәтта сикереп китте.
– Ә?..
– Ачык бит, – башы белән ишеккә ишарәләде.
– Эһе.
Пассажир ялт итеп кереп утыруга, тегесе, юлдаш булганнан алып тәүге тапкыр, утыргыч артына таяна биреп, ярты гәүдәсе белән борылып, Әмиләгә туры карады. Әллә ни өлкән түгел иде ул. Һәрхәлдә, утыз юктыр. Карга канатыдай кап-кара чәчен кыска гына итеп алдырган, тоташа язып торган куе кара кашлары астыннан каты карашлы соры күзләре сөзеп карый. Кояшта янган каракучкыл йөзенә туры, юка борыны белән нечкәрәк иреннәре килешеп тора. Мыегы чиста итеп кырылган. Ә инде гәүдәсе, тышкы кыяфәте аның спорт белән җитди шөгыльләнүен сиздерә. Кыскасы, кылыклары, сөйләшүе, карашы аның тупас, каты холыклы, көчле рухлы, үз-үзенә ышанып эш иткән кеше икәнлеген әйтеп тора иде. Фаразлауларны дөресләгәндәй, бу юлы да егет урап-нитеп тормый туры сорады:
– Иреңнән качып киттеңме?
– Нишләп?
– Төнгә каршы, яңгыр астында кая ашыгасың алайса?
– Эшем бар.
– Ә ник елыйсың?
– Еламыйм...
Бәхеткә, якын-тирәдәге машиналар сигнал бирә-бирә кузгалып китә башлады. Күпер ачылган, күрәсең. Бу Әмиләне егетнең сорау алуыннан, бигрәк тә аның сынаулы карашы коллыгыннан коткарды. Як-ягына күз салгач, ул да алдына әйләнеп, ачкычын борды.
Мең төсле утлар белән балкыган шәһәргә алар төн авышуга гына килеп керде. Юлдагы өзелеп калган сөйләшүдән соң берсе дә ләм-мим эндәшмәде, көй артыннан көй тыңлап, һәрберсе үз уйлары чолганышында булды. Тәрәзә пыяласында йортлар, светофорлар яктысы ялтырый башлагач, Әмилә тавышына, берни булмагандай, дусларча тон бирергә тырышып:
– Юлыгыз, очраклы рәвештә, Ленин урамы аша үтмиме? – дип кызыксынды.
– Шунда кирәкме?
– Кирәк иде, әмма сезгә юл уңае булмаса, шушы тирәдә берәр тукталышта калыйм.
– Ленин урамының кайсы җиренә кирәк?
– Пединсдитут тулай тораклары янына.
Күп тә үтми, машина дөм-караңгы тораклар арасына барып та керде.
– Кайда?
– Менә шушы сулдагысына...
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Язучы Миләүшә Каһарманова чыгышы белән Бөрҗән районыннан. Тәүдә ул шигъри җыентыклары аша танылды. Соңгы чорда берничә проза китабы дөнья күрде. Сибай төбәк язучылар оешмасын, "Сәнәк" журналын җитәкләде, төрле әдәби конкурсларда җиңүче булды. Бүгенге көндә Башкортстанның Милли әдәбият музее директоры.
Русиянең, Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.