

Басу читендә безгә колга сыман озын гына хатын кул күтәрә.
– Эшмәкәрнең әнисе бугай, – ди дустым. – Төш, исәнләшик. Әй, Мәүлидә апа җаным, синдер инде, әйеме? Абау бигрәк ябык, таяк та таяк икән үзең.
Разия кешенең хәтере калыр, дими, гел турыдан бәрә. Хатын үпкәлимени, ул шунда ук мәзәген кушып җибәрә:
– Җилсез көнне генә урамга чыгам, кызкайларым. Җил котырса, аягыма таш бәйлим. Әйдүк, тансык кунакларым! Син – Разия, ә бу иптәшең... – Мәүлидә апаның яшел төймә күзе буй–сынымны “капшый”. – Таныш та шикелле...
Разия чын тикшерүче шул, башындагы шөрепләрен тиз әйләндерә.
– Дөньяда су тамчысы кебек бер-берсенә охшаган өч кеше була, Мәүлидә апа. Әнә, тегендә нинди җир ертыклары ул?
“Ертыклар” – балачакның матур хатирәсе, үзеннән-үзе җанлана. Май азагы... Әнә, кыр капкасы янында халык төркеме. Кияүгә чыкмаган өч саф кыз авыл тирәли бер буразна сабан сөрә...
– Борынгы мишәрләр җоласы, – ди Мәүлидә апа. – Сызык аша җен–пәри үтмәсен дип тырмалыйбыз. Авылда кыз–кыркын җук инде, әммәсе дә шәһәргә кыяклады. Җөдәмәдек анысы, өч катын җигелдек тә сыздык буразна. Безнең сафлардан кай җиребез ким? Калхузда бил бөктек, балалар үстердек, урлашмадык, кеше рәнҗетмәдек, саф без! Әйдүк, кызкайларым, әйдүк!
Мин – телсез, дәшмим, елмаюым да соры болытлар артына качкан кояш шәүләсе. Хуҗабикәнең чисталыгы-пөхтәлеге гаҗәп: өенә фәрештә кунса, канатлары энә очы кадәр дә тузанга буялмас иде. Ап-ак тәрәзә пәрдәләре, ап-ак түшәм, ак күлмәк кигән мич, һәм шул мичтән ызбага таралган ипи исе балачагыма чакыра, ә мин карышам, карышам, карышам...
Кайсы ризыкка үрелергә белмәссең, өстәл сый-нигъмәттән сыгыла, ә тамакта утлы төер, хуҗабикә кыстаган саен ул яндыра-көйдерә. Бу авыл ят, дидем. Әйе, ул шәһәрләшкән Тәслимәгә шулай, ә балачагым Карасуы һаман да газиз түгелме соң? Өчәүләшеп, сап-сары итеп юылган баскычка чыгып утырабыз.
– Мынча яктым, – ди Мәүлидә апа. – Өч төрле себерке пешекләдем. Каен, имән, нарат. Рәхәтләнеп чабыныгыз, кызкайларым.
Койма буенда койрыксыз эт борыны белән туфрак казып, сөяк күмә.
Дустым терсәге белән яныма төртә:
– Кара, кара, запас ясый! Вәт акыллы хайван! Аурупада бияләй авызлы, шакмак битле эт токымы уйлап тапкач, очындык шәһәр халкы “нәселле, нәселле” дип шул килбәтсезләрне асрый. Алар бит кулдан ашатмасаң, ачтан үлә. Ә бу этне табигать яралткан, шуңа моңарда яшәү инстикты көчле.
Хуҗабикә кинәнә. Йортындагы малын мактыйлар ләбаса.
– Безнең Алаколак – герой, кызкайларым. Урманда төлке белән сугыша. Түлке мона койрыгын өздертә. Шул койрыкны аузына кабып катьты, бахырым. Кая суң, мынчаның төтенен кудыртам.
Разия тагын миңа карый.
– Әй, син, Алаколак кыйссасы шәп бит! Менә дигән хикәя. Валлаһи, укучы жәлләп үләчәк. Әй, нәрсә елмаясың? Сиңа, гомумән, язу стилеңне үзгәртергә иде. Азгын хатыннар, хыянәтче ирләр, ятим балалар турында яз! Халык шундый кызганыч әсәрләргә мөкиббән. Ә синең гел катлаулы фәлсәфи тема! Әй, бәхәсләшмим дә! Файдасыз. Син бүген бик уйчан, Тәслимәкәем. Чөнки кендек каның тамган туган җиреңдә. Бәхетле син! Минем мона...
– ...менә.
– Төзәтмә инде! Мәүлидә апа кебек сөләшим әле. Минекен мона урман басты. И-и, сагындыра авыл.
...Мунчада эссе. Ак япма җәйгән ләүкәдә Разия алмаш-тилмәш өч себерке белән чабына.
– Аһ, дөнья рәхәте, – дип, миңа да кундыра.
Керүемнән чыгуым тиз, чөйгә зур кесәле ике зәңгәр халат эленгән, шуның берсенә төренеп, бәрәңге бакчасыннан гына тыкрыкка табан атлыйм. Безнең урам кыл уртада иде, әтиләр өебезне Җәмилә исемле хатынга сатты. Сабантуйда ир-ат белән кул көрәштергән гайрәтле Җәмилә капка төбендәге чирәмлектә каз бәбкәләре саклый, йортыбызга күз кырые белән генә карап исәнләш тә уз дисәм, кая ул, карчыкның алып гәүдәсе юкарса да, тавышы калын:
– Бәтәч, йөрешләре тач әнкәсенеке! Аулны оныттыгыз, Фәйзетдин кавеме. Чү, чү, сиңа бер әрбир бирәм. – Ул төргәге белән нәрсәдер алып чыгып, кесәмә сала. – Мынчагызда ие. Мужыт кирәкле кыягазлардыр.
– Рәхмәт, апа. Ни хәлләрдә сез?
– Хәлләр шул: сезнең җыртыгызда картаям. Нигезегез тыныч, Аллага шөкер. Ызбаның эчендә әммәсе дә сезнеке, крауаты, урындыгы. Кереп бак!
– Юк, ашыгам, – дим. Бу мин түгел, пырдымсыз балачагым ашыга. Авылның иң изге бәндәсе Зәйнәп әбиләр турында үзеннән–үзе адымым әкренәя. Ишек-тәрәзәләре череп, кабыргасы кәкрәйгән йортның арт ягында бала-чага чыр-чуы... Без ул, без, кызлар-малайлар шомырт чөмлибез. Иң эре, иң тәмле шомырт Зәйнәп әбиләрдә генә. Агач башына үрмәләгән Халит тәлгәш-тәлгәш җимешләрне миңа ыргыта, ә мин аларны аягым белән изәм-сытам, янәсе, Халитнеке хәрәм. Чыпчыклар төсле куакка сарган балаларны Зәйнәп әбинең тавышы өркетә:
– Оланнар, Минсара апагыз печәннән катьа!
Без, пыр–пыр урамга “очабыз”, чөнки әбинең сеңлесе “ычкынган”, ягъни ул – тиле. Аның телендә гел бер тыю: !Кодрәт кушмый”. Чебеш–тавык суярга “Кодрәт кушмагач”, Зәйнәп әби аларны “урлап”, күршесендә пешерә. Куактан шомырт чүпләргә дә “Кодрәт кушмый”. “Кушканнары” да байтак. Тиле хатын баздан да тирәнрәк чокыр казый. “Җеннәре ярдәм итә”, – ди әни. Төнлә Зәйнәп әби ирләрдән аны күмдертә генә, өч-дүрт көннән янә хасил була. Берсендә Минсара: “Кодрәт кызымның муенын кисәргә куша”, – дип пычак кайрый, шуннан соң авыл советы рәисе Өммегөлсемне Казанга – туганнарына озата. Бүтән без аны авылда күрмибез.
...Озын халат чабуына абына–сөртенә кычыткан ерып, шомырт агачына якынаям. Балачакта ботаклары күккә тигән куак, ничектер кечерәйгән, җимешләре дә вагайган. Юк, мин үсеп, оясын тарсынган кош хәлендә идем. Шомырт шул ук... Кесәмне бүлтәйткән серле төргәкне ертам. Өчпочмак рәвешендә бөкләп ябыштырылган хатлар... “Тәслимәгә...” Һәркайсында йөрәк сурәте. Әнигә: “Мунча миченә як”, – дигән идем, әллә оныткан, әллә... Саргайган кәгазьләр агач төбенә сибелә... Юаш балачагым шыпан-шыпан артка чигенә дә, бүгенге мин нәфрәт ташкынына күмеләм. Халит! Нишләп ул еллар аша кайтып мине эзәрлекли?! Гомумән, нишләп мин, Франциянең атаклы Круазетт ярындагы ресторанында каһвә эчеп ләззәтләнгән нәзакатле ханым, ташландык бакчада җил куып йөрим?! Җирдәге “йөрәкләр”не бөтәрли-бөтәрли кесәмә тутырам. Хуш, балачак иле!
Арбасына авыр йөк төягән ат төсле көчкә генә урынымнан кузгалам. Разия белән Мәүлидә апаның миндә хәсрәте юк, икәү шык-шык беседкада әче алма турыйлар.
– Җырлыйкмы суң, кызкайларым? – дип, хуҗабикә җыр суза:
Аклы батис яулыгымны
Кич утырып каедым.
Каеннар да аерым тегел,
Нигә суң без аерым?
– Әбзиегез шулай моңландыра, кызкайларым.
“Әбзи”, мөгаен, йорт хуҗасы. Мин әле аны күрмәдем, ул эштә иде.
– Әтәсе! Җокладың мәллә?
Өйдән берәү сурая.
– Нәстә?
Йа, Аллам, бу бит Халитның туганнан туганы! Мәктәп шоферы Шәрифулла абзый. Муенымны халат якасына “батырам”. Берүк танымасын!
– Нәстә, черегән кәбестә! – Мәүлидәнең пычагы тагын да катырак шакылдый. – Мичтә итле бәрәңге. Юл хуты Фәниләгә керт!
– Мин сиңа йомышчы малай тегел, – ди ир.
– Аһ, имансыз! Фәнилә белән җоклаганда, җегет солтаны идеңме?
Разия ярсыган хатынны тынычландырырга тырыша:
– Чү, апа җаным, урамнан узган кешеләр ишетер!
– Ишетердән үткән безнең, кызкайларым. Өч ел элгәре әбзиегез җалгыз Фәниләгә ияләште.
– И-и, апа җаным, икесен дә кычыткан белән пешекләргә иде. Ничекләр түздең син?
– Түздем инде, кызкайларым. Аның уңайлылыгы да булды: кайда икән дип, төн ката ут җотмыйсың. Мәгълүм җирдә. Таң аткач, ашарга катьа. Мәхәббәт чәчкәләре генә тиз шилде. Хәзер эт өстереп кусаң да, сүәркәсенең ишеген ачмый. Аллаһы Тәгалә якшы белән шакшыны, дәртле белән дәртсезне, уңган белән булдыксызны парлаштыра. Болар икесе дә эт җалкавы. Тормыш җурган астында гына бармый шул, әтәсе, иеме? Фәнилә кулын сындырган, аңа ашарга ташый иек. Кая, кызкайларым, үзем генә чаптырып илтеп килим.
Без Разия белән алмагачка сөяләбез.
– Ирле хатыннар бигрәк бәхетсез, – ди дустым. – Әй! – Ул иренен очлайтып күккә “өрә”. – Үзегез бозасыз мыекбайларыгызны, үзегез! Менә сиңа Миндиярны вакытында авызлыкларга иде.
– Әйдә, әйдә, аның белән бергә Халитне дә искә ал, – дим. – Шәрифулла абзый – аның туганы!
– Валлаһи, белмәдем. – Разия каргана. – Ант мәгәр! Сине Халит белән очраштыру уемда да юк. Кесәңдә ни ул? Бир әле, бир! О-о, “йөрәкләр”! Чүбеңне мунча мичендә яндыр.
– Яндырмыйм!
– Әй, Аллам, сине артык җилләтмим тагы!
Тикшерүче Африкада да тикшерүче дигәндәй, казынмаса–чокынмаса, Разиянең җаны тынычланамыни, суктырыпмы, туры бәрепме, тәки Халит хакында сорашкан:
– Казанда, ди, хикмәт бай, ди. Хатыны яшь, ди. Аралашмыйбыз, ди апаң.
Кунак гомере – өч көнлек, диләр. Ләкин без иртән үк юлга кузгалабыз. Машина тәрәзәсенә Мәүлидә апа иелә:
– Таныйм да шикелле. Кем суң әле син?
Артсыз эскәмиядә тәмәке көйрәткән Шәрифулла лач иттереп җиргә төкерә.
– Тфү, сукыр тауык! Безнең аул кызы Тәслимәне дә танымаска!
Китәм. Балачак иленнән бер кызчык миңа кул болгый...
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com