Чәчмә әсәр
6 Июня 2023, 05:05

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (2)

...Тəнен үтəли тишеп, уң яктан, бавыр тирəсеннəн, тимер арматура чыгып тора.

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (2)Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (2)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (2)

(Дәвамы.)

Шөреп
Еллар үтте. Юрий Васильевич сүзгə саран, кырыс кешегə
əйлəнү белəн бергə хыялга да сыймас əзерлеккə ия бул-
ган хəрби берəмлеккə əверелде. Армия – аның тормышы:
гаилə дə шул, өе дə, эше дə шул, ялы да. Гади мисал: аңа
коймадан тутыгып беткəн иске кадакны бармак белəн
тартып алып, чиртеп очырып, күктəге чыпчыкны бəреп
төшерү берни дə түгел. Идео логик яктан марксизм-лени-
низм нигезендə барган тəрбия: көн саен политинформа-
ция, сəяси дəреслəр, шəхси əңгəмəлəр – болар барысы да
кешене деталь, зур механизмның бер өлеше – шөреп итеп
əзерлəү максатында эшлəнə. Бер шөребе җитмəгəнне
система сизмəскə дə мөмкин, ə менə шөреп системадан
башка берни дə түгел, беркемгə дə кирəк түгел. Əнə шул
шөреп инде алар: Иванов, Петров, Сидоров... Һəм əлбəт-
тə – Юрий Васильевич. Шөреплəрнең күбесе файдаланы-
ла, тузган-картайганнары алыштырыла; яңаларының да
язмышы төрледəн: кемдер шунда ук файдаланыла, кем-
дер – запаска, ə кайберəүлəрне яшереп куялар – төрлечə,
кемгə нинди язмыш элəгə инде. Бер тапкыр кулланылып
бəдрəф кəгазе кебек ташланганнары да бар...
Карарлар һəрвакыт югарыда кабул ителə. Шулай килеп
чыкты, Африкадагы бер ил, шартлы рəвештə аны Ангола
дип атыйк, Советлар Союзы өчен “хəлиткеч мəнфəгатьлəр
зонасы” дип игьлан ителде. Идеологик эшкəртү башлан-
ды, матди як та тиешенчə кайгыртылды. Əлбəттə, корал
һəм техник чаралар – иң беренче чиратта. Анголада сəяси
күтəрелеш булачак, дип, партия əйтте, димəк түнкəрелеш
булачак.
...Юрий Васильевич төркеме җиргə таң алдыннан төште:
сəгать уклары өч тə утызны күрсəтə иде. Күз кабакла-
ры үзеннəн-үзе йомыла, тəннең һəр күзəнəге йокларга
тели һəм йоклап китə торган вакыт. Шуңадыр да, алар-
ны беркем дə сизми дə, көтми дə. Əлеге җылы төн тропик
илнең тынычлыгын алды, канкоеш башланды. Бу гөнаһ
Юрий Васильевич һəм аның төркеме намусында. Алар –
кемнəрнеңдер кулындагы корал.
Вакыт һəр секундка кадəр исəплəнгəн. Сəгать ун тулуга
инде бөтен “эш” эшлəнеп бетте. Хөкүмəт төшерелгəн, би-
насы шартлатылган. Хəзер инде өйгə кайтырга да мөмкин.
Тиешле квадратка чыгу юлы ниндидер җимереклəр
яныннан, дөресрəге, ике дивар арасыннан үтə. Саклык
йөзеннəн, тирə-якка күз йөгертергə дип, Юрий Василье-
вич уң яктагы калкулыкка күтəрелə башлады. Төркем ко-
ридорга керү белəн, каты шартлау яңгырады. Исəн калу
мөмкинлеге калмады.
Һава дулкыны Юраны, күтəреп алып, ун метрлап читкə
ыргытты. Һушына килүгə, хəлнең мөшкел икəнлеге шунда
ук аңлашылды. Уң аякның тездəн түбəн өлеше читкə кара-
ган. Сулкылдап саркыган зур кан табы сөяклəрнең нык за-
рарлануын күрсəтеп тора. Эч тирəсе шулай ук канлы юеш.
Тəнен үтəли тишеп, уң яктан, бавыр тирəсеннəн, тимер
арматура чыгып тора. Ычкыну мөмкинлеге юк. Вакыт аның
исəбенə түгел: кан саркып сеңə бара...
Тавышлар ишетелде. Шартлауны ишетеп, урындагы
тəртип сакчылары монда килə икəн. Өлкəне, күрəсең, ал-
данрак бара. Аның артыннан – тагын өч кораллы. Алар
Юраны күрми: бетон плитə ватыгы каплап тора. Əмма ар-
матурага кадалган килеш ул берни дə эшли алмый. Тере
килеш кулга төшмəс өчен, пистолетын алса да, кирəге
чыкмас.
Төркем шартлау урынына килеп җитүгə, ату тавыш-
лары яңгырады. Башта – берьюлы диярлек, ике секунд
чамасы үтүгə – тагын икəү. Төз аталар. Туп-туры башла-
рына. Берничə секунд үтте. Тагын ату тавышы яңгырады.
Ан нан – тагын. Кольт, дигəн уй яшен тизлеге белəн баш-
тан үтте. Юк итүче, ликвидатор... Булмас! Ышанасы кил-
ми. Уйлар бутала.
Юра мөмкин булган бердəнбер юлны сайлады: бил
каешын салып, яшерен җайланмаларын алды. Сул якта
кием эченə тегелгəн ампулалар да, бəхеткə каршы ватыл-
маган. Кичекмəстəн, авыртуны туктатырга кирəк. Тик кул-
ны сузып булмый – арматура ирек бирми. Промедолны
ярага якынрак кадагач бераз җиңелəячəк. Тагын өч-биш
минуттан тəэсир итə башлый, дүрт-биш сəгатькə җитəчəк.
Өлгерергə кирəк.
– Солдат исəн калырга тиеш! Яшəргə! Батырларча!
– Есть выжить, иптəш подполковник!
Алмаз бөртеклəре ябыштырып ясалган җеп-пычкыны
сүтеп, гəүдə астыннан үткəрергə сəгатьтəн артык ва-
кыт китте. Ə кисəргə биш минут җитте! Кисеп чыгаруга,
арматураның авып төшəре аңлашылып тора, шуңа да ул
барысын да алдан хəстəрлəп, əзерлəнеп куйды: ярага
өстəн тагын бер ампула промедолны салып, кискəн урын-
да арматураның тигезлеген тикшерде. Аннан гына кисеп
бетерде. Арматура өзелеп, ава башлауга, Юрий Василье-
вич аны яшен тизлеге белəн элəктереп, тартып та алды.
Тимер кисəге читкə очты. Ə Юра авыртудан аңын җуйды.
Ул күзлəрен ачканда кояш инде югарыда иде. Кызды-
ра. Ниндидер кошлар җирдəн аның кан тапларын чукый.
Ул сынган аяк белəн, күп кан югалткан хəлдə шушы чит
җирдə ята. Ə бит ул шушы җиргə кайгыдан башка бер-
ни дə китермəде. Хəтта аның канын чукыган шушы кош-
лар да, безнең каргаларга охшаш булуга карамастан, үз
теллəрендə кычкыра һəм каркылдый. Юра аларны кумак-
чы булып карады да соң, тик файдасыз... Алар бит мон-
да чит түгел, алар үз илендə. Монда Юра чит-ят. Ашыгыч
эшкəртеп, яраларын текте. Шунысы əйбəт – эчəгелəр
дə, бавыр да зыянламаган: тимер читтəн үткəн. Тик Юра
барыбер саклык чарасын күрде: резина кисəгеннəн дре-
наж калдырды. Көлсəң көлке инде: ыштан җыймасыннан.
Дөрес эшлəвен соңрак вакыт исбатлады – эрен бер атна-
дан гына чыгудан туктады. Ə менə аяк чынлап та өметсез:
сынык ачык булуы гына җитмəгəн, өстəвенə, бу каргалар
да чукыштырган. Кояш аяусыз кыздыра.
Ерак та түгел, калкулыкта, чаукалык башлана. Ничек тə
барып җитəргə кирəк. Бу – бердəнбер өмет. Соңгы ампу-
ланы тезенə кадап, шуышырга тотынды. Башта – аркада.
Сул як белəн шуышу җиңелрəк, сызлану да азрак кебек.
Менə күптəн омтылган күлəгə җилəслеге. Ике агач кисəге
табып, аякны ныгытырга күп вакыт та, көч тə китте: мөмкин
булган бөтен нəрсə дə бəйлəү өчен ярап куйды: бил каешы
да, җеп-пычкы да, гимнастерка ертыклары да.
Солдатның һəр адымы дөрес булырга тиеш. Ялгышса
да – дөрес ялгышырга. Һəр адым – бары тик максатка.
Һəлак булса да – тик максат өчен. Əмма “мəет” башкача
файда итə алмый. Шуңа күрə исəн калырга кирəк.
Юрий Васильевич сынган аяк бəйлəвечлəре астына
бөтен инструментларын да төреп кыстырды. Көч җиткəн
кадəр шуышырга. Кинəт ниндидер чак-чак сизелерлек та-
ныш ис сизелеп калды. Тəмəке исе. Дөресрəге, ташланган
“Беломор” төпчеге исе.
Үзебезнекелəр микəнни, дигəн уй ачы итеп өтеп алды.
Безнекелəр аткан булса, кем шартлаткан соң? Ликвидатор
турында уй тынычлык бирми.
Төпчеклəр тиз табылды. Димəк, чыннан да
үзебезнекелəр. Начар уйлыйсы килми, əмма фактлар...
Алар бүтəнчə сөйли. Дөрес сизенгəн икəн. Мəет тə шунда
гына. Шуышып барып җитте. Ике тапкыр атканнар. Кольт.
Икенче пуля – башына. Контроль ату. Таныш, җитмəсə.
Бергə шөгыльлəнгəн кеше. Бер табактан ашаган. Ə менə
ничек килеп чыкты...
Политрукның: “Бер кешенең гомере компартия язмы-
шы каршында берни дə түгел”, – дигəн сүзлəре колакта
чыңлап киткəндəй булды.
Юра тирə-якка күз йөгертте: янəшəдə кан таплары
күренə. Əйлəндереп салганнар. Капкын бу, димəк. Мəет
астында граната. Игътибар белəн карап, гади кеше искə
дə алмаслык ике кылны күреп калды. Кагылмавың хəерле,
дип уйлап, зур саклык белəн ветровка чабуын тартып чы-
гарды, андагы ампулаларны кисеп алды: күптəнге таныш-
тан бердəнбер файда. Хəрби иптəш. Дус дип əйтергə дə
мөмкин хəтта.
Ə ерак Ватанда аның туганнары кара штамп басыл-
ган пакет алачак. Анда “Туган ил, партия һəм совет хал-
кы алдында изге бурычын үтəгəндə батырларча һəлак
булды” дип язылган булачак. Ябык буш табут кайтарып
күмəчəклəр. Кабер өстендə хушлашу салюты яңгырар.
Ə ул монда ятып калачак, чакырылмаган, беркемгə дə
кирəкмəгəн, билгесез, атып үтерелгəн. Шунда чериячəк.
Кайчандыр аның астындагы граната шартлар. Шулай
аның көле күккə очар. Шушы булыр аның соңгы салю-
ты. Шөреп юкка чыкты. Механизм яши бирə. Ə шөрепнең
кирəге бетте. Сызып ташладылар. Чыгарып ыргыттылар.
Оныттылар.
Укол тəэсир итə башлады. Авырту кимеде. Юрий
Васильевич шуышуын дəвам итте. Урынның карта-
сы хəтердə. Чиккə кадəр – утызлап чакрым. Ераг-
рак, əлбəттə. Əмма ул – исəн калу өчен бердəнбер
шанс. Башта бер уңайлы таяк табылды. Таянып, Юрий
Васильевич аягына басты. Бераз баргач, тагын бер таяк
очрады. Атлау тизлəнде дə, җиңелəйде дə. Бер сəгатькə
ике чакрым чамасы үтте. Таң атканда, юлның яртысы арт-
та калган иде инде. Елга буена барып җитеп, ялга туктау
хыялы чынга ашты. Комсызланып су эчүнең төп сəбəбе
күп кан югалтудыр, күрəсең. Тəнгə су кирəк. Кан югалтуны
каплау өчен. Ул яраларын юды, чүпрəклəрен чайкатып,
яңадан бəйлəде. Чалбар балагын кисеп, аягын карады,
мөмкин кадəр чистарткач, яңадан кысып бəйлəде. Фляж-
ка изелеп, андагы спиртның түгелүе кызганыч, яраларны
эшкəртергə файдасы тияр иде.
Бинтлар юган канны сизептер, суда балыклар җыела
башлады. Башта – ваклары, аннан инде эрерəклəре дə
күренде. Кан каткан чүпрəк кисəген Юра ярга якын сай
урында чыбыкка элəктереп куйды. Балык озак көттермəде.
Юра чатлы таяклар алып килгəндə, зур балык, вагракла-
рын куа-куа, суны болгатып, якын ук килгəн иде. Җаен
туры китереп, бер агач белəн каты төпкə кысып, икенче-
се белəн кадагач, көч җитмəслеге аңлашылды. Балыкның
бераз бирешкəнен көтү, əлбəттə, дөресрəк булачак. Чын-
нан да, иртəн балыкны ярга чыгару күпкə җиңелрəк булды.
– Иртəнге аш – көннең төп ризыгы!
– Əйе, иптəш подполковник!
Күзлəре юешлəнде...
– Солдат көче кухнядан башлана!
Учак кабызу авыр булмады. Бил каешының химик сос-
тавы эшне күпкə тизлəтте. Тар гына итеп киселгəн каеш
кисəклəрен бер-берсенə ышкып, кыздырылган ике агач
кисəге арасына кысуга, төтен күренде. Озак көттерми ка-
бынып та китте. Чəй кайнатырга савыт юк. Шоколад та.
Юра елмаеп җибəрде. “Шоколадсыз чəй эчеп тормыйм
инде!”
Күп кирəкмени кешегə бəхет өчен... Бары тик җиңү генə.
Үзеңне көчле итеп тою. Ə аннары – тəмле итеп туйганчы
ашарга. Җанга рəхəт итеп. Ə аннан соң – ял. Чак кына күз
йомып алырга. Үзле балчык белəн сыланган балык учакта
тиз пешə. Сөяклəренə кадəр. Телеңне йотарлык! Мотлак
тəмлəп карагыз!
Юра песи тавышына уянып китте. Гади йорт песие. Ба-
лык калдыкларын ашаган да, менə хəзер иркəлəнə. Чын-
нан да, күп кирəкми бəхет өчен. Аз гына шатлану да җитə.
Бу адашып килеп чыккан йорт песиенə карап, Юра шуны
аңлады: тизрəк кыймылдарга – якында гына кешелəр.
Йорт песие өйдəн ерак китми. Тизрəк кузгалырга кирəк.
Картаны искə алганда – алда тау. Бу аяк белəн үтəрлек
түгел. Димəк, урау юлдан. Уң якта, көнбатыш тау битеннəн
елга агып төшə – шушы елга. Тагын да уңгарак – юл. Ул ил
чигенə бара. Чик сагы өчен салынган юл. Əмма бу артта
калган илдə тəртип юк. Хəтта хəрбилəрдə дə. Шуңадыр да
юл ташландык хəлдə, юньлəп йөрелмəгəн.
Ял итеп алган Юрий Васильевич хəзер кызурак атлый.
Дөресрəге, аксак-туксак... Барганда җилəк-җимеш еш оч-
рады. Аларның ашарга ярыймы-юкмы икəнлеген аңлау
җиңел: бөҗəклəр, кошлар агулы җимешлəрне ашамый.
Бик нык сызланса да, калган даруларны соңгы чиккəчə
сак ларга кирəк. Кайту юлы əле башланды гына...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (2)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас