Чәчмә әсәр
9 Июня 2023, 04:35

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (5)

"...Снайперлар, гомумəн, озак яшəми".

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (5)Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (5)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (5)

(Ахыры.)


Өйгə!
Туган тел. Ничəмə ел телсез тормыштан соң беренче
ишеткəн сүзлəр...
– Ə син нəрсə, белмисеңмени əле? Бездə бит хəзер
үзгəртеп кору чоры, Ирек, демократия! Курыкмыйча
кайт! Кем сине, инвалидны, эзəрлеклəсен! Синең кайгың
юк хəзер түрəлəрдə. Уйларында приватизация генə
аларның...
Юй-хыялларын йөгəнлəп тота алмады Юра. Нинди якты
хыял – Туган ил!
Хуҗа, эшчелəр бу хəбəрне белгəч, бик нык аптырады-
лар, тик Юраны аңларга, хəленə керергə тырыштылар.
Бөтенесе дə аның хəтере кайткан, дип ышанды. Əлбəттə,
ул үзе дə шулай аңлатырга тырышты. Əмма аның өчен ба-
рысы да шатланалар иде. Ничек кенə аерылышасылары
килмəсə дə, җибəрəселəре килмəсə дə. Их, шунда риза-
лашмаган булсалар...
Менə шулай итеп, Юра Союзга кайтып бара...
Иллюминатордан тышка карап ул рəхəт елмая. Ничəмə
ел хыялда гына булган Ватан! Бер офыктан икенчесенə
кадəр ап-ак болытлар... Алар чисталык һəм сафлык
өлгеседəй тоела. Ирексездəн, күзлəрен йомып, татлы хы-
ялларга чумды. Тик, кызганыч, ул хыялларга тормышка
ашарга язмаган икəн шул...
Самолет Мəскəү аэропортына төшү белəн проблемалар
башланды. Таможняда протезын салуны талəп иттелəр.
Дүрт сəгатьлəп вакыт үткəч кенə кире бирделəр. Сүтелгəн,
кайбер өлешлəре җитмəгəн хəлдə. Ə җыярга отвертка да
бирмилəр.
Җитмəсə, бер алюмин деталенə, ягъни төсле металлга,
берсе кулларын суза... Юрий Васильевич үрелгəн ком-
сыз кулны яшен тизлеге белəн элəктереп алып, учында
кысты. Оятсыз күзлəр “Запорожец” фараларыдаймы, түп-
түгəрəк ике бəрəңге кебекме акайды. “Үзем җыеп бирəм”,
дип əйтерлек итеп. Тик пычрак күңелле кешелəргə ыша-
нырга ярамый. Беркайчан да. Янə бер мизгелдəн тимер
кулчалар Юраның кулларын богаулады. Шунда ук аяктан
егып типкəли дə башладылар. Йомгаклау сүзе итеп, бер
диванасы:
– Əле аяк кирəкме сиңа? Мə алайса! – дип кычкырып,
протез тимере белəн исəн аякка тондырды.
Сөяге чəрдəклəнүдəн Юра аңын югалтты.
– Каршыңда дошман булу куркыныч түгел. Дошманның
арада булуы куркыныч.
– Так точно, иптəш подполковник!
– Көчлерəк булырга кирəк! Көч – акылда!
– Есть, иптəш подполковник!
Камерада гына ачты күзлəрен. Аяк сынык, протез юк.
Бер кешелек камераның таш идəне аны бик тиз чынбар-
лыкка кайтарды. Авыртмаган җир юк. Аңын югалтканнан
соң да озак типкəлəгəннəр, күрəсең. Сынган аяктан кан
саркый. Пычрак кергəн. Сөяк җилеге өзелгəн. Аяк табаны
да, бармаклар да берни сизми. Икенче аякны да югалту
шушыдыр, мөгаен. Гангренага кадəр өлгерергə...


Сорау алу
Тукмалган, протезсыз Юраны сөйрəп кертеп урындык-
ка утырттылар. Сорау алу бүлмəсе зур түгел: ике ярымга
өч метр. Идəн, стеналарга резина кагылган. Бердəнбер
җиһаз – өстəл. Анысы да идəнгə беркетелгəн. Кулларын
чиштелəр. Яшь, үзен-үзе əллə кемгə куйган капитан со-
рау ала. Аны монда алып килгəн ике лейтенант арттарак,
ишек янында тора. Җиңнəре сызганулы кулларын артка
куеп, аякларын киң аерып басканнар. Гестапо полицайла-
ры, диярсең. Бу өч əзмəвер арасында Юрий Васильевич
кечкенə булып тоела, менə-менə тотып изəрлəр кебек...
– Сезнең чын исемегез, фамилиягез?
– Коваль. Юрий Васильевич. Майор.
– Чын майор Юрий Васильевич 1978нче елда ил алдын-
да бурычын үтəгəндə һəлак булды. Син кем, кайсы илгə
эшлисең?
– Кайда минем каберем? Ə минем егетлəр – Иванов,
Пет ров, Сидоров? Ə снайпер Сироткинның кабере? Алар
бит чынлап та һəлак булды! Аның напарнигы кайда?
– Монда сорауны мин бирəм! Җавап бир! Кем син?
– Бу – чынлап та мин. Исəн калдым. Шартлау дулкыны
читкə ыргытты. Яраландым, əмма исəн калдым. Турыдан-
туры мин буйсынуда булган подполковник Грибов белəн
очрашуны рөхсəт итегез.
– Рөхсəт итмим!
– Хəбəр итегез подполковник Грибовка майор Ковальнең
кайтуы турында!
– Лейтенант, хəбəр итегез генерал Грибовка...
Кызык күрергə җыенгандай, капитан мəкерле елмайды.
– Шатмын аның үсешенə. Аның белеме мине коткарды.
– Кемгə кирəк син, аяксыз имгəк? Менə кулларыңны да
йолкыганда, чын колобок булыр идең.
Икенче лейтенант ачы елмаеп өстəде:
– Балалар куркытырга...
Аһ, шул сүзлəрне əйтмəгəн булса! Тик соң шул инде
хəзер. Сүз ул – кош кебек. Ычкынып очты – тотармын димə.
Үзенə-үзе хөкем тапты, акылсыз... Теле белəн... Акылсыз-
лыгы белəн.
Шыгырдап, авыр тимер ишек ачылды, анда генерал Гри-
бов күренде.
– Бас, югары дəрəҗəдəгелəр кергəндə!
Майор үзен тотып калырга үзендə көч тапты. Бу мизгелдə
инде барысы да аңлашыла иде: бəрелешсез булмый.
Димəк, яшен тизлегендə, төгəл эш итəргə. Кабат андый
мөмкинлек тəтемəячəк.
Юрий Васильевич күтəрелмəкче булган иде дə, тик сын-
ган аягының сызлавыннан кире утырырга мəҗбүр булды...
– Лейтенант! Үрə бастыр əле бу ит кисəген!
Мыскыллап елмайган генерал йөзе Юрадан бер генə
адымда. Сул яктан якынлашкан лейтенант инде аны
элəктереп күтəрергə кулын да сузды... Генерал кушканча...
Тик өлгермəде. Юраның тимердəй каты куллары барын
да үзгəртте бер мизгелдə. Шул мизгел эчендə муены бо-
рылган лейтенант генералның аяк астына ауды. Генерал
пистолетына үрелде. Тагын – хата. Көчле кул юнəлешне
үзгəртте: генералның пулясы яшь капитанның нəкъ башы-
на барып тиде. Хəзер инде мəңге яшь капитанның...
Яшен тизлеге белəн очып, Юра генералның җилкəсенə
кунаклады. Остазы хəзер тулысынча Юрий Васильевич
иркендə.
– Ничек əйтсəм – шулай үтə! Ялгыш хəрəкəт һəм син –
мəет! Мин сорыйм – син җавап бирəсең! Ялган саен бер
бармагыңны сындырам! Аңлаттыммы?
– Əəəəəййййеее...
– Устав кушканча, хайван, җавап бир!
– Так точно...
Шулвакыт ике солдат йөгереп килеп җитə. Башка чара
юк: ике ату тавышы. Стечкин – ышанычлы корал. Пулялар
нəкъ тиеш урында. Театрдагы бөек курчакчы кебек, Юра
генерал тəненең һəр күзəнəген тулысынча үзенə буйсын-
дыра.
– Минем группаны? Ни өчен?
– Мин приказга буйсындым...
– Төгəл түгел җавабың! – Юра йодрыгын кысты.
Генералның бармагы шытырдады...
– Шаһитларны юк итəргə...
– Патроннарың күпме?
– Ике обойма. Берсе сул кесəдə.
– Бар да уңышлы бетсə – исəн каласың. Ялгышсаң –
үзеңə үпкəлə. Син инде өч кешене үтердең. Синең пис-
толет – син аттың. Аңладыңмы?
– Так точно...
– Атарга мəҗбүр итмə. Бергə чыгачакбыз. Чакыр журна-
листларны. Бу – синең шанс. Бердəнбер. Ялгыш үтертмə
үзеңне. Миңа синең аяклар кирəк!
– Барыбер чыга алмаячаксың... Чыксаң да снайпер
элəктерəчəк...
– Борчылма минем өчен. Берүзем түгелмен лə. Син бар.
Үлсəк – бергə инде, генералым минем!
Юра генералның аркасындагы рюкзак, аргамак сыртын-
дагы җайдак... Ə генерал – аның аяклары, куллары. Тик
баш түгел. Бу генерал башы инде күптəн папаха киюдəн
башка бүтəн бернигə дə ярамый. Дөрес, ул күптəн марио-
нетка инде. Күплəр шулай. Юра да шул исəптəн. Тик менə
Юра өчен бөтенесе дə үзгəрде. Хəзер Юра – алар өчен
чит. Дошман. Кадалган шырпы, баскан кадак кебек. Тизрəк
йолкып ташлыйсылары килə. Тик ул бүтəннəр кебек түгел.
Аны йолкып алып та, сындырып та булмый. Ул инде чик-
не үткəн. Аның гомере үзе – кеше ышанмаслык, тоташ
маҗаралы юл.
Чыгар коридор озын, ике яклап бик күп ишеклəр.
Бөтенесенə дə əзер булу кирəк. Бу шөпшə оясыннан ничек
тə исəн чыгарга. Беркемне дə үтермичə. Юраның гайрəте
Грибовны тулысынча буйсындырып, хəтта бергə тын
алырга мəҗбүр итə.
Куркудан коридор уртасында катып калган солдат кире
борылып йөгерде. Ашыгырга кирəк.
– Алга! Чыгабыз! Коралларын ташлат, транспорт тап.
Безне ничек өйрəттең – шулай ит! Һəр хата соңгысы була-
чак! Икебезгə дə!
Чыгу ишеге. Генералның “Волга”сына кадəр өч кенə
метр. Ике адым атлауга пистолетлы кул үзеннəн-үзе юга-
рыга күтəрелə. Пистолет ике тапкыр ата. Сизгерлек хата-
сыз. Дүрт катлы контора йортының түбəсеннəн стена буе-
на дөбердəп СВД* килеп төшə. Секунд үтүгə – хуҗасы да.
Эшен дə эшли алмыйча.
Грибов каты кеше, шуңадыр да янəшəдəгелəрне алыш-
тыруны өнəп бетми. Җиде ел элек эшлəгəн водитель бүген
дə руль артында. Аның тəҗрибəле водитель генə түгел,
яхшы тəн сакчысы икəнлеге дə билгеле инде. Күз караш-
лары очрашты. Сүзсез аңлаштылар барысын да. Бер
мизгелдəн инде алар өчəүлəп башкаладан көньякка зур
тизлектə китеп бара иде.
– Син Сироткинны сорадың. Үзең дə инде. Чыкканда...
Снайперлар, гомумəн, озак яшəми.
– Нинди асыл егетлəрне...
Бу вакыйгалар илдəге бүтəн, моңарчы башка да
килмəслек сəяси вакыйгалар мизгеленə туры килде: бол-
ганчык заман башланды. Гомумəн, онытылды бу атыш
та, Юра да. Отставкага киткəн генерал да... Ə инде җиде
ел элек булган хəллəрне бөтенлəй беркем дə искə дə ал-
мады. Җуелмас эз булып тик күтəрə алмаслык сызлану
йөге, югалтулар ачысы, кире кайтара алмау хисе, мəңгегə
төзəлмəс җан ярасы гына калды. Əйтерсең лə, кемдер
Юраның гомерен урлаган. Һəм шөрепкə əйлəндергəн...
* * *
Эштəн чыкты шөреп. Əмма ул исəн. Аның ныклыгы,
чиксез яшəү телəге – үзе һəйкəл.
Һəйкəл ул – кайдадыр, онытылган тыкрык төбендə
куелган туң таш түгел, ə безнең гөлчəчəкле хəтер
бакчасындагы янар йолдыз. Шул хакта уйлау белəн мин
бөтен барлыгымны тикшереп чыгам: уставка яраш-
лымы, юкмы. Əйтерсең лə, күзгə күренмəс чал подпол-
ковник бертуктаусыз мине күзəтə. Шул ук вакытта
минем тирə-ягымдагылардан аерыласым килми. Күп
мəсьəлəлəрдə ризалашмасам да... Дөресрəге, мин дə –
шундый ук шөреп. Шөреп яшəде, яши, яшəячəк! Мəңге
исəн. Безнең хəтердə, безнең йөрəклəрдə. Минем шушы
юлларым сезнең дə йөрəклəргə юл таба алса, димəк, ул
көч артыр, сезгə дə күчəр, сезнең маягыгызны кабызыр,
хак юлны күрсəтер. Безнекелəр бирешмəс.
Менə шулай. Повесть язылып бетте. Əйтерсең лə,
җилкəмнəн авыр йөк төште. Йөрəгемнəн таш...
Бурычымны кайтардым кебек. Юрий Васильевич ал-
дында, мəңге яшəр чал подполковник каршында, алар
кебек үк чын Ватан уллары каршында. Ə бит алар
миллионлаган... Сүзлəрем кемнеңдер йөрəгенə үтеп
керə алган икəн – димəк, юкка түгел; минем исəн калу-
ым да, авырлыкларны җиңеп, йөзəр мең чакрымнарны
үтүем дə... Ничəмə кат, башкача бер юл да калмагандай
мизгеллəрдə чигəмə терəлгəн пистолет иң дөрес адым
булып тоелып, курокка басарга торганда: “Яшəргə
кирəк! Җиңеп чыгып! Көчле бул!” – дигəн сүзлəр колагым-
да яңгырый.
Һəм мин, устав кушканча үрə катып, үзем дə
сизмəстəн: “Есть, исəн калырга! Есть, көчле булырга! –
дигəнемне сизми дə калам.
Миңа чыннан да җиңелрəк, үземне көчлерəк тоя баш-
лыйм.
Моны күреп, чал подполковник шат елмая. Ул минем
һəр уңышыма шулай елмая.

Фото: unsplash.

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (5)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас