Чәчмә әсәр
5 Июня 2023, 18:50

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (5)

Әгәр хыял канатларың өтелмәсен, дисәң, үз биеклегеңнән төшмә!

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (5)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (5)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Уйламаган көнем юк (5)

–5–

 

“Кичкә яшелчә белән ит кыздыр”, – ди Разия. Ә суыткычта  себер бураннары улый... Базарга автобус белән өч тукталыш, янәшәдә генә – банкомат. Айның егермесе, бүген хезмәт хакы көне. Ишәк төсле  әйбер төярмен дип, арка капчыгы  асам. Моңарчы азык-төлекне  өйгә заказ  белән китертә идем.  Хәзер андый хезмәтләр өчен түләрлек сәмән юк.  Китап та дустымның “на честное слово”сына гына басыла. Ул өлгерү белән биш йөз меңне илтәсе. Кредит бугаздан буа...  Разия – җан дустым, әмма аның җилкәсенә салынмаска иде. Мөгаен, редактордан корректор эшен дә  сорармын.

“Тимер тартма” нибарысы ике мең генә күрсәтә. Егерме тапкыр киметә, саран! Банк хезмәткәре компьютердан тикшергәч:

– Сезгә шушы сумманы гына күчергәннәр, – ди.

Редакция хисапчысының хатасы, димәк. Мөгаен, мәктәптә математикадан “икеле”гә укыгандыр, болай ук киметмәс иде.  Ә ул минем  белән бәхәсләшмичә генә “баш” бүлмәсенә ымлый. Ә анда... акбаш урынында  карабаш Зәмир!

– Бездә түнтәреш, Фәйзуллина! Мин – революционер! Патшаны  тәхетеннән очырттым. Үтүт, картлач Мансуров! Хәзер без хуҗа!

 

Моның белән сүз озайтып тел әрәм итмим дип кыска тотам:

– Хезмәт хакымны син кистеңме?

– Кемнекен?

– Минекен!

– Нахак яла ягасың, Фәйзуллина! Бухгалтер  дөрес чутламагандыр. Аның белән аңлаш!

– Аңлаштым, синең боерык белән эшләнгән.

Яңа хуҗа кәнәфиеннән калкына да кире артына утыра. Шулай ул, түрә урындыгы бик тиз җилем белән үзенә ябыштыра, ләкин җитә шундый көн, сине кызганмыйлар, тирең белән бергә урындыгыңнан куптаралар.

– Менә нәрсә, Фәйзуллина, син Мансуровның килене идең, ул сиңа  хезмәт хакыннан тыш, тау-тау гонорар язды.

– Талант югары бәяләнә, йолкыш революционер.

– Ха–ха, синең талантың безгә зыян гына ул, Фәйзуллина. Бүген халык  җиңел әйберләр генә укый. Синдә фәлсәфә дә фәлсәфә, кем аның белән миен шулпаландырсын. Моннан ары  галим-голәмәләрнең акыллы язмаларын да долой! Журналның концепциясен үзгәртәм. Мәскәүдә фәлән-фәләннәр бригада туплап, җиңел укылышлы  әйберләр яздырта.  Урам теле белән. Укучыга әдәби тел не надо! Мин дә төркем барлыйм, исемлектә – син беренче. Сюжет миннән.  Мәсәлән, алкаш ир хатынын кыйный.  Маңгаен көзгегә бәрә-бәрә. Стенада кан таплары.  Хатын өч тәүлек аңсыз, аның ыңгырашканын ишетеп, күршеләре  керә. Полиция алкашны богаулый, суд була, судтан соң – төрмә. Җәбер-золымнан котылган хатын тагын тозакка каба: сөяркәсе сугып, кабыргасын сындыра. Халык героиняны   кызганып, ире белән сөяркәсенә нәфрәтләнеп, елый-елый укыячак. Ә синең  “югары кимәлдәге әдәби әсәрләреңә” төкерәчәк укучы.

– Без негрлар дип аталабыз, әйеме? – дим.

– Ну да, только сез ак тәнле негрлар, – дип хихылдаган Зәмиргә биш бармагымны  йомарлап күрсәтәм:

– Менә! Әдәбият  – рух басуы, мин анда  бодай урынына  кибәк чәчмим! Син – надан, аңгыра, бушкуык ничек миңа шундый нәрсәләр тәкъдим итәсең!

Артымнан ул буыла–буыла акыра:

– Син уволен, Фәйзуллина!

Кайчандыр болытлар куенында йоклаган иңе-буе киң Казансу елгасы шагрен тиресе кебек  кечерәйгән.  Биредә кош-корт иле иде, кыр казлары, кыр үрдәкләре йөзә иде. Комсыз адәм, аларның өлешенә  кереп, яр битен коттеджлар белән чуарлаган. Үзләре котылса – балалары, балалары котылса – оныкларына су каргышы төшәр... Күпер – иләмсез биек... Тимер тоткага таянып көләм. Көлү өянәге озак басылмый. Берәү машинасының тәрәзәсен шудырып:

– Дура, не прыгай! Живи! – дип кычкыра.

Сикермим, иптәш, сикермим. Мин шулай көлә-көлә күз яшемне киптерәм. Кичә генә йомшак түшәктә йоклаган, зур кабинетлар биләгән, тәмле ашаган, затлыдан киенгән ханым инде йорт-җирсез һәм  эшсез. Бүген син – бай, иртәгә – сукбай... “Баш исән булсын...” Татарның бөтен юату сүзләрен үзенә сыйдырган җөмлә бу.

Разия да:

–  Баш исән булсын, –  ди. –  Сиңа җүнлерәк эш караштырырбыз.

Чаттагы баганаларга нинди генә белдерүләр чәпәмиләр. Урам себерүче, йөк төяүче, пешекче, кибетчеләргә ихтыяҗ зур, тик аларның берсе дә минем өчен  түгел, мин  бит “җүнлерәк эш” эзлим.  Алай да: “Гипермаркетта  тауар төрүчеләр кирәк”, – дигәне күңелне кытыклый.  Смена ахырында  мең ярым  тәңкә түлибез, диләр.  Тиз–тиз генә  тапкырладым: аена кырык биш мең! Оһо, ярыйсы гына икән. Дустым “ник өтәләнәсең, таныш–белешләргә  эш мәсьәләсендә эндәштем, җавап көтәм”, – дисә дә, кибеткә барам.  Иртәнге сәгать җиде. Дивар-түшәме  калай белән тышланган цехта акай күзле Соня ярым татарча, хатын-кызларны ярым урысча телдә эш тәртибе белән таныштыра:

– Женщины, безнең девиз  – калдык-постыксыз төрү. Например, вот укроп, Кытайдан, смотрите, саргайган или каралган ботакларны ыргытмыйсыз, кеше күрмәслек итеп уртага кыстырасыз.

Ике сәгатьтән  Соня җикеренә:

– Женщина, что это?!

– Чүп, –  дим. –  Укропның бозылган кисәкләре.

– Вот аңгыра! Безотходное производство  у нас, женщина. Айдака, башка җиргә, айда!

Чираттагы вазифам тагын да “җаваплырак”: саклану вакыты чыгып тутыккан казылыкларны хлор эремәсендә юып чүпрәк белән сөртәсе. Кулдашым Настя колагыма пышылдый:

– Бүгенге число белән прилавкаларга тарала болар. Үлгәндә дә, колбаса ашамыйм. Исләнгән балыкларны да  серкә белән хушландырабыз. Әйдә, җәтрәк кыймылда! Соня күзәтә.

Шундый итеп күзәтә ки, мине запас  ишектән генә урамга озата. Мең ярым тәңкә  цехта  “елап” кала... Юл аша гына кафе,   ишегендә эре-эре хәрефләр белән язылган белдерү. Җыештыручыларга тилмерә икән моның хуҗасы. Пешекче хатын ишектән үк эчкә әйдәкли:

– Эш эзлисеңме, үскәнем? Өстенә шапылдатып бастың бит: бездә ул эш! Берүземә – пешер, өстәлләр сөрт, табак-савыт ю! Бүген бигрәкләр дә кыздыра, кичкә йөз кешелек банкет. Медицина кенәгәсен иртәгә апкилерсең. Ак халат шкафта, киен дә выжт залга. Эскәтерләр җәй.

Мин Пушкин әкиятендә Балда,  поптан да оятсызрак пешекче хатын мине "Әпипә" көенә биетә:

– Тәлинкәләрне тез! Бокалларны сөрт!

– Салфеткаларны тарат!

– Өстәлләр тирәли урындыклар куй!

– Суыткычтагы итне эрет!

– Бәрәңге чистарт!

– Суган кыздыр!

– Помидор белән кыяр тура!

Кичкә хәтле аяк табаны кызыша.

– Танышмадык та, иеме? – ди пешекче. – Мин – Сәрия атлы, ә син кем, үскәнем?

– Нишләп башта ук сорамадыгыз? Әллә кемнәр кереп ашыгызга агу салыр бит, апа җаным?

– Аллага шөкер, кеше таныйбыз, – ди ул. – Синең кемлегең маңгаеңа ук язылган. Җә, ләчтит сатма, идәндәге келәмнең тузанын как!

Үземдәге җитезлеккә шаккатам. Каләм  тотар өчен генә яратылган нәзек бармакларым ничек өзелми!? Акча табу дәрте җилкетәме?  Һәй,  бөтен хатын-кызлар да табак-савыт юып баер иде. Уңдым бугай, ул кичтә Сәрия мине биш мең сум белән бәхилләтә. Акыл тагын счет төймәсе тарта: утыз көнгә йөз илле мең! Мондый бай табынлы мәҗлесләр көн саен кабатланса икән!

Өстәлләрдәге калдык-постыкларны  җыештырып, чүп чиләгенә тутырам дигәндә генә, пешекче кулыма суга:

– Кәтлитләрне ыргытма, үскәнем! Әзрәк тешләсәләр, ни!  Суда җебетеп, янәдән түгәрәклим дә онга манып кыздырам.  Иртәгә тудый-судый  керүчеләргә сатарбыз. Сиксән сумнан егерме кәтлит – мең дә алты йөз тәңкә! Ышту син! Урталай бүлешербез.  Син зерә уңган, үскәнем, миңа бик ошадың, иртәгә кенәгәңне онытма.

Иң күңелсез вакыт – төн. Көндезге хәрәкәт туктала, ыгы-зыгылар тына һәм сөйкемсез юлдашың – ялгызлык йокыңны качырып җәзалый. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, көчкә генә таң аттырам. Көзгедә – сулган йөз, буй-буй буразналы маңгай, нурсыз күз... Адәм баласын йончытыр өчен тормышның астын-өскә китергән бер мизгел дә җитә икән...

Минем маҗараларымны ишеткәч, Разия “син белгәнне без күптән  чәйнәп төкергән” кыяфәт кенә ясый:

– “Әгәр хыял канатларың өтелмәсен, дисәң, үз биеклегеңнән төшмә!” Кем сүзләре? Синеке, Тәслимә! Дөнья ботыңнан тартып, җиргә сылый кайчак.  Тутык колбасалар, тешләнгән котлетлар баласы гына әле, менә көн-төн  йокламасаң, башыңның кәкрәюе  ихтимал. Аннан ни, әлбиттә, җүләрләр йорты.

– Әлбәттә!

– Юк, минеке дөрес, минеке – халыкчан! Бүген минем отгуллар, ә синең – прогуллар. Җилләнәбез. Маршрут  болай: беренчесе – Хуҗалар тавы.

Тау, таулар... Биеклегеңне аның белән дә чамала. Син аяк  очыннан гынамы, биленнәнме, муеныннанмы, әллә түбәсеннән үкме? – Әлбиттә (халыкчан!), һәркемнең үз үлчәме. Балачакта мин аның тезеннән генә идем... Хәзер исә... Тау, болытларга орынган тәкәбберлегем белән үлчәгәндә, нибарысы  таш өеме генә...

Юлда ук хатирәләрем яңара. Миңа җиде-сигез яшьләр чамасы иде, күршебез Әхмәдулла әзиләрнең кызы туа. Кыз балага бер сарык тиеш. Ат арбасына  төялешеп, Биләрдәге Хуҗалар тавына барабыз. Урман аша ул утыз гына чакрымда.  Ир-ат ипләп кенә сарык түшкәсен пычак белән кисә. Балта тидерергә ярамый. Хатын-кыз учак дөрләтеп аскан элмә казанда быгыр-быгыр шулпа кайный, чишмә суы  салган җиз самавыр да үз көенә “җырлый”. Тау гүя җанлы. Аның шифалы сулышы томанга әверелеп, агач-куакларга  сара.  Мин дә шушы сихри  аймакның  бер кисәге икән лә. Әти: “Безнең нәсел төбе Биләрдән, без Роскыл морза токымыннан, кызым”, – ди. “Әйдә, балам, тауны күрсәтәм, – ди әни. – Интегә–интегә өскә менсәң – савабы зур”. Әһә, интегү  генәме соң? Тайдыра, аяк шуа! Югарыда һавасы да бүтән: сулышка иркен. Монда куаклык арасында  тар гына кәҗә  сукмагы.  “Бире  кара, балам”,  –  ди әни. Бер яшь кенә үсенте  кояш яктысына үрелгән.  “Меңьяшәр имән урыны, балам. Мәҗүси әби-бабаңнар монда корбан чалган, диләр. Яшен сугып  каралтса да, имәннең дәвамы бар”. Ары табан атлыйбыз.  “Зат-әүлияләр Мәгъсүм Хуҗа  белән Шәбәлим Хуҗа шушында  җирләнгән”, – дип, әни тип–тигез җирдә алар рухына дога кыла...

Их, үткәннәрне сагынып сызланма икән! Барысы да  җете төстә саклансын дисәң, ачма икән бер ябылган хәтер  капкасын. Разия  мактаган “яңа тау” минеке түгел иде... Аның күкрәген ярып  тимер баскыч түшәгәннәр... Әти-әниләр ашъяулыклар җәеп табын корган  келәм-чирәмне томалаган тротуарлар, авыз-борыны тимер торбалар белән уратылган борынгы чишмә, чүпрәк-чапрак  кибетләре мине өнсез итә. Элеккеге рух үлгән, рух юк...

– О–о, тау ничек матурайган! Цивилизация! – дип сокланган дустым минем кичерешләремнән бихәбәр.

Кемдер безне тилмерепләр көтә бугай, ул телефон шалтыраган саен:

– Озакламыйбыз, яме? – ди.

Тетрәнүләрем  моның белән генә бетми икән, Биләрдән кузгалгач та Разия:

– Без синең туган авылыңа  турыладык, – ди.

Мин аның кулына  ябышам, машина юл кырыена мәтәлә дигәндә генә, дустым рульне турылап өлгерә.

– Уф, ни кыланасың, ә? Авария ясата идең бит!

– Борылыйк...

– Киреләнмә! Авылыгызда Халит очрар, дисеңме әллә?

– Мин андый кешене хәтерләмим. Һәм...  ул авыл да миңа ят.

– Сине махсус апкайталар, ди монда! Карасудан бер эшмәкәр егеткә булыштым.  “Дело”сын яптырдык. Шуның әнкәсе кунакка  кил дә кунакка кил, ди. Әй, җенләнмә  сәнә, сине анда чуртым да танымый. Тем паче  йортлары авыл очында икән.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас