

Мара – даими кунак. Көн тәртибе үзгәрми: эчү-тарту, көнбагыш чиртү... Бүген ахирәтләр чинаша-чинаша сугыша. Пыяла шешәләр, тәмәке көле савытлары чыкыр-чыкыр ватыла.
Аста Кара Туташ угалана:
– Гулочканы үтерә, себерке! Ул көчлерәк! Бар, аер!
Кайсы җиңгән дә, кайсы җиңелгән? Мин менгәндә “подругалар” бер-берсен кочаклап елаша иде. “Коткаручы”ны күрмиләр, икесенең дә борын мышкылдый:
– Нервылар тузган, иеме, Мара?
– Эһе, Гөлнира.
– Давай ауга барабыз! Син – гарибеңнән, мин картлачтан гарык.
– Ну давай!
– Теге вакыттагы кебек безнең дачада, ладно?
– Ой, анда табын ужасно ярлы иде. Егетләрдән оялдым.
– Монысында оялмассың. Кухаркадан шикарный өстәл әзерләттерәм.
– Француз блюдолары бик тәмле. Например, рататуй. Кухаркаңа интернеттан рецептын үзем өйрәтәм.
Алар диваннан купканда, мин – “кухарка” – аш бүлмәсендә кайнашам. Карчык та оясына поса. Рататуй, рататуй... Миндиярның яраткан тәгаме... Аш төрләндерә-төрләндерә көен көйләткән ир хәерчелек һәм бурыч белән “бүләкләде”. Шушы хәлгә төшергән өчен мин аңа рәнҗемим дә, ахрысы.
– Апасы, кичкә ататуе пешер! – ди Гөлнира, ә Марасы бот чабып көлә:
– Ой, позор! Интеллигенция гаиләсе кызы, дисең, ә үзең яшелчә блюдосының исемен дә дөрес әйтмисең! Рататуй, надан!
– Үләм, үләм, бер белемлесе килгән! Ике дипломың гарип иреңнең арбасын төртергә генә ярый, – дип, минем хуҗабикә пырылдый. Ахирәтләр әз генә эләгешми.
Мара телефон актара.
– Хәзер рататуйның “интегриентларын” саныйм.
– Мәшәкатьләнмәгез, – дим. – Аны күп тапкыр әзерләдем. Әгәр меню француз кухнясыннан гына торсын дисәгез, нисуаз салаты, десертка сюзетт коймагы тәкъдим итәм. Киш дигән ачык пирог та тәмле.
Ычкынаммы, әллә горурлыгым бүселәме? “Белегез, Эйфель манарасы ресторанында французларның милли ашларын татыган кеше мин!” Гөлнира берни аңламый, аның акыл савыты сай, ә менә ике дипломлы Мара сагая.
– Курсларда өйрәттеләр, – дигәч кенә ул:
– Марс бабакай сине Париждан ук кайтартты микән дип шикләндем, – ди.
Бу йорттагы хезмәтчеләргә кунаклар белән аралашу катгый тыела. Гөлнира башым авырта дип, бүлмәсенә менеп киткәч, Мара өенә ашыкмый, янымда бөтерелә. “Тел тегермәне” сүз тарттыра, миңа кызык түгел, әдәп саклап кына түзәм.
– Гөлнираны әйтәм, җәннәттә рәхәт чигә. Бабакай аңа мөкиббән. Бөтен капризын үти. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан! Хезмәтчедән аяк кына юдыртасы! Бар соң бәхетле хатыннар! Син озакка чыдарсыңмы икән, апасы? Ике аждаһа боларда. Клавасы Гөлнирадан ун тапкыр әшәкерәк.Ул карчыкны дөмбәсләдем, шуннан бирле миннән шөлли. Әрәм тамак! Савалар бабакайны Гөлнира белән. Минем сыман койрыгы бозга катмаган, Гөлнира ирекле. Минеке икенче ел инвалид коляскасында. Өстенә карап еларсың! Элек парлашып, чит илләргә сәяхәт итә идек. Париж, Берлин, Вена... Акчалы ул, коляскада утырып та ярдәмчесе белән проектлар эшли. Гарип ир белән чит илдә йөрергә башыма тай типмәгән.
Әдәп белән сабырлык – капма–каршы төшенчә, соңгысының төбе өч кат алтыннан ясалса да, тишелә, мин дә бу хатынның гайбәтеннән түземлегем төкәнеп:
– Сез миңа комачаулыйсыз, – дим.
– Ужас, дорфа син, апасы! – ди хатын, пырылдап. Аңардан котылам гына, бүлмәсеннән бичара тоткын – Кара Туташ ажгырып чыга. Ачудан ирен читенә селәгәе аккан. Мараны турам-турам тапар иде.
– Ник ул кәнтәйне чут–чут сайратасың?! Хуҗадан акчаңны әзәйттерәм!
– Комачаулама, әбекәй! – дим. Кулымда исемлек. Рататуй дип мактануым хәзер яшелчә базарына чаптырачак. Карчык Гариф абзый белән миңа йөк өсти:
– Бер худтан гараждан аракы бүтилкәләрен чүплеккә ташлагыз, ялкаулар!
Башка вакытта өстәмә йомышларга карышкан шофер бу юлысы мыгырданмый:
– Хуп, Кылауа, хуп, – ди. Мине дә тынычландыра. – Базарны йөз урыйбыз әле, сеңлем. Хәзер какрас әбәттә урам кибетенә тауар китерәләр.
– Нинди тауар?
– Сеңлем, син икенче планетадагы җан иясе мәллә? Өстән генә күзләмичә, җиргә дә иңәргә иде. Безнең ил зерә баеды, супер-мупер кибетләрнең хуҗалары атна уртасында сыр, йомырка, ярма ише искергән әрбирләрне яшник-яшник чүплеккә аудара. Безнең ише карт-коры, әби-чәби сагалап тора да, лабырт шуларны! И-и, сеңлем, нишләп чирканасың? Исраф мал өчен теге дөньяда җавап тотасы, ди. Шунысы начар: колбасаларны тураклыйлар, гел халыкка зыянга эшли явыз байлар.
Бу минем өчен яңалык түгел. Черетеп сүккән капиталистик илләрдә срогы чыккан азык-төлекне пакетларга төреп, ярдәм фондына илтәләр һәм ярлысы да, студенты да шуннан туена. Ә монда... кешегә эт саны!
Дистәләгән кул чүплектә актарына. Мин исә Гариф абзыйның киңәше белән җиргә иңим, дисәм – “бөеклегем” ычкындырмый... Без өчәү, янәшәмдә ике ябык кына егет.
– Бүген тауар начар, – ди яшьрәге. Студентлар, мөгаен.
– Ник берни дә алмыйсыз? – дим.
– Фриганнар без, – ди олырагы.
– Димәк, тамакны кысасыз, – дим.
– Фриганнар кагыйдәсе: чеметем генә ашау, – ди яшьрәге.
И адәм, үзен ничек кенә җәзаламый! Ә Гариф абзый шат: кочагы тулы консерва банкасы.
– Томат суындагы килкәләр. Бүген үземә дә, мәчеләремә дә бәйрәм, шөкер!
– Хуҗа әз түлимени, Гариф абзый?
– Марска рәхмәт, якшы түли, сеңлем. Пинсәм белән хезмәт хакын малайның ипатика дигән аждаһасы һапылдата. Хуҗабыз читтә чакта вокзаллардан халык ташып, ничауа гына шабашка эшлидер ием, җен Кылауа белән үзчиркасы Гөлни кул-аягымны богаулады. Син, сеңлем, гаҗәп кеше, өнсез-тынсыз, артык сабырмы соң син? Тегеләр изеп юашлаттымы?
Җавабым кыска:
– Миңа да яхшы түлиләр...
– 7 –
...Беренче тапкыр бай йортында кунам. Французларның гади генә тоелгән аш-суы сәгате-минуты белән әзерләнми: заготовка өчен җебетәсе, пешеклисе, суытасы һәм тагын әллә ниләр кыландырасы. Ризык – әсәр, аңа җан өрүче авторы – мин. Ак кәгазьдән каләм генә йөртәсе куллар ярты төнгә кадәр “кухня иҗаты” белән мәшгуль. Кырыс хакыйкать чүкеч белән башыма чүки: “Мин биектә дип шапырынма, син – түбәндә! Әйләнә-тирәңә күз сал, кемнәр белән утсыз гына гомер учагы яндырасың? Яшь хатынның колы Марс бабакай, явызлыгыннан каралган бичара карчык, җәмгыятьнең черек җимеше – Гөлнира, гарип ирен санламаган Мара, чүплектән ашаган Гариф абзый... Каһарманнарыңны шулар арасыннан эзлә. Һәркайсы кызгандырып елатырлык. Укучы, күз яше дә кипмәгән килеш, чираттагы әсәреңне көтәчәк”.
Хакыйкатькә бирешмим, “мин-минлегем”не калкан итеп аның күкрәгенә терим: “Җүн алымнарыңны көчләп такма, яме!”
Көндез һәрбер хәрәкәтемне тикшереп җәфалаган Кара Туташ төнлә дә йоклатмый, дык-дык ишеккә тибә.
– Уян, хезмәтче хатын, уян!
Икенче катта кемдер илерә:
– ...а–а–а–а!
“Йорт ияләре” тузынамы әллә?
Карчык белән Гөлнира бүлмәсенә менәбез. Идәндә йөз бал корты чакканмыни, кашына-уына хуҗабикә тәгәри:
– ...а–а–а–а!
– Гулочкам, Гулочкам, – дип, Клава хатынның өстенә иелгәч кенә, яшь хатын:
– Клоп, кит! – дип аның битен тырный.
– Гулочкамны боздырганнар! Гулочкамда бозым! – Кара Туташ кулыма тукына: – Булыш! Ишетәмсең, хезмәтче, күргәннәреңне иренә лыгырдасаң – башыңны ярам.
Икәүләшеп, Гөлнираны караватка яткырабыз. Гариф абзыйның “үзчирка” дигәне шушы микәнни?
Күз сызлый, чигә кыса, йокысыз төн тәмам йончыта. Әмма аяктан егылмыйм, төшкә “француз ашлары”н өлгертәм. Кыл уникедә Гөлнира уяна, ефәк халатының төймәсен дә каптырмаган шәрә корсаклы “иркәҗан” баскыч култыксасына таянып:
– Уф, ардым, – ди. – Апасы, свежий кофе пешер!
Йокы сөременнән айнымаган Кара Туташ шыпыр-шыпыр яшел чәй эчә. Боларның эрләгән дә, бәйләгән, боларның ике кулына бер эш юк...
Ә без Гариф абзый белән машинага тартмалар ташыйбыз. Гөлнирадан күрсәтмәләр ява гына:
– Апасы, син дачаны җыештыр! Табынны матурлап бизә! Син, абзыйсы мунча як! Кунакларны каршылагач, таегыз! Без Мара белән соңрак кына, зарыктырып кына киләбез.
Кузгалганда гына, каршыбызга Мара атыла.
– Стоп, стоп, күршеләр! Матурлык салонына язылган идем. Педикюр, маникюр, тегесе-монысы. Заказ биреп җитешмим, минекенә бәрәңге генә пешереп керт, ә?
Хатын итәгемә бер көлтә ачкыч томыра.
Шофер тиресенә сыймый:
– Азгын ана этләр! Яшь бикәченең нәстә кыланганын Марска җиткерер генә ием, үземә хужы, ул үзчиркалыга ышана, мине алдакчы дип куарга да мужыт. Аннары малайның ипатика түбәсен ничек очлыйсың? Марс олы катыныннан аерылгач, йортларын бүлдертмәде, бай бит, яңа кәтдишкә күчте. Шушы Гөлни белән чалыш карга тиз тамырланды монда. Кылауасын кем дисең? Гөлнинең кендек әбисе, имеш. Алдашалар. Нәрсәдер ябышмый, әйеме, сеңлем? Чукрак мәллә син, йә?
Ишетәм, ишетәм. Ни Кара Туташ, ни Гөлнира, ни Мара мине кызыксындырмый, бу йорт – вакытлы тукталышым. Акча ярында хыял корабы төзелү белән мин иҗат диңгезенә йөзәчәкмен. Ирек, бәйсезлек, мөстәкыйльлек кенә үлемсез әсәрләр яздырта.
Дачада бүлмәләр дымланган. Гариф абзый мыгырдана-мыгырдана мичкә утын тутыра:
– Ана этләр, мәйтәм, өчәр көн ләң-ләң өрәчәк! Алар гүләнкә ярата. Беренче тапкыр гына мәллә? Дачада аулак, күз җук, колак җук, безнең инде авызда йозак, әйеме, сеңлем?
Нәрсәгә генә тотынсам да, тизлек һәм җитезлек белән алдырганга күрә эшем иртә төгәлләнә. Юлдашым да уңган: мунча яккан, үлән төнәтмәсенә себерке батырылган. “Хур егетләре”н генә көтәсе. Ә алар төгәл халык икән, тәрәзәдән күзәткән шофер:
– Чәвчим башка партия, – ди. – Вахтаны тапшырыйк, сеңлем.
– Хәзер, – дим, ә табаныма әйтерсең җилем сыланган, аяк купмый. “Башка партия”нең берсе – Миндияр! Бөдрә чәчен артка тарап, лак сиптергән ахрысы, башы ялтырый. Зәңгәр плащының төймәсен ычкындырган, күкрәге ачык... Ишектә маңгайга-маңгай бәрелешәбез.
– Син? – ди ул, каушап.
– Әйе. Ялчы ролендә. Синең дә яңа кәсебең икән.
– Ни... Комарлы уеннардан биздем. Куркыныч. Ни... бандитлар яный. Хәзер интим службага урнаштым. Алты егет чиратлашып, бай хатыннарга хезмәт күрсәтәбез. Төшемле эш. Ни... тартынма, син дә чакыр, ташлама ясармын, ярты бәясенә, ни...
Миндиярның изүеннән эләктерәм дә җен куәте белән ишек яңагына сылыйм. Ул гүя юеш таракан. Хатын-кызның да йөрәгендә дуамал айгыр ята, мәгәр аны ярсытсалар, кушаяклап та тибә. Аерылган бәндәм белән очрашудан соң, акылым тарала, күршедәге гарип ир турында бөтенләй онытам. Кич белән аңа бәрәңге пешерәсе идем... Урталай гына ярып... Ә минем җеп тә өзәрлек хәлем юк, инде Разияларга кайтып егылган. Дустым тормыштагы сикәлтәләрне, гадәттәгечә, каты кулы белән сыпырып кына тигезли.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com