Чәчмә әсәр
26 Мая 2023, 17:57

Заһид МӘХМҮТОВ. Югалган ачыш. Фантастик хикәя (Ахыры)

Больница ишегеннән чыгуга ук, Рәнис яңадан Монсның колагына  кереп китте, теге, шөпшә чаккадай, үрле-кырлы сикереп доктор  янына йөгерде.

Заһид МӘХМҮТОВ. Югалган ачыш. Фантастик хикәя (Ахыры)Заһид МӘХМҮТОВ. Югалган ачыш. Фантастик хикәя (Ахыры)
Заһид МӘХМҮТОВ. Югалган ачыш. Фантастик хикәя (Ахыры)

— Бездә тараканнар юк.

— А-а! Луиза, ашыгыч ярдәм машинасы чакырт.

Колак эчендә кысан һәм тынчу иде. «Әһә, хайван, авыртамы? — дип шатланды Рәнис.— Күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа хәзер. Димәк, лилипут булып та бөтенләй яраксыз түгелмен икән әле мин».

 

* * *

Доктор Монсның колагын яхшылап карап чыкты, әмма бернинди дә шикләнерлек әйбер тапмады.

— Сезнең колагыгыз сәламәт, — диде улкулларын җәеп.

— Әйе, шулай ахры, — дип килеште Монс гаҗәпләнебрәк,— тик  колакта нәрсәдер кыбыр-кыбыр килә.    

— Галлюцинация булмагае дип куркам. Сез профессиягез буенча кем?

— Химик.

— Сезгә ял итәргә кирәк. Вакытлыча акыл хезмәтеннән читләшеп торыгыз.

Больница ишегеннән чыгуга ук, Рәнис яңадан Монсның колагына  кереп китте, теге, шөпшә чаккадай, үрле-кырлы сикереп доктор  янына йөгерде.

— Доктор, тагын колакта кыбырдый башлады.

Рәнис Монсның колагыннан чыгып костюм якасы астына сыенды.

— Тагын туктады! — диде авыру, күзләрен түгәрәкләндереп,

— Сездә галлюцинация, кайтып ял итегез. Аптекага кереп дару  алып эчегез,— диде доктор рецепт сузып.

Больница ишегеннән чыкканда Монс тәмам шабыр тиргә баткан  иде.

— Сәер... Доктор янында авыртмый, ә аның яныннан китүгә авырта башлый.

Рәнис яңадан аның колагына кереп утырды.

— Менә бит,— диде теге ыңрашып,— яңадан кыбырдый башлады.

— Миеңне актарып бетерәм әле мин синең!

— Чү, кем бу?   .

— Бу мин — Рәнис.

— Аһ, кабахәт,— диде Монс,  тешләрен шыгырдатып,— әле син исәнмени! Әйтәм аны колак яфраклары кычытты, син кереп-чыгып йөргәнсең икән, бөҗәк. Йә, колагымнан кайчан чыкмакчы буласың?

—  Туристик путевкаңны яндыргач та.

— Юк, бусы булмас!

— Алайса баш миеңне хәзер үк актара башлыйм.

— Ярар, синеңчә булсын,— диде Монс, сыкрап. Юл буе башы авыртып кайткан Монска бик яхшы гына фикер килде:       «Колакка  су

салгач, тончыгып үләсең килмәсә, барыбер атылып чыгарсың».

Бүлмәне ачып кергәч, Монс таш  кебек катып калды. Арысланга охшаган, ләкин аннан берничә тапкырга зуррак бер  хәшәрәт ялтырап торган күзләрен         аңа текәгән иде.

—Мияу-у!

«Мәче амостромны эзләп табып ашаган»,— дип уйлады Монс, коты  очып, һәм ишеккә ташланды. Әмма гигант мәче үзенең очлы тырнакларын аның аркасына батырып өлгерде.

— А-а! — дип үкерде Монс, идәнгә егылып.— Үтерәләр!

Хәшәрәт, тычкан белән уйнагандай, аны идәндә         тәгәрәтеп уйный

башлады. Рәнис, гадәти булмаган мәче тавышын һәм Монсның акыранын ишетүгә, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды, һаман да колак эчендә утырса, ул бер-ике минуттан мәченең ашказанына эләгәчәк иде. Шул сәбәпле ул Монсның колагынан сикереп чыкты да тәрәзә пәрдәсенә асылынып, менде, аңа кадаган энәне җебе белән ук тартып  алды. Аннан соң уйларлык та вакыт юк иде Рәниснең. Тәвәккәлләп мәченең сыртына сикерде ул.

Бөтен бүлмәгә  сөяк шытырдаган тавыш ишетелде, күңел болгатып кан исе таралды.

— Мә, кеше , ашаучы! — дип акырды Рәнис, мәченең күзенә энә  кадап.— Кеше ите тәмле идеме, ерткыч!

Мәче котыр котыра бөтерелә башлады, хәтта бүлмәнең диварлары да ишеләм-ишеләм дип торалар иде. Ниһаять, мәче чыгырыннан чыкты һәм тәрәзәдән сикерде. Хәшәрәт бер сикерүдә ун метр  чамасы түбән очкан иде. Мәченең  озын йоннары арасында булганлыктан, Рәнис тирә-якны һәм кая килеп  төшкәнлеген түгел, .хәтта зәңгәр  күкне дә күрерлек түгел иде.

Рәнис уянганда күктә йолдызлар җемелдәшә иде. Куенындагы мәчене күргәч, ул аптырап калды. «Ничек болай булды әле бу? — дип уйлады ул.— Төш күрдем, ахрысы. Юк, бу чынбарлык, мин үз хәлемә  кайтканмын».       

Иртәгесен серле гигант мәче турында бөтен Җир шары белә иде. Радио һәм телевидение 112 кешенең йөрәк авыруы белән больницага эләгүе турында хәбәр иттеләр. Кич белән телевизордан Рәнис  чыгыш ясады. Соңгы сүзен ул болай дип тәмамлады: «Кызганычка  каршы, иптәшләр, амостром һәм  гомостром препаратлары Монс белән бергә юкка чыкты. Әйе, аның  кебек черек моральле галимнәр кешелеккә файда китерә алмыйклар һәм, билгеле, теләмиләр дә. Фәндә эгоистларга урын юк, фән  кешелеккә каршы барырга тиеш.  түгел...»

Фото: “Идел” альманахыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас