

Мин аның соңгы сүзләрен әле соңрак та бик күп тапкырлар кайтып-кайтып искә алдым. Алар хакында күп тапкырлар уйланганым булды. Әйе, «якты дөнья» диде ич!.. Ул аның яктылыгын, матурлыгын белеп, тоеп, шуңарга куанып яши икән ләбаса. Әмма ул чакта шундук сорау бирергә ашыкканмын:
— Алай булгач, нигә соң үзең гел моңлы җырлар, кайгылы, бәхетсез кешеләр генә җырлый торган озын көйләр яратасың?
Бу сорау үземә шунда ук ошап та куйды. Моңарчы әйтелгән сүзләремнең иң урынлысы булып тоелды ул.
— Нигә моңлы көйләр генә булсын? Инеш буена төшкәнең бар ич, кичләр буе бию көе, шаян такмаклар уйныйм лабаса. Әллә син дә җиткән кызлар түшенә май коңгызы ташлаудан башканы белмисең инде?..
Ул шулай сөйли сөйләвен, шаярткандай итә. Сизмиләр дип беләме, бию көе уйнаганда да әллә каян ук күренеп тора ич аның күңелендә такмак кайгысы булмавы. Моңланмаган кеше бию көен уйнаганда шулай озын тартамы гармун күреген...
— Юк, Зөфәр абый,—әздән генә «күзем чыкмаган ич» дип әйтеп ташламадым,— әллә белмиләр дип, малайлар гына дип уйлыйсыңмы? Күңелендә нидер бар, ниндидер авыр яра бар синең. Үзең менә әйбәт малай дисең, дөресен дисең, нигә соң?..
Шунда аның үз итеп, малай итеп түгел, үзенә тиң итеп карый башлаганын тойдым. Эре-эре кан тамырлары беленеп торган, кояшта каралган кулы белән җилкәгә кагылгандай итте дә сүз башлады.
— Моңлану бәхетсезлек билгесе булмас, энем. Күңелендә моң, тынгысызлык булу — ул кеше бәхетсез, мескен икән дигән сүз түгел әле. Бәлки, бар нәрсәдән элек безне шул моңлана белү, олы кичерешләрдә яши белү кеше итәдер. Яхшыны үз итәргә, матурлыкны яратырга өйрәтәдер дә әле, кем белә. Үземә калса, күңелендә олы бер хис, моң булмаган һәм ярата белмәгән кешегә яшим дип тә торасы юк. Яшәсәң дә, ямьсездер андый тормыш.
— Нәрсә, әллә син дә яратасыңмы? — дип ычкындырганымны абайламый калдым. Чынлап та гаҗәп, бик гаҗәп тоелды миңа аның сүзләре. Болары инде иң тәрбиясез, иң-иң урынсыз сүзләрем булгандыр. Әмма ул чакта нигәдер шуны тоймаганмын. Зөфәр абый да аны-моны сиздермәгән. Күп еллар үткәч, менә хәзер генә аңлыйм: ул сорау аның болай да яралы йөрәгенә хәнҗәр булып кадалгандыр...
— Шулай ук гаҗәпмени? Зөфәр абыеңның кемнедер яратуы сәер тоела инде, ә?.. — диде ул, аны-моны сиздерми генә.
— Сәер түгел дә бит.
— Сиңа шул гына җитмәгән дисеңме?.. Юк шул, җитмәгән! Гаҗәпсенсәң гаҗәпсен, энем, беркемгә әйтми, хәтта аның үзенә дә сиздерми генә... өзелеп, бөтен җанымны бирердәй булып... Кемне диген әле, авылның беренче гүзәлен, иң сылуын...
Уйламаганда шулай чишелеп китүенә соңыннан үкендеме икән, ләкин ул чакны серен уртаклашудан Зөфәр абыйга җиңелрәк булып киткәндер төсле иде. Хәтергә бары бер күренеш уелып калган: ул, нидер эзләгәндәй капшый-капшый, янәшәдә генә үскән тузганакка үрелде. Бармакларның җиңелчә кагылуыннан ук тузганак таҗлары һавага очып бетте. Ләкин Зөфәр абый моны сизмәде, шәрә тузганакны кулына алып, бармак очларында бөтерә-бөтерә өреп уйнады. Рәхәт тапты кебек ул үзенең әлеге шөгыленнән. Күңелемнән генә Зөфәр абыйның «сылу» дип әйткәнен эзли идем... Кем икән? Күз алдымнан бер-бер артлы авылның буй җиткән кызларын уздырам. Тик берсенә дә туктала алмадым. Сылулар бит санаулы гына була, булганнарының да озатып йөргән егетләре бар. Бу мәсьәләдә үсмер малайлардан да мәгълүматлырак кеше юктыр ул авылда. Ә менә кичләр буе янында бөтерелсәк тә, Зөфәр абыйның кемгәдер күңел атуын башыбызга да китереп карамаганбыз. Сорасам да, аның кем икәнлеген әйтмәсен беләм югыйсә, шулай да түзелмәгән. Авылыбызның буй җиткән, чибәрлекләре ташып торган кызлары исемен саный башлаганмын: «Миңлегөл, Нурзидә, Сөмбел, Айсылу...» Туры китергән булсам, ничек тә сиздерми калмас иде, җиде-сигез исем атадым. Икеләнеп тә тормастан, барысына да юк дип, баш чайкап торды Зөфәр абый. Гаҗәпсенүемне яшерә алмаганмын...
— Авылның беренче кызы дигән идең... Берәр кунак кызымы соң әллә үзе?..
— Юк, эзләп азапланма, якын да килмәдең.
— Нигә килмәсен, сылу дисең ич. Кичке уеннарга йөриме, соң ул?
— Йөрмәсә, мин каян белим ди...
— Бии дәме?
— Ничек кенә әле... Инеш буен гына түгел, йөрәкләрне дер селкетә аның биюләре. Ирексездән гармун елый башлый, йолдызлар атыла, энем, ул әйттергәндә.
— Ә кем белән бии соң ул?
— Парлап бии, энем, парлап...— диде ул һәм, тагы нидер әйтергә дип ачкан авызын ябып, туктап калды. Тирән сулыш алганнан соң инде бөтенләй бүтән иде аның тавышы.— Кара, хитри-митри булып чыктың бит әле син, бөтенесен сөйләтеп бетермәкче...
Үземә күрә, Зөфәр абыйның хәленә керүем булгандыр, әллә ни уйлап тормастан, сүз башлаганмын. Тынлык һәм берни дә сөйләшмәү бар нәрсәдән авыр, куркыныч төсле иде шул минутта.
— Зөфәр абый,—дидем,— исемен дә сорамыйм. Әйтмә! Шуны гына әйт син: «сылу»лыгы, «авылда беренче»леге нигә аның?.. Аларның болай да җегете күп була бит. Парлап бии дисең әнә... Нәрсәгә сиңа чибәр?
— Син җыр яратасыңмы? — дип сорап куйды ул, уйламаган җирдән. Мин аны шаярта дип торам.
— Кайсын ничек. Яратканын яратам. Яратмаганын юк.
— Барыбер түгелмени?
— Көе дә, сүзе дә җүнле булмаса, нәмәрсәсен яратасың...
— Ә җүнлесе ничек була, аның җүнле икәнен каян беләсең?
— Тыңлавы рәхәт булса, җырлыйсы килеп торса, яратасың инде. Болай да билгеле бит.
— Билгелесен билгеле, дөрес әйтәсең. Тик шуны аңламыйм: син дә җырны күрмисеңдер ич, ә ярата аласың... Яратам дисең. Күңелеңә үз булганга, якын, кадерле булганга, шулай бит!
Аны мин шулкадәр бирелеп тыңлый идем, бүлдереп ниндидер сүз әйтү түгел, борын тартып кую, хәтта керфек кагу да олы гөнаһ, төзәтә алмаслык зур ялгышлык булыр сыман тоелды. Шуны аңлагандай, ул туктамады, дәвам итте. Аның соңгы сүзләрен яхшы хәтерлим, алар сүзгә-сүз күңелгә сеңеп калган: «Матур җыр диләр, моңлы диләр... Маңгай күзләре белән түгел, күңел белән, бөтен җан, рухың белән яраталар җырны... Кызларны да шулай ярату мөмкиндер ләбаса. Алай гына түгел, дөньяны, туган авылны, кешеләрне шулай яратырга кирәк. Мәхәббәтсез, яратусыз яшәп булмый. Ә яраткан, ярата алган кеше кызганыч та, бәхетсез дә була алмый ул, энем...»
Каршымда гына ниндидер томанлы пәрдә эленеп торган да менә хәзер генә, шул минутта гына күтәрелгән диярсең... Ул сүзләр күзләремне, күзне генә түгел, җанымны, күңелне ачып җибәргәндәй итте. Инде көн кичкә авышкан булса да, без утырган аланлык, аланлык кынамы соң, бөтен тирә-як тагы да яктырып, сафланып киткән кебек. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә — аксыл зәңгәр төскә кергән. Җиләсләнә төшкән. Кошларга җан кергән. Яфраклар, әле генә күрешкәндәй, үзара серләшеп-лепердәшеп туймый. Зәңгәрсу рәшә өстендә салават күперенең барлык төсен үзләренә алган күбәләкләр уйный. Куак төбендә чабылмыйча калган үләннәр тагы да яшәрә, чәчәкләрнең таҗлары җетеләнә төшкән. Бал кортлары, төклетуралар бии-безелдәшә.
Мин әйләнә-тирәнең матурлыгына хәйран калып торган арада, урыныннан кубып, бәрән себеркесенә юкә һәм өрәңге үрентеләре җыя башлаган иде инде Зөфәр абый. Сизелер-сизелмәс кенә аның тавышы ишетелеп китә, ул тагы баягы җырны көйли, һаман өзгәләнә:
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы...
Фото: afisha7.ru