Чәчмә әсәр
30 Мая 2023, 11:15

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (23)

Халык арасында “сары йорт” исемен алган дәваханә чынлап та сарыга буялган иде.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (23)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (23)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (23)

Кадерле аппаратны кочагына кысып, автобуска кереп утыргач, чиксез көч-куәт сизде үзендә Сәүбәнов, дарьяларны кичер кебек иде. Шулай булырга тиеш тә. Кичә генә ул гаҗиз булып вокзалда ишектән кергәннәрне-чыкканнарны исәпләп утыра иде. Ә бүген? Приборны алып, почтамтка сугылган иде, менә ул цивилизация, акчалар аның исеменә күчерелгән. Башта кереп, ныклап корсагын тутырды ул, кыйммәтле сигарет алып авызына капты, җитәр төпчек чүпләп тартып йөрүләр. Кара аңа, энәдән-җептән киенгән, җитди йөзле, акыллы карашлы фән вәкиле, теләсә кем белән аяк терәп сөйләшә ала. Өстәп, түш кесәсендә берничә мең акча йөрәген җылытып тора.

Теге гәзиттә телгә алынган Тәтешле районы шактый ерак булып чыкты башкаладан. Бу якларга аяк басмаган Сәүбәнов автобус тәрәзәсе аша табигатьне күзәтте, анысыннан аргач, күзләрен йомып, алдагы фәнни эшләрен күзалларга тырышты. Әлбәттә, район җитәкчелегеннән башка ерып чыгып булмас мондый катлаулы эшне. Фикердәшләр табарга кирәк, ярдәмчеләр эзләргә. Турыдан-туры хакимият әһелләренә мөрәҗәгать итү ярамас. Ни әйтсәң дә ул тирәдә авылдан чыккан, авыл хуҗалыгы уку бүлеген тәмамлаган кадрлар утыра. Аларны күбрәк ит-сөт, йомырка кызыксындыра, калын тиреле булалар алар, гадәттә. Ә менә район гәзите хезмәткәрләре белән уртак тел табып булса, алар аша югарырак даирәләргә дә чыгарга булыр иде. Аннан соң гәзит тирәсендә эшләгәннәр һәр нәрсәдән хәбәрдәр була, тәгаен теге гуманоидлар турында бер-бер нәрсә ишеткәннәрдер, әллә язып та чыкканнардыр үз гәзитләрендә. 

Ул барып төшкәндә эш сәгате тәмамланмаган иде әле. Гәзит бинасы үзәктә урнашкан икән. Минутын да әрәм итми, шунда юлланды булачак галим. Сорашып, туры редакторның ишеген шакыды. Киң өстәл артыннан колгадай озын, кипкән балыктай юка хатын-кыз аягүрә басты. Сәүбәнов вәкарь генә өстәл артына килеп утырды, визиткасын салды, ялтыр тышлы кенәгәсен рәттән куйды.

– Мин башкаладан сезгә мөхтәрәм затлар тарафыннан җибәрелгән вәкил. Бу мәсьәлә белән башка өлкә галимнәре дә кызыксына, килеп чыгулары бик мөмкин, – дип дәрәҗәсен күтәрергә тырышты ул. – Сез урындагы кеше буларак безнең оешмага ярдәм күрсәтерсез дигән өметтәбез. Бәлки, гәзитегездә берәр төрле язма бастыргансыздыр, хәбәрчеләрдән кемдер ачыклык керткәндер бу сорауга. Транспорт ягыннан булышып җибәрерсез шәт. Гомумән алганда, мин сезгә күз терәп килдем. Кайдадыр яшәп торыр урын да кирәк булыр инде.

Редактор аның сүзләреннән югалып калды, башлап ишетә икән гуманоидлар хакында.

– Эшкә чыгуыма икенче көн генә әле. Чак ялдан кайттым, нервыларны тынычландырып, җылы якта комда кызындым. Гаять тынгысыз безнең эш, район зур, проблемалар җитәрлек. Мисалга шәхси хуҗалыкларны гына алыйк. Зар елый кичәге колхозчы, эшсезлек басты авылны, ярдәм юкка якын. Аларның сорауларын күтәреп гәзиттә яктыртасы килә, икенче яктан бу җитәкчеләрнең юньсезлеген фашлаган төсле килеп чыга. Канаттан йөргән акробат төсле кыланабыз, түрәләр дә риза булсын. халык та үзен кайгыртканны тойсын. Авыр, ифрат авыр эш. Шуңа күбрәк аерым кешеләрне мактап телгә алу ягында мин. Танышлары укып шатлана, башкалар фәһем ала, кем әйтмешли, бүре дә тук, сарыклар да исән. Ә сез – гуманоидлар дисез. Яшермим, бик ышанып җитмим мин андый нәрсәләргә. Бер капчык бодай, ике бункер арыш, нәселле үгез, йомарлам май, боларын тотып, капшап. тәмләп карарга була. Мин – материалист, диалектик материализмнан экзамен биргән кеше. Ләкин һәр кеше үз өлкәсендә, башкала кунагы кызыксына икән, ярдәм итәрбез. Хәзер...  – дип телефон трубкасына үрелде хатын, кемгәдер кичекмәстән керергә кушты. Гел өстәл артында утырып умыртка сөяге бөгелә башлаган мөлаем гына ханым пәйда булды, ярдәмчесе икән. Үз телләрендә сөйләшеп, мәсьәләгә ачыклык керттеләр. Булган икән андый хәл. Шеф йомшак җирләрен көньяк кояшында җылыткан көнннәрдә бер хәбәрче яңалык китергән. Фактны тикшерү бурычы Моратовка йөкләтелгән. Өч көн югалып йөргәннән соң, дүрт юллык хәбәрнамә язып китергән, аны бастырып та чыгарганнар. Шуның белән ябылган ул сорау. Дәррәү кубып бар редакция әгъзалары Моратовны эзләргә алындылар. Редактор китерткән чәйне эчеп тә бетерә алмады Сәүбәнов, сипкел баскан җирән чәчле егет очып ишектән килеп керде.

– Чакырттыгызмы, Хафаса Хаятовна?– дип еш-еш тын алды ул. Карашы белән кунакны күзәтте.

– Син ниндидер гуманоидлар турында материал җыештыргансың икән?– дип ерактанрак башлаган иде редактор, егет ялт Сәүбәновка таба борылып басты

– Мәскәүдәнме? – диде ул кояштай балкып.

– Нинди Мәскәү тагы, менә Уфадан килгән иптәшнең берничә соравы бар сиңа. Кунакны синең карамакка тапшырам, бар теләкләрен үтә, тамагын, яшәр җирен кайгырт, кирәкле кешеләр белән очраштыр. Сораулар туса, миңа мөрәҗәгать итәрсез, теге “Уазик”ны файдалансагыз була, шоферга әйтермен. Ике көн җитәр дип уйлыйм. Әйткәндәй, кайсы авылда булды андый вакыйга?

– Каргалыда, – дип җаваплады сөмсере коелган Моратов. Кунакны муенына такканнарына һич тә шатланмый иде ахрысы ул.

– Каргалыда? Гаҗәеп авыл, чөгендер харап уңа анда, – дип озатып калды аларны редактор. Урамга чыгып баскач, Моратов үзенең канәгатьсезлеген белдереп алды.

– Мин сезне Мәскәүнең үзеннән килгән икән дип торам.

– Нишләп аннан килергә тиешләр идеме ни?– дип кызыксынды Сәүбәнов.

– Соң бит мин аларга җибәргән идем язмамны. Басылып та чыкты әле. Шуннан соң шалтыратып та карадым, рәтле-башлы җавап бирүче булмады. Әллә үзләре килеп чыгарга уйлыйлармы, дип өмет иткән идем.

– Соңрак килерләр бәлки, Мәскәүгә кадәр ара ерак, – дип егетне тынычландырды Сәүбәнов. – Әлегә мине ул материаллар белән таныштырсаң иде. Бу кояштан качып утырырлык урын юкмы монда?

Күк йөзенә шәфакь кызыллыгы җәелсә дә, көннең эсселеге сүрелмәгән иде әле.

– Тыныч урын бар барлыкка, – диде җанланып киткән Шәүкәт. Егетнең исеме шулай булып чыкты. – Әнә теге тыкрыкка борылсак”У Петровича” ачык булырга тиеш.

Анысы үрелгән читәннәр белән уратып алынган җәйге кафе булып чыкты. Сәүбәновка түш кесәдәге меңлекләрнең берсен вакларга туры килде. Харап теремекләнеп киткән Шәүкәт йөгертеп кенә икешәр кружка сыра алып килде, өстәлгә фисташкалар сипте. Теш камаштырырлык салкын эчемлекне хушланып йоткалап, Сәүбәнов сораштырырга тотынды.

– Минем энекәш милициядә эшли. Армиядән кайткач, урам киләпләп йөрде дә, шунда барып керде. Эш яратмый, укырга теләми, таман булды таяк болгап тору үзенә. Беркөн ул яңалык сөйли миңа. Мунча кереп чыккач, хәл алып, менә шулай тамак җебетеп утырганда. Дөрес, ул чакта бераз катырагы иде. Сүз артыннан сүз, әйтә бу миңа, кичә бүлеккә вещдок кабул итеп алдык, инопланетянинның скелеты ди. Күрше авылда өй карагын эләктергәннәр, шул чәлгән булган теге нәмәстәкәйне, ди. Минем, әлбәттә, колаклар үрә торды.  Журналист кеше гадәти булмаган информация алу өчен Каф тавы артына барырга әзер. Мин хәтта үземә салынган чәркәне дә тегенең алдына эттем, теле ачыла төшсен дип. Ну, анысы артыграк булган. Ник дигәндә, өстәп ачыклык кертмәде ул. Китерделәр, алдык, төргәккә төрелгән, ачып караучы булмады, кәгазьдә шулай күрсәтелгән иде, вәссәлам. Затына тия башлагач, “Миллион роз”ны көйли башлады, дәртем чигеп кул селтәдем. Монда сыра яхшы безнең, тагын берәр рейс ясыйммы, төгәл йөз сум бирсәгез...  

Бер тында ярты кружканы чөмереп куйганнан соң, күбекләнгән мыегын сөрткәләп Шәүкәт дәвам итте.

– Башка кеше булса кул селтәр иде, миндә үҗәтлек җитәрлек. Икенче көнне кәеф шәптән булмаса да, милициягә юл тоттым. Тикшерүчеләр сорауларга җавап бирүдән кырка баш тарттылар, Галәм кунагына сыңар күз белән генә булса да карарга рөхсәт итмәделәр. Шулай да бөртекләп җыеп шуны белдем, чыннан да китергәннәр нәрсәдер, әллә хәзинә, әллә инопланетянин гәүдәсе. Редактор безнең бик усал хатын, зәһәреннән шулай корып кипкән ул. Каравыллап кына тора һәр адымыңны, шуңа да эш сәгате беткәнен көтәргә туры килде. Попуткаларга эләгеп-тагылып кичкә таба барып җиттем теге могҗизалы авылга. Участковыйның өен өйрәтеп җибәрделәр. Кире беткән адәм икән, нигә милициягә гел шундыйлар эләгә торгандыр. Һәр сорауга, тикшерү тәмамланмаган, сөйләргә ярамый, дип тик тора. Карак баскан өйнең күршеләрендә булдым, алары да артыгын белми, Халисә дигәне бер сүз әйтте, өй хуҗабикәсе ниндидер Марселло турында сөйләнгән икән аңа. Ә өй хуҗасы әлеге вакытта сары йортта ябуда ята имеш. Андый килделе-киттеле адәм нәрсә сөйләмәс. Нинди Марселло, икенче системада очып килгән затның исеме түгелдер бит инде. Тәмам баш катты.

Сәүбәнов Шәүкәтнең сөйләгәннәрен бик игътибарлап тыңлады. Дә-ә, шул кадәр ара үтеп, тулырак мәгълүмат алырга өмет иткән иде ул. Бу сыра яратучы егет фантазиягә бай булып чыкты, аерып алып булырлык түгел кайсы уйдырма, кайсы хак аның сөйләгәннәре. Әгәр бодайны кылчыктан аерырга алынсаң, мондый күренеш килә алга: нәрсәдер алып килгәннәр милиция бүлегенә, ул теләсә нәрсә булырга мөмкин, бары Моратов фаразы гуманоид. Шулай да милициягә тагын бер визит ясарга кирәк, күңелне тынычландырыр өчен. Инде авылга килик, шул ук имеш-мимешләр, өстенлек әлеге Моратовның хыялый фикерләрендә. Өй басу гадәти күренеш, ил буенча көненә ничә фатир чистарталар икән. Безнең шома егетебез Марселло дигән исем ишеткән дә шуны тизрәк космос кунакларына бәйли салган, бу бер төрле дә мантыйкка сыймый. Шулай итеп, барысын бер төенгә төйнәсәң, фактларга урын калмый. Ну, бу гәзит әһелләрен, уйлап чыгарырга дисәң аларны куш, берне бишкә кушалар, юктан бар ясыйлар. Шәүкәт бушаган кружкаларга карап нәүмизләнеп утыра бирде, Сәүбәнов киләчәккә эш планын билгеләде.

– Энекәшеңне күрик әле без, нәрсә дә булса өстәп әйтер, Гомумән, үз колакларым белән ишетәсем килә аның сөйләгәннәрен.

– Өйдә булырга тиеш, эш сәгате бетте бит. Кибеткә сугылабыз да, берәрне алып, туры энекәшкә китәбез, – дип кулларын угалады Шәүкәт.

– Тегендә-монда сугылып тормыйбыз, аек баштан эшләнә җитди эшләр, – дип урыныннан кузгалды Сәүбәнов.

Закон сакчысы чынлап та өйдә булып чыкты. Хәл-әхвәл сорашкач, ишек алдында таралып яткан утын түмәрләренә тезелешеп утырдылар, тәмәке кабыздылар. Ни сәбәп булгандыр, бу юлы Шәүкәтнең туганы аз сүзле булды. Сәүбәновның төрлечә сырлатып биргән сорауларына кыска-кыска гына җаваплар бирде, башкаладан булуы да тәэсир итмәде.

– Кәгазьдә күрдем, “неопознанный объект” дип язылган, терсәк буе булгандыр төргәге, кулга да алып карадым, ике-өч кило тартыр, капшап карауга йомшак та иде. Нәрсә икәнен кем белгән. Дежурный әйтте, теге әбинең өеннән тапканнар диде, дөресрәге карак тапкан булып чыга инде. Аннан соң зам по воспитательной части җыеп алып утлы табага бастырды безне: “Нәрсә әкият сөйләп йөрисез?”, ди. Телегезне тыя алмасагыз, статья белән озатам дип тә янады. Сез кешегә-фәлән сөйләп йөри күрмәгез инде. Бәладән баш-аяк, юктан гына эшсез калырсың. Ә минем дальше укырга исәп. Хәзер шикләнеп тә куям, әллә нәрсә булгандыр ул төргәк эчендә.

Караңгы төшкәнче исәңгерәтте егетне Сәүбәнов, шуннан артыгын ишетмәде. Кунакханә хакында сораштыра башлаган иде, Моратов киң күңелләнеп үзенә алып китте. Озын көн буена җыелган тәэссоратлардан тәмам арыган иде Сәүбәнов, башы мендәргә тию белән тирән йокыга талды. Иртән иртә уянды ул, ят җир булгангамы тынычсыз йоклады. Таңга таба күрше үрдәкләре бакылдап йокысын бүлделәр, соңыннан көтү китте, машиналар үтә башлады. Ул торганда Шәүкәт борын сызгырта иде әле, әмма булачак галим ай-ваена карамастан, сикертеп торгызды егетне. Ашык-пошык тамак ялгаганнан соң, икәүләшеп тәгаенләнгән “Уазик”ны юллап киттеләр. Сәүбәнов соңгы мөмкинлекне сынап карарга булды. Әлеге өй хуҗабикәсе ачылып киткән чагында бер-бер төрле хәбәр бирә алыр, туры юлга салыр, дип инанды ул.

Психик чирлеләр дәваханәсе күрше район үзәгендә икән, ашыкмыйча барганда ике сәгатьлек ара. Шулай да шоферны табып, калтыравык “Уазик”ны кабызып чыкканчы, кояш баш түбәсенә күтәрелде. Җайсыз иде утырып барулары бу такта арбада, әмма фән хакына ниләргә риза булмый адәм баласы. Сәүбәнов кесә телефоны аша үзенең спонсорына шалтыратты, перспектива белән таныштырды. Дустының тикшерү барышы белән танышкач, кәефе китте.

– Болай булгач, мин барып йөрмәм инде ахрысы, алтын балык капмаска охшаган. Шулай инде ул фән өлкәсе, – дип авыр көрсенде ул, – бер бөртек факт өчен йөзләрчә уйдырмаларны тикшерергә туры килә. Тәвәкәлләп юлга чыккач, барып кайт инде син, кайдан беләсең...  Акчаңны җилгә очырма, – дип кисәтүне дә кирәк тапты. Анысын үзе дә хисаплап куйган иде Сәүбәнов, юкны бушка аударып кайтса, җан асрарга кирәк булачак бит әле аңа. Тагын кайчан мондый гыйльми командировкаларга барырга язгандыр.

Халык арасында “сары йорт” исемен алган дәваханә чынлап та сарыга буялган иде. Авылдан читкә чыгарып төзегәннәр икән, ямьле урында, агачлык арасында утыра. Белмәгән кеше ял йорты-фәлән дип тә ялгышырлык. Бар җирдә тәртип, чәчәк түтәлләре, ком сибелгән аллеяларда чүп кисәге күрмәссең, бары биек коймалар белән уратып алынуы күңелгә шом сала. Теләсә кемне эчкә үткәрмиләр икән, шлагбаум куелган. Таза гәүдәле сакчылар башта аларның документларын тикшерделәр, соңыннан берсе кәгазьләрне тотып, каядыр барып килде.

– Машинагыз монда кала, шофер да, сез икегез әнә теге төп корпуска таба атлагыз, анда каршы алырлар. Баш врач рөхсәт итте.

Сәүбәнов саклык белән генә бу гадәти булмаган җирлеккә аша атлады, тирә-ягына карана-карана алгарак үтте. Көтмәгәндә берәр почмактан чәче-башы тузган юләр атылып килеп чыгар да богазына килеп ябешер төсле тоелды аңа. Ә нигә, юкка ябалар дисеңме аларны чәнечкеле тимерчыбык эченә. Аларга каршы кәз-кәз басып ак халатлы кызыкай якынлады: 

– Доктор сезне көтә, – дип, үзе артыннан әйдәде. Төпкәрәк үткән саен кешеләр очрый башлады. Аллея читендә куелган урындыкларда шашка уйнап утырган чал чәчле картлар яныннан шикләнебрәк үтте Сәүбәнов, кояшка йөзен куеп торган бер күк пижамалысы текәлеп карагач, йөрәге жу итеп китте аның. Ә тегеләй акырган-бакырган, ихахайлап көлгән, баш ташлап чапкан чирлеләр очрамадылар аларга. Хәтта кайсылары башларын ия төшеп, исәнләшеп калдылар әле хәтта. Теге кызый да, болында чәчкә җыеп йөргән төсле, бик иркен тота иде үзен бу сары биналар арасында. Ниһаять, икенче катка күтәрелеп баш врачның кабинетына барып керделәр. Кызыкай чыгып китте, ә олы яшьләрдәге доктор сүз башларга ашыкмады, кунакларны күз уңыннан үткәрде. Нәрсәгәдер шикләнеп, тотып ябып куймасын дип куркып та куйды Сәүбәнов. Юк, миһербанлы бәндә икән, утырырга урын тәкъдим итте, секретаршасыннан чәй китертте. Бераздан алар үз кешеләр булып син дә мин сөйләшәләр иде.

– Мин үзем дә кызыксынам парапсихология белән, – дип серен ачты доктор, – кеше миенең мөмкинлекләре чиксез ул, классик психология генә бар сорауларга җавап бирә алмый. Менә, мәсәлән, монда минем бер пациент бар, һава торышы нинди булачагын беләсем килсә, мин аңа гына мөрәҗәгать итәм. Бер тапкыр да ялгышканы юк, ә үзенең исемен дә әйтә белми. Я, моны ни белән аңлатырсыз?

Бу йортта гомер иткән кешеләр яши-яши үзләре пациентка әйләнәләр дигәнне ишеткәне бар иде Сәүбәновның, утсыз төтен булмый күрәсең... Нинди генә яхшы каршы алмасыннар, Сәүбәнов кара янды. Гөлгайшә турында сүз кузгаткан гына иде, доктор: 

– Беләм, беләм, бик тыныч пациент иде, мания белән этләнде. Өченче көн генә күмеп куйдык, урыны җәннәттә булсын, – дип яңалык сөйләде. Гуманоидка бәйләгән соңгы җепләр шартлап өзелделәр, монда чәйләр эчеп утыруның мәгънәсе юк иде.

– Тагын килегез, бик матур әңгәмәләшеп утырдык, – дип озатып чыкты доктор.

– Юк инде, сез үзегез килегез безнең якларга, башкача сезгә юл төшмәс ахрысы безнең, – дип кинаяләп җаваплады Сәүбәнов.

Шул инде, белмибез алда нәрсә көткәнен. Ә бит берничә елдан Сәүбәнов, шул гыйльми эшләре белән җенләнеп чыгырыннан чыкканнан соң, киләчәк монда, озакка тукталачак. Ләкин ул чакта докторны танымаячак инде ул, үзенең хыялый дөньясында мәш киләчәк. Ә киң күңелле доктор элекке танышын кочак җәеп каршы алачак. Әлегә Сәүбәнов кире башкалага омтыла. Анда аны гаҗәеп фән ачышлары көтә.  

Фото: stroiteh-msk.ru

(Дәвамы бар))

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (23)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (23)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас