Чәчмә әсәр
8 Июня 2023, 08:45

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (Ахыры)

Җиргә сеңеп беткән хан заманындагы өй кызыгырлык түгел иде.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (Ахыры)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (Ахыры)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (Ахыры)

Баш очында торган күкеле сәгать төнге икене сукканда Куптараев соңгы сүзләрен яза иде. Тән яздырып иркенләп киерелде ул, талган кулларын уңга-сулга селеккеләде. Өстеннән авыр йөк төшкән төсле иде аның. Айлар буена сузылган киеренкелек кинәт юкка чыкты, ниһаять. Соңгы чиккә җитеп йөк тарткан атны тугарып, солыга кушсаң, шулайрак тоя торгандыр малкай үзен. Оеган тәнен яздырып ул бүлмә буйлап үтте, гадәт буенча сәгатькә күз салды. Бәхетле адәмнәр тәмле төшләр күреп йоклыйлар бу вакытта. Аяк очларына гына басып, кухняга үтте ул, форточканы ярым ачып, тәмәкесен кабызды. Ярар бер юлга, чәпчеп чыгарга хатыны юк әле янда. Тышта салмак кына эре-эре кар бөртекләре коелалар иде. Сала быел карны, киләсе елга корылык булмас. Сәгать дигәндәй, аларның өйләрендә нәкъ шундый күкеле сәгать тора иде түр якта. Герләре чыршы күркәләренә охшатып ясалган ул сәгать балачакның якты хатирәләренең берсе булып һаман күңелендә саклана әле. Искитәрлек кеше хәтере, ниләр генә башыннан кичмәде аның озын гомер юлында, кара көеп кайгырган чаклары булды, шатлыктан сулуы капты, ә ниндидер текелдәп торган нәмәрсә сакланган хәтер сандыгында. Зур байлык иде алар өчен шул кара-көрән төстәге вакыт сакчысы. Аның артына һәрчак әтисенең куен дәфтәре кыстырулы була иде. Әлбәттә, бала-чага андый мөһим әйбергә бармак белән төртелергә дә батырчылык итми иде. Кайчакта хуҗасы гына җитди кыланып, өстәл артына утырып, әлеге калын дәфтәргә нәрсәләрдер сызгалый иде. Тын алырга онытып, барысы әтинең язганын күзәтәләр иде. Нәрсәләр язган булды икән әтисе шул серле дәфтәргә? Бер күз салу өчен шул язмаларга әллә нәрсәләр бирергә риза булыр иде Тимер. Юк инде ул дәфтәр, ул чаклардан күп нәрсәләр юкка чыккан, мәсәлән, әтисенең фронттан тагып кайткан медальләре, Сталинның рәхмәт хатлары, полкташлары белән төшкән карточкалар...  Тырым-тыракай югалып беткәннәр, берсенең дә уена килмәгән җыебрак куярга шул кадерле ядкарьләрне.

Ә сәгатькә каршы утырган голланд миченең башында туксан дүрт тиенгә сатып алынган буяу каләмнәре яшереп саклана иде. Унҗиде төсле иде алар, кайсысы дөньяда булмаган төсләргә буйый иде. Аларны Роза апасы ничектер әтинең бумажнигыннан бер сум акчасын чәлдереп, сатып алган иде. Шуңа да өйдә ялгыз калганда гына алына иде яшерелгән урыныннан кадерле тартма. Шунда ук балалар Сигезенче март якынлаша башласа, әниләренә бүләк хәстәрләп яшереп тоталар иде:  исле сабын, куляуълык...  

Шулар барысы да Тимер башыннан узган микәнни? Хәзер килеп, чәчләр чаллангач, картәти булып йөргәндә, ышанасы да килми. Әнә шул карпыш колаклы малай еллар үткәч, төн урталарына кадәр язып-сызып утырыр дип кем уйлаган? Аккан сулар кебек икән гомер, үтә барысы, зар елатып үтә...  

Язу – бер нәрсә, язганнарыңны бастырып чыгару – икенче нәрсә. Кайчакта язмаңның ташка басылганын күрү өчен язганнардан да күбрәк вакыт сарыф итәсең. Куптараев бераз күңеле иләс-миләс килеп йөреп алгач (әсәр язган берәү), кара эшкә алынды. Язганнарын игътибар белән кат-кат укып чыкты, хәреф хаталарын төзәтте, кытыршырак тоелган җирләрен үзгәртте. Укыган саен язмасы пүчтәк кенә тоела барды аңа. Юкка вакыт исраф иткән ахрысы, кемгә кызык синең галәм кунагың. Шулай да, тешен кысып эшен азагына җиткерде, акка күчерде. Хәзер инде  һәрбер язучы өчен мөһим булган иң җаваплы өлешен аткарып чыгарырга кирәк иде. Язманың язмышын берәр җурнал хөкеменә тәкъдим итәргә, сызылып-сызланып җавап көтәргә.

Сәбәп табып, эш урыныннан бер көнгә ял алды ул, булганын киеп, сакал-мыегын төзәтеп, республикада абруй казанган калын журнал редакциясенә юл тотты. Дулкынлана иде ул, капма-каршы уйлар бәрелешәләр иде башында. Бер караганда, ул язмасын пыран-заран китереп тиргәрләр дип төшенкелеккә бирелә иде, икенче караганда, киресенчә, баш мөхәррир үзенең кабинетына алып кереп, чәй тәкъдим итәр, хәлен сорашыр, язмасы турында җылы-җылы сүзләр әйтер төсле тоела башлый иде. Андый татлы уйлар килгәндә, атлаулары ышанычлырак булып китә иде аның, тирә-як яктырак күренә башлый иде.

Йөзләрчә утлары белән балкыган сәүдә концерны яныннан узып, почмакка кысылган хрущевкага килеп терәлде Тимер. Бөтен типографияне күз карасы кебек саклаган мәһабәт сакчы яныннан үтеп, текә, тар баскычлар буйлап өскә үрмәләде, ниһаять, авыр ишекне ачып, кысан коридорга чыкты. Өскә егылып килгән соры диварлар, тонык лампочкалар, тынчу һава бөтенләй басты аны. Менә шундый шартларда теге Горький әйткән “кеше җаны инженерлары “ иҗат итәләр, рухи азык җитештерәләр, безне, зәгыйфь адәм балаларын, яхшылыкка, изгелеккә өндиләр. Шундый шартларда каян килсен илһам, масштаблы фикерләр, бу коридорларда ике кеше бер-берсенә бәрелми үтә алмый, хөрлек турында сүз йөртәбез. Нинди булуына карамастан бу урыннар изге иде Куптараев өчен. Данлыклы әдипләр, шагыйрьләр үткәлиләр бу идәннәр буйлап, таң калдырырлык әсәрләр менә шул ишекләр артында бөреләнә.

Кырык фигыльгә кереп борчылулары юкка булган икән. Аны каршы алучы, хәл-әхвәл сорашучы булмады. Проза бүлегенә башын тыккан иде, һуштан яздырырлык чибәр кыз, кемгәдер тапшырырга булып, язмасын алып калды. Болай җиңел генә язмасы белән аерылу авыррак булды Тимергә, тәртибе шулайдыр дип үз-үзен тынычландырырга тырышты. Хәер, кызның исемен белә ич, телефон номерын да язып бирде, берәр айдан шалтыратырга кушты әле. Югалмас, кемдер әйткән дә шикелле әле: кулъязмалар югалмыйлар!

Кайсы язучы ничегрәк кичерә торгандыр, Куптараев язмасын тәмамлаганнан соң төшенкелеккә бирелә. Баштагы көннәрдә шатлык хисе кайный күңелдә, әлбәттә. Вакыт үтү белән бушлык хасил була, башка һичкайчан рәтле-башлы нәрсә яза алмас төсле тоела башлый, гәүдәгә дә кечерәеп кала шикелле ул. Ай буе хәбәр көтеп интекмәс өчен, ул берәр җиңел-җилпе нәрсә әвәләп карарга уйлады. Мәсәлән, йөрәккә кан саудырырлык мелодрама, аның сюжеты барыбызга билгеле: ул ярата – аны яратмыйлар, я киресенчә шунда. Иң мөһиме җәлләтергә кирәк, йөрәк кылларын чиртергә, укучының күз яшьләре бәреп чыксын. Менә балалар өчен язу да отышлы – сюжет бөтенләй кирәкми, туктамый акыл сат, өч яшьлекләр акылына тиңләш, уңыш эзләп табачак сине.

Әмма иҗат эшеннән мөһимрәк вакыйгалар көткән икән Тимерне. Ни чыкса шул баҗадан чыга, иң кирәкмәгән чакта шалтыраткан : 

– Бабайның өен сораучылар бар, сатарга уйламыйсызмы? – дип, хатынына яңалык сөйләгән. Авылда әтиләре нигезен, олы бала буларак, аның хатыныныкы дип исәплиләр иде күптәннән.

– Барыбер авылга кайтып яши торганыгыз юк, бурычыгызны түләрлек акча булыр ичмасам, – дип салган.

Берни аңламаган хатыны, бурыч хакында сораша башлаган. Тиктормас баҗасы аңлаткан моңа: 

– Нигә, Тимер бит киявеңнән биш йөз мең алып торган булган ич, шуның хакында әйтәм. Давай, килеп җитегез, әллә кире уйларлар, – дип ярган да салган.

Куптараев эштән кайтуына хатыны аны әзерләнеп көтеп тора иде инде. Алар арасында булган аңлашуларны сүзмә-сүз язарга мөмкин түгел, бик тә киеренке, катлаулы сөйләшү булганын гына билгеләп үтәргә кирәк. Сөйләшүнең соңында хатыны: 

– Синең бурычыңны түләр өчен нужалар күрергә теләмим дә, йөрмим дә. Үзең бар, үзең сөйләш. Акча кулыңа керү белән балаларга туры бар. Шуннан соң гына кайтып күземә күрен, – дип ныгытты.

Әле болай җиңел котылуына шатланып, ризалашып кына торды Куптараев. Икенче көнне үк авылга китте. Өйгә күз салган кешене очратып сөйләште, сатулашты. Җиргә сеңеп беткән хан заманындагы өй кызыгырлык түгел иде дә соң. Төрлечә кыланып мактарга булашты Тимер товарын. Янәсе бура нык икән әле, аскы катларын сипләп күтәрсәң, әллә күпме торырлык, абзары да ничава, ну мунчасы беткән анысы, зато ташлары чатнап тора...  

– Син, абзый, телеңне әрәм итмә, сөреп бәрәм мин бу каралтыларны к черту. Урыны яхшы, елгага да якын. Биш йөз мең бирәм, риза булсаң, мә, бишне. Артыгын сорарга уйласаң, күршеңә кердем киттем булыр, ул да каршы түгел кебек.

Сүз озайтмады Куптараев, фартны ычкындыруың бар, Биш йөз меңлекне исәпләп куен кесәсенә салды да, хушлашты яңа хуҗа белән. Кайтышлый ук кызларына сугылып кесәсен җиңеләйтеп чыкты. Шунысына да бик шат иде әле ул, юрган да китте, гауга да бетте, вәссәләм. Шулай вак-төяк мәшәкатьләр белән сизелми генә ай үтеп китте. Алдан бимазаларга кыюлыгы җитмәгән иде Тимернең, хәзер барып язмасының язмышын белеп кайтырга булды. Бу юлы таныш кабинетта олпат гәүдәле, көмеш чәчле, билгеле прозаик утырганын күреп, кире борылырга да укталып куйды ул. Ләкин ягымлы тавыш аны арбады, ни булса булыр дип, могҗизалы ишекне иңенә ачып, эчкә үтте ул. Ни гадәттер инде анда, чак кына дулкынлана калса да тирләп чыга, бар тәне яна башлый. Менә әле дә бу саллы китаплар авторы каршында югалып калды ул, авыз эче кипте. Хөрмәтле язучы аны кешегә санап, кемлеген сораштырды, нәрсәләр язганы белән кызыксынды. Үч иткәндәй ишеккә ябылырга ирек бирмәделәр, керделәр, чыктылар кемнәрдер. Кергән берсе Тимергә караш ташлады:  бу нәрсә эшләп утыра монда, янәсе. Энә өстендә утыргандай сизде үзен Куптараев.

– Язмаңны караштырып чыктым мин, иптәш. Нәрсә дип әйтергә? Кирәкмәгән озынлыклар, фәлсәфә сатулар. Теле дә кытыршырак, шомартасы бар әле. Акыл сатулар, нәрсәгәдер ышандырырга тырышулар. Әйтерсең, син укучыңны үзеңнән түбәнрәк күрәсең. Болай ярамый. Санап үтелгәннәрне үзгәртергә тырышып карарга булыр иде, башлап язучыларда андый кимчелекләр булгалый. Ләкин тема!  Тема барысыын сызып ташлый, иптәш. Кайдан башыңа килде андый тузга язмаган вакыйгалар? Ториодлар, сүзен дә тапкансың, хәтерем ялгышмаса, физикада андый атама бар шикелле. Космос, галәм кунагы, хәзер андый тема балаларны да кызыксындырмый. Без яшь чак булса, бәлки. Әйткәндәй, син үзең кем булырга хыялланган идең малай чакта?

– Космонавт, – дип чак телен әйләндереп әйтте почмакка сеңгән Куптараев. Әлеге минутта аннан да бәхетсезрәк кеше юк иде бу җир йөзендә.

– Космонавт! – дип авызын чапылдатты мөхтәрәм язучы. – Мин дә нәкъ синең төсле һава киңлекләрен гизәргә хыялланган идем. Ул чор икенче иде бит, иптәш, кыйммәтләр икенче иде. Әйтеп кара хәзерге яшьләргә шул хакта, авыз күтәреп көләрләр, сантыйга санарлар. Да...  

Хатирәләргә бирелеп булса кирәк, язучы тынып калды, Куптараев турында сүз дә юк иде. Тагын кемдер кереп чыгып китте, билгеле шагыйрь иде шикелле. Тәгаен шул, бер көнне аның чыгышын телевизордан карап утырганнар иде. Мыегыннан танырга була.

– Әйе, эчтәлеге хакында сөйләшә идек бит әле, – язучы кулларын уңга-сулга селеккеләде, – он суы да юк, тоз суы да дигәндәй. Мондый нәрсәләр белән укучыларны кызыксындырып булмый. Җиргә төш, иптәш, кара тирә-ягыңа, кешеләр тормышына игътибар ит. Мәсәлән, ир белән хатын мөнәсәбәтләре. Ир-атның кадере китте бит хәзерге заманда, аяк сөртеп йөриләр чибәр затлар, идән чүпрәгенә әйләндерделәр тәмам. Ә син ниндидер Андромедалар турында акыл сатасың. Булмый болай. Башта берәр дөньяви темага хикәя язып кара, шуннан карарбыз. Ә бу кәгазьләрне... – ниндидер тупасрак киңәш бирергә уйлаган иде шикелле каләм остасы, тыелып калды, – истәлеккә сакла. Хуш иттек...  

Күз аллары караңгыланган иде Куптараевның, уен эш мени, хыял диңгезләрендә йөзеп, күз нурларын бетереп, йөрәгеңә кан саудырып яз яз да, кемдер шуны бер сүз белән юкка чыгарып куйсын әле.

Бераз тынычланырга теләп, җәяүләп китте ул. Атлый торгач, каршыдагы кафетерийга кереп, чәй эчәргә уйлады. Басып кына торырга җайланган тимер өстәлгә стаканын утыртты, салфеткага төрелгән өчпочмакны умырып капты. Нәрсә кушалардыр, белгән хәл юк, мәгәр авыз суларын китерерлек итеп пешерә беләләр шул кабартмаларын. Өй сатканнан соң бигрәк тә ит ашларына кысынкы була башлады аларның өйләрендә. Шуңамы рәхәтләнеп ашады Куптараев затлы ризыкны. Соңгы кабымын йотып, майланган авыз тирәләрен сөртергә уйлап, салфетканы кулына алган иде, хикмәти Хода, ниндидер түгәрәк тимер кисәге учына тәгәрәде. Терекөмеш төсле йөгергәләп торган тимер кисәгенә текәлеп, бу нәрсә булыр дип юрап торганда, колак төбендә аерымачык булып бер серле сүз яңгырады:  ”Координатор”.  Дертләп төште Куптараев, кулындагы шарик тупылдап идән буйлап тәгәрәде. Шөрләп калган фантаст тирә-ягына карангалады. Берәрсе шаяртадыр дип уйлады ул. Шикләнерлек кеше юк иде янында, ике кыз чыркылдап кофе чөмерәләр, таза гына хатын кесә телефоныннан сөйләшә. Алар кайдан белсеннәр галәм кунагы хакында? Гаҗиз булып суына төшкән чәен чөмерде ул, шул чакта келт итеп башына уй килде: теге тимер кисәге белән әйтелгән сүз арасында тәгаен берәр бәйләнеш булгандыр. Юккамы ни түгәрәкне кулына алуга тавыш ишетелде. Нәрсәдер эзләгән булып Куптараев идәнгә чүгәләде, игътибарлап тузанлы почмакларны күзәтте, юк иде тимер шар. Кеше көлдереп мүкәләп йөрмәс бит инде, торып басты. Теге кызыкайлар авызларын ачып аңа карап катканнар иде. Куптараев тизрәк чыгып китү ягын карады. Мизгел элек үзе белән булып үткән могҗиза турында уйлап ышанычсыз адымнар белән җирне үлчәде. Нәрсә ул Куптараев барыбыз өчен газиз булган бу Җир шарында, бер тузан бөртег генә. Ниләр булмас дисең күз иярмәслек тизлектә бөек билгесезлеккә томырылган галәм җисемнәрендә, чиксез галактикаларда. Әмма шунысы бәхәссез, бер кануннарга буйсына яшәеш. кайда гына булмасын. Анда хисләр хакимлек итә: мәхәббәт һәм нәфрәт, изгелек һәм явызлык, яхшылык һәм яманлык. Ә инде сайлап алу һәркемнең үз иркендә...

Фото: mykaleidoscope.ru

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (Ахыры)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас