

(Дәвамы.)
Телсез-саңгырау гарип оста
Ташлы ярга чыгу белəн, Юра качар урын чамалый баш-
лады. Əгəр бу лəгънəт төшкəннəр бөтенлəй үк азып, аны
ярдан да эзлəмəкче булсалар? Əзер булырга кирəк. Менə-
менə диңгез күтəрелə башлаячак.
– Койрыкларны вакытында кыскартырга кирəк! Бөек
полководец Чапаев шулай дияргə яраткан.
– Əйе, иптəш подполковник!
Тимерчыбыкны сүтеп, буйны аерды да, пычак белəн
ярып, эчен чыгарып үзеннəн этте. Көчле дулкыннар буй
калдыкларын элəктереп алды һəм киредəн диңгезгə алып
китте. Көчсезлəнгəн Юра, яр буйлап унлап метрлап шу-
ышкач, ике зур ташка юлыкты. Алар арасындагы кечкенə
куышлыкка кереп, күзлəрен йомды.
Күп йокламады, чик сакчылары корабының сирена та-
вышына уянды. Юраны юллап килгəн ят катерны күреп
килгəннəр икəн. Бөтенлəй шашканнар, күрəсең, чикне бо-
зып эзли башлаганнар.
Менə чик сакчылары туктарга кушты, ə катер буйсын-
мыйча кача башлады. Яңадан талəп яңгырады – тик
файдасыз. Искəртү өчен пулеметтан кыска-кыска ату-
дан да нəтиҗə булмады. Җиңел катер, суга тияр-тимəс
җилдертеп, нейтраль суларга таба якыная. Шулвакыт
чик сакчылары корабының сул ягын яктыртып, берсе ар-
тыннан берсе ике ракета очып китте. Ə аннан соң инде,
аңлашылып тора, җырдагы кебек:
Еракта янгын һəм үлем,
Ə бəхет – безнең белəн!
Кеше кайгысына сөенү, əлбəттə, яхшы түгел. Нишлəмəк
кирəк, бер начарның бер яхшысы да була бит. Аларның
мөмкинчелеге бар иде. Тик кулдан ычкындырдылар. Ə
хəзер менə Юраның мөмкинчелеге бар. Берəү югалта,
икенчесенə уңыш елмая...
Юра кояшның беренче нурлары белəн уянды. Ял итеп,
хəл җыеп. Ниндидер эчке тавыш бөтен авырлыкларның
артта калганлыгын сиздереп тора иде. Беркая да ашыгасы
юк. Ул монда озакка. Тик андый уйларның каян икəнлеге
генə аңлаешсыз...
Чит ил. Ул берүзе. Документсыз, акчасыз. Закон
күзлегеннəн караганда – хокуксыз. Ул юк. Фантом.
Нишлəргə? Əйтик, ул илчелеккə барды да ди. Нəрсə əйтер?
Дөресенме? Алайса, ул – җинаятьче. Гади җинаятьче генə
түгел, халыкара террорчы. Дөресен əйтмəcə, димəк, алда-
шырга. Барыбер җинаятьче. Инде алдашкан өчен.
Нишлəргə? Мөгаен, бердəнбер юл – күзгə күренми тор-
ганга əйлəнергə. Ишетмəскə, сөйлəшмəскə. Андыйлар
бөтен илдə дə бар. Əлбəттə, төрлечə атыйлар: өйсезлəр,
ярлылар, ятимнəр, качаклар... Бу ил дə бүтəннəрдəн ае-
рылмый инде.
Иң гади һəм ышанычлы юл – чүплеккə. Əмма аны таныш
булмаган урында табу авыр, ə барып җитү тагын да авыр-
рак. Тагын бер мəңгелек сорау – кабул итəрлəрме?
Күпме уйлансаң да, юл бер – алга. Барысы да кайчандыр
башлана һəм кайчандыр бетə дə. Тизрəк башланса, тизрəк
бетəр. Кыюрак! Алга! Юрий Васильевич, протезын киеп,
култык таякларын алды да, сукмак буйлап билгесезлеккə
таба китте. Əмма һəрнəрсəнең дə файдалы ягын табып
була. Монда элəгү чылбырда утырудан күпкə яхшырак
барыбер дə. Кайтырга ашкынуның да ахыры билгесез.
Аларны шартлаткан икəн, димəк, эз югалту өчен төркемне
юк итəргə боерык булган. Кирəкмəгəн шаһитлар буларак.
“Партия язмышы белəн чагыштырганда бер кеше бер-
ни дə түгел”... Димəк, кайту юлы ябык. Хəтта аның исеме
ишетелү дə – юк ителү гарантиясе.
Шушыларны уйлагач, Юра төгəл карарга килде: гарип-
гораба булып күренергə. Телсез, саңгырау. Балалар йор-
тында бер малай бар иде: телсез-саңгырау. Дөресрəге,
бөтенлəй үк телсез дə, бөтенлəй үк саңгырау да түгел. На-
чар ишетə, авыр сөйлəшə генə. Əмма ым-ишарəлəре бик
гади һəм җиңел аңлаша. Ишарəлəр миллəтле булмый ул.
Күп ымнарын Юра да өйрəнеп өлгергəн иде ул чакта. Менə
хəзер кирəге чыгып куйды бит...
Юл кырыендагы үлəннəргə карап, уйлана-уйлана атлап,
Юра ярдан ерагайганнан-ерагая барды. Аның янында ма-
шина туктаганда кояш инде югары күтəрелеп, көн төшкə
авышып бара иде. Шыгырдатып тормоз тыйган тавышка
сискəнеп борылды. Яшь кенə ир, хатынын балалар янына
артка күчереп утыртып, Юра янына килде. Ə үзе бертуктау-
сыз сөйли дə сөйли. Сүзлəре аңлашылмый, əлбəттə, тик
ярдəм итəргə телəве шиксез. Протезын салып, Юра көч-
хəл белəн машинага кереп утырды. Арткы рəттə утырган
балалар аңа карап пышылдашып алды. Аяксыз кешене
беренче күрүлəре булгандыр, мөгаен. Балалар да кызга-
нып карагач, кыен, əлбəттə...
Алҗу, ачлык, өметсезлектəн йончып, Юра йокымсырап
китте. Сискəнеп күзен ачуга янə уйга батты. Нинди дə
булса карар кабул итəргə кирəк, нишлəргə, кая барып су-
гылырга, кемгə сыенырга? Уйлана торгач, бу ил турында-
гы борынгы легенда искə төште. Элек, күп гасырлар элек,
алар диңгездəн ризык табып көн күргəн. Балык тоткан-
нар, суүсемнəр җыйганнар. Терлекчелек тə, җир эшкəртү
дə авыр бирелгəн ул заманнарда. Ə яшь буын ул һəрчак
маҗараларга ашкына. Аларны җиңел байлык, гадəти бул-
маган маҗаралар кызыктыра. Шуңадыр да, күплəр юлба-
сар булып китə. Вак сəүдə корабларын талыйлар, кайчак
зурракларын да. Андый судноларда команда зур булмый,
корал да җитенкерəми. Күп тауар төялгəнлектəн алар,
кызу бара алмый. Шуңа күрə алар пиратлар өчен җиңел
табышка əйлəнə. Ə пират көймəлəре, бер көтү салмытдин
башкисəрлəр, ишкəк белəн дə тизлек өсти. Тик пиратлар-
га карата нəфрəтебез нинди зур булмасын, алар да – үз
иллəренең газиз уллары. Гаилəлəренең таянычы, ризык
табучысы... Дөрес, намуссыз юл белəн...
Пират һөҗүмнəре ешайган саен, сəүдəгəрлəр дə оеша,
кəрван булып йөрилəр. Еш кына хəрби кораблар сагы
астында. Тик юлбасарлар да кул кушырып утырмый: ялгыз
корабларга төркем белəн һөҗүм итə башлый. Көннəрдəн
бер көнне пиратларны хəрби флотның зур эскадрасы куып
алып китə. Озак куышалар, зур югалтулар була, пиратлар
кача.
Шул заман легендаларына караганда, җилсез, тыныч,
кояшлы көн була. Диңгездəге мəхшəрне шəһəр халкы яр-
дан күреп тора. Кем – ярдан, кем – тəрəзə, балконнардан...
Часовняның тар гына бойницалары аша тылсымчы да
карый. Күреп тə берни кыла алмавына өзгəлəнеп, үзенə
үзе урын таба алмыйча, кулларын күккə таба сузып, бар
көченə сөрəн сала:
– Кайда сез, галəм көчлəре, коткарыгыз ил улларын!
Аның тавышы, күк күкрəгəндəй шəһəр өстендə яңгырый.
Һəр кеше күз яшьлəре аша шул сүзлəрне кабатлый.
Күк əһеллəре ишетə, күрəсең. Соңгы кораб бухтага керү
белəн, бөтен күкне болыт каплый, диңгез өстенə коточкыч
давыл ябырыла. Бухтага бер генə миль калган. Лəкин бу
араны хəрбилəр үтə алмый. Җил җилкəннəрне өзгəлəп
ерта, мачталарны сындыра, кораблар берсе артыннан
икенчесе, котырынган дулкыннар басымына түзə алмый,
диңгез төбенə олага. Диңгез тынганда, инде кораблар кал-
маган була. Давыл барысын да үзенə алган.
Аннан ни булганын легенда сакламаган. Тик халык
телендə əле дə булса гайрəтле тылсымчы турында, аның
давыл чакыра алуы турындагы легенда яшəп килə.
Бу, əлбəттə – бары тик легенда гына. Бəлки, бераз алдап
өстəгəннəрдер дə. Тик чит флотның шушы урында тар-
мар ителүе, давыл булганлыгы тарихи расланган. Шушы
вакыйгадан соң диңгездə тартипне көйлəүче килешү
төзелгəн. Нəкъ шул елларда ил ярлары яныннан кораблар
узган өчен салым кертелгəн.
Юра, йокымсырап, күпме юл үткəнен дə сизмəде. За-
правкада туктагач кына уянып китте. Бəдрəфкə бару
телəге белəн, протезын киде, култык таякларын алды.
Нигə чыкканын машина хуҗасына ничек булдыра алса
шулай аңлатырга тырышты. Тик кире урап килүгə, алар
юк иде инде. Киткəннəр. Тик нишлəмəк кирəк, кайда югал-
тыр, кайда табарын беркем дə алдан белə алмый шул.
Нишлəргə дə белмичə озак басып торды ул.
– Түземлек кирəк. Төшенкелек – көчсезлəр халəте.
– Əйе, иптəш подполковник!
Заправкага сирəк-мирəк машиналар килеп киткəли. Ə
Юра басып тора бирə. Вакыт бара. Кояш инде кичкə авыш-
ты. Шулвакыт өсте ачык бик матур машина килеп туктады.
Купшы киенгəн бер яшь хатын чыгып, зап равка пистоле-
тын бакка куеп, тəрəзəгə юнəлде. Кулын пычратудан кур-
кыпмы, ə бəлки, белмəгəнлектəндер, бензин басымыннан
пистолет җиргə төште. Ага ягулык җир буйлап... Юра ма-
шинага ташланды, колонканы туктатып өлгерде. Түгелгəн
бензин əле бик озак җиргə сеңеп бетə алмый. Əлеге хатын,
куркуыннан нишлəргə дə белми, рəхмəтлəр укып, Юраның
түш кесəсенə акча тыкты. Кабаттан бензин салып, кузга-
лып китте.
Тик маҗара моның белəн генə бетмəде. Шушы мизгелдə
заправкага тагын бер машина борылды. Рульдəге кешенең
авызындагы сигараны ерактан ук күреп өлгергəнгə, Юра
каршы юнəлде. Өлгерде. Машина утыз метр җитəр-җитмəс
туктады. Ул вакытка тəрəзə артындагы карт заправщик та
йөгереп килеп җитте. Теге водитель, туктатканга ачула-
нып, машинасыннан чыкса да, җиргə түгелгəн бензинны
күргəч, өнсез калды. Ниһаять, телгə килеп, рəхмəтлəрен
укый башлады. Рəхмəт йөзеннəн тулы бер əрҗə кып-
кызыл помидор да калдырды. Урындагы фермер булып
чыкты ул. Ə икенче көнгə инде бөтен яр буе халкы шушы
вакыйга хакында гына сөйли иде...
Соңрак кына белде Юра: күплəр, гаилəлəренə шушы
батыр кешене күрсəтү өчен, бу заправкага йөри башлый.
Телсез, аяксыз кешенең ничек итеп эшлəргə тырышуын
күрсəтү өчен. Тик бу инде соңрак. Ə ул кичне алар белəн
заправщик бөтен пычракны чистартып, пыялаларны
сөртеп, тəртип ясадылар. Икəүлəп кичке ашны ашаганнан
соң, Юра шунда ук калды да. Җыештыручы булып.
Ул һич кенə дə тик тормый: себереп тə ала, пычрак-
ларны сөртə, хəтта машиналарның тəрəзəлəрен юарга
өлгерə. Əлбəттə, түлилəр. Юра каршы килми.
Кичен, хуҗаны аптыратып, көн эчендə эшлəгəн акчасын
кассага китерə. Заправка хуҗасы, моны əлбəттə, көтмəгəн
дə. Ул бик игелекле кеше булып чыкты, документлар
белəн ярдəм итте. Дөресрəге, аңа вакытлыча таныклык
эшлəп биреште. Бу таныклык булгач, илдə яшəү хокукы,
эшкə урнашу мөмкинлеге бар. Шулай итеп, Юра граждан-
лык хокукына ия булды. Хуҗа аңа бүлмə дə бирде. Ерак
түгел. Анда аның зур булмаган автосервисы да бар.
Юра һəркөн иртəн ихатада гимнастика ясый.
– Беренче нурлары белəн кояш кешелəргə бəхет өлəшə!
– Əйе, иптəш подполковник!
Ул протезсыз, җиңел спорт киемендə генə чыгып, турник-
та атына, гимнастика ясый, кулында йөри... Аннан Эшлəр
тагын да яхшырак бара башлады: əллə кайлардан ре-
монтка машиналар китерəлəр. Шушы тыныч илдə үткəн
берничə ел Юра өчен гомеренең иң бəхетле чагы булыр
иде дə бит, туган илне сагыну хисе өзгəли. Бер үк төш тын-
гы бирми. Ак каеннар шаулавы, Идел дулкыннары. От-
ставкадагы подполковникның кечкенə тау башыннан шул
дулкыннарга карап торган өе. Җиргə кадəр сыгылган ал-
магач ботакларыннан коелган алмалар... Ул анда булырга
тиеш. Урыны анда аның. Анда – Ватан, Туган җир. Анда –
тамырлар, үткəннəр. Җаны, күңеле белəн Юра тик шунда
тартыла...
Чал чəчле подполковникның сагышлы күзлəре...
Хыяллар һəрвакыт тормышка аша, ə уйлар – чынга
əверелə.
Көннəрдəн бер көнне, заправкада туган телдə əйтелгəн
сүзлəр ишетелеп калды. Яннарына барып сүз катмаска
түземлек җитү мөмкинме соң шундый чакта! Юра, үзе дə
сизмəстəн, барып, кул сузды:
– Исəнмесез, якташлар!
– Син урысмы əллə?
Туган тел колакларны иркəли, йөрəккə май булып ята,
җанда моңарчы йокымсырап яткан тирəн хислəрне уята.
(Ахыры бар.)
Фото: unsplash.