

... Карчык җиңемнән йолкый:
– Телефуннан такылдама! Капка шакыйлар, чукрак. Аулак диеп, җортка этен-бетен җыеп ятма! Мин чиркәүгә киттем.
Артымнан титаклаган карчык зәһәрләнеп, турдагы ят хатынның юлын кисә:
– Пшул, заразы, пшул!
Элек авылларда теләнчеләр теләнә, әни аларга йә ипи, йә пешкән бәрәңге бирә иде, мин дә өстенә иске куртка кигән бу хатынны хәер сораша дип уйлыйм һәм Кара Туташтан аралап, ишегалдына тартып кертәм. Бикләнгән капка артында карчык үкерә:
– У-у, ул катын бездә нәстә иснәнә, у-у... Тыңлама аны, ялчы, тыңлама!
– Апа, сезгә нәрсә кирәк? Акчамы, киемме, ашаргамы? – дигәч, “көтелмәгән кунак” йөзен каплаган шәлен чишеп җибәрә:
– Рәхмәт, мин тук, наным.
Үзем дә әз генә Кара Туташка кушылып үкермим. Безнең авылның тиле Минсарасы! Мәрхүмә шомырт куагын ботарлаучыларны җәзалар өчен кабереннән кубарылган! Җүләрләнәм, ахрысы, Минсара картайган иде, ә бу хатын чагыштырмача яшь. Разия әйтмешли, фани дөньяга ике су тамчысы кебек бер-берсенә охшаган өч кеше туа.
– Аптырадың тәки, наным. Нинди әрсез апа икән, дисеңме? Кайгым болыт күек башыма ишелде. Мине тыңлачы, наным. Хәрбиләргә кием тектем элгәре. Цех башлыгы миңа айрата ягымлы иде, “уңган” дип аркамнан сөя, ялгыш җүләсәм – орышмый, елмая гына. Ә бүтән кызларны брак өчен черетеп сүгә. Берсендә башлык тулай торакка озатты, урамда “өшемәдеңме?” дип, учына төреп кулымны җылытканда, “сиңа өйләнәм, чибәркәем” дип пышылдый. Беркатлы авыл баласы без, ышанабыз. Кая инде чибәрлек! Тукмак борын, чикерткә күз, куян ирен. Фабрикада безне чәйнәп үтерделәр. Кайсыдыр хатынына хәбәр иткән, ул килде. “Син минем иремне яратасыңмы?” – ди. “Яратам”, – дидем. Кәгазьгә яз, ди. Яздым. Директорга күрсәткән язуны, директор акыллы кеше иде, ярату начар әйбер түгел, аның өчен эштән кумыйм, дигән. Кусалар иде! Башлык канымны суырды. “Ник безнең бәйләнешне инкяр итмәдең”, – ди. Инкяр итәрлектән узган, мин көмәнле идем. Фабрикадан үзем киттем. Тугыз айдан кыз бала таптым. Ун яшькә кадәр кызымда бер тайпылыш та сизелмәде. Үсмер чорында сәерләнде ул. Тиктомалдан гына шаркылдап көлә, тиктомалдан гына акырып елый. Әз генә ачулансам – сугыша. Мәктәптә укытучылар холкыннан зарлана, психиатрга күрсәтегез, диләр. Күрсәттем, ай ярым “сары йорт”та дәваландык. Унсигез яшендә кафеда дусларымны сыйлыйм дип, соңгы тиен акчамны талады, шуннан ике атнага гаип булды. Бик көчле имче әби өшкертә дигәч, күрәчәгем шуңа юллады. Ул адәм тәганәсе баламны миңа каршы котыртып, үзенә ияләштерде. Карт бабай кочагына салучы да шушы дәҗҗал карчык.
Озын-озак хикәя ялыктыра.
– Апа җаным, нишләп син боларны миңа сөйлисең? Мин җиде ят сиңа. Ни-нәрсә белән ярдәм итим соң? – дим.
– Кызым Гөлнира белән күрештер, наным.
– Син капкаларны бутагансың, апа җаным. Гөлнира ятимә, аның әти-әнисе вафат.
– Бутамадым ла. Имче Клава белән кызым шушы йортта яши. Гөлнираның язын-көзен өянәге көчәя, бездә аны үзчире кузгала, диләр, әгәр бүлнистә даруланмаса, тилерә балакаем. Безнең нәсел чире ул, әбисе Минсараның акылы китек иде. Мине Ходаем аяды, кызымны гына жәлләмәде.
Шәленә капланып елаган хатын авылдашым Өммегөлсем иде. Ул, билгеле, мине танымый, унҗиде яшьлек кыз Карасудан шәһәргә качканда, без бот буе балалар гына идек. Мин дә танытырга ашыкмыйм.
– Елама, апа җаным.
– Бала – йөрәк парәсе, елата, наным. Син үзең соң бу йортта кем?
– Хезмәтче.
– Байтактанмы?
– Яңарак кына.
– Эһе, алайса Гөлнираның вакыт-вакыт авышуларын сизмисеңдер дә. Байда тиле күп була, байлык белән беленми. Зинһарлап сорыйм, кызым белән күрештер, наным.
– Ул чит илдә, апа җаным.
– Кайчан кайта?
– Озакламас. Телефоныңны калдыр, хәбәрләшербез, – дим.
“Сәяхәтчеләр” өч көнгә ялын кыскарта. Гөлнира кәефсез, Гариф абзый идән уртасына куйган чемоданга килә дә тибә, килә дә тибә. Әйтерсең, аның эчендә дошманы поскан. Кара Туташ аны отыры кыздыра:
– Әнкәң... эзли. Марска серне тишкәнче, ялчыны хәзер үк ку!
– Үт-тер-ә-әм! – дип чинап, яшь хатын миңа ташлана. Битемә сугам дигәндә генә, аның беләгеннән каптырам. Чү, кызыкай, шахтер кәйләсеннән дә авыррак каләм белән сүз катламын актарган куллар бу! Гөлнираның йөзе якын, бик якын. Уелган тишегенә күчереп кенә утыртылган тиле Минсара күзе... Аннан шыбыр-шыбыр кара шомырт коелыр төсле... Бармакларым үзеннән үзе языла. Кем белән булышам, йә? Безнең “көрәш” кайсыбызның җиңүе белән тәмамланыр иде, ишектә хуҗа гөлдери:
– Исәнмесез-саумысыз, йорт ияләре?! Кайда минем иркәҗаным?
Яшь хатын:
– Ой, Марсигым, сагындым, – дип бабакайның куенына сеңә. – Синсез ямансу миңа, Марсигым.
– Иркәҗаным, чит ил Казан кырыенда дип белдеңме син? Минсез йөрүләреңнән биздерәм. Моннан ары теләгән җиреңә икәү барабыз, – дип шелтәләгән Марс әфәндебез чиксез бәхетле, кочагындагы яшь хатын аны үлеп сагынган. Кәмит! – Тәслимә, табын көйлә. Сталин яраткан киндзмараули шәрабен подвалдан апменик. Бүген бездә бәйрәм! Дөнья матур, дөнья киң, дөресме, Клава Ивановна?
Карчык “эһе” дип кенә хуҗаның сүзен җөпли. Аның йөзендә бер уч соры болыт, ул кайгысыннан канатларын салындырган, аны Гөлнираның әнисе пошындыра. Табын әзерләгәндә, Кара Туташ үкчәмә басып йөри. “Шушы минутта ук безнең чын йөзебезне ачар”, – дип көенә бугай. Сер куыгы кабара-кабара үзеннән-үзе шартлый ул.
Суыткычта ни бар – өстәлгә тезәм. Хуҗа шат, юынган-кырынган, ефәк халатын җилфердәтеп яшь хатынын чакырырга өскә менсә, иркәҗан бүлмәсенә бикләнгән. Бабакай:
– Мин дә сине сагындым, сине күрер өчен генә кайтуым, өч сәгатьтән кире китәм. Кил, иркәләп бераз кочагымда йоклатыйм, юлда аргансыңдыр, – дип ялынганда эчтән ишеккә әйберләр “оча”.
– Иркәҗанымны юл алҗыткан, – ди картлач. – Саунаны кабыз, Тәслимә. Иркәҗан ләүкәдә изрәгәч, каен себеркесе белән йомшак кына аркасын чап. Ару-талулары тир белән юылсын.
Өстәлдәге ризыкка берсе дә кагылмас инде, дисәм, хуҗа аэропортка китү белән Гөлнира “терелә”. Атыла-бәрелә кергән Мара белән икәү Сталин эчемлеген “төплиләр”. Гүя мин “ноль”, хәмердән парланган ахирәтләр һич тартынмыйча ачыктан-ачык “яңалыклары” белән бүлешә.
– Ужас, Гөлнира, минеке аякланды. Врачлар гомерлек гарип дигәннәр иде. Кайтуыма тамчы да сөенмәде, әллә бар мин, әллә юк.
– Минеке еще хуже, Марочка. “Сагындым, кочагымда иркәләп йоклатыйм”, – ди. Йоклаганнар, ди. Фу, сасы!
– Партнерларны яңартыйк, Гөлнира. Тегеләр искерде!
– Точно яңартабыз, Марочка. Интим службаның ватсабына яз. Фотоларын карыйк.
– Испанияне мактыйлар. Мачолар иле!
– Без проблем, минем картлач акча суксын да выжт мәчеләр иленә.
– Мачо, надан, мачо! Үгез нәселеннән алар.
– Миңа димәгәе, сыер нәселеннән булсын!
Ахирәтләрнең йодрыгы төйнәлә. Аерам, икесенең уртасына урындык шудырам:
– Кызлар, мин кухняны җыештырам!
Гөлнира баскыч култыксасына ышкыла-ышкыла бүлмәсенә күтәрелә, мин дә аңа тагылам.
– Сиңа нәрсә кирәк? – дип, ул күзен акайта.
– Әниеңә шылтырат! – дим. – Менә телефоны.
Яшь хатын җенләнеп, өстемә мендәр ата:
– Минем әнкәм юу-ук! Сез шантажистлар, картлачка гына мырлагыз, ул хатынны да, сине дә киллер яллап дөмектерәм!
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com