Чәчмә әсәр
27 Мая 2023, 04:27

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Күңел күзе. Хикәя (1)

Авыр, а-а-выр Җан сөйгәннәрнең булмавы...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Күңел күзе. Хикәя (1)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Күңел күзе. Хикәя (1)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Күңел күзе. Хикәя (1)

Җәйләрнең берендә безгә бер урман эчендәге аланнан печәнлек бирделәр. Салих җизни җиккән атка утырып, без көтү вакыты белән урманга киттек. Җизни дигәннән, бернинди апам да булмаган югыйсә, безнең нәселдә гел ир-ат заты гына, шуңа да карамастан, безнең бөтен туган-тумача аңа үз итеп җизни дип эндәшә иде. Аның карчыгы Мәликә түти кайчандыр безгә күрше нигездән булган. Шуңа күрә Салих абзыйны башта күрше-күлән, аннан аларның туганнары, кардәш-ырулары, чыбык очларына хәтле үз итеп «җизни» дип йөртә башлаганнар. Ярты авыл шулай эндәшә иде дисәм дә, ялгышмам.

Печән калын. Пакусларга карап хәйран калырлык. Әти белән Салих җизни көн беленә башлауга иртәнге чык белән беркавым чабалар да колхоз эшенә — клевер җыярга китәләр. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән киптерәбез. Мин печәнне юл читендәге зур аланга ташыйм. Зөфәр абый тетәкләп-тетәкләп таратып тора.

Гармун уйнагандагы кебек, һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли икән Зөфәр абый. Менә печәнне дә шулай пөхтәләп, дулкын-дулкын итеп тигез рәтләргә сала бара. Куелыктан чыккан сәрдә һәм кырлык кебек тупасрак үләннәрне бер тирәгә, тукранбаш, җиләк яфраклары исе аңкып торган йомшак печәнне икенче читкә аерып тарата. Җиңел эшли, яратып эшли ул моны. Кочаклап алып чыккан печән өстенә йөзтүбән ятып, беләкләрнең талуыннан үзенә бер төрле рәхәтлек тоеп, ара-тирә ял итеп алам. Зөфәр абыйны күзәтә башлаганымны сизми дә калам шул чакларда. Бу дөнья аның өчен тумыштан ук дөм-караңгы булган дип һич уйламассың. Менә хәзер дә ике япьле агач сәнәк белән печән тарата. Үзалдына ниндидер көй көйли, вакыт-вакыт җырның сүзләрен дә кушып китә. Моңлы, үзәкне өзә торган җырлар ярата ул.

 

Авыр, а-а-выр

Җан сөйгәннәрнең булмавы...

 

«Авыр» сүзен кабатлап әйткәндә йөрәк дерт итеп куя, күз төпләрендә әллә ни генә әлҗе-мөлҗе килеп ала. Нигә шулкадәр дә сузып, газапланып, бөтен җаны белән әрнеп җырлый икән ул? Тирән сулыш алып бермәл тын торгач, яңадан сүзсез генә моңлануга күчә. Капылт кына каршындагы печән чүмәләсенә иелә. Нинди сиземләү беләндер, яфраклар арасыннан мәмрәп пешкән җир җиләкләре табып ала. Авызында эре-эре җиләкләр, ә үзе һаман әлеге дә баягы шул ук көйне, болай да моңлы көйгә, үзеннән дә моң өстәп, дәвам итә.

Алып чыккан күбәләрем сирәгәеп бара икән инде, шунда пөхтә генә таратылган рәтләр арасында утырып калган бер кочак печәнгә күз төште. Зөфәр абый тапмый үткән, димәк. Сак кына торып, аяк очына гына басып шул якка атлыйм. Ләкин күбәне дүрт якка аерып куярга өлгермәдем, калын тавыш сискәндереп җибәрде.

— Нәрсә, энем, калдырып киткәнменме әллә?

— Юк, Зөфәр абый, болай гына, чикерткә тотмакчыем...

— Тоттырмадымыни?

— Тайды, ычкынды, нәләт. Фуражканы ачадырыем, чыкты да сикерде, озын сыйрак...

— Тоттырмас та шул. Ялганчыга нинди чикерткә тоттырсын ди.

Таратырга өлгермәгән печәнне гармун кебек кенә култык астына кыстырып, яңадан эшли торган җиренә китеп барды. Ул китте, ләкин күңелдә авыр төер торып калды.

Чабылган печәнне таратып бетергәч, юкәлек күләгәсенә кереп ялга, көндезге ашка туктыйбыз. Зөфәр абый бүген дә печән арасыннан бер уч кузгалак җыйган. Ямь-яшелләрен, сусылларын гына. Кайдан, ничек таба диген, югыйсә үзем ташыган печән арасында шундый эре яфраклы кузгалак булуын үзем дә абайламыйм, күрми калам. Ә ул таба.

— Кузгалакта витамин күп,—ди.

— Нинди витамин булсын,— мин әйтәм,— витамин баллы була, түгәрәк була бит ул. Аннары, витамин, кәнфит ише нәмәрсәләрне яратмыйм да.

— Дөрес эшлисең,— ди.— Кибет витаминын шәһәр малайлары ашасын әнә. Кузгалак барында бер кырыйда торсыннар.

Кузгалак белән какының кимен куймыйбыз анысы, очраса сыпыртабыз гына...

— Аша, энекәш, яшь чакта ашап кал,—ди Зөфәр абый һәм шаярткандай итеп өстәп куя: — Ашаган малда өмет бар. Әтиең күк зур гәүдәле, таза булып үсәрсең.

«Үскәч тә ашасаң нәстә була, нигә яшь чакта гына?» —дип сорамакчы идем дә, тыелып калдым. Ул шулай ачылып, шаярткалап сөйләшә башласа, миңа нигәдер читен булып китә. Шундый чакта күзләре турында сорашудан үземне чак кына тыеп калам. Казан врачлары да ярдәм итә алмасмы? Бәлки, Мәскәүгә үк барырга кирәктер?.. Авылның теләсә кайсы малае аңа үзенең бер күзен бирергә риза булыр иде.

— Көннәр бигрәк матур тора, шуңа шатланып туярлык түгел бит әле,—дип, җиңел сулап куя Зөфәр абый, уйларымны бүлеп.

— Әйе, кыздыра-а-а,—дип әйтүдән башка сүз тапмыйм, югалып калам.

— Кыздырсын, энекәш, кыздырсын. Үз вакытында анысы да кирәк. Яңгыр да яумаса, кояш та кыздырмаса, ул нинди җәй була тагы.

— Печәнгә әйбәт инде, —дип куям, сүзне туктатмаска теләп.

— Печәнгә дә әйбәт, игеннәргә тагы да шәбрәк. Быел башаклар нинди эре, шаулап утыруларын ишетү үзе бер рәхәт.

— Арышлар өлгергән инде, сап-сары булып утыралар.

Җай чыгудан файдаланып, Зөфәр абыйга арышның нинди төстә булуын хәбәр итәргә ашыгуым, янәсе.

— Сары гынамы соң, гәрәбә ул, энем, гәрәбәдәй булып өлгергәннәр. Шулай да бераз соңарды быел. Узган ел бу вакытта арышны суктырып бетерә язганнар иде.

— Әйе,—дим,— яңгыр яуды да яуды бит. Сабан туеннан башланган иде...

— Ничава, соң түгел әле, өлгерер. Бодае да өлгерер, арпасы да,— уңыш менә дигән булыр быел. Аннан — туйлар башланыр.

Соңгы сүзләрен әйткәндә, үзе дә сизмәстән килеп чыкты булса кирәк, Зөфәр абый ничектер суза төште, кинәт тавышы үзгәреп китте. Ул сүзләрне Зөфәр абый түгел, каршыдагы юкә үрентеләре артына посып, безне тыңлап торган өченче берәү әйткән диярсең. Шунда икебез дә тынып калганбыз. Миңа бу тынлык ошамый,  сөйләшүне яңадан дәвам иттереп, тизерәк җанландырып җибәрәсе иде. Ләкин башка җүнле уй, телгә бер рәтле сүз килми. Шунда, көтмәгәндә, моңарчы тавышсыз-тын-сыз торган юкә яфраклары лепердәшеп куйды.

— Җиләс... күләгәдә,— дип, ярым-йорты ике сүз әйтеп ташладым, әмма, нәрсә әйтергә теләгәнемне үзем дә төшенеп бетмәгәнгә, уңайсыз иде.

— Сүз югында сүз булсын, дисең инде, алайса, ә? Өч көн торгач, исәнме, кодагый...

Зөфәр абый кинәт җанланып китте, мине  ишарәләп үзе янына чакырды:

— Менә кил әле, син бәләкәй малай түгел бит инде,—диде.— Дөресен генә әйт, син мине берөзлексез жәллисең бит, иеме?.. Күзгә карап әйт шуны, егетләрчә, дөресен әйт. Ялганламый гына...

Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр Зөфәр абыйга текәлеп карадым. Дөресрәге, карамый булдыра алмадым. Ул мине үз итеп, олы иптәш итеп сөйләшергә җыена төсле иде.

— Я, әйт, дөресен әйт, энем. Кәефен кырырмын, дип уйлама. Ихлас булмаган сөйләшүләрдән гарык инде мин. Хет син дөресен сөйлә! Барысы да мине бер мескен, язмыш тарафыннан кыерсытылган кеше итеп сөйләшәләр. «Зөфәр энем», «Зөфәр абый», янәсе, үз итәләр... Ә нәрсә өчен, гармун уйнаган өченме?.. Түгел! Алар кызганалар мине, жәллиләр. Менә шундый булган өчен...

Колаклары, бит урталары алсулана төшеп, Зөфәр абый сизелер-сизелмәс кенә калтырана да башлаган иде. Ә күзләре энҗе бөртекләредәй кинәт елкылдап китте. Менә-менә үзләренә җан керер кебек. Тагы бер генә, тагын бер генә мизгел кирәк тә бит... Әмма ул мизгел килми, көттерә. Их, сихерче булсаң икән дә менә хәзер, табигатьнең шушы гүзәл почмагында шифалы сулышыңны өрсәң икән... Күзләр һаман бер ноктага текәлгән, дөнья картасындагы җир ярымшарларыдай мәгънәле дә үзләре. Ләкин...

— Ә минем, — диде ул, бераз тынычлана төшкәч,— кызгандырасым килми. Кешедә күзләр генәмени соң.

Мине аз күрә, аз аңлый дип уйлыйлармы? Маңгай күзләреннән тыш күңел күзе дә булырга мөмкин бит әле кешедә. Нигә шуны оныталар?..

Зөфәр абый турында бар белгәнем бер-бер артлы күз алдымнан уза. Айлы кичләр, кичке уеннар... Ул гармунын тартып җибәргәндә, уен-көлкедән, шуклыктан туймас без, малайлар да, шым кала идек. Вак ташлар арасыннан аккан инеш челтерәве, пар өянке яфраклары кыштырдавы кушыла иде ул көйләргә. Тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә тавышы, йолдызларның кичке җемелдәве моң булып ага, каз үләне өстендә яңа мөлдерәп килгән чык бөртекләре ай нурларында коена. Ә ул уйный... Зөфәр абый уйный. Имән түмәре өстенә утырган да, башын кыңгыр салып, моңлы күзләрен йолдызларга текәгән. Уйный. ...Бармаклары йөрми, гүя гармун телләре үзләре биеп тора. Көн дә шулай, ул уйный, ә кыз-кыркын, егетләр өздереп бииләр, җырлыйлар. Җырлап-биеп туймыйлар, уен-көлке белән күңел ачалар... Яшьләр соң гына таралыша башлыйлар. Шунда гына Зөфәр абый урыныннан кузгала, менә тагы бер кич узды дигәндәй, тирән сулыш ала, көрсенгәндәй итә һәм, гармунын култык астына кыстырып, салмак адымнар белән читән буйлап салынган сукмактан үз тыкрыкларына кереп югала. Ул ни өчендер үзен озатканны, үзенә юлдаш булганны өнәп бетерми.

Ә өйләрен, тәрәзә йөзләрен, капкаларын ничек бизәкләде, нинди зәвык белән җиткерде алар Салих җизни белән. Төсләрне тоймаган кеше шулай кора аламы каралты-кураны?! Өй каршындагы бакчаларында Зөфәр абыйның алты-җиде төрле роза гөле үстерүе дә бөтен авылга билгеле иде ич. Агы бар, ал, кызыл чәчәклеләре. Шулар арасында кара чәчәкләр... Ходаем, кара чәчәк тә була микәнни?! Нигә кирәк булган чәчәккә андый төс?.. Хәтергә куркыныч бер саташу, төш булып кереп калган ул кара чәчәкләр. Өн идеме, әллә төш кенә идеме соң? Ал, кызыл, ак розалар арасында утырган кара чәчәкләр әле дә күз алдымда.

Тирә-як басуларны, урманны, авыл һәм авылдашларны өзелеп ярата, үз итә иде Зөфәр абый. Шәһәргә китеп, еллар буе югалып торучыларны да әллә каян, аяк атлавыннан, сулышыннан ук танып ала бит ул. Якынлашып җитәргә өлгермисең: «Үсеп буламы, кем, энекәш?» — дип башлап сәлам бирә. Кичке уеннарда кем кемгә каршы китереп басканны, кемнең кем белән парлашып биегәнен үтә күрүе, кәефе булганда, берәр кызык әйтеп, биючеләрне дәртләндереп җибәрүләре турында әйткән дә юк...

Түзмәдем: «Зөфәр абый, син үзең дә белмисең, син... син шундый әйбәт, шуңа яраталар. Алдамый, беркем дә алдамый... Шуңа яраталар, Зөфәр абый», — дип, төче сүзләр сөйли башлаганмын.

— Эне-ем, —диде ул сузып кына,— алдакчы да түгелсеңдер, бәлки. Әйбәт малай син. Шулай да дөресен сөйләмисең. Күз алдына да китерә алмыйсыз шул сез Зөфәрне кызганыч түгел итеп. Кызганыч түгел! Беләсең килсә, мин бәхетле дә әле. Аңлыйсыңмы, бәхетле мин. Шушы хәлемдә дә йөз ел, ходай кушса, мең ел яшәр идем, рәхәтләнеп яшәр идем. Барыбер туймас идем бу якты дөньядан.

 

(Дәвамы бар.)

Фото: tatar-inform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас