Чәчмә әсәр
5 Июня 2023, 08:27

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (26)

Кып-кызыл булган кызның йөзен үзенә таба борып ул алсу иреннәргә үрелде.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (26)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (26)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (26)

* * *

Бите-башы, өс киемнәре канга манчылган егетне больницага озаттылар. Дөресрәге, безне озаттылар. Шул мизгелдән башлап мин бу адәм белән өзелмәс җепләр белән бәйләнгән идем. Исеме аның Айрат иде, егерме-егерме биш яшьләрдәге, озын буйлы, киң җилкәле, йөзгә чибәр генә егет. Гадәти мәхлүкләрнең берсе. Сигналын кабызып машина урам буйлап чапканда, мин бу егетнең торышын анализлау белән шөгыльләндем. Эчке органнарына зарар-зыян килмәгән икән, башындагы ярадан аккан кан күп микъдарда түгел, ә менә уң аягының балтыр сөяге шартлап сынган. Төзәлмәслек яралар түгел, тынычланырга мөмкин. Больница ишеге алдында “Ашыгыч ярдәм” машинасын каршы алдылар, ике санитар носилканы туры рентгенга озатты. Әлбәттә, мин куйган диагнозны кабатладылар анда, егетне палатага кертеп, аягын күтәртеп гер белән тарттырып куйдылар. Айрат түземсез булып чыкты. Бер көн кузгалмый ятканнан соң, дәвалаучы врачтан өйгә кайтаруларын даулый башлады. Миңа калса, яткан урыны начар түгел иде аның, вакытында тамагын туйдыралар, чибәр сестралар кереп хәлен белешеп тора, янындагы иптәшләре дә яхшы булып чыкты.

Больницага эләккәннең икенче көнендә үк бүлмәгә җыйнак кына карчык килеп керде. Айратның әнисе булып чыкты ул. Кул сумкасына ниләр генә тутырмаган, җиләк-җимеш, каз ите, мич ашлары, атна буе туенып торырлык. Карчык керә-керүгә күз яшьләренә ирек бирде, килеп улының күкрәгенә капланды.

– Әл дә исән калгансың, ярый исәнсең, аягы гына төзәлер Ходай язса, – дип самаклый-самаклый шатлык яшьләрен түкте. Егеткә уңайсыз иде читләр каршында әнисенең елап торулары, шуңа да барысын шаяруга борды:   

– Нигә килеп йөрисең, иртәгә үзем кайтырга җыена идем. Авылда ни яңалыклар? – дип әнисен тынычландырырга тырышты.

Ун-унбиш минут кына булып китсә дә, бу карчык миндә уңай тәэсирләр калдырды. Баласы өчен өзгәләнеп торган әниләрне мин сирәк очраттым моңа кадәр. Палатадагыларны да буш итмәде әби, күчтәнәчләрен өләште, хәлләрен сорашты, аркаларыннан какты. Карчык шәпле генә булып чыкты. Кай арада барган, сорашкан, берзаман врач белән парлап килеп керделәр.

– Сынган урын катлаулы түгел, яшь сөяк тиз төзәлер. Иртәгә гипс салсак, йөгереп йөри башлар улыгыз. Монда аунаганчы, өенә кайтып ятса яхшырак булыр дип уйлыйм мин дә. Бер-ике көн ятып торыр, соңыннан култык таяклары юнәтерсез. Ун көнгә бер тикшерелергә килеп урар. Җиңел машинада килеп алучы булса...  Минем аңлавымча, үзеңнеке ремонт таләп итә шикелле.

– Булыр, булыр, килеп алучысы да, китереп күрсәтүчесе дә. Абыйлары машиналы аның. Сезгә рәхмәтләр төшсен инде улымны дәвалаганыгыз өчен, Ходай игелеген бирсен. Намазларымда гел телгә алырмын. Шөкер, яхшы кешеләр күп бу дөньяда. Әйткәнең рас килде, балам, иртәгә җилдереп кенә Сабир абыең килеп алыр. Әлхәмделиллаһи барысы яхшы, Я Раббым, я Рахман, я Кәбир...  – дип белгәннәрен укып әби тынычланып кайтып китте.

Иртәгәсен өйлә вакытларында аягы гипсланган Айратны култыклап җиңел машинага чыгарып утырттылар. Аны алырга килгән ир төсе белән Айратка тартым иде, бераз олырак, җилкәгә киңрәк, бар аерма. Ара ерак түгел икән, ярты сәгать үттеме-юкмы, без егетнең өендә идек инде. Көннең калган яртысы тынгысыз булды. Хәл белергә килүчеләр ишеккә ябылып торырга ирек бирмәделәр. Тегесе – туган, монысы – абзый, өченчесе кодасы икән. Хатын-кызлар төенчекләренә күчтәнәч төяп килделәр. Чәйнүк гел кайнап утырды. Мондый шау-шу мине чыгырымнан чыгарды. Юк, тавышларга битараф идем мин, теләсәм, сыңар аваз да үтеп кермәс иде фигылемә. Ә менә алардан таралган хисләр тәмам энергия тупланмасына зыян салдылар. Бу егет кисәге алар өчен бердәнбер, газиз, акыллы, тәүфыйклы, инсафлы икән. Әле алар кулланган мактау сүзләренең чиреген дә тезмәдем мин. Һәм шундый сүзләр чын күңелдән әйтелеп, иң изге хисләргә төренеп яңгырыйлар.

Төн җиткәч, барысы йоклап беткәч, мин үз хакымда уйлар йомгагын сүттем. Озакка барырмы бу төчеләнүләр, минем башка төрле дулкыннарга яраклашкан вөжүдем күпмегә чыдар? Анализлар, фактлар бер нәрсәгә ышандырды мине: бу мәхлүкләр озын-озак бер-берсен хөрмәт итеп, дус күреп, юл куеп яши алмыйлар. Бераздан алар арасында мәкер, дошманлык, күрәалмаучанлык, мин-минлек ише хисләр өстенлек алырга тиеш. Шул чакта мин югалткан энергияне җиңел тулыландыра алачакмын. Барысын исәпләп, мин барысын ничек бар шулай калдырырга булдым. Бу халыкның синтаксисын, тел байлыгын өйрәнгәндә, миңа күп зирәк фикерләргә, акыллы әйтемнәргә, халык акылының чагылышы булган мәкальләргә юлыгырга туры килде. Чын-чынлап сокландым мин андый җәүһәрләргә. Менә хәзер килеп халык көлдергеченнән телгә күчеп, канатлы сүзләргә әйләнгән бер гыйбәрәне еш кабатлыйм:  монысы әле баласы, алда булыр анасы!

Нәкъ шулай килеп чыкты минем белән дә. Үз-үземә артык ышанып, бу бәндәләрне түбән санап, төзәтеп булмаслык хата ясадым мин. Хәзер килеп шуның җәзасын күрәм. Ни гаҗәп, мин түземсезлек белән көткән гаугалы көннәр килмәде дә килмәде. Бу халык бер-берсенә итәгатьле, ярдәм итәргә әзер тора, олыны – олы, кечене кече итәләр, шаккатырсың. Матур җәй көнендә Айрат урын өстендә ятарга һич тә теләми иде. Гадәттәгечә хәл белергә кергән абыйсын ул үзен ишек алдындагы скамейкага чыгарып утыртырга сорый башлады.

Көне гаҗәп матур иде шул: кояш юмарт нурларын сибә, җылы җил агач яфракларын иркәли, тирә-як хозур яшеллеккә күмелгән. Бераз карышып булашса да, риза булды абыйсы, күтәреп дигәндәй тышка алып чыгып урнаштырды энекәшен... Озакламый урап килергә булып, үз эшләре белән китте. Минут үттеме-юкмы, тагын капка ачылды, карлыгач канатыдай чәчләре җилгә тузгыган, чем-кара күзле чибәркәй ялт итеп килеп керде дә капкадан Айратка текәлеп туктап калды. Кояшта янган йөзенә кызыллык йөгерде, алсу иреннәрен кымтып кысты.

– Җәмилә? – дип калкынды Айрат торырга омтылып, тик авырткан аягын җайсыз басты шикелле, ыңгырашып кире урынына кайтты. Кызыкай аның йөзендә сызлану чагылганын күреп алды, очып-кунып егетнең иңенә кагылды.

– Нык авыртамы? – диде ул өтәләнеп. – Уф, куркыттың да.

Үз кылыгыннан үзе уңайсызланып ахрысы, кире чигенде, күзләрен җиргә төбәде.

– Нишләп кайттың, Җәмилә? Синең шундый җаваплы чорың, нәтиҗәләре билгеле булдымы имтиханнарыңның? – дип сорау артыннан сорау тезде Айрат күзләрен аерып ала алмый бу җил очырып алып китәрдәй зифа кыздан.

Ниндидер миңа таныш булмаган хисләр кайный иде бу ике яшь йөрәктә, шулай да шашкын һәм бәхетле хисләр иде алар. Миңа шунда ук авыр булып китте. Кыз челтерәп көлеп куйды, әйтерсең, сабан тургае сайрады баш очында.

– Ярый ла, нәрсә булса да булыр әле. Ничек түзеп ятыйм? Синең хакта ишеттем дә... – үзе уңайсызланып тукталып калды.

– Миңа нәрсә булсын? Ямавы өстендә. Әгәр исемлектән төшереп куйсалар үзеңне, тагы бер ел көтәргә кала бит, – дип чын күңелдән борчылды егет, әмма шатлыгы ташып бара иде үзенең.

– Әле үзеңне күргәч кенә тынычландым. Әллә нәрсәләр сөйләп беттеләр кызлар, машинасы капланган, үлем хәлендә...  шулай куркыныч итеп. Белсәң иде, мин бит...  – Җәмиләнең шомырт кара күзләрендә яшьләре күренде.

Ә Айрат, чукынчык малай, авызын бар хутына ерып шул тал чыбыгы кебек кенә кызга карап елмая иде. Аңламассың бу җир кешеләрен. Елмаю да, күз яшьләре дә нәкъ килешле, нәкъ вакытлы иделәр, менә бит кайда хикмәт.

– Нәрсә син бит...  әйт инде бер башлагач, – дип шаярта да башлады Айрат, шулай үрти иде ахрыысы ул кызны.

– Бернәрсә дә түгел, – дип кырт кисте җитдиләнеп киткән кыз. – Бүген кичке автобус белән кире китәм. Күреп чыгыйм дип кенә кергән идем. Ни әйтсәң дә, без күршеләр бит әле.

Җәмилә сылу борылып китәргә җыенган иде инде, егет башлы булып чыкты, ике куллап гипс салынган аягына тотынды, йөзен чытып ыңгырашырга кереште. Кыз җәлләп аңа таба атлап куйды, тик ниндидер киртә бар иде ике арада.

– Ох, – диде Айрат тавышларын үзгәртеп, – ах-х, җайсыз кузгаттым, бераз урынны үзгәртеп булса икән. Әз генә булыш әле күрше кыз.

Җәмилә кыюсыз гына егеткә якынлады, нишләргә дә белми югалып калды.

– Кулбаштан тотыбрак күчеп утырырга ярдәм ит әле, зинһар, түзәрлек түгел...  

Кыз иелә төшеп камыш бармаклары белән аның иңенә кагылган иде, күз ачып йомганчы Җәмиләне нечкә биленнән эләктереп алдына утыртты егет.

– Җибәр, – дип тыпырчынды куркып калган кыз, – җибәр алдакчы, хәзер әниең күрә, оятка калдырасың дим.

Тиз генә котылырсың көчле куллардан, теге аны мәңге ычкындырмаска эләктергән иде шикелле, миңа шулай тоелды.

– Син әйтмәгән идең, мин әйтәм, – диде Айрат батырланып, – Җәмилә, мин сине...  

Кыз җитез генә алсу учлары белән егетнең авызын каплады.

– Әйтмә...  – диде ул ялынып, үзе коты очып тирә-якны күзәтте.

– Нигә әйтмәскә? – диде егет кәефсезләнеп. – Синең ул сүзләрне ишетәсең дә килми мени?

– Аннан түгел, – диде сылукай ашыгып, – мин...  куркам.

– Юләркәй, – диде Айрат кызны үзенә таба тартып, – һәркем әйтә ул сүзләрне.

– Юк, мин әйтеп аңлата алмыйм, – диде кыз тәмам буталып, – син әйтерсең дә – шуннан? Миңа ул чакта бу әкияткә тиң тойгы таралыр төсле.

– Мин сиңа ул сүзләрне һәрчак кабатлап кына торырмын, минут саен әйтермен, туктамый кабатлармын: мин сине яратам, Җәмилә...  

Кып-кызыл булган кызның йөзен үзенә таба борып ул алсу иреннәргә үрелде. Нәкъ шул чакта абзар яктан Айратның әнисе килгәне күренде. Иләк тутырып йомыркалар тоткан карчык яшьләрне әллә күреп, әллә күрми, ишек алдын тутырып үзалдына сөйләшеп килә иде.

– Шул чуар тавык күршеләргә өйрәнде бит, суйдырам мин аны, билләһи...  

Аның тавышыннан дертләп төшкән Җәмилә болан баласыдай сикереп юк булды.

– Кеше бар иде шикелле, – дип кызыксынды карчык якынлашкач.

– Җәмилә кайткан, – диде Айрат бәхет дулкыннарында тирбәлеп. – Ах, нинди кыз ул, белсәң иде әни! ..

– Ничек белми ди инде күрше кызын, синең белән яшь ярым аермасы. Бер пычракта аунап үстегез инде, бигрәкләр тиктормас иде. Әллә өч, әллә дүрт яшьләр булгандыр, әнә теге каенның очына чаклы үрмәләп менгән. Йөрәкләр беткән иде. Болай инсафлы гына шикелле хәзер. Укырга керергә киткән диделәр дә аны, әллә үтмәгәнме?

– Берәр сәбәп булгандыр, – дип көлемсерәде Айрат.

– Җил сугар бит, кереп ятып торасыңмы әллә, аягыңа көч төшәр, кая югалды бу абыең? – дип хафаланды карчык. Айратның караңгы бүлмәгә керергә уенда да юк иде. Әллә тагын Җәмилә күренеп калыр, койма аша булса да сүз кушар.

Шуннан соң башланды барысы. Күрше кызы миңа тәмуг газапларын күрсәтте. Әйткән идем, симбиоз хәлендә мин бу тандемда – һич бер төрле йогынты ясый алмыйм, ә шәхеснең кичерешләре миңа сизелерлек тәэсир итә. Иртән очраштылар егет белән кыз, кич очраштылар, шуннан инде бер-берсен күрә алмый ярты сәгать тә тора алмый башладылар. Нәрсәгә тартылдылар шулкадәр, сөйләшкән сүзләре дә гадәти төсле иде, сәбәп тә булмады телгә алырлык. Ләкин алар башкачарак кабул итәләр иде барысын. Ниндидер сүздән тирән мәгънә аңлыйлар, күз карашлары күккә күтәрә үзләрен, чак кына кагыла калсалар, ут каба йөрәкләренә. Чыркылдыйлар бер-берсенә сыенып, челтерәтеп көләләр, дөнья шундый гүзәл алар өчен, бәхетләре ташып бара.

Менә шул чакта, Бишенче Башкаручы, мин үземнең җәтмәгә эләккәнемне сиздем. Сиңа билгеле, миңа, шул исәптән, барлык ториодларга да дуслык, изгелек, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык хисләре үтергеч тәэсир итә, туры мәгънәсендә без эреп юкка чыгабыз. Әмма минем шул хисләрдән арынырга исәбем дә, теләгем дә юк иде. Шулай арбады, сихерләде мине бу мәхәббәт дип исемләнгән яңа тойгы, хәтта барлыгым белән хушлашыр чиккә җикән идем мин. Нинди үзгәрешләр баргандыр фигылемдә, ләкин мин дә шул егет кисәге белән беррәттән гашыйк идем бу серле карашлы кызыкайга. Беразга югалып торса, чын-чынлап юксына башлыйм, күрәсем килә, тавышын ишетәсем, кагылганын тоясым. Хәер, бу халәтне сүзләр белән аңлатып булмый. Шул ук вакытта минем торышым начарланганнан начарлана бара иде. Ә сәяхәт ничек уңышлы башланган иде.

Менә шул урында кайбер нәтиҗәләрем белән уртаклашуны урынлы саныйм. Сүз юк, без бу мәхлүкләрдән акыл дәрәҗәсендә күпкә югары торабыз. Алар әле яшәештә беренче адымнарын ясыйлар. Хисләр дөньясына килсәк, анык кына фикер әйтеп булмый. Агы да, карасы да, яхшысы да, яманы да төеннәргә чияләнгән монда, берсеннән берсен аерып алырлык түгел. Чит көчләр катнашып, зур үзгәрешләр кертә алмаслар ахрысы. Мәхлүкләр сайлау алдында:    я алар изгелеккә-игелеккә юл яралар, яисә нәфес колларына әвереләләр, кешелек сыйфатларын югалталар. Кайсысын сайларлар  – билгесез. Шуңа да күп чыгымнар чыгарып яңа сәяхәтләр оештыруның якын-тирәдә кирәге юктыр дип уйлыйм мин. Без уйлаганча, рефлексларга буйсынып тереклек итүче җаннар түгел алар, күпкә катлаулырак, серлерәк. Үземнең һәлакәтем якынлашканын сизеп, мин бар көчемне туплап, бу җәсәдемнән аерылып, башлангыч вөҗүдемә кайттым. Авыл читендә минем мескен калдыгым гына пәйда булды. Өмет уты сүнмәгән иде әле. Тагын донорлар табылып, гадәти хәлемә кайтырмын, үткәннәр онытылыр, кызыкай да хәтердән җуелыр дип өметләндем. Буш хыяллар!  Сөю утында янулар эзсез үтми икән. Мине йомшаклыкта гаепләсәң гаепләрсең, әмма шул кызның йөзен күрү өчен калган яшәү вакытын ике уйлап тормый корбан итер идем мин. Ни аяныч, мондый бәхет бары тик җир кешеләренә генә бирелгән шул. Сиңа бу юллар барып ирешкәндә инде мин эреп юкка чыгармын. Истәлек итеп сакла минем назлы эндәшүләрне:  Люся, Люсенка, Люси...  Координатор.

Фото: foto-ram.ru

 (Дәвамы бар)

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (26)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (26)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас