

Мәскәү милициясендә зур пост биләгән Карнауховның кәефе юк иде бүген. Яңа шәһәр башлыгының кискен үзгәрешләре гөнаһсызларны да куркуга салды, ә Карнауховның моңа сәбәбе дә бар иде. Сирәк кеше нәфесен авызлыклый, барыбыз да адәм балалары, тегермәнгә барып, кем онга буялмый кайткан ди әле. Бу гарасат җилләренең үзенә дә кагыласын тоя иде ул, ләкин ни дәрәҗәдә? Ярый ла кисәтү ясау белән чикләнсәләр, әгәр утырган җылы урыныннан очырсалар, яисә җинаять эш кузгатсалар? Утырган урынында чукынып куйды ул, арка тирәсе тирләп чыкты хәтта. Төгәл берәр фикергә килергә кирәк иде аңа, югарыдагылар кузгалганчы үзенә беренче адымны ясарга. Секретаршасына беркемне дә кабул итмәскә кушып, уйга чумды ул, төрле вариантларны күз алдыннан үткәрде. Барыбер уйларының очына чыгарга ирек бирмәделәр аңа – сирәк кешеләргә генә билгеле булган телефон шалтырады. Җавап кайтармый булмый иде, әллә главктан шалтыраталардыр, министр үзе булуы да бик мөмкин, яңа шәһәр башлыгы да көтелмәгән тикшерүләр үткәрергә ярата диләр, тфү-тфү..
– Вася, – дигән катгый тавыш яңгырады трубкада, – килеп чык әле... Сөйләшәсе сүз бар.
– Биш минуттан яныгызда булам, Арон Исакович, – дип ярамсыкланды Карнаухов. Бу тавыш хуҗасы каршында ул үзен маңка малай төсле хис итә иде. – Әле сез кайда, Арон Исакович ? Тазалыгыгыз ничек, кайдан искә төшердегез мин фәкыйрегезне?
– Үз куышымда мин. Калганын очрашкач сөйләшербез, – дип сүзне кыска тотты телефон хуҗасы.
Еш пипелдәүләр ишетелгәч, Карнаухов үзенең үрә басып торганын тоеп алды. Ипләп кенә трубканы куйганнан соң, йомшак кәнәфиенә җәелде ул, кулларын угалап алды. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына диләр, менә кем ярдәм итә алыр аңа. Вассерман соңгы араларда чүп үләне төсле үрчегән олигархларның берсе иде. Ниндие бит әле! “Форбс”та югары рейтинг биләгән, нефть ятмаларының зур өлешен кесәсендә тоткан, череп баеган яһүд иде ул. Җае туры килгәндә, бу мөхтәрәм затның закон белән аңлашылмаучанлыклары килеп чыкканда, ярдәм итеп җибәргән иде Карнаухов. Билгеле, бушка түгел, әмма ярдәм кыйммәт, кемнең бу гүзәл дөньяга читлек аша карыйсы килсен. Соңыннан да очраштыргаладылар алар, кул кулны юды дигәндәй. “Нигә алай кинәт кенә кирәгем чыкты икән?” дип баш ватты Карнаухов, тагын бәлагә тарыганмы хөрмәтле зат? Әмма алны-артны карап, итәк-җиңне җыеп кына ярдәм кулы сузарга кирәк, заманасы болгавыр, капканга капканыңны сизми дә калырсың, дип үз-үзен кисәтте генерал. Машина әзерләргә кушып, урыныннан кузгалды, тонус күтәрергә йөз грамм коньяк салып йотты да калдырмый йөрткән күн портфелен кул астына кыстырып тышка юнәлде.
Урамнарда үтеп булмастай бөкеләр булса да, спецсигналлар акыртып, тиз Рублевкага барып җиттеләр. Мәһабәт вилла каршында алабай этләр төсле торган сакчылар Карнауховны җентекләп тикшерделәр, шуннан соң гына эчкә үткәрделәр. Вассерман төрек халатында кәгазьләр актара иде. Карнауховны күргәч, утырырга ымлады, нәрсәдер язуын дәвам итте. Бу мастодонтның күз карашы белән очрашкач, йөрәге жу итеп китте Карнауховның. Хуҗаның төсләре уңалган күзләрендә рәхим-шәфкать юк иде.»
– Нинди хата җибәрдем, кайда ялгыштым? – дип чәбәләнде генерал, тик бер юньле фикер килмәде башына.
Ниһаять, язудан туктап Вассерман өстәл артыннан торды, сүзсез генә күрешергә кулын сузды. Бармак очларын гына бирде ул күрешергә, бу бер дә яхшыга түгел иде.
– Әйдә, – диде ул Карнауховка җилкә аша, үзе артыннан ияртеп түбәнге катка төшеп китте.
Анда олигархның шәхси музей ишерәк залы барлыгын белә иде Карнаухов, тәгаен шунда барабыздыр дип уйлады. Чыннан да, хуҗа бизәкләп эшләнгән авыр имән ишекләр каршында тукталды, таблога код җыйды. Бу футбол мәйданы зурлык залда ниләр генә юк иде! Рембрандттан алып Пикассога чаклы рәссамнәрнең картиналары, гаҗәеп дин ритуаллары предметлары, Фаберже, Гжель, Кытай фарфоры, фарсы паласлары, Борынгы Египет алтыннары, Греция сосудлары – санап кына бетерерлек түгел! Шунысы гаҗәп: монда булган сәнгать өлгеләре бертөрле каталогларга кертелмәгән, яисә күптәннән югалганга исәпләнә иде. Шундый байлыкларның бердәнбер хуҗасы Арон Исакович ялгыз калып сокланырга ярата иде бу кабатланмас матурлык әсәрләре белән, сәгатьләр буена яраткан картиналары, могҗизалы әйберләр белән сөйләшә иде ул. Менә әле дә керә керүгә кулына киштәдән бер әйбер алды ул, Карнауховка борылды:
– Беләсеңме бу нәрсә?
– Салкын корал шикелле, – диде саклык белән генә генерал, дүрт кырлы пычакка охшаган нәрсәгә үрелеп карап.
– Һе, салкын корал... – дип авызын кыйшайтты хуҗа. – Пурба бу беләсең килсә, Тибетта моның белән әрвахларың җаннарын калҗа-калҗа кисәкләргә турыйлар...
Каршыңда кемдер кулына корал тотып торса, тынычлык югала. Болай да киеренкелек кичергән Карнаухов бөтенләй җебеп төште. Күпме яхшылыклар эшләде бит шушы кешегә югыйсә...
– Син мине алдагансың, Вася, – дип, аңа таба борылып басты хуҗа.
– Ничек мөмкин? Мин сезнең өчен туфрак булырга әзер, Арон Исакович, – дип елмаерга тырышты Карнаухов. Тавышы карлыгып киткән иде аның дулкынланудан.
– Алдагансың, алдагансың, төп башына утырткансың беркатлы дустыңны. Үз күзләрең белән күр әле.
Калын пыяла белән капланган семәрләп эшләнгән киштә кырына барып бастылар алар. Анда, кызыл бәрхет өстендә Карнауховның хуҗасына тапшырган презенты ята иде. Дөресен генә әйткәндә, Карнаухов ныклап төшенмәгән дә иде нәрсә бүләк иткәнен, бары өлкә башлыгының нидер аңлатып булашканы гына исендә. Әллә метеор кисәге диде, әллә Марстан кайтартылган җисем диде, ныклап хәтерендә калмаган. Бәйрәм өстәле артында иде шул алар, андый вак-төяккә игътибар бүләр чакмыни? Икенче көнне эш өстәлендә шул нәрсәне күргәч тә, келт итеп исенә Арон Исакович килде. Карт шундый уникумнар җыю белән мавыга, күңеле булыр дип, ышанычлы кешесе аша әйберне аңа озатты. Теге кеше озакламый кире кайтып, өстәленә бер пачка акчалар салгач, гаҗәпкә калган иде калуын. “Шундый чүп-чар өчен хак түләсеннәр әле” дигән иде. Бүген килеп аны нәрсәдәдер гаепләргә булашалар.
– Мин бит чын күңелдән, Арон Исакович, акчасы да кирәкми иде, – дип акланырга булашты ул.
– Менә кара, тирәләп сызылган сызыкны күрәсеңме?– дип аның игътибарын әлеге җисемгә юнәлтте хуҗа. Ир-ат йодрыгыннан чак кына зуррак нәмәрсәкәйне әйләндереп сызык сызылган иде.
– Сызыкны кичә мин үз кулларым белән сыздым, – диде Вассерман уйчан гына, – бүген инде ят зат белән сызык арасында кимендә ике миллиметр ара. Бу ни дигән сүз?– ул кашларын җыерып генералга текәлде.
– Әйтә алмыйм, әмма мин гаепле түгел, – диде Карнаухов кобарасы очып. Урлашуда гаепләргә булашамы әллә бу карт шайтан...
– Шагреневая кожа бу. Укыганың бармы Бальзакны?
Үкенечкә каршы, генралның уголовный кодекстан башка китаплар белән кызыксынганы юк иде. Шуңа да дәшми калуны кулайрак күрде ул.
– Көнннән көн югала бара бу зат. Әгәр үзгәрешсез калса, бу залда иң кыйммәтле экспонат булыр иде ул. Син дә якын дустыма әйләнер идең. Ләкин, ләкин... туктатып булмый бу процессны. Беләсеңме мине нинди хәлдә калдырдың син? Елаган баладан уенчыгын тартып алган төсле булды бу. Хәтерен калдырдың карт кешенең. Шуңа да кире сорыйм мин биргән акчаларны.
– Арон Исакович, әлбәттә, күз ачып йомганчы китереп җиткерәм, зинһар гафу итегез, мин юләрне, – дип сикереп төште Карнаухов. Әлбәттә, җәл иде аңа акчалар, әмма моның белән сатулашмаганың хәерле.
– Юк, гафу итмим, – диде карт пыялага текәлеп, – акчаларны да икенче юл белән кайтарырсың. Синең кайдандыр талап-урлап алган сумлыкларың кирәкми миңа. Маңгай тире түгеп эшләп алырсың ул акчаларны... Иртәгәдән Нижневартовскига юлланырсың, анда минем скважиналар. Помбур булып эшкә керерсең, мин әйтермен, кабул итәрләр. Помбур аена алтмыш меңләп ала, кайчан ун мең долларны тулысы белән кайтарырсың, шунда квита.
Карнауховның башы әйләнеп китте, нәрсә сөйли бу акылдан язган адәм. Аны, генералны, хөрмәтле затны, хөкүмәт кешесен Себергә куалыймы?
– Кичерегез, Арон Исакович, түбәнчелек белән үтенәм сездән, – дип хуҗасы алдына тезләнде ул, күзләреннән яшьләре дә килеп калды шикелле. – Мине гаиләм бар, газиз балаларым, хезмәттәшләрем ни әйтерләр? Мәңге колыгыз булырга әзермен, зинһар, зинһар... – дип тубыкланып йөрде ул хуҗасы тирәсендә. Теге беравык аңа җирәнеп карап торды да:
– Бар, башкача күземә күренмә, кире уйлап куярмын, – дип, шәп-шәп атлап залдан чыгып китте. Ул күздән югалгач, генерал торып тубык башларын какты, чәчләрен рәтләде, стена буенда торган портфелен алып тышка атлады. Затлы машинасына кереп утыргач, чынлап та бу шизик белән араларны өзәргә кирәк дигән карарга килде. Танышлары күп, акчасы җитәрлек, башка котылу юллары табылыр шәт. Әнә шулай Мәскәү читендәге бер йортта тәмамланды сәяхәте ерак галәм кунагының. Теге кызыл бәрхеттә урау юллар үтеп килгән ят җисем, әлбәттә, Координатор иде.
Фото: muzoktcrb.ru