Чәчмә әсәр
7 Июня 2023, 16:53

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (7)

Акча дип,  ун ай буе  тәмугта  янсам, миннән ни калыр? Мескенлекме? Ә мескеннең иҗаты да – мескен... Тик башка чара юк... Алга...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (7)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (7)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (7)

– 6 –

 

– Сиңа эш бар! – Разия ишектән үк сөенче ала. – Ура!

– Нинди эш ул?

– Суган белән бәрәңге кыздырасыңмы? Башта ашат. Бүген утырыш та утырыш, ачтан үләм.  Сиңа тәкъдимнамә яздым: һәр яктан уңган, аш–суга оста, чиста–пөхтә, күндәм-сабыр, намуслы... “Кире, үзсүзле, чамасыз  горур”, – дигәннәрен сыздым, әлбиттә. Гомумән, нәтиҗәсе уңай:  син – әйбәт кеше! Байлыгы  әкияттәге  ботка сыман урамга ташыган  гаиләгә хезмәтче кирәк. Аларга синнән дә кулай кеше дөньясында берәү генә – син генә.

Табада бәрәңге көя, сүндерер идем, җанымда тетрәү! Минем белән чагыштырганда , җирдәге тирбәлеш берни түгел.

– Мин бай хезмәтчесе?! Тәүбә, тәүбә!

– Нәрсә "тәүбә"? – Дустым һөҗүмгә үк күчә. – Икенче  ай трай тибәсең бит! Язсаң иде хет. Альфонс ирең, әнә, хатын тапкан. Миллионнан артык  бурыч синең өстә бит, Тәслимә! Коллекторлар тау куышына качсаң да таба, алар – башкисәр, аларга закон нипачум. Могҗиза көтмә, китабыңны нәшир акчасыз бирмәячәк. Сатылуы да икеле. Югары материяләр турындагы   әсәрләр кемгә хаҗәт. Йөз тапкыр колагыңа  тукыйм: бүген укучы  шырдый-бырдый  җиңел укылышлы әйберләргә ябырыла. Эш дигәннән, хезмәт  хакы әйбәт, ун айда бурычыңны  капларлык хәтта.  Журналда тәхәллүс белән басыла идең.  Паспортыңда бүтән исем. Әй, байлар акчадагы саннарны гына укый бит әле!

Мин – тәкәббер фәкыйрь-фокра идем. Акча дип,  ун ай буе  тәмугта  янсам, миннән ни калыр? Мескенлекме? Ә мескеннең иҗаты да – мескен... Тик башка чара юк... Алга...

– Кайчан керешәм? – дим.

– Иртәгә сиңа шофер җибәрәләр.

– Халит ник авыл белән арасын өзде икән? Мәүлидә апа әйтмәдеме?

Разиянең авызына  юллаган кашыгы һавада “асылына”:

– Бәй, нишләп аның белән кызыксынасың әле?

– Болай гына...

– Әһә, теге “йөрәкләр”не болай гына  кесәңә качырган идеңме? Тикмәгә генә авыл буйламадың син, ахирәтем. Сыйныфташыңны эзләтимме егетләрдән?

– Җүләрләнмә!

– Мин җүләрләнмим. Ә менә синең... – дустымның ирен читендә “астыртын” елмаю. – ...синең Карасудан киткәндә күзеңдә яшь иде.

Эчемнән генә мин һаман елыйм, йөрәгемне тып та тып тамчылар тишә. Билгесезлек  әрнетә. Күңел исә күрәзәче: вакыт сүрүен ертып, алдагысын күрә... Моңарчы  кичергән тетрәнүләрем киләчәктәгесе белән чагыштырганда, чүп кенә булыр кебек...

...Таң әтәчләре белән уянган Разия  миңа аш соса.

– Итле әйбер көне буе ашказанында  эшкәртелеп, туксыта. Бай әфәнделәр хезмәтчесе белән ризык бүлешмәс, аша!

Урамда машина кычкырта.

– Хәерле сәгатьтә! – дип дустым капка келәсен шудыра. – Хуҗаларга ничек тә ярарга тырыш. Акчасы бит яхшы, акчасы!

Шофер белән ике генә сүз алышабыз.

– Гариф.

– Тәслимә.

Олы яшьтәге  абзый шунда ук яраттыра, син кем, дип төпченеп  сару кайнатмый һәм мин  чакрымнар белән куышкан уйларыма чумам дигәндә генә, машина шәһәр читендәге бистәгә борылып, маңгае белән тимер коймага терәлә.

“Рәхим итегез, бу сезнең хезмәтчегез!” – үземне үзем чеметәм.  Шулай җиңелрәк. Йортның биеклеге дә, ишегалдындагы җәйге бассейн да шаккатырмый, чөнки мин  яңа гына тәхетеннән куылган патшабикә байлыкка күнеккән, ә менә  уң аягына аксап, миңа каршы  теркелдәгән карчык имәндерә. Чәче-башы тузган, борын тишеге киңәйгән кортка  кулындагы  таягы  белән  таш сукмакка суга-суга ысылдый:

– С... с... себерке! Кем рөхсәте белән кердең?

Тамаша! Гүя инглизләрнең уникенче гасырдагы  Тамуэр замогына  эләгәм.  Гүя үлемсез монахиня Кара Туташ-Эдипта җир астыннан калка. Кызганыч,  аның туташ диярлеге юк инде, ул картайган, ул коточкыч ямьсез...

Гариф абзыйның дорфа  карчыкка исе китми:

– Кылауа, бу яңа хезмәтче хатын. Хуҗабикә боерыгы белән алып килдем.

Кара Туташның (мин аны шулай атармын, мөгаен) чырае җимерелә:

– Нишләп минем белән киңәшмәделәр?

Шофер:

– Хуҗалар синең белән  ник санлашсын икән, Кылауа, – дип замок өрәген чыгырыннан чыгара:

– И-и, шупир тәресе! Авызыңны яп! Тешеңне коям! Мин Гулочканың сакчы фәрештәсе! – Карчык миңа  да яный. – Гулочканы боздырсаң, йөрәгеңне гүр салкыны белән куырам!

Риваятьләрдә Кара Туташ Эдиптаны замокка рухлар дәштерә, ә бу Клаваны  бирегә кем чакырды икән? Бай  йортында ни кыра ул? Монда “сакчы” хезмәте дә каралган микәнни? Парад ишегенә табан атлыйм, дисәм, карчык:

– Асраулар  өчен ишек тегендүк, – ди. "Тегендүк" – коттеджның бакча ягында икән. Күзем чәчәкләр эзли... Кайда сез,  ап–ак хризантемалар?

Кара Туташ таягы  белән аркама "сыза":

– Ышпиун сымак каранма!

Подвалда ул тагын боера:

– Тишен!

– Чишен, – дим. (Хәреф төзәтү каныма  сеңгән.) Шкафка элгән эш киеме – ак якалы зәңгәр күлмәк, билдән генә бумалы  кызыл алъяпкыч. (Кич юармын, исләнгән).

– Гулочка йоклый, шыпырт, – дия–дия Кара Туташ беренче каттагы  аш бүлмәсенә озата. – Гулочкага куфый кайнат!

Ул тагын ни–нәрсәгә өйрәтер иде, киерелә–киерелә баскычтан төшкән яшь хатын кычкыра:

– Клоп!  Син кайда, саңгырау?!

– Монда, монда Гулочка! Ят, ят, хәзер куфыйны краватыңа китертәм.

– Хезмәтче килдеме?

– Килде, килде, Гулочка. Сак бул, боздырмасын!

– Чәпчемәле, клоп! Иркәҗаны өчен ышанычлы кешеләр аша яллады аны  Марс бабакай.

Миңа исем-кушаматларны  ятлыйсымы икән? Кара Туташ, Марс  бабакай, Иркәҗан... Клава “Клоп” ягъни кандала да икән. Ләкин  монысын истә калдырмам, адәм баласын бөҗәккә тиңләү – соң чиктәге тәрбиясезлек.

Әгәр әсәрдәге каһарманымның йөз-кыяфәтен тасвирласам, буяуларымны сәлә генә  тамызыр идем: кыска буй, сары чәч, почык борын, кабарынкы ирен... Казан урамнарында  мондый кыз-кыркын йөзәрләгән. Хуҗабикәнең өстенлеге – яшьлеге. Марс бабакай шуңа кызыккандыр. Гөлнирадан – яшьлек, картлачтан – акча... Нормаль килешү!

Яшь хатын каһвә чөмерә-чөмерә, бая гына мыскыллаган карчыкка мәдхия укый:

– Алтыным әбекәем, синдәге акыл, синдәге сизгерлек. Синнән башка нишләрием! Бозымчыларны  момент каптырасың, молодец! Берсе мендәремне тишеп агызган кабер туфрагын син тапмасаң, баш чиреннән үләсе идем. Себерке белән кудык заразаны. Вообще-то Тәслимә апасы,  син без  яллаган бишенче хезмәтче. Ну-ка үзең турында сөйлә!

– Мәктәп, институт, төрле эшләр, бөтен биографиям шул, – дим. Ялганлаганда кызармыйм  да, ичмасам. Минем чыгышым бу хатынга кирәк тә түгел, ул инде үзенчә нәтиҗә ясый:

– Короче, син хәерчедән туган. Колхозник баласы, короче. Мин аксөяк нәселеннән. Әти – заводта генераль директор, әни – матурлык салоны хуҗасы иде. Унбиш ел элек алар авариядә үлде. – Сәер, мондый фаҗига турында сөйләгәндә, кешенең күзе  яшьләнә, һич  югы тавышы калтырый, ә Гөлнира шаркылдап көлә. – Ха-ха! Унтугызда шушы картлачка димләделәр.  Сәлперәйгән, конечно. Ну, бай. Мәскәүдә, Питерда безнең бизнес.

Бер сусыл үләннән икенче сусыл үләнгә сикергән чикерткәдән көнләштем, дисезме? Аңа барысы да җиңел бирелгән, минем сыман чәче белән  җир себермәгән.  Юк,  юк, нинди генә кыен хәлләргә тарсам да, миңа үз язмышым кадерлерәк.

Эш сәгатем кисәтүдән башлана:

– Короче, мин хуҗабикә, син – ялчы, – ди Гөлнира. – Ни генә кушсам да, карусыз үтисең.

Вазифаларымны  тавык та чүпләп бетермәслек:  өй җыештыру, өч мәртәбә ашарга пешерү, кер юу,  үтүкләү, кибеттән ашамлыклар сатып алу, чүп түгү, ишегалдын себерү, кыскасы, бер хезмәтче бишкә ярыла. Зур гаиләгә исәпләнгән коттеджда  сигез бүлмә, өч зал, озын-озын баскычлар, көймә хәтле ике джакузи. Көнозын тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнәсең әйләнәсең дә, иртән ул тәгәрмәч тагын зырылдый, югыйсә  барысын да тәртипкә салгач, бүген эшең җиңеләер, дисең, ә сиңа  “сюрприз” әзерләнгән. Төнлә йортта  җен-пәри  туй уздырганмыни, сауна идәненә юеш сөлгеләр ташланган, шкафтагы киемнәр элгечтән “егылган”, һәр бүлмәнең диван-кәнәфиләрендәге япмалар бөгәрләнгән, юып-иптергән табак-савыт кабат раковинага өелгән, паркет идәндә таплар... Чүп савытында аракы шешәләре...

Шофер абзый  төнге мәхшәрдән хәбәрдар икән:

– Марс командировкада чакта байбичә шалапайлар белән типтерә, сеңлем.

Хуҗаны көтәм. Ул гына бу “пәри  туе”н туздырачак.  Тик өметем акланмый, без – ялчылар икәү икән лә.  Бәлки, кул астындагылар өчен Марс бабакай  таләпчән җитәкчедер, ә менә өйдә ул – яшь хатын кубызына  биюче мескен  ир. Беркөнне Марс Хәйдәрович:

– Биш айга алдан ук  түлим, әйбәт кенә эшлә, – дип, симез генә конверт суза.

Хәйләкәр бабакай, бишенче хезмәтчеләре дә Гөлнираның капризыннан туеп китәр, ә болай акча белән аның кул-аягын богаулыйм, ди бугай. Билгеле,  аванстан баш тартмыйм, чөнки мин бит әле банк колы да. Бүре дә тук, сарык та исән, ягъни хуҗа да, мин дә канәгать. Ә түзмәслек хәлләр хәттин аша. Энәгә тагылган җеп төсле артымнан Кара Туташ ияреп йөри һәм һәр нәрсәдән кимчелек табып,  Гөлнирага әләкли. “Аш тозлы, куфый әче, керләр агармаган, шкафта  бармак калынлыгы тузан...” Саздагы бака төсле көнкүреш баткаклыгында  быкырдаган мин  һаман өстә-югарыда, ни акылым, ни белемем, ни горурлыгым карчык-корчык белән булашырга кушмый. Разия зарымны тыңлый-тыңлый да:

– Әй, җебегән, –  ди. – Шәп кенә тукма! Бүтән әләкләмәс.

Акыш-макыш карчык миннән пыжымламый шул.

Аның Гөлнирасында да сәерлекләр җитәрлек:  пешергән ризыктан шикләнеп, һәр пешергәнне  Кара Туташтан тәмләтә, “дегустатор” ике-өч кашык капкач:

– Үтермиме? – ди. Байбичәнең биек койма белән уратылган коттеджда  яшәгән күршесе  Мара керсә генә, энәдәге  “җеп” кыскара: карчык бүлмәсенә шыла. Мара аның  авызына шәп кенә “ямаган” бугай. Ахирәтләр “җен-пәри туе”ның бәләкәй  варианттагы дәвамы: алар яртышар көн залдан-залга күчеп кәеф-сафа кора.  Азактан папирос төпчекләре, коньяк шешәләре җыеп, бүлмәләрне җилләтәм. Минем өчен иң зур җәза – көнбагыш кабыгы. Теләсә кая чөелгән эчке киемнәр, тарактагы учма-учма чәч,  карават астындагы  “буяулы” подкладкалар башта гына җирәндерә, ә менә көнбагыш чүбенә үртәлепме-үртәләм!

Сулатып юсаң – паркет кабара, ә төкерек белән юешләнгән кабык, кибеп, идәнгә  ябыша да, аның һәрберсен тырнак очы белән куптарам. Кемгә зарланыйм? Разия: “Түз, акча бит”, – ди. Командировкалардан башы чыкмаган хуҗага сыктыйммы?

– Иркәҗаным нечкә күңелле бала, авыр сүзләр белән аны  яралама, –дигән ир хезмәтчесен яклар, ди сиңа! Ул үзе дә кызганыч адәм. Минем әле алда   хыял белән өретелгән  тулы бер гомер, бурычларымнан арынсам, яңа әсәрләр язачакмын. Китапларым күбәер һәм сатылыр да. Дөнья затлы укучыга  корымагандыр, шәт. Ә бабакайның көннәрдән  бер көнне кесәсе юкарыр һәм  “нечкә күңелле”  яшь хатын  акча исенә сусаган диюгә әверелер.

Әмма мин  бай ирнең  фаҗигасен  киләчәккә калдырып ялгышам. Ул кичә, хәтта ки кичәгедән дә алдарак башланган икән...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас