

Соңгы араларда уфолог Сәүбәновның гыйльми тикшеренүләре тукталып торды. Тормыш мәшәкатьләре сөекле эшеннән аерды аны. Иң башлап банк хезмәткәрләре бугазыннан алды, нигә ул, шактый вакыт үтүенә карамастан, алган кредитын каплату өчен бер тиендә акча күчермәгән имеш. Рәсми язулар язып, банк җитәкчелегенә чакырттылар, тау кадәрле кәгазьләр яздырдылар. Ипләп аңлатып карады Сәүбәнов, хәзерге чорда түләрлек мөмкинлеге юк, эшсез утыра, үзе дә икмәк белән суда җан асрый. Бар, аңлатып кара аларга, күзләрен тозландырып өскә менеп киләләр. Килешү буенча сез икенче айдан башлап иллешәр мең түләргә тиешсез, әгәр бурычларыгызны каплатмасагыз, эшегез судта каралачак, бөтен милкегезне сатачакбыз, дип пыр тузалар. Әгәр Сәүбәновның илле мең акчасы булса, ачлы-туклы гомер итәр идеме ни? Әлеге кредитны да ул, эштән китеп, ныклап фән белән шөгыльләнү максаты белән алган иде. Чама буенча ул бер миллион сум бер-ике елга җитәргә тиеш иде. Ул вакыт эчендә Сәүбәнов тәгаен берәр фәнни ачыш ясармын, шаккатырырлык фактларга юлыгырмын, акча проблемасы үзеннән-үзе югалыр дип өмет иткән иде. Кем белгән ул банк комакларының шулай тиз акча таптыра башларлар дип?
Ни гаҗәп, зур сумма булып күренгән теге акчалар язгы кояш астында яткан боздай эределәр дә беттеләр. Күзгә күренгән нәрсә – күрше өлкәдә яшәгән таныш уфологыннан сатып алган бик кирәкле прибор. Биш йөз меңне елатып алды дусты. Күкләргә чөеп мактады үзе тудырган приборны. Аның ярдәмендә күптөрле тикшеренүләр үткәрергә була икән. Мәсәлән, чит планета вәкилләре кайдадыр пәйда булганнар дигән хәбәр килә, ди. Бу сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен ике минут вакыт җитә. Тегеләрнең кораблары торган урында приборны эшкә җибәрәсең, экранда кирәкле мәгълүматны табасың. Чыннан да булганмы бу җирдә космос кунаклары, алардан соң нинди энергия сакланып калган, җир өстендә нинди үзгәрүләр күзәтелә, күп инде исәпләп китсәң бу шәп приборның мөмкинлекләре.
Юкка әрәм итмәде ул акчаларны, киләчәктә йөзе белән кайтарыр хакын могҗизалы аппарат. Тагын нәрсәләр алды соң әле ул? Шул ук дустыннан бер кочак кыйммәтле китаплар алды. Китапларның барысы да аның гыйльми эшенә, космоска багышланган иде. Китап өчен акча җәлләргә ярамый инде. Акчалы чагында бик тә үзенчәлекле костюмга тап булды ул. Фәннең соңгы ачышларына нигезләнеп, иң сирәк очрый торган материалдан тегелгән ул костюм ике метр арада меңәр градус эсселеккә дә чыдый дип ышандырдылар аны. Бик тә кирәкле әйбер, зарури дип әйтергә була. Көтмәгәндә, җиргә төшкән космик аппаратка тап булдың ди. Ялт киясең әлеге алыштыргысыз костюмны, контакт урнаштырырга әзерсең дигән сүз. Әйтәләр бит, гаять көчле эсселек була икән алар төшкән җирдә, ташлар эреп ага, ә син иркенләп барып аралашасың галәм кунаклары белән, зыян-зарар күрмисең. Тагын шуңа охшаш бик кирәкле әйберләр алып җыйды Сәүбәнов, гыйльми эшне җиң сызганып башларга старт бар иде.
Банк хезмәткәрләреннән соң чирек гасыр бергә гомер иткән хатыны чәпчеп чыкты. Элегрәк башланган иде аңарда үзгәрешләр, белеп йөри иде Сәүбәнов, сизеп йөри иде. Әнә теге акча алып кайткан көнне дә нәрсәләр кыланды. Имеш, аңа кыйммәтле тун, яңа итекләр кирәк икән. Ничек адәм баласы шундый вакчыл була аладыр. Монда Сәүбәнов галәм масштабындагы мәсьәләләрне хәл итәргә йөри, кемгәдер, урманда атылган төлкедән тун кирәк, чагыштырырлык кыйммәтләрме. Авызын тиз япты хатынының Сәүбәнов ул чакта.
– На чужой каравай – рот не разевай, диде урысчалатып. – Мин үз кирәкләрем өчен алдым ул акчаларны. Тун кирәк булса, бар да ал кредит, безнең илдә хөррият хәзер, ир, хатын дип тормыйлар, теләгән кешегә бирәләр, соңыннан икеләтә арттырып түләргә генә риза бул.
Шул сөйләшүдән соң шымган кебек булган иде хатыны, теге уникаль аппаратны күтәреп кайткач тагын күтәрелеп бәрелде:
– Балаларың хакында уйлар идең әзрәк, кызларың буй җиткергән, өсләренә кирәк-ярак алыйк, – дип сагыз булып ябеште.
Соң Сәүбәнов кызларына кием алырга каршым ни, бары иң элек фән өчен кирәк булган нәрсәләр хакында уйларга кирәк, артып калса, кызларын да киендерерләр. Тәки уртак фикергә килә алмадылар алар. Үз эченә йомылды кадерлесе, сөйләшмәс булды. Ә Сәүбәнов кайтып эштән киткәнен, калган гомерен гел фәнгә багышлаячагы турында тантаналы рәвештә хәбәр иткәч, бөтенләй ахирәтенә барып йоклады. Әнә кичә кулына кәгазь тоттыра, судка чакыру икән, аерылырга уйлаган. Гомер-гомергә шулай булган, фән кешеләрен якыннары аңламаган, дәүләт аларга каршы булган, авыр тормыш юлы үткәннәр алар. Кайчак анысына да ирек бирмәгәннәр мескеннәргә, я дар агачына мендергәннәр, я учакка якканнар.
Тарих белән яхшы таныш булган Сәүбәнов хатыны белән әрепләшеп тормады. Беренчедән, хатын-кыз акылы хакыйкатьне кабул итми, икенчедән, фатирны барыбер тартып алабыз дип яныйлар әнә, Сәүбәнов китсә, балаларга калыр ичмасам. Ләкин барыбер күңеле әрни иде аның хатынына, ничә еллар арка җылытып яшәгән иреннән җиңел генә китәргә уйласын әле. Азып-тузып йөрсә икән, яки эчкелеккә башын салса, аңларга да булыр иде. Ул бит җәмгыять өчен җанын фида кыла, фәнне алга җибәрү өчен тырыша. Килер бер көн, кемнән танау чөергәнен аңлар хатыны, соң булыр. Мәйдан уртасында калкып чыккан аның һәйкәле каршында башын ташка бәрердәй булыр, ничек аңлатасың шуны. Менә шулай ике ут арасында йөреп ята иде Сәүбәнов. Ярый, вакытында теге байлыкларын ышанычлы кешеләргә күчереп өлгерде өлгерүен, хатынына да, банк хезмәткәрләренә дә ышанычы беткән иде аның. Мәсьәләне кабыргасы белән куйды хатыны:
– Хәзер үк чыгып китәсең, судка кадәр эзең дә булмасын. Соңыннан әйберләреңне килеп алырсың, тутырып куярмын берәр ары. Холык күрсәтергә уйласаң, ник туганыңа үкенерсең. Болай да түздем, җитәр, хватит. Син, аяклы каза, шул акчаларыңны хатыныңа-балаларыңа тотсаң, әллә күңелем йомшарыр иде. Тузга язмаганнарны юллап, бар акчаңны җилгә очырып, соңыннан миннән түләтергә уйлыйсыңмы? Сиңа кырган да борган, бүген килеп марсианнарны сөйләрсең, иртәгә бөтенләй ычкынып, сары йортка кереп качарсың, хөкүмәтнең әзерен ашарга. Мин бөкрәйгәнче синең бурычларыңны түләрменме? Анысы булмас инде, законлы аерылыш башта, аннан теләсәң Айга оч. Әнә бара юлың.
Мондый күңел рәнҗетерлек сүзләрдән соң ничек кала алсын? Сәүбәнов кыштыр пакетка кырынгычын, төш щеткасын, сөлгесен, бер кат күлмәк-ыштанын тутырды да мәңгелеккә саубуллашты җанкисәге белән. Авыр иде аерылышу мизгелләре, шулай булмый ни, үзенчә ярата иде бит ул хатынын, гомер ятларга ымсынып караганы булмады. Ә ничекләр пешеренергә оста иде хатыны: пилмән дисеңме, өчпочмакмы, гөбәдияме – ашап туйгысыз була торган иде. Бигрәк тә шул яклап искә алыр, ахрысы, сөйгәнен. Кызлары да бу чакта тынып калганнар иде. Асыл гөлләренең чәчләреннән сыйпады Сәүбәнов, бар байлыгын алар исеменә яздырырга вәгъдә итте. Шулар өчен яши ич ул бу кырыс тормышта. Пакет селтәп бер танышына барып төн үткәрде, икечесенең ишеген какты. Кем сине сагынып көтеп тора дисең, һәркемнең үз дөньясы. Әллә барысына кул селтәп, берәр төньяк экспедициягә, я булмаса Шпицберген утравына күмер чабарга, һич югы җылы илләргә җиләк-җимеш җыярга чыгып китәсеме, дип тә уйлап куйгалады аеруча авыр чакларда. Фәнгә булган мәхәббәте генә чабуыннан тартып туктатып калды аны. Таныш-белешләрне чутлап чыккач, ул автоном яшәү рәвешенә күчте, үз көнен үзе күрде. Бик тә тамагы ачып киткән чакларда, ашханәгә кереп, гәзиткә капланып тәрилкә төпләрен ялаштыруга кадәр барып җитте. Төннәрен я аэропортта каршылады, я вокзалда йоклады. Болайрак дәвам итсә, тәки гидайлыкка башын салачак иде ул. Әмма рәхимле Хак тәгалә күреп тора үзенең колларын. Ярдәм көтелмәгән яктан килде. Әлеге күрше өлкәдәге таныш уфологы ярдәм кулы сузды. Тәмам көрчеккә терәлгәч, Сәүбәнов теге кыйммәтле приборны кире биреп, акча сорау нияте белән шалтыраткан иде, теге сүз әйтергә ирек бирми, үзенекен сөйләргә тотынды.
– Кайда югалдың син, иптәш? Фатирыңа шалтыратам, хатының гел бертөрле җавапны бирә, озак вакытлы командировкада ди. Нинди шәһәрдән шалтыратасың әле?.. Әһә, кайттыңмыни, бик вакытлы булган. Гәзит укыйсыңмы син? Вакытлы матбугат белән танышып барасыңмы дим? Сезнең тарафларда шаккаткыч яңалыклар турында язалар әнә. Фәлән районда, ниндидер авыл янында гуманоидлар күргәннәр. Күрү генә түгел, берсе белән элемтәгә дә кергәннәр диелгән. Нинди гуманоид?.. Обыкновенный, ике аяклы, ике куллы, яшел тәнле, олы күзле. Нигә алар хакында хәбәрдәр түгелсеңмени? Күпме китаплар бирдем мин сиңа. Беләсең? Белсәң, менә шул: тиз арада җыенып, мин биргән приборны алып, шул якларга элдерт. Беренче тәэссоратларың турында миңа хәбәр бирерсең. Эштән китә алсам, атна эчендә мин дә барып җитәрмен. Бола ясыйбыз әле без синең белән анда. Иң мөһиме, башка әләм-әтрәккә чокчынырга ирек бирмә, башлап йөре.
Бу яңалык һушын алды Сәүбәновның. Борын төбендә булганны ул ничек белмәгән!
– Ә нинди гәзиттән укыдың соң? – дип сорашырга тотынды ул, нигә шалтыратканын онытып.
– Барыбер түгелмени, – дип кабынып китте иптәше, – гәзит инде, үз күзләрем белән күрдем, “Жизнь” иде шикелле исеме, әллә “Спид-инфо”мы икән, мин в основном шул гәзитләрне караштырам инде.
Бу гәзитләр җыен гәйбәт язганнарын белгән Сәүбәнов шикләнә язып та калды, ләкин акылы җиңде, андый нәрсәләр белән шаярмаслар журналистлар, бу сиңа җиңел холыклы кызлар, яисә сәхнә йолдызлары түгел. Келт итеп үзенең четерекле язмышы исенә төште аның. Күңеле канатланган иде, бер минут тормый җиде диңгез артына чыгып китәр иде, әлеге дә баягы акча мәсьәләсе...
– Ни бит әле, – дип башлады ул тартынып кына, – финанс яклары чамалы минем, кесәдә җилләр уйный. Тегеләй ни, берсүзсез бүгеннән юлга чыгар идем.
– Бер-ике сәгатьлек юлга күпме акча кирәк, алып тор әҗәткә берәрсеннән, хатыныңа ялын, алар халкының кара көнгә һәрчак запаслары була. Районга барып җитсәң, күтәреп йөртәчәкләр сине. Мин биргән таныклыкны танауларына төрт, эредән сиптер, мин шундый-шундый гыйльми оешманың вәкиле булам диген, фәнни күзәтүләр үткәрер өчен җибәрелгән дип өстә. Мәдәният бүлегенә мөрәҗәгать ит, я турыдан-туры башлыкның үзенә кер. Район тирәләрендә нык хөрмәт итәләр галим-горәбәләрне, – дип киңәш биреп кенә котылмакчы булды иптәше. Әмма Сәүбәнов нык торды, башка юл юк иде.
– Баргач, нәрсә сөйләргә белермен анысы, барып җитү кирәк бит әле. Алыр җир юк, хатын да кабыргасы белән тора соңгы араларда. Эштән чыктым мин.
– Дә, бөтенләй эштән чыккансың икән, – дип шаярткандай итте иптәше. Ләкин ул да, Сәүбәнов кебек, фәнгә мөкиббән киткән адәм иде. Табигый саранлыгын җиңеп, елап-сыктап булса да, бүген үк почта аркылы кирәкле сумманы күчерергә булды.
– Главпочтамтка җибәр минем исемгә, – диде Сәүбәнов. Фатирына юл ябык икәнен ачыклап тормады. Аның сүзләрен иптәше үзенчә аңлады.
– Әйе шул, тизрәк барып җитәр. Хәзер сәгать эчендә күчерәләр. Түлке кара аны, мыштырдама, бүген үк юлга чык, иртәгә соң булып куюы бар.
Бу сөйләшүдән соң Сәүбәновка җан кереп китте, максатлы кеше бөтенләй икенче фигыльдә була шул. Тагы бер катлаулы мәсьәлә тора иде әле аның алдында. Ничек тә булса фатирына кайтып, өс-башын алыштырырга кирәк иде. Вокзал буйларында аунап, өстендәге киеменең карарлыгы калмаган иде. Кызлар гына өйдә булырга тиеш, дип фараз кылды ул, көпә-көндез хатыны өйдә ятмас. Звонок төймәсен шактый озак басып торды, тавыш-тын ишетелмәде ишек артында. Өйдә юклар икән дип баскычтан төшәргә укталганда, келәләр шалтырады.
– Кем йөри анда? – дип дәште хатыны, ишекне кәгазь калынлыгы кузгатып.
– Мин идем, Сәкинә, бик кирәкле бер кәгазем онытылып калган, – дип ашыга-ашыга аңлатырга алынды Сәүбәнов. Хатынының ишекне шап ябып, бикләп куюыннан курка иде ул.
– Мин бер генә минутка, керәм дә чыгам. Яңа эшкә урнашырга йөридер идем, нәкъ шул язу җитми, – шулай шома ялганлаганына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Кирәк чакта тел ачкычы бирәләр югары көчләр кайчакта. Ишек артында тавыш-фәлән сизелмәде. Уйлый иде булса кирәк хатыны: кертергәме. кертмәскәме бу хәсрәтне?
– Киемне дә алыштырырмын дигән идем, хәлемә кер бер тапкыр, – дип араны ялгарга тырышты Сәүбәнов.
– Башта кәгазь, аннан кием, төн үткәрергә дә уйлыйсыңдыр бәлки? – дип тавышын күтәрә төште хатыны.
– Юк, юк, ике минут вакыт җитә миңа, башка килеп күренмәм, – дип вәгъдәләр бирергә тотынды Сәүбәнов. Әкрен генә ишек ачылды, Галим туган тупсасын аша атлады. Сәкинәсе алгарак үтеп, кухня ишеген ныгытып ябып куйды, үзе ишеккә аркылы басты. Сәүбәнов тиз-тиз аяк киемнәрен сыдырып төшереп, песи кебек кенә басып түргә үтте. Иң башта кием шкафыннан яхшыга кия торган костюмын эзләп алды, төсләрен туры китереп галстук-күлмәк тапты. Ваннага үтеп тиз-тиләмән өстен алыштырды. Инде теге приборны да барып алса... Туфлиләрен кияргә иелгәч дертләп төште ул, аныкылар янәшәсендә тагын бер пар ирләр туфлие тора иде. Затлы, елкылдап торган, аныкыннан берничә размерга зур булган кара туфлиләр. Ә димәде, җә димәде Сәүбәнов, ипләп кенә ишекне япты да тышка ашыкты. Теге туфлиләр һаман күз алдында торалар иде әле. Кергән чакта хатыныннан бәрелеп калган вино исе хәтеренә килде. Аш ягындагы ишекне дә ныклап ябып куеп, сакчы булып басып торды бит. Тәгаен берәрсе булгандыр анда, өстәл артында кәеф-сафа корып утырган булганнардыр. Менә сиңа тугрылыклы хатын. Ире киткәнгә атна юк, ул эзләп тә тапкан. Кемдә нәрсә кайгысы, шул якка артык күп вакытларын бүлеп, хатын-кыз фән ягыннан алдыра алмый шул. Мисал өчен әйтеп карагыз берәр бөек ачыш ясаган хатын-кызны, юк алар. Ә мәктәп елларында гел алдынгы алар, югары уку йорларын кызыл дипломнарга тәмамлыйлар, аннан соң тю-тю. Әйдә, теләсә ни кылансын, җаны теләгән елан ите ашаган ди, Сәүбәнов шәхсән үзе фән юлын сайлады, кемнең кем икәнен киләчәк буын хөкем итәр.
Фото: novyefoto.ru
(Дәвамы бар)