Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 июнь 2023, 23:43

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (9)

Төшемдә елан чага  дигәндә генә, сискәнеп уянам һәм  таңга кадәр  керфек тә какмыйм. Төш – чынбарлык кайтавазы. Иртән хуҗаларымның капка төбендәге машинадан полиция сержанты чыгып, кулыма тимер богау кидерә.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (9)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (9)

– Һе, син хәзер ике хуҗаның хезмәтчесемени? Байлар тиен   өчен чукына, аларга гел бушлай кирәк. Хатыны бәйрәмдә икән, ресторанга заказ бирсен! Бүген җаның ни тели – момент китерәләр.

– Аның җаны, бәлки, мин пешергән бәрәңгене теләгәндер!

– Әй,  син шул инде, гап-гади  нәрсәләрне  дә катлауландырасың!

– Җир шарында тугыз йөз миллион  кеше ач.  Шуның берсе  теге гарип  булса, ә?

Разия белән бәхәсләшү файдасыз, тота да кырт өзә:

– Төн эчендә ачтан үлмәс. Син, үзеңнең проблемаларың турында  борчыл.  Чылтыраттылар әнә,  китабың басылган. Нәшир акчасыз  сигнал саннарын да бирмибез, ди. Банк белән расчет синең, хуҗаңа рәхмәт, алдан ук түләде. Монысына да, Алла кушып, сәмәннәр тупларсың. Тиражны сатарбыз, табышы икенче китабыңа булыр. Әй, яңа әсәрләр язарсың бит?

– Язармын, билгеле. Дөньяда ел саен дүрт миллиард тонна азык-төлек җитештерсәләр, шуның өчтән берсен чүплеккә түгәләр.  Бөтен хәерчене  туендырырлык ризык  тирескә әйләнә. Коточкыч!

– Йа Аллам. – Дустым кыза. – Ник сиңа ачлар да, ник сиңа туклар?! Шул хактамы инде киләчәктәге суперроманнарың? Аяк астында гына аунаган темалар ничаклы, тәкәбберләнмә, иелеп кенә каләмең очына эләктер. Синең  тормышың үзе үк әсәр, Тәслимә. Яз, халык егылып укыр!

Язмышым –  ак тукыма,  ә аңа кара җеп белән фаҗига өстенә фаҗига чигелгән. Язмыйм, йә елап, күзләре сукыраер.

Иртән шытырдавык пакетка Разиянең кызыл бәрәңгесен салам. Ярмалы, әкрен генә утта пешермәсәң, изелә. Хуҗабикәм  өч-дүрт көнсез кайтмас.  Кара Туташ тамак хәсрәте  белән мәшгуль: ташыта-ташыта каһвә кайната.

– Хәерле иртә, Клава ханым, – дип, исәнләшәм, карчык ярым йомык күзендәге  угын миңа кадап:

– Ниткән “ханым”?! Ивановна мин, кыруч! – ди.

“Иван кызы” белән бәйләнеп кәефемне кырмыйм, җырлый-җырлый  бәрәңге әрчим. Әлләнигә күңел очына. Болытларны  аралап,  кояшым елмаер да туңган бәгыремне  җылытыр сыман. Ашкыну-җилкенүләр  җүнлегә илтми.  Хәерлегә, Ходаем, хәерлегә! Бәрәңге пешкәндә дә, кул хәрәкәтләнә, карчык артыннан өстәл сөртәм, савытларын юам. Кәчтрүлнең  суын сыгып, “җир алмасы”н  суынмасын дип, фольга белән  чорныйм һәм яланөс  кенә күршеләргә йөгерәм.  Өч ачкыч, өч бик,  урам капкасын да санасаң – дүртәү. Коттеджда  яшәгәндә, ничәмә ничә ишек ачкан-бикләгән – миңа уен гына бу.

Ашкыну-җилкенү җүнлегә илтми, дидем. Аһ, сизенүләрем! Соңгы адымымны хәтерлим: бусагадан атлыйм дигәндә генә, ул уңга табан авыша да, кочагымдагы  кайнар бәрәңге идәнгә коела.

Арба тәгәрмәчен  кулы белән шудырта-шудырта миңа якынайган ир:

– Куркыттым мәллә? – ди. – Саумы, Тәслимә?

Үзалдына хәлсезләнеп аска чүгәм. Ник бу кадәр җәзалыйсың икән, Аллаһым?!

– Марс абыйларда эшлисең икән, Тәслимә.

Чү, нишләп җебедем соң әле?

– Әйе, мин аларда хезмәтче!

Тел очымда  йөрәкләрне чәнчердәй  сүз дә борынлый:  “Язмыш мин – патшабикәне тәхетеннән очыртса, сине, әнә, урындыкка катырган!”

– Тәрәзәдән күрдем, Тәслимә.

– Күрсәң соң! Вакытлыча эшлим. Китабыма  акча сорыйлар! Син, мәкерле, бәрәңгеләр пешертеп, түбәнсетеп миннән үч аласыңмы?

– Гафу, бәрәңге хәйлә генә. Башкасына фантазиям сыек. – Ул арбасыннан янтаеп, ә мин мүкәләп уалган бәрәңгеләрне җыябыз.

– Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә.

– Ә син исемдә дә юк.

– Үлем белән тартышканда  да, күз алдымда  идең.  Син  – минем өчен  шифалы дару.

– Син минем өчен агу.

Йодрыгым  белән идән төям. Нинди гарьлек! Мескен  һәм көчсез чагымны шушы ир-егеткә күрсәтергә тиеш түгел идем. Түгел идем!

 

- 8 -

 

Мин  –  боз кантары... Хәтта  шаулап яуган яңгыр да  җебетми.

Гариф абзый култыклап капкадан кертә.

– Салкын тидерәсең, сеңлем. Нәстә, күршеңне ашаттыңмы? Аның катыны аш-суга  рәтсез, каяндыр китертә шунда. Җиде кулда әвәләнгән ризыкның ни бәрәкәте! Ул чибурик-мибурик, писса-миссалар ашказанын гына җәрәхәтли. Настоящни ир-җегеткә итле бәрәңге туклыклы.

– Итсез иде...

– Нәстә, сеңлем?

– Болай гына. Кем соң ул, Халит?

Йә, миндәге тилелек! Йөрәк  сурәте белән җанымны кыйнаган егет кем имеш!  Миңа гел киресенчә кирәк: шук-шаян  сыйныфташ белән җитди-моңсу ир бер үк кешеләр түгел. Гаҗәп, мин шулай телим.

Белешлегем чамалы гына дигән шофер мәгълүмат ташкынына күмә:

– Халит зур нәчәлник, сеңлем. Аның сызганнары буенча төзиләр йортларны. Ачык мужик. Безнең ише  гади халык  белән кәперәеп сөйләшми. Җәйләрен турларына  апчыккаладым. Гәпләшергә  җайлы мужик. Машинада барганда,  йөрәк өянәге кузгалып, баганага бәрелгәч, бот сөяген сындыра, ярты ел  бүлнистә дәвалана. Арбада хәзер тормышы. Авыр хәл, сеңлем. Бәхетсез мужик, катыны гүләйттә, ул дүрт стина эчендә ялгызы. Памушнигы да соңгы көннәрдә сирәкләде.

Кара Туташ борын төбендә телефон  болгый:

– Кайда югалдың, хезмәтче?! Гулочка шалтырата, кайтабыз, ди. Әбәт гатавайла!

– Дачыда пужармәллә? Ай-яй тиз болар, – ди Гариф абзый.

Мин дә  аптырыйм.  Ахирәтләр өс киемен дә салмыйча, хуҗа кабинетына  ыргыла.  Бераздан мине дә чакыралар.  Марс бабакайның  дәү сейфы ачылган, Мара акча саный:

– Илле мең, йөз мең, алты йөз мең... Бер миллион, ике миллион. Әзрәкме?

Гөлнира:

– Дүрт  кешегә пүчтәк, – дигәч, күчкә тагын төргәкләр өстәлә:

– Дүрт миллион!

– Кызлар, хуҗа рөхсәт иттеме соң? – дим.

– Аңардан кем сораган! – ди Гөлнира.

– Акчалар кайда,  дисә, кызлар?

– Син урлаган, диярбез. – Мара үзенең тапкырлыгыннан көлә.

– “Кайда, кайда?” Телеңә салынма, апасы, яме? Акчалар минеке! Хәзер  шофер белән  “кызыллар”ны банкта  долларларга алыштырасыз! Өч көннән  безнең төркем диңгез ярында  – ак комда кызыначак!

Бу күзәтүләрем ачыш түгел: адәм нәкъ үзе кебекләр белән күмәкләшә. Талантсыз талантсыз белән, хәйләкәр хәйләкәр белән, алдакчы  алдакчы белән...  Мондый төркемнәр йөзәрләгән-меңәрләгән. Миндияр шуларның һәркайсында “үз кеше”, менә ул Гөлнира  белән Марага ишкә-иш, кушка-куш.  Ир бу төркемнең читкә кагуыннан куркып, кич Разияның капкасын шакый. Шиңгән корсак рататуй ашагач кабарган.

– Матурым, синнән үтенәм, теге чибәр тәтәйләргә мине сатма, ягъни  мәсәлән, аерылган ирем димә, хезмәтче калдыгы белән йоклыйбыз дип хурланырлар.  Аңгыра байбичәңнән акча каерсам яртысы – синеке, матурым, яме? Ну, ну шаяртам! Әгәр серне  тишсәң, мин дә сине фаш итәм, ул сезнең гаиләгә махсус иңдерелгән шпион, аның псевдонимы – Тәслия Халәф, тиздән апагыз йортыгыздагы мәхшәр турында  сатирик роман язачак, дисәм, сиңа хана! Үзеңне бандитлардан җыештырта байбичәң.

– Бүтән юлымда очрама, – дим. Шуннан артыгын эшли алмыйм, Разия ысулы белән яңагына кундырыр  идем, бәла: моның кай җиренә сугасың, моның йөзендә битлек!

– Көннәрне заяга уздырма, каләмең тутыга, яз! – дип тирги Разия.

– Әлегә иҗат савытым буш, – дим.

– Әй, урманда яши берәүсе. Аралашкан кешеләрнең язмышы белән тутыр.

“Аралашкан кешеләрем”нең соңгысы  Халит турында сөйлим, дигәндә генә, дустым олавы белән язмышлар көлтәсе аудара.”Өч баласы  авыру аталарын урамга куган”, “Абыйсы энесенең йортын яндырган...”, “Туганнар мал өчен судлаша...”

Боларның берсе дә сискәндерми. Юк, мин таш бәгырь  түгел, аларның һәммәсен дә жәллим-кызганам, тик әлегә үземнеке белән сызланам.  Идәндә сытылган бәрәңгеләр... Арбадагы ир  белән җыябыз... Йә, ник бу күренешне җанландырып, хәтер диварына элдем икән?!

– Бәлки, монысы кызыктыр, ә, Тәслимә? – “Сәяси  темаларга язма, аларның гомере кыска” дигән Разия минем күлгә җимсез генә кармак ташлый. – Район башлыгы ике картка җинаять эше ачтырмакчы. Тегеләр: “Халык өчен салам бөртеге дә селкетмисең, кәнәфиең астына шартлаткыч куябы”, – дигәннәр.  “Алар – террорист, миннән соң Русияне шартлатырлар, төрмәгә ябыгыз”, –  ди  башлык.

– Беренчедән, андый нәрсәләр турында язмыйм. Икенчедән, ике бабай Русияне шартлатырлык  булгач, без нинди куәтле ил статусына  дәгъва кылабыз соң, дип, түрәнең маңгаена бәреп әйт.

– Безнең системада  лирик чигенешләр юк шул. Ярар,  синең үзеңдә нинди яңалыклар бар?

Бер төсле аккан  соры һәм күңелсез көннәрдән  нинди яңалык өметләнәсең! Чү, ә Халит? Разия – иң якын дустым, ләкин аңа да  сыйныфташым турында  белгертмәскә кирәк.  Бай йортында  түзсәм, тагын берничә ай түзәрмен. Халит  белән бүтән очрашулар юк.

Бүген иртән үк  җәнҗал куба. Һай, күнегергә вакыт югыйсә, ә мин һаман йөрәгемне калтыратам. Мара ахирәтенә  юл киемнәре сайлаша.  Ходаем, чемодан ярылмасын, ниләр генә тутырмыйлар: кофта, итәк, кичке күлмәк, әллә ничә пар түфли.

– Тауларга менсәк, салкынча булыр, спорт костюмыңны алабыз, – ди Мара. Мин  көн саен тәртипләп торган кием шкафында  бөтен әйбер буталган, “сәяхәтчеләр” кат–кат актарынса да, костюм табылмый. Гөлнира миңа кизәнә:

–  Ялчы, син урладыңмы?

– Ой, кичә аны пычранды дип, дачада калдырдың ич! Бәнахакка кешене рәнҗетәсең, оятсыз! – дип, Мара мине яклый.  Моңарчы ул  безләрне санламый иде. Миндә дә аңа карата шундый  ук мөнәсәбәт, мин хәтта бу ханымны Халитнең  хәләле дип тә танымыйм. Йөрәк сурәтләре ясаган хисле ир-егет мондый  төссез-бизәксез хатынга өйләнмәс. Ә кемгә өйләнер иде? Нихәтле үрелсә дә, буе җитмәслек мин – тәкәббергәме?

Мара тиктомалдан гына миңа ялагайлана:

– Гөлнираның холкы ташка үлчим, апасы. Совсем псих. Ник аралашаммы? Акчасы өчен.  Марс картлач аны  доллар тавыннан шудырта, Гөлнирадан миңа да тама. Вот аның хисабыннан диңгезгә барабыз. Минеке дә банкта миллионнарын балалата, ә миңа тиеннәр генә бирә. Да, ашата, киендерә, но миңа ул гына аз.  Да, элек юмарт иде, гарипләнгәч, ужасно кысмырланды. Өй эшләрендә хезмәтче ялла, Марс бабакай әнә хатынын ничек кадерләп саклый, дидем,  син таза-сау, идән генә юырлык, ди. – Мара зарлана-зарлана максатына якынлаша. – Ярдәмчесе ялда, бөтен өмет синдә, апасы...

– Юк! – Үпкәм күперә, йөрәгем таркылдап сикерә. – Юк!

– Зинһар, апасы! Мин ул гариптән туйдым! Үз өлешемне даулыйм да аерылам! Юма, җыйма, пешермә, только ресторанга гына заказ яса да шул заказны китерүчедән алып,  минекенең кулына тапшыр. И всё!

“Сәяхәтче халык” төнлә җылы якларга оча. Иртән күрәм: аш өстәлендә ачкычлар белән ресторан телефоны. Менә “юк!” дигәнгә җавап!

Разия  көздән үк бакча казый. Җир кыш буе суласын, ди.  Минем “яңалыклар”  аның өчен күптән искергән.

– Һе,  бабайның авыртмаган башына  тимер тарак икән яшь хатын. Нәрсә дип  ул курчакны түренә утырткан, бикәчнең үз тиңнәре  белән  чуалачагын чүтеки чамаларга иде. Үзен дәртле егеткә чутладымы икән? Әнә безнең бер полковник гел яшь нәстәкәе белән мактана иде, тегесе моның улы белән кети-мети, ди. Пистолеттан икесен дә атам, ди, минәйтәм, бик батыр икәнсең, үзең атыл! Синең хатаң бит, мәйтәм. Интим салон хезмәткәре Миндиярга төкер! Ул инде киселгән икмәк телеме. Тагын нәрсә диим?– Разия учын учка ышкый да тирән итеп, көрәген җиргә батыра. – Сейфын ялтыратырга син кушмаган, шулай ук төкер. Хуҗаң кабинетында  тузан-фәлән сөрткәндә, ул  тимер сандыкка кагылма, бармак эзе улика санала. Халит мәсьәләсендә үзең уйлап бетер. Бәхетсез җан икән. Аңа төкермә!

– Бөтенесенә дә төкерек җитмәс, – дим.

– Җитмәсә, миндә күп.

– Ул бәрәңгеләр... – Күз алдымда кабат теге күренеш гәүдәләнә.

– Нинди бәрәңгеләр? Ә-ә,  минекеләрме? Язга ансын да күп иттереп чәчәрмен.

– Итле бәрәңге – ир-ат ризыгы, ди. Итен генә кайдан...

 – ...базардан аласы, дускаем. Анда танышым сата.  Замана авыл агаен да хәрәмгә ымсындыра. Авырлыгы артсын өчен  сугым малына үсеш гормоны кадыйлар. Кеше организмына  котычкыч  зыян бит ул.  Ә менә  сарыкка  кадарга ярамый, тәгәри дә үлә. Кыскасы, бәрәңгебезне  бәрән ите белән генә ашыйбыз, дускаем.

...Төшемдә елан чага  дигәндә генә, сискәнеп уянам һәм  таңга кадәр  керфек тә какмыйм. Төш – чынбарлык кайтавазы. Иртән хуҗаларымның капка төбендәге машинадан полиция сержанты чыгып, кулыма тимер богау кидерә.

– Гражданка Фәйзуллина, сез акча  урлауда гаепләнәсез! Хәзер безнең бүлектә протокол төзибез!

Күз алдымда гына кадр арты кадр  алмашына: ыржайган  Кара Туташ, такси, сулуы капкан Марс Хәйдәрович...

– Мин бу йортның хуҗасы. Клава таладылар дип чылтыратты.  Гөлнирам  кайда? Аңа тимәгәннәрме?   –    Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә.  Ә моңа хатын!

– Иптәш сержант, ник  сез сеңелкәшнең кулын йозакладыгыз? – ди ул.

– Гражданка Клава Ивановнадан звонок булды: гражданка  Фәйзуллина  запас ишектән карак әшнәләрен кертеп, сейфтан акча урлаткан, – дип такылдаган “тәртип сакчысы”на мин:

– Бармак эзләренә экспертиза  уздырдыгызмы? – дим. – Минекеләрме?

Кайчакта Разияның акыллы  киңәшләре ярап та куя.

Марс бабакай егетнең җилкәсеннән кага:

– Җибәр, энем. Кем карак икәнлеген үзем ачыклармын.

“Иван кызы” берәр кабәхатлек эшләсә, гадәттәгечә тиз генә  бүлмәсенә бикләнә. Гөлнира хакында  хуҗага: “Алар дүртәү чит илдә”, – дисәм, бу дөреслектән ни файда? Саннарны кыскартам:

– Хатыныгыз Мара ахирәте  белән чит илдә, Марс Хәйдәрович.

Картлач яраланган кош кебек  бәргәләнә, яшь бикәченең телефоны “абонент не доступен”   дисә дә, минут саен шылтырата. Ул утсыз яна-пешә, маңгаендагы  тир тамчылары  ерганак  ерып күз кабагын чылата. Кызганыч, бик кызганыч! Миңа да үпкәсе бар:

– Тәслимә, ник аны  ерак юлга җибәрдегез? Ник миңа  хәбәр итмәдегез? Миллионнар шайтаныма олаксын, акчасына кызыгып, иркәҗанымны  үтермәсеннәр генә.  Чит илдә дә ерткычлар күп. Үзем дә комсыз, акча дип,  яңа проектларга тотындым. Мин – командировкада, иркәҗан – ялгыз. Ант, Калиниградта  соңгысын очласам, компанияләрне сатам. Яшь тә бара, туганнар, җитмешне  вакладык. Гөлнирамны саклап, өйдә генә утырырга  вакыт.

“Көенмәгез, хатыныгызның тән сакчысы бар...” Шушы җөмлә генә дә күңел күзе сукыр бабакайның  бөтен дөньясын актарып ташлар иде. Ә кая соң миндә әшәкелек? Уңай сыйфатлардан гына тукылган адәми затмы соң мин? Йә, намусым уянып, хуҗаның  сукыр күзен ачтым, ди. Акылым әйтә: “барыбер ышанмаячак”. Сез терәлгән каен кәкре, дисәң, юк, агач туп-туры, диячәк. Бәлки, ул үзе дә нәрсәдер сизенәдер? Иркәҗаным хисабына  яшьлегемне  озынайтам дип алданган биороботның бәхетле ир ролен уйныйсы киләдер, бәлки. Әйдә, уйнасын! Әмма тормыш сәхнәсенең кануннары кырыс, ул ясалмалылыктан тиз арына.

Бу – әшәке буласы килеп тә әшәке була алмаган минем фәлсәфәм...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: