Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 июнь 2023, 23:05

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (10)

Ахырзаманда  яңгыр яумас, үләннәр көяр, зур сулар, елга-күлләр җир астына качар, чишмә-коелар кибәр, суга сусаган бәндә “бөтен алтынымны (байлыгымны) бирәм, ике  генә йотым су эчерегез!” дип урамда  шыңшып йөрер

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (10)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (10)

Анда Халит ач! Соң, моның нәрсәсе  бар, киребеткән хатын, заказ бүлегенең  телефоны “биш бишле”, телефон төймәсенә генә төртәсе  бит дип, үземне тиргим. “Алло, исәнмесез?! Ресторанмы? Зур Урам, егерменче йорт адресына... Ялгыштым... Гафу... Хушыгыз”.

Ялгышмадым, “биш  бишле” иде. Кәгазьне вак-вак кисәкләргә ерткалыйм. Бәрәңге белән сарык ите телеңне йотарлык тәмле, диләр. Яшь хатын хәсрәтеннән куырылган хуҗаны  аэропортка илткән  Гариф абзый бушады, хәйләкәр инде,  чүплек аша барсак, әллә ничә базар әйләнергә  риза.

– Бүген какрас уңышлы көн, сеңлем.

“Урам кибете”ндә, чынлап та уңышлы көн: аллы-артлы  ике фургон “тауар” китерә. Халык дәррәү  шуңа ябырыла. Машинадан гына  тамаша кылам: йа Аллаһым, бәндәңә  ачлык күрсәтмә! Мәрхүмә әби: “Ахырзаманда  яңгыр яумас, үләннәр көяр, зур сулар, елга-күлләр җир астына качар, чишмә-коелар кибәр, суга сусаган бәндә “бөтен алтынымны (байлыгымны) бирәм, ике  генә йотым су эчерегез!” дип урамда  шыңшып йөрер”, – дияр иде. Йа Аллаһым, монысы  тагын да яманрак. Нигә мин киләчәк өчен шөбһәләнәм икән соң? Дөнья бетүнең билгеләре  бүген үк  беленәме? Ә бер кара пәлтәле ир-ат  нишләп  читтә генә таптана? Ник ул “кырмыска оясы”ндагы  “бөҗәкләр” кебек  аркасына “йөк” өйми? Кырмыска үзеннән  авыррак әйберләр ташый бит.  Кулындагы  сумкасына  да ярты чүплек сыяр. Менә ул  чүплеккә табан  талпынгандай хәрәкәт ясый да ташка абына. Терсәгенә таянып, аягына басканда,  аның газаптан  җыерылган йөзен күреп, утыргычыма янтаям.  Миндиярның туганнан туган галим абыйсы! Минем элеккеге  җитәкчем! Кодрәтле шеф Мансуров!

...Гариф абзый капчыгын көчкә күтәргән.

– Айлык байлык, сеңлем, – дип, шатлана.

Аның учына ике  кызыл кәгазь акча сонам.

– Әнә, теге кара пәлтәле кешегә бир, – дим. – Кемнән икәнен әйтмә.

...Супермаркетта – тәмләткечләр бүлегендә мин аны кабат очратам. Ул инде чүплек янындагы  хәерче пенсионер түгел, йөзеннән  баягы газабы “сөртелгән”, кыяфәт горур, гәүдә төз, тишекле-тишекле кәрзиндә кызыл уылдык, ысланган балык, кыяр, помидор, ипи... Шеф  үзенең шушы  хәлендә (бай хәлендә!) миңа күренүе белән  чиксез бәхетле.

– О-о, Тәслимә, исәнме?! – дип  кочаклап ук ала атказанган фән эшлеклесе. – Энекәш өчен оят, Тәслимә. Тормышыңны ваткан, җүнсез малай. Журналдан китүең начар, син – талант, зур талант, акыллым! Без ничек дисеңме?  Безнең барысы да ал да гөл.

Алы нидер дә, гөле нидер, ә менә хан заманындагы  кара пәлтәсенең җиңнәре кыршалган, шарфының йоны бөтерчекләнгән, аягындагы түфлиенең  очы купкан... Ярый ла минем ике  кызыл кәгазь бүген ашата, ә иртәгә? Иртәгә кайсыгыз караклар һәм комсызлар  җәмгыятенең  корбаны  – татар  зыялысына  булыша?  Йа,  мин кемгә нәфрәтләнәм әле? Хәрәм юл белән  баеган кайсы миллиардер минем җан авазымны  ишетә?! Үзем, фәкать үзем ишетәм һәм кибет уртасындагы   кичерешләрем рәнҗү белән  алышына.  “Шул кирәк сиңа зыялы Мансуров, шул кирәк! Намус һәм вөҗдан  дип яшәмәскә, сиңа да  “үз өлешеңне умырырга иде!” дип, эчем-тышым тулышып, тирем киңәеп, экс-шеф артыннан кычкырмакчы идем, авызым бөрешә...

Уйларым Гариф абзый белән тоташамыни, юлда ул:

– Җан биргәнгә – җүн бирә Ходай, – ди.

“Чү, ярсыма! Ярсыган чакта әзерләнгән тәгам  агу белән бер, ул чирләтә. Миңа итле бәрәңге пешерәсе. Авыл малае белән  арбадагы гарип ирнең  бернинди уртаклыгы да юк”. Шулай үземне  үзем  алдарга мәҗбүр.  Кара Туташны   аш исе  өненнән кузгата, ул таягы белән  келәмгә чәнчи-чәнчи яныма килә:

– Карыным ачты.

Иң явыз бәндәне дә ризык белән җәзаламыйлар. Гөнаһ! Тәлинкәгә өеп-өеп, итле бәрәңге салам. Ә күршегә  дигәнен  табагы белән алып керәм.  Өч ишеккә – өч ачкыч. Өйдә тып-тыныч. Исәнме ул?

– Халит!

Йа, монысы нинди әкәмәт тагы: “аякланган” ир кулы белән өстәлгә таянган:

– Кызларны “смирно” басып каршылыйбыз, Тәслимә, – дип, ул миңа табан өч кенә адым атлый да төптән үк киселгән агач кебек йөзтүбән ава...

– 9 –

Икәү идәндә утырабыз.

– Авыртамы? – дим. Ул:

– Зарарсыз, мамык өстенә генә егылдым, – дип елмая.

– Әйдә, арбаңа күч.

– Бераздан, яме?

Икебезгә дә шундый да уңайсыз. Халит минем алда  егылуыннан гарьләнә, ә мин  никләр генә күңелсез хәлләрнең шаһиты  булдым икән дип, үземне табалыйм. Ул үзгә, ул бүтән, дисәм дә, бу ир-ат  йөрәк сурәте белән интектергән  авылдаш малай лабаса.  Киеренкелекне  уен-көлке белән йомшартып:

– Без синең белән кыргыйлар, таш чорында яшибез, син – кабилә башлыгы, хәзер генә  мамонт  аулап кайттың, – дим.

Сыйныфташым ихлас күңелдән шаяртуыма кушыла:

– Түшкәне тураклап казылган чокырга күмәм.

– Таш белән бастыргач, өстенә учак як!

– Яктым.

– Пешкәндер, шәт? – дип табаның капкачын шудырам. Бүлмәгә хуш ис тарала һәм шунда ук уенның кызыгы бетә: ир-ат ризыгы  дип и тырыштым, и тырыштым, ә Халит  вегетариан икән. Үпкәләп чыгып китәм.  Бала-чага! Аны хәтта  урыныннан да күчерешмим, гарип ир идәндә кала, арбасына хәтле дүрт кенә  сүәм югыйсә. Үземдәге каршылыктан гаҗиз мин: әле генә мәрхәмәтле идем! Мондый катылык, мондый тупаслык  җан чишмәсенең кай төшеннән саркый  икән соң, йа Аллаһым?!

Разия мине бер бозлы, бер кайнар суда  “чайкый”:

– Нишләп  син кешелек  уйлап тапкан яшәү рәвешен Халиткә тагасың? Харап икән, ит ашамый икән.  Әнә, чоланда кабак, кишер, кәбестә – сыйла! Нәр-сә? Башка аларга  кермим, дисеңме? Әй, дускаем,  авылдаш хакын хакла хет! Сез почти  туганнар бит!

...Турда  кайнашкан “почти туган”ның ярдәмчесе белән беренче мәртәбә исәнләшәбез.

– Саумысез, Тәслимә?!  – ди егет, әйтерсең без күптәнге танышлар. – Өч кенә минутка  тоткарланыгыз, зинһар! Сезгә рәхмәт!

– Ни өчен рәхмәт? – дим.

– Халит Ниязовичны  канатландыргансыз, Тәслимә.

– Хәзер кирәгем юк, сез  монда   аның уң канаты  икән.

– Ничек кенә  кирәк сез, ничек кенә!  Ул сезгә була  аягына баса. Могҗиза дими, ни дисең.  Чит ил клиникаларының иң кәттә профессорлары  өметсез дигәндә! Мәхәббәт үлгән кешене дә терелтә, диләр шул.

Ярдәмче егетнең  төче нотыгы үтләтә.  “Җавапсыз мәхәббәт – фаҗига ул”, – димәкче идем, ул хатасын аңлап:

– Сезнең  мөнәсәбәтләрегезгә катышырга  хакым юк, гафу итегез, Тәслимә, – ди. – Мин яңа  проектлар турында киңәшергә генә кайттым, тагын ун көнлек  командировка, үтенәм, Халит Ниязович катына кергәләгез!

...Капка ачык. Беркем дә артымнан этми. Хәлен генә белешәм.  Диварга сөялгән Халит, гүя янтайган һәйкәл, мин дә аның янәшәсендә аркамны терим.  Егылса –  мин терәк. Икебез дә дәшмибез, гүя дөньясы  сүзгә корыган. Тынлык – рәхәт нәрсә үзе. Сиңа ялварам, Ходаем, берүк йөзтүбән кадалмасын!

– Иркенләп сула, – ди Халит. – Егылмыйм.

Тынлык бозыла, сүз юктан сүз ясавым түгел, чын мәгәр, беләсем килә.

– Хыялыңа ирештеңме  син?!

– Нинди мәгънәдә?

– Архитектор һөнәрен сайлап?

– Зурдан күтәрмәдек, зурдан өймәдек, Тәслимә. Кибән дигәнебез чүмәлә генәдер, бәлки.

– Бигрәк тыйнак син. Хәтта чамасыз тыйнак.

– Бәям шундый: үземне легендар архитекторлар исемлегенең иң соңгы битенә дә язалмыйм. Алманнар Гропиус, итальяннар Гварини, французлар Эйфель, мексиканнар Барраганнар белән  макталса, Халит Диняров – гап-гади йортлар  һәм биналар төзегән  гап-гади татар баласы. Милләткә  бер хезмәтем  файда китерер, бәлки.  Мин  кулланышка  “татар архитектурасы” дигән термин керттем. Моңарчы ул “Татар халык төзелеш сәнгате” дип кенә аталган.  Кандидатлык диссертациясен язганда  “Татарның архитектурасы юк, урысныкын үзләштермә!” – дип, фәнни җитәкчем каршы чыкты, ә мин үз дигәнемне эшләдем, бар, дидем. Мәчетләр урыс  мәдәнияте йогынтысында  төзелмәгән дип дәлилләдем.  “Иман йортлары” татар сәүдәгәрләре  ярдәме белән салына, хәлле байлар  Стамбул, Каһирә кебек  шәһәрләргә өйрәнер өчен белгечләр җибәрә яки аннан консультантлар чакырта. Бездә хәлләр шулай, Тәслимә. Ә син үзең канәгатьме?

Сер бирмәскә! Кибәнемне биек-биек итеп өяргә!

– Канәгать дип... Дөнья әдәбиятындагы  Жорж Санд, Габриэла Мистраль, Маргаретт Митчелл, Агата Кристилар кебек күренекле  язучы хатын-кызлар күп.  Мин алар төсле танылмадым. – Ни сөйли бу сөяксез тел?! Тукта! Авызың  тулы кара кан булса да, төкермә, диләр. – Гарри  Поттерның “әдәби анасы” Джоан Роллинг кебек миллионлаган долларга  китабымны да саталмам... – Иңнәремә тырнагын батырган тәкәббер кош хәлсезләнгән саен хәлсезләнә, мин исә җиңеләйгән саен җиңеләям. Әллә Халит миңа  табан авыша, әллә мин таяныр нокта эзлим, без арабыздан  җил дә сызгырмаслык  итеп, бер-беребезгә якын ук торабыз. Мин хәтта аның тән җылысын да тоям... Соңрак Халит сүзләрен кабатлыйм: – Бездә хәлләр шулай.

– Син санаган язучылар – космополит, – ди ир.– Алар татар язучысы  кебек ни дәүләтем, ни милләтем, ни ана телем дип сызланмый, Тәслия Халәф!

– Шымчыларың  ушлы икән, тәхәллүсемә хәтле  ачыклаганнар.

– Чөнки синең белән яшим. Бер әйттем, тагын әйтәм:  сине уйламаган көнем юк.

Менә монысы артык... Җенем кузгала, дорфа гына:

– Иртәнге чәеңне  эчмәгәнсеңдер, әйдә, таян, кухняга илтешәм, – дип  Халитны култыклыйм, әмма ул эре генә:

– Без хатын-таянмыйбыз, – ди.

Хисләрем давылында  бөтерелеп, хуҗалар йортына чабам. Кара Туташ  каядыр җыена,  башына ямьсез соры  шәл ябынган. Давыл тынсын, ә Халит оытылсын дип, Разиягә шалтыратам.

– Яшь кенә кыз баланы мәсхәрәләгән  завод директорының киявен нишләттең? Җәзага тарттырам  дигән идең.

– Әйе, тарттырдым. Ул кыз белән план кордык. Имеш кызда  йогышлы җенси  авыру. Теге хәшәрәтнең хатынына: “Ирегездән сезгә дә ияргәндер”, – дигәч, анализ да тапшырмаган, аерылган ханым.  Бүген  кияү балакай төрмәдә! Аллаһ җәзалады. Ур-ра!

– Миндә  очсыз-кырыйсыз язмышлар, дисең. Сөйләрсең, яме, Разия?

– Әй  син, алай-болай  чирләмисеңме? Укшытмыймы? Костырмыймы?

– Җир шарына  өч миллиард  ел, ул  тагын шул кадәр яшәр. Ак төстә яралган җир инде карала...

Чыбык очында  дустым уфыра:

– Уф, авырмыйсың икән! Шөкер, үз акылыңда икән. Гап-гади кешеләрнең язмышлары  синең ише бөекләрне кызыксындыргач, мәйтәм, башы киткән, ахрысы, дип курыктым. Җә, хыялыңдагы яңа әсәреңнән өзек укып, мине тәмам тынычландыр әле.

– Тыңла! Безнең планета таш кисәкчеге генә. Ул космик тизлектә оча-оча кайчандыр бер Җиһан күкрәгенә  бәрелеп,  валчыкларга уалачак.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.com

 

 

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас