Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 Май 2023, 12:47

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (21)

Кеше ышанмас, каяндыр адашып килеп чыккан беләк буе җәен килеп капты кармакка.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (21)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (21)

Ял итеп, бераз тынычлангач, ул беренче эш итеп Симонга шалтыратты, хәл-әхвәлне аңлатты. Тавышыннан сизелгәнчә, Симон ул сөйләгәннәргә ышанмый иде.

 – Ничек инде кинәт кенә? – дип ярсыды ул трубкада.  – Синең белән минем ише карт ишәк түгел иде бит ул. Уты чыгып торган яшь егет. Моның булуы мөмкин түгел. Хәзер үк республика больницасына җибәрүне оештыр, безнекеләр дә анда тартылыр. Иң сәләтле врачлар калҗа-калҗа турасыннар гәүдәсен, төпле фикер әйтсеннәр. Кара аны, Фаддей, әгәр синең кулың уйнаган булса, җиңел генә котылырмын дип уйлама. Ул нинди башбаштаклык, шундый экземпляр, шундый мөмкинлекләр и профукали.. Ну, Фаддей.

 – Энә очы кадәр дә гаебем юк,  – дип акланды хуҗа.  – Мин үзем дә аңлап җитмәдем, бер караганда каршымда утыра иде. икенче караганда идәнгә җәелеп төшкән. Нәрсә дип тә уйларга белмәдем.

 – Берәр төрле шикле нәрсә тоелмадымы? Күз буу шунда, тагы нәрсәләр, чынлап та гәүдәсе исән-аманмы әле?

 – Гәүдә бар ул, әле генә янында булдым,  – дип, күз дә йоммый алдашты Фаддей,  – хәзер җибәрү чарасын күрермен, үзем дә килеп җитәрмен.

 – Отбой, – диде Симон, – үзең килеп йөрмә, озаткач та өстәл артына утыр, тәфсилләп нәрсә, ничек булганын кәгазьгә теркә. Иртәгә очрашырбыз. Гуд бай...  

Хуҗа күрсәтмә алуга, минут та әрәм итми, язу өстәле артына утырып үткән вакыйганы түкми-чәчми кәгазьгә теркәде. Бу авыр эш аның шактый күп вакытын алды. Язуыннан тукталып ул каләм башын чәйнәде, бүлмә буйлап уңга-сулга йөренде, җилкә тырнап әллә күпме утырды. Күрәсең, артыгын язудан да курка иде ул, киметеп җибәрергә дә җөрьәт итми иде. Ниһаять, караламасын язып тәмамлагач, берсен чакырып алып машинкада бастырырга әмер бирде. Сәгатенә күз салгач, ашханәгә төшәчәге турында хәбәр итте. Аскы катта урнашкан футбол мәйданыннан чак кына кайтышрак ашханә дигән залда аны көтәләр иде инде. Ишектән күренү белән, ялтыр ботлы уенчак официантлар йөгерә-атлый өстәл хәзерләргә керештеләр. Түр башына килеп утыргач, кул селтәп тегеләрне озатты хуҗа, терсәкләренә таянып утырып сыйланырга тотынды. Ашауга таза булып чыкты ул, тәмен белеп, тегесен-монысын капкалап озак кына кузгалмады өстәл артыннан. Чыккан уңайга бер ишеккә тукталды, анысы бильярд бүлмәсе булып чыкты. Япа-ялгызы шар сугып булашкач, тагын кабинетына күтәрелде, берничә җиргә шалтыратып, эше буенча сөйләшүләр алып барды. Йомшак кәнәфигә җәелеп телевизор каршында утырып карады. Күңеле тыныч түгел иде Фаддейның. Түзмәде, төн ката шоферына шалтыратып машина чакыртты.

Шулай итеп, без башкалага юл тоттык. Ара ерак кына булса да, утырган урынында кымшанмады да ул, авыз ачып сүз әйтмәде. Уелып китеп уйлаган уйлары да булмады кебек. Симоннан котыла алмаганына язмышын каһәрләде, күпмерәк сумма җыелганын чамалап, исәп-хисап белән шөгыльләнде, үткән ел булып кайткан ниндидер Таити утравын исенә төшерде, шул тирәләргә урнашып, калган гомерен тынычта үткәрү турында хыялланды. “Бу юлы да исән-аман шул аҗдаһа авызыннан котыла алсам, бернәрсәгә карамый киләчәкне кайгыртырга кирәк. Акча беркайчан да җитми ул, булганына шөкер ит”, дип кат-кат тәкърарлады. Шәһәргә без таң алдыннан барып кердек. Үзәккә якынлашкач, Фаддей юл буендагы бер кафе янында тукталырга  кушты. Шофер машина саклап калды, хуҗа кереп кайнар кофе йоткалады, билгеле номеры буенча шефына шалтыратты.

 – Болай эш өчен януыңны хуплыйм, – диде Симон теге очта,  – ләкин иртәләгәнсең, бер-ике сәгатьтән генә төпле фикер әйтерләр ахрысы белгечләр. Давай, ике сәгатьтән соң күнегелгән урында очрашабыз, соңга калма, минем вакыт ягы бик тыгыз.

Әйе, Фаддей белән кәнфитләнеп тормый иде шефы, барысы да ул кушканча булачагына шиге юктыр. Хуҗа тагын бер кофе соратып алып, ашыкмыйча утыра бирде. Башында төрле вариантлар үткәрде ул, ике сәгатьне нәрсә белән тутырырга? Бер табактан ашаган эшкуарга барырга укталды, уеннан кире кайтты. Иртәнчәк аны тансыклап көтеп тормыйдыр, эш кешесе бит, ризалыгын алган тәкъдирдә, шешә артына утырырга туры киләчәк, ә шефның җене кузгала исен сизә калса. Таныш ялгыз хатынга шалтыратырга дип номерын җыйды, бөтенләй сүндереп кире кесәсенә салды телефонын. Нәрсә калган сары таңнан хатыннар буйлап йөрергә? Шунда барып, ялангач калып, мәхәббәт яңартуның ни кызыгы, әйтерсең, кешнәп торган яшь егет. Тәмам гаҗиз калды ул, мегаполис уртасында утырып бер баш төртерлек урының булмасын әле, кесәсендә җилләр уйнаса бер хәл.

Шулай икеле-микеле хәлдә машинасына чыгып утырды ул, гаҗиз калып шоферына эндәште: 

 – Син, Максим, берәр җайлы гына урын белмисеңме бу таш оясында? Бераз буш вакытыбыз бар иде безнең...   – шоферының яшьлеген исенә алып кисәтеп куюны кирәк тапты. – Хәмер, хатын-кыз тәкъдим итмәскә!

 – Фью-ю, – дип сызгырып ук җибәрде Максим, –  алардан башка тагы нәрсә белән шөгыльләнеп, файдалы итеп үткәрергә була соң вакытны? Һич башка килми...  

Икәүләп тынып калдылар. Кинәт Максим утырган урынында калкынып куйды: 

 – Таптым, нәкъ кирәген таптым, ну баш үземдә! Шәһәр читендә бер таныш бакенщигым бар минем. Очраклы килеп танышкан идек. Моннан ерак түгел, ун минутлык юл. Бер дигән балыкчы, үзенең көймәсе, кирәкле причиндаллары бар, чин чином, кыскасы. Беләк буе чуртаннар алдык, көн үткәне сизелмәде дә.

Фаддейның яр буенда балык кармаклап утырасы килми иде, гомергә дә кызыгын да тапмады ул балык тотуның, җәнлек аулауның, әмма башка сайлар юл булмагач, ризалыгын бирде. Максим Агыйделнең ярына терәлеп үк туктатты машинасын, кайдандыр йөгертеп танышын да алып килде. Сыкрый-сыкрый аякларына озын резин итекләр киде Фаддей, кармак алып көймәгә кереп утырды. Ник килешкәненә үкенә дә башлаган иде ул, әмма кинәт кармак сабы тартылып, леска су төбенә агыла башлагач, бар тәнендә калтырау таралды, авыз эче кибеп чыкты. Кайдадыр геннар төпкелендә йоклап яткан аучы азарты уянды аның, аркасы тирләп чыкты хәтта. Күзләрен калкавычтан аермый теге бакенщикка шыбырдады: 

 – Нәрсәдер капты шикелле, әнә бит...  

Анысы да чын балыкчы икән, күзләре калайланды.

 – Әкрен кылан, иптәш, кылның тартылуына караганда дәү булырга охшаган. Ычкынып кына китмәсен. Тәк, җайлап кына әйләндерә башла катушканы, кинәт тарттырма, харап итәрсең. Әһә, әһә, кызурак...  

Кеше ышанмас, кайдандыр адашып килеп чыккан беләк буе җәен капкан булып чыкты кармакка. Ах-ух килеп, чак сөйрәп алдылар көймәгә. Анда да әле көймәне бер итеп чабаланырга тотынды җәен, бакенщик маңгаена берне биргәч кенә тынып калды. Ә Фаддейның куллары һаман калтырый иде әле. Кармакларны онытып, һәрберсе балыкның авырлыгын чамалады, буен аялап үлчәде. Дүрт килолап тартыр, дигән уртак фикергә килделәр. Максимның да, бакенщикның да көнләшүләре йөзләренә язылган иде.

 – Шул инде ул, новичокларга һәрвакыт фарт килә, – дип тынычланырга тырышты бакенщик, – ну, дөресен әйтәм. күптәннән эләккәне юк иде мондый экземпляр. Кояш күтәрелгәч, мондый эре балык су төбенә китә, нәрсә эшләп саташып йөргәндер...  

Берәр сигарет тартып, нервыларны тынычландыра төшкәч, тагын кармак сапларына тотындылар, күзләрен калкавычка текәделәр. Капкан саен калҗа булмый шул инде, балык чиртмәде. Кыландыра торгач, бакенщик уч аясы зурлык чәрде тартып чыгарды, аны авыз тутырып балык дип әйтерлек тә түгел иде. Бер ара Фаддей сәгатенә караса, вакыт үкчәгә басып килә имеш. Тиз-тиз җыенып чыгып утырдылар машинага. Очрашу урыны берәр зиннәтлерәк урында планлаштырылгандыр дип уйлаган идем мин. Әмма барысы да гадирәк булып чыкты. Фаддей парк читендә машинадан төште дә сукмак буйлап агачлар шырлыгына үтте. Агачлар ышыгында торган скамейкада гәзит караштырып Симон көтә иде.

 – Эшләр болай тора,  – дип башлады ул, Фаддей янына утыргач та,  – паталоганатомнар, башка спецлар да җентекләп тикшерделәр теге объектны. Барысы бер фикердә –  инфаркт. Ниндидер тумыштан дефекты булгандыр йөрәгендә, диләр. Башка телгә алырлык яңалык юк. Белгечләр вердикты – әмма ышанмыйм, ниндидер сер бар монда. Теге урманчылар арасына берәр ышанычлы кешеңне җибәр әле син. Чокчынсын яхшылап, сөйләндерсен, бәлки берәр мөһим деталь күз уңыннан төшеп калгандыр. Тәфсилләп төзелгән отчетны шунда ук миңа озатырга. Калганын үзең беләсең, очрашканга кадәр. Ә тагын...  сакчыларыңны да сораштыр, алар гадәти булмаган берәр нәрсә шәйләмәгәннәрме, бу очракта бер сүз, бер караш күпне аңлатырга мөмкин. Нәрсәдер бар монда, нәрсәдер...  

Шулай сөйләнгәләп Симон торып китте, ул күздән югалгач, Фаддей да машинасына атлады. Бу тарих шуның белән тәмамланды, минем хуҗаны борчыган кеше булмады.

Менә хәзер инде мин үземнең сәяхәт чорының иң яхшы бүлегенә килеп җиттем. Төгәл уналты көн, уналты төн бер кабык астында гомер иттек без Фаддей белән. Бу симбиоз яшәешнең кайбер үзенчәлекле якларын ачыклап китүне үземнең бурычым дип саныйм. Миннән соң киләчәк ториодларга сабак булыр. Беренчедән, трансформация өчен җитәрлек күләмдә энергия булуы алшарт. Икенчедән, шәхси югалтуларга әзер булырга кирәк, кайберләре турында мин кисәткән идем инде, мәгълүм булмаганнары да бардыр. Өченчедән, контактның һәрбер кичерешен син дә кичергән төсле буласың, мәсәлән, мин хуҗам ялгыш бармагын кыскач, авыртуның нәрсә икәнен ныклап белдем. Әйтик, ул тамак туйдыра, синдә хушлану хисләре туа, һәм башкалар, һәм башкалар. Бары йокының нәрсә икәнен ачыклый алмадым мин. Күрәсең, безнең затлар өчен бөтенләй ят күренештер. Безнең тандем солыхы могҗизаларсыз булды. Мин аңа комачауламадым, ул минем барлыкны башына да кертеп чыгармады. Гадәти тормышы белән яши бирде.

Вәт ичмасам тормыш иде ул, Бишенче Башкаручы. Эш өчен яна иде Фаддей, тырышлыгы, үҗәтлеге җитәрлек иде аның. Әмма теләкләрен тормышка ашыру өчен бөтен киртәләрне җимерергә әзер иде. Адым саен алдашулар, ялган документлар төзүләр, вәгъдә бозулар чүп кенә иде аның өчен. Кычкыртып талаулар, хөкүмәт чиновникларына ялагайланулар, югарыдагыларга акча төртүләр, җан дусны ике уйламый сатулар аптырашка калдыра иде мине кайчакта. Ләкин мин аның маһирлыгына сокланып чәбәкәй генә иттем. Бу баш җитмәс трюклар тормышка ашканда чиксез кара энергия бүленә, мин хәтта үзләштереп тә өлгерә алмыйм. Шуңа да туплау системасы турында ныклап уйланырга кирәк. Бу мәхлүкләр шулкадәр микъдарда начарлыклар кылырга сәләтле, гасырларга кулланырга җитәчәк ториодларга. Аның тирәсендә уралган бәндәләр дә ике тамчы су кебек охшаганнар хуҗаларына, күпчелек очракта арттырып та җибәрәләр иде әле. Мин контроль анализлар алган чакта шактый кызыклы вакыйгалар шаһиты булгаладым. Кеше үтерүне ни дип тә белмәгән яшь егет хуҗаның тән сакчысы булып йөри иде. Бер өстәл артында утырганда, исереп алгач, хуҗага соңгы корбанын ничек җәзалаганын сөйләп, тегенең күңелен күтәргән истә калган.

 – Җебегән тавык булып чыкты ул, шеф, – дип авыз ерды җан кыйгыч, – кызган үтекне ялангач аркасына бер төртеп алгач та чырылдарга тотынды. Мәгәр үзе кул куярга карышып маташа. Мин колак яныннан үткәрәм андый тавышларны. Җайлабрак бастым чажлап торган үтекне. Көйгән тире исен яратмыйм мин, күңелне болгата. Кирәк булгач, бераз түзәргә туры килә. Ә теге бәндә утырган җиреннән авып төште, тавышы-тыны бетте моның. Егетләрнең берсе бидрә белән су сипкәч кенә күзләрен ачты. Елан төсле боргалана, чыелдавыннан туктамый. Кулын алып, бер бармагын шартлатып сындырдым, икенчесен, сул кулыныкын, әлбәттә. Уң кулына бирергә ручканы әзер тотам. Андыйларны гына ипкә салганмыни без, кул куйды, кая бара ул. Кан белән юынып, тере калдыруыбызны ялына башлады. Ну андый чакта шаһит калдырып булмый, үзе дә аңлап тора, укыган кеше бит. Яткан урыныннан умыртка сөяген сындырдым да, вакыт тар иде, китәргә ашыктык. Шунысы күңелне күтәрде, акча бирәм дигән була, ха-ха-ха...  

Фаддей да ирәеп китеп кушылып көлде аңа. Ярты ай эчендә күп җирләрдә булырга өлгердек без, бихисап кешеләр белән аралаштык. Кем белән очрашсак та, барысының эчендә үз шайтаны бар иде, бозыклык, гариплек, күңел чирен һәрберсендә тоемларга була. Мин бар мәхлүкләр дә бер чыбыктан куылган, барысы да бер иш дигәнрәк нәтиҗә ясаган идем. Чынлап та шулай булган тәкъдирдә ториодлар өчен бу планета оҗмахка тиң булачак иде. Күреп-танып белгәннәр генә түгел иде иблис токымыннан. Аларның мәгълүмат чаралары, гәзитләре, телевизорлары көне-төне нәкъ шундый вакыйгаларны яктырталар, күренекле вәкилләре үзләренең азгынлыклары белән дан яулыйлар, сәнгать әсәрләре тормыш шундый була дигән гыйбәрәне халык аңына сеңдерәләр. Минем шундый нәтиҗә ясавым эзмә-эзлекле килеп чыга түгелмени? Әмма мин ашыгыбрак ясаганмын икән нәтиҗәләрне. Анысы хакында бераз соңрак.

Хуҗамның эштән арып, күңел ачулары да үзенчәлекле иде. Әлеге дә баягы беренче урынны хәмер яулый, аннан башка бер эш тә алга бармый бу илдә. Тәпи киткән баласыннан башлап, кабер якасына баскан аксакалларга кадәр шәраб чөмерәләр, акылларын эчәләр, миләрен томалыйлар, фигыльләрен югаталар. Кайсылары гел исерек хәлдә үтә язмышына язылган тәкъдир юлын, үз исемнәрен оныталар хәтта. Шуны авызларына алсалар, ата улны, ана кызны танымый башлый, ни кыланганнарын белмиләр, яхшымы-яманмы – диңгез тубыктан, бары тик баш төзәтергә булсын. Шуларнымы без үз кубызыбызда биетә алмабыз? Савым сыерлар урынына тотачакбыз бу мәхлүкләрне, дип инанган идем мин. Әмма ләкин шәхсән миңа бу яшәү рәвеше бик тә охшый иде. Әлегә кадәр тоеп карамаган ләззәтле мизгелләрне кичердем мин, тәмам бер гурманга әйләндем. Мәсәлән, үз атасын канга туздырып акча даулаган егетнең дулкыннарына кушыл әле син, шундый да хисләр байлыгы агыла, әйтеп аңлатырлык түгел. Мине алыштыра калсаң, моны татып каый алырсың әле, Бишенче Башкаручы.

Кайчанга кадәр дәвам итәр иде безнең дуслык Фаддей белән, ләкин көтелмәгән вакыйгалар кырка үзгәрттеләр минем сәяхәтне. Юк кына сәбәп төсле, шул мине бүгенге хәлемдә калдырды. Без иртәнгә таба кайдандыр базага кайтып бара идек. Маҗаралы төн булды, ахрысы. Фаддей чиләкләп хәмер чөмерде, аннан кызлар чакырды, мунча буйлап аларны куып йөрде. Иртән дә чыгып бетмәгән иде әле эчкәненең шаукымы. Шуңадырмы, гел шоферне ашыктырды. Төнлә яңгыр явып үткән иде, табадай шома юлда машина тыңлашмый китә. Әлеге хуҗаның да сүзен тыңламый булмый. Бер кискен борылышта шофер сизгерлеген югалтты, каршы юлга барып чыкты. Зур тизлектә килгән машинага барып бәрелде. Шофер урынында җан бирде, Фаддей исән иде әле. Фаҗига урынында булган кешеләр аны сөйрәп чыгарып, юл читендәге чирәмгә сузып салдылар. Янына икенче машинаның шоферын урнаштырдылар. Каты яраланса да, ул егетнең хәле күпкә яхшырак иде. Шул чакта мин Фаддейның хәле авырая барганын сизеп алдым. Берничә минуттан аның җан тәслим кылачагы көн кебек ачык иде. Әгәр ул үлә калса, минем вөҗүдем белән нәрсә булачак? Хуҗа артыннан мин дә юкка чыкмаммы? Бу сорауга төпле җавап юк иде, вакыт та секундлар исәбенә бара иде. Мин бердәнбер ышанычлы мөмкинлекне файдаланырга булдым, теге ыңгырашып яткан егетнең кабырчыгына күчендем. Әлдә бу күчерелешне башкарырлык җитәрлек күләмдә энергия бар иде. Шул мизгелдән башлап минем өчен яңа сынаулар башланды. Әгәр дә сакланып калсам, киләсе элемтәдә ул кичерешләр хакында хәбәр итәрмен. Координатор.

Фото: salskfisher.ru

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (21)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (21)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: