...Аңга килгәндә Рәнис үзенең ниндидер тирбәлә торган яшел яссылыкта ятканлыгын тойды... Әрекмән яфрагы икән. Авырткан куллары, сыдырылган гәүдәсенең сызлавына түзә алмыйча, ул ыңгырашып куйды. Тирә-якта җәйрәп яткан сәер урман да, бу әрекмән яфрагы да Ранистән күп тапкырлар биек.
Күккә ашкан мәһабәт йортлар, коточкыч машина һәм трамвай тавышлары аның башын әйләндерә. Ул түзә алмыйча ике бармагын да колакларына тыкты. “Кадерле Луизам, кадерле дуслар, — дип пышылдады Рәнис, — Монс үзенең кара планнарын тормышка ашыра, ә мин аны фаш итә алмыйм. Аһ, көчсез лилипут мин, Тукта бер тәүлектән соң кеше үз хәленө кайта диде түгелме соң? Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Кая килеп эләктем икән, каһәр суккан чыпчык кайларга илтеп ташлады икән мине?.. Ура! Монслардан ерак түгел урнашкан ял паркы бит бу. Әнә һәйкәл, әнә фонтан... Дүртенче трамвайга утырасы да, Суконный тукталышында төшәсе. Монс яши торган күп катлы йорт аннан ерак түгел”. Ул урыныннан тормакчы булды, ләкин хәлсезлеге ирек бирмәде.
Таң аткач, Рәнис әрекмән яфрагыннан шуып төште һәм, үзенең бик нык сусаганлыгын аңлап, дымлы чирәм сабакларын ялады. Сусавын баскач ул кием мәсьәләсендә баш ватты. Аптырагач, чирәм сабагыннан кыргый кешеләр кебек кыска ыштан үреп киде.
— Ә хәзер Монс янына китәргә кирәк, фаш итәм кабахәтне! — дип кычкырды ул бөтен җиһанга.
Чирәмлек урманыннан баруы җиңел булмады. Әллә нинди куркыныч хәшәрәтләр очрый. Чынлап карасаң я күбәләк, я чикерткә, я икенче бер бөҗәк булып чыга.
Бара торгач, Рәнис лом сыман тимергә юлыкты. Энә икән. “Сөңге урынына булыр, —диде ул, шатланып, — корал булу әйбәт”.
Инде юлга чыгып җитәм дигәндә, кемдер аның аркасына сикерде, Рәнис җәһәт кенә борылды да алдында ыржаеп торган хәшәрәтнең бүксәсенә типте. Теге, берни дә булмагандай, яңадан һөҗүмгә күчте, һәм әллә нинди зәһәр сыекчаны Рәниснең күзләренә сипте. Әчеттерүенә түзә алмаган лилипут күзләрен каплады. Бу һичшиксез кырмыска кислотасы иде. Күзләре күрмәсә дә, лилипут сөңгесе белән селтәнеп алды. Бзхеткә каршы, ул аны нәкъ башына кадаган иде. Хәшәрәт җирдә тәгәрәп җан бирә башлады. Ул да булмады, яңадан өч-дүрт кырмаска килеп чыкты. “Табаныңны ялтыратырга. кирәк!” — дип уйлады Рәнис һам‘ сөңгесен ташлап алга ыргылды.
Асфальт юлга чыгып җитүгә үк, узгынчы машиналарның җиле аны әллә кайларга себереп алып китте. Бәхеткә каршы, ул җәяүлеләр юлына килеп төште. Гәүдәсенең карарлык урыны юк иде. Бөтен тәне кара көйгән. Юл аркылы чыгучы кешеләрнең гигант аякларын күргәч, Рәниснең эченә җылы йөгерде. Ул чатырдап бер ир кешенең ботинкасына ябышты Һәм тротуарга чыгып җитүгә үк җиргә сикерде.
Тротуарда халык агымы күп булганлыктан, кырыйдан гына мосафирлык кылырга туры килде. Әле алай да уйнап-сикереп йөргән малай-шалайлар чак-чак кына сытыл китмәделәр.
...Караңгы төшә башлаганда, Рәнис Монс яшәгән фатирга өченче катка менеп җитте. Бүлмә ишегендә бер генә ярык та юк иде. Йозак тишеге аркылы кермәкче иде, сыймады. Көтмәгәндә астан менеп килүче аяк тавышлары ишетелде. Почтальон икән, рәхмәт яугыры, нәкъ Монсларның ишек турысына килеп звонок төймәсенә басты.
— Сезгә хат бар.
— Рәхмәт.
Рәнис бүлмәгә кереп китте. Аның артыннан ук кулына хат тотып Монс әйләнеп керде... Хатны ачып укуга, ул бөтен бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде: “Ха-ха-ха! Син барыбер минеке Луиза!”
Телефон шалтырады. Монс авыз эченнән көйләп кенә трубканы алды.
— О, исәнме, Луиза! Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Рәнис кайтмады дисенме? Ыһым, Луиза, син аны эзләмә, ул бүтән беркайчан да кайтмаячак. Каян беләсең дисенме? Кичә үзе шулай дип әйтте. Кара әде, Луиза, безгә ныклап сөйләшергә кирәк иде. Әйе, мин әле генә синең хатыңны алдым. Аңла, бу юлы сүз синен белән минем турыда булмаячак. Нәрсә турында дисеңме... Рәнис хакында инде... Килештек. Хәзер килеп җитәм.
Монсның йөзе кояш кебек балкый иде. Әллә нинди борынгы көйгә сызгыра-сызгыра, ул юынырга һәм кырынырга тотынды. Рәниснең тезләре калтырады, хәләл җефете өчен борчылып йөрәге кысылды, күзләренә кайнар яшь тулды. “Ничек коткарыйм сине, Луизам? — дип пышылдады ул.— Өч-дүрт сәгатьтән син дә миңем кебек лилипутка әвереләчәксең. Юк, күз алдына китерүе кыен... Тәнемдә җаным барында моңа юл куймам...”
Юлда барганда Рәнис Монсның бөтен кесәләренә кереп чыкты. Кечерәйтә торган гомостром препараты Монсның эчке кесәсендә булып чыкты. Пыяла савытка салынган бу матдә лилипут өчен авыр иде, шул сәбәпле ул аны тотып ыргыта алмады.
* * *
Луиза ни эшләргә дә белмичә бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына арлы-бирле йөренә. “Нәрсә сөйләшмәкче була икән Монс Рәнис хакында? — дип хафаланды ул.— Рәнис сине ташлап китте дипме? Юк, ул мине ярата. Алайса, нигә кайтмады? Кайда ул? Туганнарына киттеме? Мөмкин түгел, аның бер генә туганы да юк, чөнки ул балалар йортында үскән...”
Күлме баш ватса да, Луиза ды фикергә ңилә алмады, Рәниснең өйгә кайтмавы бик сәер тоелды аңа.
Озакламый алар түгәрәк өстәл артында кофе эчеп утыралар иде.
— Луиза, ышаныгыз, Рәнис сезне ташлап китте. Кичә минем янга килгән иде ул, мин Луизаны яратмыйм, ди. Бу турыда сиңа әйтмәскә кушкан иде, ләкин...
— Монс, бүген дүшәмбе көн,— диде Луиза, ана туры карап,— ул эшкә барырга тиеш иде. Институтка шалтыраткан идем, эшкә килмәде дип әйттеләр. Анда да бик аптыраганнар. Лабораториядән якшәмбе көнне иртән генә кайткан, ул. Иптәшләре төне буе тәҗрибә ясап чыктык диделәр. Шунысы, сәер, Рәнис йоклаганда да хрони-хроартос белән саташа иде, ә бүген эшкә бармаган. Кешелекне хрони-хроартос авыруыннан азат итәргә хыялланып төннәр буе лабораториядә яткан кеше үз вакытыңда эшкә бармыйча калсын әле.
— Димәк, аның китәргә дигәң ’ карары нык!
Луизаның күзләреннән яшьләр мөлдерәп чыкты.
— Юк, аңа нидер булган. Ялганлыйсың, Монс! Бәлки, анын югалуына син үзең дә гаепледер, әле.
— Аллам сакласын! Луиза, ул чыңнан да китәм дигән иде миңа.
Бу әңгәмәне тыңлап торган Рәнис костюм якасы астыннан чыкты. Шабыр тиргә баткан иде ул. “Их,—Диде ул, тешен кысып,— оста ялганлыйсын, хайван. Йөзеңнән чиләк төбе ясыйсы килә башлады”. Квчсез лилипут булганлыктан, аңа әңгәмәне түзеп тыңларга гына насыйп иде.
— Рәнисне хәтереннән сыз. Юньле кеше булса, ул сине болай мәсхәрә итмәс иде,— диде Монс, Луизайны кочакларга тырышып.— Мин алмаштыра алам бит аны, Рәнистән ким җирем юк.
Луиза аны еланга охшатты. Әйтерсең лә кочаклап алыр да буарга тотыныр кебек.
— Җибә-әр!
Монс читкә тайпылды да, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, стакан күтәреп су краны янына йөгерде.
— Синең нервларың какшаган, Луиза, хәзер салкын су бирәм,— диде ул кесәсеннән гомостром таблеткаларын чыгарып.
“Бер минутка да кичегергә ярамый, гомостром ала! — дип уйлады Рәнис.— Луизага куркыныч яный. Ни эшләргә?! Борынын тешләсәм, чебен урынына сытып үтерәчәк, корсагын кытыкласам да булмас... Тукта, колагына керсәм ни булыр икән?” Күп уйлап тормастан, Рәнис аның колак яфрагына сикерде һәм бер мизгелдә кереп тә китте.
— А-а! — дип акырды Монс, күзләрен акайтып — Колакка таракан керде, ахрысы!
Гомостром салынган сулы стакан идәнгә төшеп ватылды.
(Ахыры бар.)
Фото: “Идел” альманахыннан.