Рәнис кайтып кергәндә шәһәрдә яңа көн башланып килә иде. Рәхәтләнеп киерелеп алгач, ул тәрәзәне төбенә кадәр ачып җибәрде. “Әле кайчан гына яз гөрли иде, ә хәзер тышта июнь чәчәк ата. Ай-һай бу вакыт дигәннәре”,— дип уйлады Рәнис, тыз-быз килеп йөргән трамвайларны күзәтеп.
Ул төне буе лабораториядән чыкмады. Уңышлар күзгә күренеп арта. Кешелек дөньясына билгесез хрони-хроартос авыруының серенә төшенә башладылар инде. Бу авыруның космик корабльгә ияреп кайткан “хрони-хроартос” бактерияләреннән барлыкка килүе турындагы гипотеза үзен раслый бара. Куркыныч авыру ул, ике сәгать дәвамында, кеше телсез кала, сукырая һәм ишетми башлый, галлюцинация белән тилмерә.
Рәнис чишенмичә генә сузылып диванга ятты. Электрон стена сәгате көндезге унны күрсәтә... Иңде күзләрен йомам гына дигәндә, аның игътибарын өстәлдәге язу җәлеп итте. Иренеп булса да торып укыды.
“Рәнис!
Тиз генә кайтып җитмәм. Югославиядән туристлар килгәннәр. Болгар ханлыгы турында кызыксыналар. Алар белән озак йөрергә туры килер, ахры, төшке ашка кайтып җитеп булмас. Ашны үзең җылытып ашарсың.
Сау бул!
Сине үбеп, Луизаң”.
Алты ел әнә шулай Сак белән Сок кебек яшиләр алар. Луиза кайтып керә — Рәнис өйдә юк, Рәнис кайтып керә — Луиза чыгып киткән була. Берсе «хрони-хроартос» белән, икенчесе туристлар белән мәшгуль. «Их, — диде Рәнис авыр сулап, — алты ел буена кинотеатрга да бара алганыбыз юк. Вакыт бик кысан. Ул авыруга каршы көрәшү серен белик әле, аннан соң... Тфү! Шулай үз-үзеңне юатып гомер үткәнне дә сизми каласын, ахры. Бүген бер проблема, аны чишүгә икенче проблема килеп терәлер!
Кинәт телефон шалтырады.
— Тыңлыйм... Ә, исәнме, Монс. Кил дисеңме? Төне буе йокламадым. Иртәгә кереп чыгарга тырышырмын. Килүем бик мөһим дисеңме? Ыһым, ярар, хәзер киләм.
Рәнисне эчке сизенү биләп алды. Монсның утопиясе тормышка ашкан булуы бик тә мөмкин иде. Кабалана-кабалана сөйләште, димәк, нәрсәдер бар. Монс отпускы алганнан бирле күренми иде.
* * *
Рәнис звонок төймәсенә басты. Ишекне чал чәчле һәм битен тирән җыерчыклар баскан бер карт ачты.
— Гафу итегез, — диде Рәнис, бүлмәдән бөркелеп чыккан төтенгә чыдый алмыйча, йөткереп, — мине Монс чакырган иде. Сез аның кеме буласыз?
— Шаярырга вакыт юк әле монда, — диде карт, аңа кулын биреп. — Сәлам, Рәнис, әйдә түргә уз.
— Нәрсә булды сиңа? Тавышыңны ишеткәч кенә таныдым.
— Аңламадым.
— Синең йөзең җитмеш яшьлек картларныкы төсле.
— Юкны сөйләмәсәнә.
— Ышанмасаң көзгегә кара.
Монс үзенең фатирын лаборатория иткән иде. Кая карама пробиркалар, китаплар, приборлар аунап ята һәм бер генә йорт җиһазы да күренми. Шулай да кечкенә генә ватык көзге кисәген табып алды.
— Әйе, картайганмын. Димәк гомосуром белән амостром препаратларын тапканда, безгә мәгълүм булмаган газлар бүленеп чыккан, — диде Монс чыраен сытып.
— Үстерә һәм кечерәйтә торган препаратлар турында сөйлисеңме син?
— Хәтер шәп үзеңдә. Рәнис. Ялгышмасам, инде әллә кайчан сөйләгән идем кебек сиңа ул хыялымны.
Монс өстәл тартмасыннан ике таблетка чыгарды. Берсе шәмәхә, икенчесе зәңгәрсу төстә иде.
— Менә алар. Шәмәхәсе кечерәйтә, зәңгәре үстерә.
— Аларңың шундый үзлеккә ия булуын тикшереп карадыңмы соң?
— Әйе, тәҗрибә ясап карадым. Менә, — диде Монс, шырпы кабы белән лупа сузып.
Рәнис шырпы кабын ачты. Анда... анда борча зурлыгындагы эт йөгереп йөри иде.
— Искиткеч! — дип кычкырды ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча.— Бөек ачыш бит бу!
— Хәзер амостром көчен кара,— диде, Монс, карават астыннан фанер тартма чыгарып. Анда ярты метр чамасы зурлыктагы чикерткә утыра иде.
— Амостромның үзлеген бөҗәкләр ярдәмендә генә тикшерергә туры килә. Бөҗәкләрдән кала теләсә нинди организмга эләксә дә, ул акылны зәгыйфьләтә. Әгәр кеше организмына амостром эләксә, ул боерыкны үти торган егерме метр озынлыктагы гигант роботка әверелә.
— Алар үзләрен яхшы хис итәләрме?
— Эт тә, чикерткә дә әлегә нормаль хәлдә.
Бераздан Монс чәй кайнатып китерде. Алар чәй эчәргә утырдылар.
— Син һичшиксез егерме беренче гасырның бөек химигы,— диде Рәнис дулкынланудан, эссе чәйне чөмереп, — искиткеч аныш бит бу!
— Дөрес әйтәсең. Мин — бөек химик!
— Әйт әле, Монс, амостром белән гомостромны кайда куллана алырлар икән?..
Рәнис сүзен әйтеп бетерә алмады, көтмәгәндә генә башы әйләнеп китте дә идәнгә егылып төште, Бик ерактан ишетелгән кебек кенә кемнеңдер шашып көлгән авазлары аңына барып җитте.
Күзләрен ачкач, Рәнис вакыйганы аңламыйчарак аптырап торды. Ул ниндидер гигант кеше кулында анадан тума чишенгән килеш басып тора иде.
— Ха-ха-ха, тишек борын син, Рәнис. Йә, ничек, чәеңә салынган гомостром тәмле идеме? Ха-ха-ха! Күптән көткән идем мин бу минутны, Хәзер син минем кулда. Луизаң минеке булачак. Һаман да шашып яратам мин аны, ишетәсеңме? Луиза сиңа кияүгә чыккан көннән бирле, мин сине дошманым итеп күрә башладым.
Хәзер серне ачсам да була, ахры. Мин чит илдә яшәргә хыялланам. Миңа байлык, власть, дан кирәк! Луиза риза булмаса да — минеке. Гомостром эчертәм дә шырпы кабына тыгып алып китәм. Минем инде Бразилиягә туристлык путевкам да бар. Иртәгә мин монда булмаячакмын. Бу ачышымны анда миллиард долларга сатып алачаклар. Ха-ха-ха, гомостром ярдәмендә әллә нинди хәрби серләрне белергә мөмкин. Бер сантиметр озынлыктагы шпионнар теләсә нинди учреждениеләргә үтеп керә алалар. Гомостром эчкән кеше бер тәүлектән соң үз хәленә кайта. Бу аз түгел, чөнки бер тәүлек эчендә әллә нинди кыйммәтле информацияләрне тупларга була.
Амостром да илбасарларга файдалы препарат. Басып алынган дәүләт колларын гигант роботларга әйләндереп эшләтү өчен кирәк булачак ул. Бу гигантлар боерыкны гына үтиләр, баш күтәрмиләр.
Син үләргә тиеш, Рәнис. Мин сине сытмыйм, тәрәзәдән машина йөри торган асфальт юлга ыргытам. Аякларың, кулларын сынсын, машиналар сытып китсен.
Рәниснең тәненә салкын тир бәреп чыкты.
— Кабахәт! Сатлык җан! Җинаятьче! — дип кычкырды ул гарьләнеп.
Монс аның тавышын бөтенләй ишетмәде.
Тәрәзәдән ыргытылган Рәниснең йөрәге “жу!” итте. “Үләм, ахры...” дип уйларга гына өлгерде ул. Асфальт юлга кадәр үк төшәргә туры килмәде. Бер чыпчык аны беләгеннән эләктереп алды һәм йотарга азапланды, ләкин Рәнис, бирешмәскә тырышып, чыпчыкның томшыкларын каерды. Кош күп тапкырга көчлерәк иде. Шуңа күрә Рәнис селәүчән кебек бөтерелде генә.
(Дәвамы бар.)