Чәчмә әсәр
5 Июня 2023, 03:52

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (1)

“Яшəргə кирəк!” – подполковник шулай дип əйтə иде. Яшəргə! Шушы мизгелдə, шушы урында һəм шушы вакытта! Хыял ул – фəйлəсуфлар эше. Ə хəрби – ул СОЛДАТ! Ул яшəргə, көрəшергə һəм җиңəргə бурычлы! Ə үлəргə икəн – лаеклы булып! Геройларча! Халык хəтерендə мəңге калырлык булып!

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (1)Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (1)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (1)

Автордан

Бу əсəр чынбарлыкта моннан 25-30 еллар элек булган
вакыйгаларга таянып язылса да, мин ул чынбарлык-
ка, əлбəттə, үз карашымнан, үз күзлегемнəн карадым.
Əлбəттə, инде, исемнəр, көннəр-еллар, географик ата-
малар үзгəртелде, ə кайбер вакыйгаларны уйлап чы-
гарырга туры килде. “Кыскалыкта – осталык” дигəн
халык əйтеменə таянып, мин укучыма уйланырга урын
калдырырга тырыштым. Чөнки уйлану – үзе зур хезмəт,
əсəрнең икенче гомере. Мəсəлəн, “күк йөзе зəп-зəңгəр
иде” дип əйтү генə аз, укучы ул төпсез зəңгəрлекне
күңеле белəн күрергə тиеш. Алай гына да түгел – ул уй-
лары белəн аннан аерыла алмаска тиеш. Чөнки безнең
бөтен хата һəм бəлалəребез шул уйлый белмəүдəн, ə,
бəлки, уйларга телəмəүдəн, юлларны сайлый белмəүдəн,
үткəн хаталарны исəпкə алмаудан.
Əсəр өстендə эшлəвемнең Сочида булган паралимпи-
ада белəн туры килүе үзе бер могҗиза булды. Инвалид
спортчылар финишка якынлашкан мизгелдə минем го-
рурлыгым тəнемə сыймый, тыным куырыла, күзлəрем
яшьлəнə иде.
Сызлану-интегүлəрне, югалтуларны һəм дустым,
остазым булган гаҗəеп кешенең язмышын мин бу
əсəремне язганда тагын бер мəртəбə кичердем... Аны
мин сезнең өчен “Юра” дип атадым, “Юрий Васильевич
Коваль”.
Үзебезнең батырларыбызны онытмавыбыз – үзе бер
медаль. Онытмаган өчен. Җиңүгə ирешə алган көчле
кешелəрне хəтердə саклаган өчен.
Онытырга ярамый: хəтер – килəчəкнең нигезе.


Юрий Васильевич
Хастаханəнең ап-ак түшəме шулкадəр туйдырды – мин
андагы һəр тапны, һəр ноктаны инде ятлап бетергəн идем.
Бу бертөрлелек, хəрəкəтсезлек, көчсезлек шулкадəр кы-
ерсыта иде, хəтта реанимация аппаратларының туктамас
тавышы да гадəти тоела башлады – мин аны ишетмим
дə кебек… Көн артыннан көн үтте. Хəтта вакыт исəбен
дə югалттым кебек. Нишлəмəк кирəк – əҗəл тырнагын-
нан ычкыну гадəти хəл түгел. Ə миңа уңыш елмайды –
хəлем яхшыру гына түгел, язмыш миңа уйламаган яктан
көтелмəгəн ярдəмен дə жибəрде…
Шулай итеп, өлкə хастаханəсенең унлап авыру яткан
гомум палатасына барып элəккəндə минем хəлем инде
төзəлү ягына үзгəргəн иде. Миннəн сул якта, стена буен-
да корып-кибеп беткəн, күзлəре эчкə баткан бер кеше ята.
Кыймылдамый да. Тик сирəк кенə харəкəтлəре сизелеп
кала. Механик манекен, я марионетка кебек. Мин як-якка
боргаланам, сызланам, кайвакыт ыңгырашып та куям.
Ул вакытта миңа əле үз-үземне аңлау бик авыр иде шул.
Хəтерем үземнеке түгел кебек, күз алдыма бертуктаусыз
үзем белəн булмаган вакыйгалар килə. Еллар үткəч кенə
аңладым, минем йөрəк туктаган мизгелдə стенаның икен-
че ягында, күрше палатада, яшь кенə егет тормыштан
киткəн. Əфган сугышыннан авыр яраланып кайткан япь-
яшь солдат...
Минем саташулар, Əфган таулары арасындагы хəрби
бəрелешлəр – зарарланган баш миемдəге ялгыш уйлар
түгел, ə шушы егетнең башыннан үткəн, булган хəллəр
икəн. Димəк, мин яшəргə тиеш. Үзем өчен генə түгел,
шушы яшь солдат өчен дə. Икебез өчен дə яшəү – хəзер
минем бурычым.
Ə əлегə...
– Озак боргаланырга җыенасыңмы? Арт саныңа са-
лыйммы? Тагын бер ыңгырашсаң, тибəм!
Озак яттым кыймылдарга кыймыйча, ыңгырашмаска ты-
рышып. Ə үзем иплəп кенə, сиздермəскə тырышып, аның
ягына карыйм... Одеял астыннан... Ни күрим – идəндə,
карават астында, ике аяк ята – ике протез: берсе тездəн
түбəн, икенчесе – югарырак... Я Хода! Тибəм, имеш! Про-
тез белəнмени?
– Нəрсə? Минем тоякларны күрдең əллə? Нишлəмəк
кирəк – ансыз мин хəрəкəтсез... Агач кына булсалар да,
йөрим бит əле... Ничек, оеп беттеңме ятып? Əйдə əле,
кыймылда азрак, күтəрел, утыр, җиңелəер, бəлки.
Ул мизгел эчендə минем караватка күчеп тə утырды,
аяксыз димəссең.
Һава җитми, башым əйлəнеп китте.
– О-о-о... Иртəрəк икəн шул əле сиңа торырга... Əйдə
əле, тирəнрəк итеп тын ал. Таян миңа. Күзлəреңне йом.
Мөмкин кадəр тирəнрəк итеп тын ал. Ашыкма. Тыныңны
чыгарганда алгарак иел. Əйдə əле, тагын бер шулай тирəн
итеп тын алып кара, күтəрə төш башыңны. Э-э-э... Иртəрəк
икəн шул əле... Бераз көч тупларга тырыш. Əйдə əле, ят...
Вакыт бара, бер сəгать чамасы сизелми дə үтеп киткəн.
Хəлем əйбəтлəнə төшкəндəй булды. Ə ул вакыт эчендə
без танышып та өлгердек: аның сүзлəре мине тынычлан-
дыра, кəефемне күтəрə бирде, ышаныч, көч-куəт уятты.
Юрий Васильевич, аның исеме шулай булып чыкты, шун-
дый кызыклы итеп сөйлəде үз гомере турында...
***
Күп еллар элек, əти-əнисен бик иртə югалтып, Юра бала-
лар йортына элəгə. Андый тормышта кеше бик тиз олыгая.
Мəктəпне бетерүгə, ул урамда кала. Туган йорт ны инде
күптəн бөтенлəй чит кешелəр үзлəштергəн, ə кəгазьдə өең
булгач, кем сиңа торак бирсен... Йодрык белəн генə була-
мыни андый сынауларга каршы торып. Тиз аңлаттылар.
Каты һəм үтəрлек итеп. Башкача анда калырга мөмкин
түгел иде инде – китəргə кирəк. Ераг рак. Прописка да юк,
яшəр урын да. Һөнəрең булмагач, эш тə юк. Димəк, акча
да. “Ак юл яшьлəргə”, дип хак əйтəлəр. Бар! Əнə бара
юлың! Дүрт ягың кыйбла. Пычагыма да кирəк түгелсең.
Җəен яшəргə ничек тə əле була, ə кыш җиткəч нишлəргə?
Портта капчыклар бушату да, торакка була урам себерү
дə калмады, тик барысы да тизрəк хушлашу ягын карый.
Бар, сыпырт! Алга! Якты килəчəккə таба! Еш кына төрмə
турында да берничə сүз өстилəр...
Көн артыннан көн. Берсе икенчесенə охшаш, соры буш-
лык тулы көннəр. Өметсез, ышанычсыз, килəчəксез... Шу-
лай юкка чыккан булыр иде безнең Юра. Əгəр...
Бүген дə ул йөк станциясенə вагон бушатырга китеп
бара. Инде гадəттəгечə. Кешелəрдəн читлəшеп, кыен-
сынып. Аңа, яшь чибəр егеткə, тишелеп беткəн күлмəк-
чалбар белəн кеше күзенə күренү оят. Күплəр мыскыл
итеп карый бит... Яңа гына поезд кузгалып китсə дə, халык
инде таралып та өлгергəн. Перронда бер генə кеше басып
тора. Күрəсең, аны беркем дə каршы алмыйдыр. Ə ул, кул-
тык таякларына таянып, авыр карашын чемоданнарына
төбəгəн...
Ерактан ук күреп калгангамы, Юра туп-туры аның янына
килде:
– Бəлки, ярдəмем кирəктер?..
Шунда ул соңгы берничə елда тəүге тапкыр кешечə
ягымлы караш тойды.
– Əйдə, алай булгач, кузгалыйк. Күрəсең, мине каршы-
лаучылар килмəс...
Озак атладылар. Башта дəшмичə генə. Ə аннары сүзлəр
үзеннəн-үзе табылды. Чал чəчле инвалид отставкадагы
подполковник булып чыкты. Күптəн түгел аягын кискəннəр.
– Сугыш шаукымы, – диде ул. Тавышында түзə алмас-
лык яра, бетмəс авырту, кайгы аһəңе кайтавазы...
– Ничəмə ел үтте. Бер кыйпылчык – тездə. Алырга кый-
мадылар башта. Борчымагач, тимик, диделəр. Əлегə зы-
янсыз, янəсе. “Əле” дигəнең үтте, күрəсең. Эренлəде, ган-
грена башланды.
1945нче елның кышында, чираттагы атака вакытын-
да дошман гранатасы аның янында гына шартлый. Яшь
капитанның тəненə бихисап кайпылчыклар элəгə. Бəхеткə
каршы, көннəр бик суык булу сəбəпле, ул шинель астын-
нан бер иске мамык фуфайка кигəн була. Шул гына тот-
карлап кала да инде кайпылчыкларны. Ə менə сул аяк...
Унлап тимер кисəге тетмəсен тетə. Озак тырыша доктор-
лар. Һəм юкка түгел. Берсен генə ала алмыйлар. Башта
күрми калалар, ə аннары бераз савыкканын көтəлəр, ə ан-
нан соң инде – зыяны юк бит, атларга комачауламый, дип,
калдыралар.
Алар юл буе сөйлəшеп баргангамы, кайтып җит-
кəннəрен сизми дə калдылар. Читтəн караганда алар
кайгыртучан онык белəн аның картəтисе булып тоелалар
иде. Дуслашып та өлгерделəр. Исеме хəтердə калмаган.
Юк, онытылган түгел, сакланмаган гына! Исем урынына
да, фамилия урынына да... тик йолдызлары гына. Иптəш
подполковник...
Волгоград шəһəренең читендə, текə Идел ярында ур-
нашкан бəлəкəй генə йорт аларны боек, күңелсез генə
каршылады.
– Ммдааа-а... Минекелəр килеп тə карамаганнар, үзем
булмагач. Түтəллəрне чүп баскан, өйне үрмəкүч пəрəвезе.
Ташлаганнар ояны.
Мизгел эчендə Юра, үзгəреп, бөтенлəй икенче кешегə
əверелде. Күңелендə ниндидер яңа хис уянды. Башын-
да бер генə уй: ничек итеп, нинди яхшылык эшлəргə
бу кешегə? Ул бит гомере буе хезмəт иткəн... Һəм бер
мизгелдə онытылган. Барысы да оныткан. Хəтта якын-
нары да. Менə хəзер, шундый вакытта аның янында Юра
тора. Шулай ук читкə кагылган, шулай ук беркемгə дə
кирəкмəгəн. Шулай ук онытылган. Менə алар янəшə. Ике
ялгызлык. Ике култык таягы кебек...
Көн үткəне сизелми дə калды. Юра ишегалдын чүптəн
тазартып та, себереп тə өлгерде. Ə кичкə инде өстəл
өстендə самавыр җырлап утыра иде, плитəдə аш пешеп,
бөтен өй эчен тəмле искə тутырды.
– Кичке аш əзер! Рəхим итегез, иптəш подполковник, по-
зиция сезне көтə!
– Чын солдатсың син, Юрий! Синнəн менə дигəн офицер
чыгачак!
Əйткəн сүз – аткан ук. Ə подполковник – буш сүз əйтə
торган кеше түгел. Димəк, шулай булачак та. Иртə таңнан,
Юраның тəмле төшлəрен бүлеп, боерык яңгырады:
– Подъем!
Шушы таңда Юра бөтенлəй башка, яңа кеше булып
уянды: гүя яңадан туды. Хəзер аңа каршылыклар бетте.
Чөнки аның “иптəш подполковнигы” бар.
Менə алар Офицерлар йортына килде. Форма кигəн һəр
кешенең подполковникка честь бирүе Юраның күңелендə
бетмəс-төкəнмəс горурлык уятты. Аннан военкоматка
юнəлделəр. Шушы көннəн яңа тормыш башланды. Хəрби
тормыш. Повестка бирделəр, медкомиссия билгелəнде.
Ай да үтмəде, Юра инде армиядə иде. Авырлыклар очра-
ган саен, ул һəрвакыт подполковникны искə алыр булды.
Андый уйлар аңа көч, ышаныч һəм өмет бирə иде. Бəлки,
шуңадыр да, Юра һəрчак беренчелəр рəтендə, иң яхшы-
лардан, иң ышанычлылардан. Шул сəбəпледер, аны ае-
рым махсус частька күчерделəр.
Берничə ел эчендə Юра “Рэмбо ял итə” дигəн биеклеккə
күтəрелде. Төркемдə өлкəн итеп куйдылар. Аның егетлəре
– һəркайсы алыштыргысыз, иң авыр мəсьəлəлəрне дə
чишəрлек хəрби берəмлек: барын да булдыралар, телəсə
нинди җир, су, һава транспортын буйсындырган, пара-
шют белəн оста сикергəн, бөтен төр коралларны да яхшы
үзлəштергəн лачыннар. Алар – элита.
Ун ел бер көндəй очып үтте. Чираттагы капитан звание-
се бирелү хөрмəтеннəн отпуск белəн бүлəклəнде. Ап-ак
парад мундиры кигəн Юра, хəзер инде Юрий Васильевич,
самолет трапыннан төшеп, Волгоград җиренə аяк басуга,
такси аны шəһəр буйлап җилдертеп алып та китте. Урам-
нарда яз сулышы, бөтен дөнья шомырт чəчəге исенə тулы;
шундый рəхə-ə-т!
Килеп тə җиттелəр. Таныш йорт. Шул ук бəлəкəй капка.
Агачлар гына бераз үсеп киткəннəр...
Юрий Васильевич таштай катып калды. Берни дə ише-
терлек тə, күрерлек тə түгел... Йөрəк кенə сизенə – соң...
Инде соң.
– Иптəш хəрби, сез кемнедер эзлисез кебек?
– Монда отставкадагы подполковник яши иде.
– Күптəн үлде бит ул. Инде ике ел элек. Ə сез аның кеме
буласыз?
– Улы мин аның. – Авыр тынлык басты. Бераздан чак
ишетелерлек итеп: – Əтиемдəй ул миңа... – дип өстəде.
– Ай-яй-яй... Улы... Җитмəсə, хəрби. Кайда йөрдең син,
малай? Соңгы елны су бирер кешесе дə булмады бит.
Ислəренə төшкəн хəзер. Их, сез...
Капитан җиргə тезлəнде. Ак сирень гөллəмəсе капка ал-
дында җиргə таралды. Күзлəреннəн берничə яшь бөртеге
җиргə тəгəрəде. Беркем дə ишетмəде аның елаганын. Кай-
чандыр подполковник атлап йөргəн сукмакны борчактай
күз яшьлəре өтеп-өтеп алдылар... Авыр. Шундый авыр-
лык җанда. Төзəтə алмаслык, кайтара алмаслык югалту.
Нигə, ни өчен шулай? Ник кадерлəмибез булганны? Гел
каядыр омтылабыз, мəңге ашыгабыз һəм тагын... тагын
соңлыйбыз. “Яшəргə кирəк!” – подполковник шулай дип
əйтə иде. Яшəргə! Шушы мизгелдə, шушы урында һəм
шушы вакытта! Хыял ул – фəйлəсуфлар эше. Ə хəрби –
ул СОЛДАТ! Ул яшəргə, көрəшергə һəм җиңəргə бурыч-
лы! Ə үлəргə икəн – лаеклы булып! Геройларча! Халык
хəтерендə мəңге калырлык булып!
Юрий Васильевич, кисəк торып, хəрбилəрчə катып кал-
ды. Бер минут честь биреп торды. Мəңгелеккə тиң минут.
Хəтер минуты.
Инде берничə минуттан ул военком каршында басып
тора иде. Элекке карт военком инде юк, күрəсең, ялдадыр,
ə аның урынында – тормыш тəҗрибəсе дə булмаган хəреф
убыры – надан яшь майор.
– Соблюдай субординацию, капитан! Что ты себе поз-
воляешь? Смирно стоять перед старшим по званию! Кру-
гом! Шаго-о-м марш!
Хəлне аңламады майор. Бəлки, аңларга да телəмə-
гəндер. Берни дə эшлəмəү хезмəткə караганда җиңелрəк
бит. Мəшəкать тə юк, җаваплылык та. “Белми калдым”.
Менə бар җавап. Ə бит белмəү коткармый җаваплылыктан.
Бигрəк тə əрвахлар каршында.
Юрий Васильевич урамнар буйлап китте. Аяклар үз-
лə ре үк вокзалга алып килделəр. Поезд килгəнче əле
сəгатьтəн артык вакыт бар. Ул, борылып, тəрəзəгə кара-
ды – беренче тапкыр подполковник белəн очрашкан урын
уч төбендəгедəй күренеп тора.
Капитан вокзал янындагы ресторанга юнəлде. Халык
һəрвакыттагыча күп, башлыча шундагы болгавырлар
– шпана дип əйтик. Өстəл янына килеп утыруга Юрий
Василь евич үз уйларына чумды: күз адында хатирəлəр
биеште.
Официант тиз килде.
– Заказ булырмы?
– Ике стакан. Аракы. Бер телем кара икмəк. Тагын... Ка-
барга берəр нəрсə. Таңнан бирле ашау элəкмəде.
– Ике кешегəме? Иптəшегез килəме?
– Ул бүтəн килми инде. Беркайчан да. Аның якты
истəлеге өчен...
Истəлеклəр дəвам итə. Алар күз алдында кинохроника
өзеклəре кебек, берсен-берсе алыштырып чагылып үтте:
йөзлəр, күзлəр, тавышлар...
Официант аптырарлык рəвештə тиз кире килде.
– Мөмкин булса, хəзер үк түлим...
Хəтер чылбыры дəвам итте. Мөлдерəмə тулы бер ста-
кан Юра кулында, ə икенчесе – шулай ук тулы – өстəлнең
каршы ягында, өстендə – кара икмəк. Ə уйлар аны һаман
еракка əйди. Төньяктагы Яңа җир утравы, Сахалин, Куна-
шир, Владивосток янындагы Урыс утравы... Армиядəге
хатирəлəрен тирəндəгерəк истəлеклəр алыштырды. Əй-
тер сең лə, үткəннəр һəм бүгенге көн вакыйгаларының
еллар аша əңгəмəсен дə ул үзе – вакыт чыныктырган ка-
питан – алып бара. Гүя җавап тота. Чал чəчле карт под-
полковник каршында...
– Нəрсə? Берүзең эчə алмый утырасыңмы? Ярдəм
итəм...
Өстəлнең каршы ягында пəйда булган егет стаканга
ябышты:
– Бар да яхшы булсын өчен!
– Стаканны – урынына! Икмəкне дə!
Ул арада əллə каян əрсез алабай төркеме җыелып
өлгерде.
– Нидер ошамадымыни бу кунакка?
Əллə сизгерлек, əллə күзгə чалынып калды, əмма ял-
тыр пычак соңлады. Аны тоткан кул шартлап сынды. Бер
минут вакыт үткəндер. Бəлки, азрак та. Авып туздырыл-
ган өстəл-урындыклар һəм тегендə-монда аунап яткан
хəрəкəтсез шпана уртасында Юрий Васильевич берүзе
басып калды. Кайдадыр чəрелдəп хатын-кыз тавышы ка-
равыл кычкыра, милиция чакыра.
– Кешечə искə алырга да бирмəдегез... Пычрак җыен...
Икенче катка кешелəр йөгерə, милиция фуражкасы күзгə
чалынып кала. Кычкырышалар:
– Монда, ул монда! Монда килегез!
Əмма алар кергəндə капитаннан җиллəр искəн иде инде.
Аның ачык тəрəзəдəн тышка атлаганын беркем дə сизми дə
калды. Икенче кат бит... Ə тагын ярты сəгатьтəн поезд куз-
галып, аны əллə кайларга – бу мəхшəрдəн ераккарак алып
китте. Əйтерсең лə, начарлык монда өелеп кала. Ə кайда-
дыр алда, борылышның теге ягында – якты килəчəк... Юра
анда үзенең түлəнмəгəн бурычын, мəңгелек хатирəлəрен
алып бара. Хəзер инде мəңгегə үзенеке булган карт, чал
чəчле подполковник истəлеген. Бу ачык йөз аның өчен
хəзер – көзге дə, маяк та, өлге дə, бурыч та. Һəм подпол-
ковник истəлеге каршындагы шушы бурыч аның Ватан ал-
дындагы изге бурычының бер өлешенə əверелде.

(Дәвамы бар.)

Автор турында
Илгиз Əхмəтов – Илеш районының Дөмəй авылыннан.
1962нче елның 1нче гыйнварында якты дөньяга аваз сал-
ган. Бөре дəүлəт педагогия институтының физика-мате-
матика факультетын тəмамлый. Ул диплом алган елны
яшь белгечлəрне Ерак Көнчыгышка эшкə чакыралар. Илгиз
Тимерзаһит улы беренчелəрдəн булып чакыруны кабул итə
һəм гаилəсе белəн ерак якларга юллана. Икенче югары
белем ала – Томск дəүлəт идарə системалары һəм радио-
электроника университетын тəмамлый. Төрле урыннарда
эшли. Бүгенге көндə туган авылында яши, əдəби иҗат
белəн шөгыльлəнə. Русия Язучылар берлегенең

(Российский союз писателей) берничә медаленә лаек булды.
“Озын-озак кайту юлы” повестеның урысчасы (“Долгая
дорога домой”) “Идел”, “Бельские просторы” журналларында, татарчасы 

"Тулпар"да басылып чыкты. Əсəрне
татарчага автор үзе Альмира Əфтахова ярдəме белəн
тəрҗемə итте.

Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (1)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Озын-озак кайту юлы (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас