Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 Май 2023, 22:18

Марат КӘБИРОВ. Бүгенге көннең Ләйлә белән Мәҗнүне ничек була?

Безнең дәвердә дә берсен-берсе өзелеп яраткан ике гашыйк яши иде.

Марат КӘБИРОВ. Бүгенге көннең Ләйлә белән Мәҗнүне ничек була?
Марат КӘБИРОВ. Бүгенге көннең Ләйлә белән Мәҗнүне ничек була?

Борын-борын заманда яшәгән, ди Ләйлә белән Мәҗнүн... Аларның хәле һәркемгә дә мәгълүм…

Безнең дәвердә дә берсен-берсе өзелеп яраткан ике гашыйк яши иде. Һәм мин аларның исемен дә Ләйлә белән Мәҗнүн дип алам. Ни өчен? Беренчедән, алар әле дә исән, бик кызык һәм кызганыч хәлгә эләккән әлеге икәүне тагы да авыррак халәткә куясым килми. Икенчедән...

Шулай итеп, берсен-берсе өзелеп яраткан ике гашыйк яши иде. Алар икесе дә авылда туып үскән. Уфага югары белем алырга килделәр. Шунда табыштылар, таныштылар. Соклангыч парлар булып кавыштылар. Балалары туды...

Мәҗнүн һөнәре буенча врач иде. Тиздән ул шәһәрнең иң абруйлы кешеләре арасына керде.  Азып-тузып эчеп йөрмәде, кулыннан эш килә иде. Шуңа күрә бу гаилә бик кытлык кичермәде. Тиздән зур гына фатир алдылар. Ул затлы җиһазлар белән тулды. Машиналары булды. Кыскасы, Ләйлә белән Мәҗнүн дөньядагы иң бәхетле парларның берсе булып, җитеш тормышта балалар үстереп чөкердәшеп яши бирделәр. Шул рәвешле утыз ел үтеп тә китте. Балалары башлы-күзле булды, оныклары туды.

Мәҗнүн шат күңелле, җор телле ихлас кеше иде. Шуңа да ул теләсә кем белән уртак тел таба белде, дуслары күп булды. Әлбәттә, мондый шәхес белән яшәү Ләйләгә рәхәт иде. чөнки Мәҗнүн күңелсез бертөрлелеккә юл куймый, ул кара көннәрне дә якты итә ала иде. Һәртөрле шаяртулар, ихлас кайгыртулар белән Ләйләгә күңел төшенкелегенә бирелергә ирек куймады, киресенчә, аны һәрчак бәхетле, шат итеп күрергә теләде һәм моңа иреште дә.

Ләкин гомер үтү белән Ләйлә иренең бу холкына күнегә барды. Үзенең елдан-елга олыгаюын тойган саен, иренең гел шат күңелле булуы эчен пошырды. «Әйе, мин ямьсезләнәм, картаям, дип уйлады ул, Мәҗнүнгә чуртым да булмый. һаман элеккечә дәртле килеш. Болай булса, берәр озынчәчне каратып куюы да бар әле аның...» Һәм бу уе көзгедән үзенең җыерчыкланып тупаслана барган йөзен күргән саен күңеленә ныграк үтеп керде: «Берәр сөяркәсе бардыр инде моның. Тапкандыр берәрсен. Югыйсә, бу кадәр үк канатланып йөрмәс иде...» — дип шикләнде ул Мәҗнүннең балкып кайтып керүен күргәндә дә. Тиздән үз шикләренә ул чынлап торып ышанды, алай гына да түгел, бу шик-шөбһәләр аңа бердәнбер хакыйкать булып тоелды. Һәм Мәҗнүнгә булган чиксез мәхәббәте аяусыз нәфрәткә әйләнде. Бу нәфрәт көннән-көнгә үсте, зурайды. Мәҗнүн белән бер кыек астында, бер шәһәрдә, тора-бара бер дөньяда яшәүне түзеп-торып булмаслык газапка әйләндерде. «Эх, бәреп кенә үтерергә шушыны» — дип уйлады ул иренең шат чагын күргән саен. Әкренләп бу газап котылгысыз бер чиргә әверелде. Ул иренең үлемен теләде. Тик Мәҗнүне нык иде әле, тагы бер илле икене яшәрлек хуты бар иде.

Һәм Ләйлә катгый карарга килде: «заказ» белән үтертергә кирәк моны!» Тиздән заказны үтәргә теләүче дә табылды. Бу Мәҗнүннең иске танышы Гали иде. Берничә тапкыр төрмәдә утырып чыккан, тәҗрибәле кеше. Ләйлә бер мең долларга бәяләде. Гали риза булды, тик җентекле уйлану һәм әзерләнү өчен бер атна вакыт бирүне сорады. Бу вакыт эчендә ул, чынлап та, барсын да бизмәнгә салып карады. Мең доллар аның өчен зур гына акча иде, әлбәттә. Ләкин аның төрмәгә дә кире кайтырга теләге юк иде. Ә Мәҗнүн, ни генә әйтсәң дә, билгеле шәхес. Аны эзләячәкләр. һәм Гали Ләйләдән аванс акчасы алу белән туп-туры полициягә юнәлде.

Көннәрнең берендә «заказать ителгән» ир өенә кайтмады. Юк, үлмәгән иде ул, бары тик полиция хезмәткәрләре генә тоткарлаган иде Мәҗнүнне.

Ә икенче көнне Гали Ләйлә янына килде һәм үзенең Мәҗнүнне ничек үтерүе хакында җентекләп сөйләп бирде:

— Сөяркәсен озатканнан соң караңгы урамнарның берсендә очраттым да... Кыхх, — ул кулы белән муенына сызып күрсәтте. — Карышып та торалмады. Менә паспорты. Син бүгеннән үзеңне тол хатын дип исәпли аласың.

Мондый шатлыклы хәлдән соң көнчел хатын нишләргә дә белмәде. Рәхмәт арты рәхмәт укыды ул. Һәм сөйләшеп килешенгән мең долларга өстәп тагы йөз доллар һәм мең сигез йөз сум акча тоттырды.

— Рәхмәт сиңа, Гали. Изгелеңне мәңге онытасым юк, — диде ул, куанычын яшерә алмыйча.

 Нәкъ шушы шатлыклы халәтендә ул оперлар кулына эләкте дә инде. Җинаятьләр кодексының «яллап үтерүгә әзерлек өчен җаваплылык» дигән матдә буенча гаепләделәр хатынны.

Ә Мәҗнүн...

Мәҗнүн хатынының үзен үтерергә теләвен белгәч, күз яшьләре түгеп ярсып еларга тотынмады. Ләйләне ботарлап ыргытырга дип йодрыкларын да йомарламады ул. Мәҗнүн Ләйләсен хөкем кулыннан коткару юлына басты. Прокуратурада сорау алу вакытында ул һәркем ишетерлек итеп Ләйләне гафу итүен белдерде.

— Ләйлә дөньяда иң гүзәл, иң изге күңелле хатын! — диде ул тикшерүчләрне ышандырырга тырышып. — Ә әлеге хәл... Ул бит хатын-кыз. Гомеренең авыр чорын кичергән вакыты. Аңлыйсызмы?! Нервлары какшаган, тормышка мөнәсәбәте үзгәргән чагы. Әлеге хәлгә бары тик шул гына гаепле.

Әлеге вакытта Ләйлә тикшерү изоляторында хөкем көтеп утыра. Ә ире Мәҗнүн аны яклар өчен иң яхшы адвокатлар эзли. Өстәп тагы нәрсә әйтергә?.. Сүзләр көчсез инде монда...

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: