Чәчмә әсәр
1 Июня 2023, 12:10

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (24)

  Тимер дустына беренче кат күргәндәй карап катты. – Һәм син тәвә кошы үрчетергә уйлыйсыңмы? – диде ул телгә килеп.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (24)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (24)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (24)

Кемдер язучыларны акыллы төс чыгарып, көннәр буе өстәл артыннан тормый, гел язып кына утыралар дип уйлый икән, нык ялгышал. Бәлки бөекләре шулай да яза торганнардыр, ләкин Куптараев өстәл артына куллары кычыта башлагач кына килеп утыра, ул чакта инде иякләреңә таянып нәрсә язарга дип уйланып утырасы түгел, сүзләр үзләре ак кәгазьгә ашыга, сине ашыктыра. Илһам дигән нәрсә бер акыллы башның уйдырмасы шикелле, әллә Тимер генә тойганы юкмы аның барлыгын. Соңгы араларда үз- үзен көчләп нәрсәдер сызгаларга тырышып карады ул, язганнары күңеленә ятмады. Берәр акыллы фикер ялгызлыкта килер дип, урамнарны буйлады, йокламый әйләнгәләп йөрәкне җилкетерлек сүзләр эзләде, булмаса булмый икән ул, юккамыни “уңмаганны кума” диләр. Шулай илке-салкы йөргәндә яшьлек дусты Фәрит аның күңелендә дәрт уятты. Студент елларында якынаеп киткән иде алар Фәрит белән, биш ел буе бер табактан ашадылар. Бары бергә, югы уртак булды дусларның. Шәһәрдә төпләнеп, кайдадыр гомер кичерә иде Фәрит. Яшьрәк чакта кунаклашып та карадылар, ләкин хатыннарыңың үзара борчагы пешмәде. Ә бит гаилә тоткасы каршы булса, ир-ат чәпчеп ерак китә алмый, аралар суынды, очрашулар сирәгәйде. Онытканда бер генә телефон аша сөйләшкәләделәр, мунчада берләшеп арка чаптылар, сыра чөмерделәр дә, тагын берничә айга югалттылар бер-берсен. Әнә шул Фәрит көннәрдән бер көнне Тимерне конспиратив очрашуга  чакырды. Телефон трубкасын хатыны алган иде, авызын турсайтып: 

– Ишәй шалтырата, – диде дә икенче бүлмәгә үк чыгып китте.

– Мин идем бу, – дип шым гына сөйләште дусты, – хатының якын тирәдә юкмы?

– Юк, – диде мондый сәер сораудан аптырашка калган Тимер. Икенче сорау тагын да гаҗәбрәк иде.

– Ничә еллар аралашабыз, бер вакыт табып кызыксынганым булмады. Яшермичә генә әйт әле, дускай, син акча яратасыңмы?

Акчаны кем яратмасын, – дип дежур сүзләр белән җавап бирде Тимер, кызыксынгандай итте, – нигә тавышың начар ишетелә соң?.

– Шым бул, – диде Фәрит пышылдауга күчеп, – шәрран ярып кычкыра торган сүзләр түгел. Туалетка бикләнеп сөйләшәм мин, хатын белмәсен дим. Син дә бу сөйләшү хакында хатының алдында тешеңне агартма. Хәл белеп шалтыраткан диген, вәссәләм.

– Ә нигә андый серлелек, нидидер акчалар, хәзинә таптыңмы әллә? – дип шаяртты Тимер.

– Әйтәм бит, бик җитди сөйләшү бу, уенга алма. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, әгәр акча яратсаң, үзеңне зур акчаларга лаеклы дип санасаң, иртәгә сәгать уннар тирәсендә Совет Министров кырындагы ашханәгә кил. Менә шунда барысын уртага салып сөйләшербез, – диде дә Фәрит, трубканы куйды.

Аның бу чыгышыннан аптырап калган Тимер башта көлкегә алды ишеткәннәрен, тора бара күңеленә дәрт керде. Акча сүзе бит ул шундый сихри көчкә ия, җилкендерә, хисләндерә, күкләргә күтәрә, көч бирә, хыял диңгезендә йөздерә. Нигә яшерергә, без барыбыз да яратабыз акчаны, күзгә салынса карашны алмыйбыз, кулга керсә санап туялмыйбыз, кесә дә булса бер төрле энергия тарала бар фигылебезгә шул тирәдән. Шуңа да Тимернең уйлары гел бер тирәдә әйләнде, җылы юрган астына чумгач, ул ләззәтле уйларына ирек бирде, ни сәбәп гел елмайды үзе. Акча турында уйлар төрле масштабта булырга мөмкин. Кем өчендер бүгенге көндә ун мең акча буй җитмәс бәхет булып күзаллана, ә кемнәрдер миллионнарны көндәлек тормышларында кулланалар. Шәхсән Тимер андый зур суммалар турында уйларга да курка төшә, күңеленнән санаганда саташып бетә, очы очка ялганмы саннарының. Ниндирәк икән ул адәмнәр, шундый суммаларны уңга-сулга сипкәннәр, алтын табаклардан ашыйлардыр, көмеш савытларга әҗәт итәләрдер мөгаен. Ул кадәр биеклекләрдә үзен хыялларында да хис итә алмый Куптараев. Шуңа да андый кысыр уйларны уйлап хыялланасы да түгел. Бик тә тормыш тарафыннан кыерсытылганнар исемлегенә дә кертми ул үзен, шөкер тамагы тук, өсте бөтен, әзме күпме артып та кала әле тамактан. Әмма дә ләкин бар кешеләр белән беррәттән зуррак акчалар турында еш уйлана ул. Карап торуга башкалардан ким-хур кебек түгел төсле, күтәрә алмаслык гөнаһлар йөкләмәгән иңенә, нигәдер югары көчләр күз салып, бераз ярдәм итеп җибәрмиләрдер инде аңа. Артыгын сорамый ул, нәфесе зурдан түгел, яхшы гамәлләргә тотыр иде кулга кергән мөлкәтне. Мәсәлән, мыек төртмәгән егетләр әллә нинди кыйммәтле чит ил машиналарында җилдерәләр, бик тә утырып карыйсы килә үз машинасыңың руле артына Куптараевның. Әллә нинди импортный да булмасын әйдә, ярамаганмы үзебезнең “Жигули”, аның да иң арзанлысы. Кереп утырыр иде ялтырап торган машинасына ирәеп кенә Тимер, тегесен-монысын күчергәләр иде, өй тәрәзәсенә карап, түземсезләнеп сигнал бирер иде, кайда анда мыштырдый хатыны, җиләккә барып кайтырга кирәк мондый матур көндә. Булмаган булмас инде машинасы да, әлегә кадәр тәпиләгән, моннан соң да аяклары сау булсын. Күңеле төбендә беркемгә дә әйтмәгән хыял йөртә ул: китап бастырып чыгарырга иде!  Калын катырга тышлы, шома кәгазьдән, матур рәсемнәр белән бизәкләнгән, кереш өлешендә берәр саллы гына тел белгече язган төпле фикерләр белән. Унбиш-егерме табаклы, авырлыгы ике-өч кило тарткан, күз явын алырлык китап. Тышына зур хәрефләр белән аның исем шәрифләре язылсын, исеме әллә ниткән серле булып, укучыларны ерактан арбап торсын. Шулай килеп керер иде начальнигы кабинетына Куптараев, ваемсыз кыланып тегенең өстәленә китабын салыр иде. “Менә, – дияр иде, – тәкатьне корыттылар рөхсәт сорап, ризалык бирдем. Тагын берсен әзерләп яталар әле анда”– дип арттырып җибәрер иде. Күзләре дүрт булыр иде дә соң теләр-теләмәс кенә исәнләшеп йөргән хуҗасының, билен бишкә бөгәр иде. Кәк же, ташка басылган китап уен эш түгел. Ә хатыны ничекләр кыланыр иде икән хәләл абышкасы китап кочаклап кайтса. Биепләр генә йөрер иде алдында, валлаһи. Кеше янында сүз арасында кыстырып җибәрәсең, менә бастырдылар китапны, фәлән-фәсмәтән, күңелең рәхәтләнә, үзеңне бер куәт иясе итеп тоя башлыйсың. Өстәп гәзит-журналларда мактау сүзләре бастырып чыгарсалар, укучыларың очрашуларга чакырсалар, һу-у ул чакта Куптараев та кешеләр рәтенә керер иде. Ә бүгенге көндә ул хатынының берсе мәшриккә, берсе мәгърибкә карап торган итекләрен яматып йөрергә мәҗбүр. Ичмасам шул тишек-тошыкларны капларлык бераз капитал кулга керсен иде әле. Шундый тәмле уйлардан соң йокысы да тәмле булды Тимернең, төшнең дә ниндиен күрде бит әле, колач җитмәс ак байталга атланды. Ак атка атлансаң теләкләрең тормышка аша дип юрый төш китабы. Ак төс, гомумән, шатлык төсе.

Ял көне җитсә, хатынында Тимернең күңеленә ятмаган бер гадәт уяна. Бөтен өй эчен астын-өскә китереп тузан эзли башлый ул, юа, сөртә, агарта, һич тик тормый. Әлбәттә, сөйгән ярын да бу эшкә җәлеп итә, атна саен палас-коверларны ишек алдына чыгартып кактыра, тегесен-монысын чүплеккә ташыта. Ял көне шундый буламы инде? Бүген Тимер хатыны кузгалганчы торып чәй куйды, алдарак чыгып ычкынырга иде исәбе.

– Кайда иртәләдең болай? – дип гаҗәпләнде хатыны урыныннан гына.

– Базарга чыгып урамакчы идем, – дип, күз дә йоммый хәйләләште Тимер, – әнә караватның бер аягы җәелеп килә, я бөтенләй таралыр. Яраклы шөрепләр алып тарттырып куярга кирәк.

– Мин дә аны шәйләгән идем, – дип шатланды Тимернең уңганлыгына хатыны, – сөт бүлегенә сугылып, эремчек тә ал әле бер-ике кило. Безнең яшьтә сөякләргә кальций файдалы ул, шәңгә пешереп ашатырмын үзеңә.

Әнә шулай шома гына котылды Куптараев келәм кагулардан, биш тукталышны үтү күп вакытны алмады. Ял көне иртәнчәк кеше әз була. Иртәрәк кузгалдым дип хафаланган иде Тимер, ни хикмәт Фәрит дүрткел колоннага сөялеп аны көтеп тора иде инде. Кул биргәч: 

– Капкаладыңмы берәр нәрсә?– дип сорашты дустыннан.

– Иртән ни, бер чынаяк чәй инде, – диде Тимер түземсезләнеп. Аның тизрәк эшнең аешына төшенәсе килә иде. Кинәт кенә баеп китү өчен ул ни эшләргә тиеш икән?

– Аш ашка, урыны башка, бар әнә теге кибеттән бер сафны кереп ал әле, – дип әмер бирде Фәрит чертләтеп төкереп.

– Син нәрсә, сары таңнан мичкәгә чумарга җыенасыңмы? – дип гаҗәпләнде Тимер. Дустының моңа кадәр хәмер белән мавыкмаганын белә иде ул.

– Минем мәрхүм әти карт салып кайтканында әни тиргәшә башласа, гел бер сүзне кабатлый иде: “Теләп эчкән дисеңме әллә, кирәк дип эчтем, тормыш мәҗбүр итте”, дип аклана торган иде. Мин дә кирәк өчен дим, коры кашык авыз ерта, киңәш-табыш озакка сузылыр.

– Аңа җитәрлек акчам да юк минем, – дип котылырга уйлады Тимер.

– Мәңге саран булдың инде син, студент чакта да гел минем тәмәкене тартадыр идең, жмот. Мә! – дип меңлекне чыгарып тоттырды Фәрит. – Ашау синнән.

Йомышчы малай булып йөрүенә ачуы килсә дә, йөзенә чыгармады Тимер, тиз генә урап килде. Залга үтеп, ышык почмакка урнаштылар. Тагын Тимергә авырлык төште, гел кызыл чөгендердән торган винегретка бер сосиска салдырып алып килде.

– Һе, – дип авызын кыйшайтты Фәрит накыс тәрилкәгә карап, ләкин сүз озайтмады.

Өстәл астыннан гына сыңар стаканга агызып авыз иттеләр зәм-зәм суын, берәр бөртек чөгендер алып чәйнәделәр. Шуннан ике җан дус башка-баш терәп бизнес-план төзергә алындылар.

– Акылы бар кеше хәзер сулар һавадан акча эшли, – дип башлап җибәрде йөзе алланган Фәрит, – синең белән минем кебек гаделлеккә табынган бәндәләрнең почеты китте. Кәсеп итсәң генә насыйп итә Ходай, бер эш тәкъдим итәргә уйлыйм сиңа. Кәнишне, шомарак егетләрне дә табарга булыр иде, синең буын сыеграк, алдаша да белмисең. Ә бу бал-лшой минус. Ну сиңа ышанырга була, төп башына утыртмассың. Саранлыгың хәттин ашкан анысы, – дип тагын төрттереп алды дусты, – әмма кеше хакына керергә намусың кушмас. Соңгы араларда төрлечә уйлап карадым мин, исәп-хисап үткәрдем, тренинг белән шөгыльләндем.

– Анысы нәрсә була тагы? – дип кысылды кәефләнә төшкән Тимер.

– Не важно, син мине бүлдермә, сиңа кирәге алдарак. Менә шундый фактлар ачыкланды. Иң отышлысы, әлбәттә. корал сату...  

– Ф-ю-ю, – дип сызгырып җибәрде Тимер, шул арада бер чөгендер кисәген чәнечкесенә эләктереп әзерләп куйды. Аның теләген карашыннан аңлаган Фәрит сеңер стаканга алынды. Бит-авыз тирәсен сөрткәч, дәвам итте: 

– Икенче урында наркотиклар, кызлар табып притон оештырсаң да отышлы, аларның һәрберсе аена йөз мең табыш китерергә сәләтле...  

–  Синең буш вакытларыңда “Уголовный кодекс”ны укыганың юкмы, гаҗәп кызыклы язылган, мисаллар китереп, елын төгәл күрсәтеп, – диде Тимер елмая төшеп.

– Болары кереш сүз урынына, – диде Фәрит вәкарь генә. – Менә синең тәвә итен ашап караганың бармы, алай булгач гел статьялар телеңдә.

– Тәвә ите?– дип уйланып калды Тимер. – Сарык, сыер, кәҗә, тавык, каз – барысын тәмләп караган бар. Куян, чучка, болан, аю – болары да ризыкка насыйп булды. Тәвә итен юк икән. Ә ничек тәмле буламы?

– Ифрат та тәмле!  Шулай язалар әнә буклетларда. Хәзерге черегән байлар нәфесләрен кандырыр өчен егылып китеп алырлар иде аны, чутлашып тормый, бер-берсе алдында күкрәк киерер өчен генә. Кайда анда кибетләрдә, шәһәребезнең затлы рестораннарында юк ул хикмәтле ризык. Спрос огромный – предложения нет, – дип урысчага күчте Фәрит. – Сизәсеңме?

– Үтемле товарлар күп инде ул, – диде Тимер, – анаконда итенә дә чират торырлар иде ул акчаларын кая куярга белмәгән адәмнәр. Безнең ни кысылыш бар моңа?

– Күптән сизенәм, башың юка синең, дускай, турысын әйткәнгә ачуланма. Эшкуар жилкасы юк синдә. Соң ул анаконда белән кибетләрне тутырыр алдыннан аны ауларга кирәк бит, диңгез артыннан бу караңгы почмакка китерергә. Беләсеңме, бу күпме акчалар таләп итә? Ә тәвә кошы... .

Тимер дустына беренче кат күргәндәй карап катты.

– Һәм син тәвә кошы үрчетергә уйлыйсыңмы? – диде ул телгә килеп.

– Мин түгел, ә без, икәүләп шул төшемле эшне җәелдереп җибәрәбез, ә бер елдан мондый ашханәдә түгел, ә “Алтын башак”та бизнесның еллыгын уздырабыз, киң алдырып, мөхтәрәм кунаклар чакырып, йолдызларны җырлатып. Бәлки, Киркоровны чакырырбыз, я Валерияне, сиңа кайсысы ныграк охшый?

– Утопия. Күз алдына китерәм : зәңгәр халатлар киеп, икәүләшеп тәвә кошлары артыннан йөгергәнебезне. Мин, юләр, ярты шәһәрне үтеп килгән булам тагы. Кая, калганын сал да, таралышыйк., минем базарга да сугыласым бар әле.

– Кем сине кошларга якын җибәрә? Барысы уйланылган-исәпләнелгән. Чишмә районында бер ташландык ферманы да барып карап кайттым мин. Анда эшләргә укталып торганнар җитәрлек. Кырык-илле меңгә тау күчерергә ризалар. Бары башлап җибәрергә бераз финанс кирәк.

– Ул хикмәтле кошларның күпме торганын чамлыйсыңмы син, тилекәй, өр-яңа машина хакы, – диде тәмам ачуланып Тимер.

– Ә безгә нигә кош, безгә йомыркасы да бик җиткән, – дип кире какты дусты.

– Парлашып йомырка басарга утырабызмы? Берәр ай кузгалмый чыдасаң, белмәссең, – дип зәһәрен чәчте Тимер, ник йокы калдырып йөргәненә үкенеп.

– Инкубатор!  Мин бик оста бер егет белән сөйләштем, чүп тә түгел андый нәрсәне коршавы ди. Әйткәндәй, йомыркасына да кызыгучылар күп аның. Кош продуктивный, дистәләгән йомыркалар белән күмеп ташлый ул сине. Шул динозавр йомыркасына тиң нәрсәдән омлет пешер әле, чират су буе булачак.

– Ипләп, җайлап нәрсәләр эшләргә җыенганыңны сөйләп бир әле. Берәр рациональное зерно бардыр. Әлегә кадәр гел акча чутлыйсың, – дип кызыксынып китте Тимер.

Дустының сөйләгәннәреннән шул мәгълүм булды. Телгә алынган ферма төзек, дип әйтерлек икән, бары тәрәзәләрен ныгытасы, идәннәрен яңартып җәясе. Шунда ук инкубаторны урнаштырырга була. Йомырка сатучы фирмага да шалтыраткан өлгер Фәрит, данәсе бер ничә мең, ничек килешәсең инде. Кабул итү пунктлары бүгеннән тонналап тәвә итен кабул итәргә әзер. Теге һөнәрмән кыш чыкканчы инкубаторда булашырга, каравыл булырга да риза. Һәр ай саен төгәл эш хакы түләп бару зарури. Фәритнең исәпләре буенча, ремонтка, тегесенә-монысына йөз илле меңләп акча җитәргә тиеш, аннан соң инде теге хикмәти кошлар үзләре акча эшли башлаячаклар, чутлап кына өлгер. Теге шешә кимегән саен, дустының сүзләре ышанычлырак була барды, Тимернең дә бу бизнесның барып чыгарына өмете ныгыды.

– Йөз илле мең акча зур сумма түгел, акционерлар табылыр иде, соңыннан барысы белән керемнәрне бүлешергә туры киләчәк. Кем дә риза булыр, бүген утыз мең салырга да, соңыннан ай саен шул акчага дәгъвә итәргә. Шунысы эчне пошыра, – дип серен ачты Фәрит.

Сөйләшү эшлекле төс алды. Төрле яклап тикшерделәр алар бу мавыктыргыч мәсьәләне. Теге өстәл астындагы савыт бушаганда, конкрет планнар ассызыкланган, алачак табыш тиененә кадәр чутланган иде инде. Атна эчендә кирәкле сумманы табарга булып дуслар җылы хушлашты. Соңгы сүзне Фәрит әйтте: 

– Түлке җанашыңа бу бизнес хакында ләм-мим, барысын юкка чыгарырсың. Беләсең бит, ул мине бик яратып бетерми, минеке дә сине җен урынына күрә, бер-берсе турында әйтәсе дә түгел инде. Менә кулга акча керә башлагач, чишәрбез серне. Ул чакта инде алар икенчерәк карарлар безнең дуслыкка. Гомумән, хатын-кыз бит ул бар нәрсәне акча эквивалентыннан чыгып бәяли. Килештекме?

Хак сүзләр әйтте Фәрит, бу хакта үзе дә уйлап куйган иде Куптараев. Юл уңаена үзәк базарга сугылды ул, хатынының йомышын йомышлады, озак кына симез сарык ите яткан киштә кырында торды, бавыр үлчәтеп алды. Бавыр да пешерә белеп пешерсәң, телеңне йотарлык була, сарык билдәмәсенә биргесез. Ишектән керүгә хатыны ят исне сизеп алды, нәрсәгә юрарга белми телсез калды.

– Тамак, – дип, төсләрен бозып җибәрде Тимер, муенын угалап, – җил суктымы, әллә аяк киеме юеш булды, төкерекне дә йотып булмый. Гыжлап йөрдем күпме ара. Тәмам теңкәгә тигәч, күршедәге рюмочнаяга кереп илле грамм салдырдым, файдасы юк. Әллә температура да бар инде.

Кайчакта хатын-кыз бигрәк беркатлы булып китә. Ышанды бит күгәрченкәе Тимернең зарларына. Ах-ух килеп, шкафтан термометр эзләп тапты, кичекмәстән юрган астына ятарга боерды. Авылдан алып килгән кипкән кура җиләген кайнатып эчерә салды, муенына компресс ясады. Кәефе шәп булса да йөзен сытып, Тимер карусыз аның кушканнарын үтәп кенә торды. Дәваларның файдасы тиде бугай, изелеп китеп йоклады ул таңга кадәр.

Фото: ljrate.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (24)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (24)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас