Арабызда безнең мәңгелек ята, Бишенче Башкаручы. Соңгы хәбәрләшүебездән соң урындагы вакыт белән исәпләгәндә атна үтте. Атна ул җиде көн, җиде төн, 168 сәгать – бик күп минем өчен, һәр мизгелне чутлап үткәргән затка. Мин читлектә тыпырчынган чагымны сурәтли башлаган идем сиңа. Озак кына тарткалашканнан соң, Симон исемлесе мине Фаддей белән калдырды да, гаеп булды. Фаддей һаман миннән нәрсә дә булса өмет итә иде. Сүз саен янады, куркытырга тырышты, я кинәт үзгәреп алтын таулары вәгъдә итте. Туктамый вариантлар эзләгән шәхси робот көтмәгәндә өр-яңа чишелеш тәкъдим итте. Зур көч тукми мин үз асылымны бу мәхлүкнең баш капкачына урнаштыра алам икән ич! Дөрес, ул чакта мин күп мөмкинлекләремнән мәхрүм булачакмын, ләкин планета хуҗасының бер өлешенә әйләнеп тәҗрибәләр үткәрү бик тә әһәмиятле тоелды миңа. Синтез тәртибенең программасы мизгел эчендә әзер булды. Зәһәрен чәчкән Фаддей минем тәэсиремнән хәрәкәтсез калды, ул һушына килеп, күзләрен ачканда мин аның информация үзәгендә (болар ул үзәкне төрлечә атыйлар: баш мие, акыл, аң, рух) җайлашкан идем инде. Шеф үз халәтенә кайткач, каршында сузылып яткан гәүдәгә карап, югалып калды. Урыныннан кузгалып ясалма тәннең кулын тоткалады, муен тамырын капшады. Ашыгып кемгәдер шалтыратырга тотынды. Күз ачып йомганчы таныш егетләр кереп җиттеләр, хәлне аңлап гәүдәне сөйрәп алып чыгып та киттеләр. Минем тугры хезмәтчемнең азагы шулай тәмамланды. Тәгаен аны аркылыга-буйга кискәләп, соңыннан җир куенына тапшырганнардыр. Ниндидер ясалма муляж өчен шул кадәр вакыт түккәннәре уйларына да кереп чыкмагандыр. Нәрсә-нәрсә, ә кешеләрнең тән төзелешен без ныклап өйрәнгән идек бит, Бишенче Башкаручы.
Яңа кабырчыкта мин үземне ифрат та җайлы тойдым. Югалтулар да булды. Минем бу ит түшкәсенең физик мөмкинлекләренә берничек тә тәэсир итә алмавым ачыкланды. Аның уй-теләкләренә дә хуҗа түгел идем, сирәк очракта гына, нык курку хисе кузгатып, теләккә ирешә ала идем. Анысы соңрак билгеле булды. Ә ул очракта чит информация мине чолгап алды, аның туганыннан алып шушы яшенә кадәр кичергән кичерешләре тулысынча минем карамакта иде. Кешеләр үзләре гаҗәеп сыйфатка ия: күргән-белгәннәрен, кичергәннәрен онытырга сәләтле алар. Ләкин ул информация югалмый, ми капкачларында саклана. Кирәкле мәгълүмат – аңнарының бер өлеше генә хезмәт итә бу мәхлүкләргә, үзен сиздерә, калганы автоном режимда, эчке органнарын тәртиптә саклый, сәламәтлеген кайгырта, яшәү рәвешен дә контрольда тота шикелле, шулай тоелды миңа.
Хуҗам, кәефе кырылып, бу упкыннан иреккә чыкты, купшы коттеджына юнәлде. Тагын бер уңай ягы бар иде берләшүнең, ул күргәнне – мин күрдем, ул ишеткәнне – мин ишеттем, ул уйлаган уйларны – мин укып бардым. Зиннәтле кабинетына үтеп ул тулы стакан хәмер салып эчте дә, шундагы диваннарның берсенә кырын ятты. Озак та үтми гырлый да башлады. Ашыгып кабул иткән карарымда иң үкенечлесе – мин бу гәүдәдән үз теләгем белән бер адым да читкә китә алмый идем. Әгәр аерылырга уйласам, бар булмышым башлангыч төренә тартылачак, мин ториодка әйләнәчәкмен. Ул чакта кире Галәм киңлегенә артылырга кала, синең янга. Күпме еллар әзерләнгән тәҗрибә юкка чыгачак, дигән сүз бит бу. Форсат чыгудан файдаланып мин иң башта тел нечкәлекләренә игътибарымны бүлдем. Башваткыч катлаулы, сыгылмалы, гүзәл, зирәк телне үзләштерү миңа зур канәгатьлек бирде. Фаддей борын сызгыртып йоклый бирде, вакыт чикләнмәгән иде минем. Мөмкинлек булганда, яңа хуҗамның тормыш юлы белән танышырга алындым. Аның файлларына язылган мәгълүматлар өзлексез лента булып минем каршымда агыла башладылар.
Кайдадыр урманнар-таулар белән уратып алынган авыл пәйда булды. Кар сырган шул кечкенә авылда, аркылы-торкылы тыкрыкларның берсенә посып утырган ике тәрәзәле өйдә таң алдыннан сабый тавыш салды. Кендек әбисе, күрше Зөләйха әби чәбәләнгән адәм йоратын кулларына алды: ”Тәүфыйклы-игелекле бала бул, әтине әти дип әйт, әнине әти дип әйт... » – дип самаклады. Сукыр лампа кабызып кара мунчада хәбәр көткән әтисенә сөенче алдылар. Шатлык авазлары яңгырады бу ярлы гына өйдә, әнисе исән-сау котылуына рәхәт чикте, әтисенең малай тууына түбәсе түшәмгә тиде.
Әһә, әнә авыл мулласы ак мендәргә салып баланы азан әйтә, колагына исемен шыбырдый, Габделфуат булыр исемең, ходай язса, ди. Ничекләр Фаддейга әйләнеп китте икән бүсер кендекле, кәкре аяклы Фуат исемле малай? Әнә мүкәләп өйне бер итеп йөри инде ул, һәрберсе аны үчтеки итәргә сузыла, яраталар малайны. Бигрәк сөйкемле, шомырт кара күзле, алма битле бала шул. Бу урында пауза бар, хуҗаның хәтерендә сакланып калган мизгелдер. Кай яклардандыр килеп чыккан фотограф мәңгеләштерергә җыена гаилә әгъзаларын. Әни кеше бирешкән инде, күзләре тоныкланган, тыңлаусыз чәчләренә көмеш йөгергән, ул аларны кәшемир яулыгы астына да каплап бетерә алмый. Бар байлыгы шул шау чәчәкле яулык шикелле. Кат-кат юулардан өстендәге күлмәгенең төсе уңып беткән, колакларында арзанлы алкалар ялтырый. Андый алкаларның кибеттә поты бер тиен, кем әйтмешли. Нишлисең, кызыга шул ялтыр-йолтырга хатын-кыз. Көзге каршында кемнәр боргаланалар анда? Озын, куе чәчләрен әле тагатып җибәрәләр, әле баш очына чүмәлә төсле өеп куялар. Анда да тавышланып алырга өлгерәләр кыбырсыклар. Шулай булмый ни, өч кызга бер кәкре тарак, чиратыңны көтеп түзеп кара син. Сөбханалла, буй җиткергәннәр инде кызлар, түгәрәкләнгәннәр, теремекләнгәннәр, әниләре әйтмешли җен ияләгән үзләренә. Болай зык кубып фотоларга төшкәннәре юк иде бит аларның. Ничегрәк була икән ул кәртечкә дигәннәре? Җиңгәчәй әйтә, әнә теге мыеклы адәм, кош очып чыга дигәч тә күзләрне шар ачарга кирәк ди, йомылып калсалар беттең диген инде, йоклап төшәсең икән лә.
Кызлар кет-кет көләләр, дулкынланалар, көзгедән аерыла алмыйлар. Ә өйдәге ир йораты андый түгел. Түземсезләнеп, шул чыркылдыкларны көткән малайның кашлары җыерылган, бик җитди күренә. Өстендәге таушалган костюмының җиңнәре, балаклары кыскарып беткән, шуңа да ботинкасы белән чалбары арасында кызлар оегы күренеп калган, фотога да шулай төшкән ул. Ялангач аякка ботинка килешми, дип апалары оекны көчләп кидерделәр аңа. Ул ботинкалар үзләре бер сәнгать әсәре. Калын табанлы, озын кунычлы, чучка тиресеннән тегелгән ул нәрсәләр яңа чакта күз явын алырлык булганнардыр да, нәкъ җаваплы чакта бигрәк мескен хәлдәләр. Малай ялантәпи генә чыгып басарга уйлаган иде дә, башында акылы бар кеше җәй көне аяк киеме кияме инде, тик әнисенең тәртәсе кыска, бер генә әйтте. Менә тора ул кояш эссесендә костюмнар киеп, кашлары да шуңа җыерылган, кайчан бетәр бу җәзалар дип түземсезлек белән көтә ул. Әнә капка төбендә малайлар тавыш бирәләр, балыкка барасылар бүген, клубка яңа кино кайтырга тиеш.
Мыш-мыш танау тартып парта артында нәрсәдер язып утырган малай да ул түгелме соң? Әйе, Фуат анда белем эсти. язарга өйрәнә, харап башлы гына булмакчы ул. Барысы да шулай ди, әнисе улына карап сөенеп бушамый, ул күрше-тирәләр инсафлы бала үсә дип мактап бетә алмыйлар, укытучысы да гел яхшы яктан телгә ала. Ул үзе дә болай тормышыннан канәгать, афәрин Фуат... Ничәнче еллар инде бу урындагы вакыт белән? Әнә шарсыман спутник Җир тирәли әйләнеп анасыннан аерылган каз бәпкәсе төсле туктамый пипелдәп аваз сала. Космоска сукмак салган чак, алтмышынчы еллар, ә монда цивилизация килеп җитмәгән әле. Фуатның әти-әнисе сары таңнан караңгы төшкәнче бетмәс-төкәнмәс колхоз эшләрендә чиләнәләр, эш хакы исәбенә исемлектә таяк тарталар аларның исемнәре кырына.
Әһә, әнә көзге муллыкта капчык-капчык бодай бушата хуҗа, йөзендә канәгать елмаю балкый, хуҗабикә алюмин чәйнек тутырып бал алып кайтып килә, колхоз умарталык тота шул. Кырпак кар каплаган ишек алдында әтисе белән әнисе тарткалаша: кышлап чыккан үгезне алучылар килгән, яхшы хак бирәләр. Сатыйк, бөтенләй ялангач калдык дип өзгәләнә әнисе, әтисе кыш буе бәрәңге кимереп чыгарга риза түгел. Әйтсәң дә, накыс еллар, юклык сыкрата җанны. Капчык ярым бодай салып тегермәнгә бара ир, көне буе йөреп бер капчык он алып кайта, калганы көрпә. Шуны теләсә ничек җиткерсен хатын бер айга, балаларның буй җиткергән чагы, өстәлеңдә нәрсә бар-урып куялар, җиткер генә аларга. Әтисе әнә яңа фуфайкасын киеп хушлана, уңнан сыпыра, сулдан тарткалый. Ифрат та килешле итеп чыгаралар шул фуфайкаларын, таманлыгын кара син аның, җылылыгын әйт, зәмһәрир суыкларда тирләп йөрерсең. Бик затлы әйбер булды бу, әлдә күз йомып алырга уйладылар. Тегеләй аның яхшыга кияргә бар барлыкка, сугыштан посылка белән салган кожанкасы яңага алыштыргысыз, күнен бераз майлап та җибәрсәң.
Тезләрен чәнчеп диван читенә кунаклаган малай йотлыгып китап укый. Өй эче бераз ипкә килгән төсле, шарлы караватлар пөхтәләп җыештырылган, әтисе үз куллары белән эшләгән шкаф та бүлмәне ямьләп тора, түгәрәк өстәл, диван кибеттән алынган – бу сиңа шуры-муры түгел. Акча кирәк аларны сатып алырга. Кара инде бу тәртипле малайны. калын-калын китаплар укыган була бит әле, нәрсә эшли алар елгыр иптәш малае белән? Тәрәзәгә капланганнар бит болар, мунча тәрәзәсенә, карга сузылып ятып, тәбәнәк тәрәзәдән күзләрен алмыйлар. Ә анда... анда җиткән күрше кызлары мунча керәләр, су сибешәләр, шыкыр-шыкыыр көләләр, үзләренең һәр хәрәкәтен күзәткәннәрен сизмиләр дә...
Тантаналы көн бүген Фуат өчен, дулкынланганы йөзенә чыккан, мәктәп тәмамлаганы турында таныклык тапшырдылар аңа әле генә. Тәмле исләр аңкытып торган катыргыны ача да карый, тагын ача ул. Ун ел үтеп тә киткән имеш, инде нәрсәләр көтә аны алда? Дәүләт гербы төшерелгән кәгазьдәге билгеләр йөзне кызартырлык түгел, дүртле дә бишле анда. Хыяллар да зурдан, югары уку йортына барып карарга уйлый егет. Тормышка ашсын инде теләкләре.
Бик озакка сузылды чокчынулар. Бу зат гел шулай йоклап ятмас бит, мөһимрәк вакыйгаларга игътибар бүлергә кирәк. Нәрсә әле анда: уку еллары, бер район үзәгендә эш башлау, өйләнү, фатир алу – болары игътибарга лаек түгел. Әһә, менә кискен үзгәрешләр! Фуат кынамы ни монда, бар илдә гарасат, йөзтүбән капланган иске система, дөбердәп җимерелеп төшкән. Бер тамчы суны өйрәнеп, гомумән, су турында фикерләп булган кебек, бер кеше язмышында дәүләттәге үзгәрешләрне күрергә була. Яңа башлык килеп әлегә кадәр идоллаштырылган авторитетларны бәреп төшергән, яңа кыйммәтләр игълан иткән, зилзилә куптарган илдә. Бу информациягә юлыккач, минем ничек шатланганымны белсәң иде, Бишенче Башкаручы. Әгәр бер дистә ел алдарак килгән булсак, бөтенләй башка карашта булыр идек без бу мәхлүкләр хакында. Зур тизлек белән барган үзгәрешләр, әлбәттә, минем хуҗама да кагылмый калмаган. Бу вакытка кадәр хатынын аерып, гаилә таркатырга өлгергән Фуат ике уйлап тормый эшеннән чыгып шәһәргә юллана. Әнә чыбык очы туганнарының кысан фатирының бер почмагында җан асрый ул. Хәер, ул почмак аңа, төнлә бераз баш төртеп алыр өчен генә кирәк. Яңа илнең актив әгъзасы көне буе хәрәкәттә. Акча исе аның башын әйләндерә, йөрәге җилкенә аның акча уйлап. Әлегә артык мантып китә алмаган ул, базар тирәсендә чүпрәк-чапрак сата, җылы яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрдәй үрчегән эшкуарларның алыштыргысыз ярдәмчесе. Тегеләр айт дигәнгә тайт дияргә генә тора, бетмәс-төкәнмәс йомышларын йомышлап, чабыш аты урынына чаба. Үзенә дә акмаса да, тамгалый, билгеле. Кайчандыр китапларда укып охшарга тырышкан геройлар кайда соң: Корчагиннар, Маресьевлар, Матросовлар? Ул турыда исенә төшерсәң аты-юлы белән катлы-катлы сүгенеп бер җиргә озатыр иде ул кызыксынган адәмне, монысы ташка басылган. Хәзер аның табынган кумиры башка, кешеләрне зар елатып акча чумырган березовскийлар, ходорковскийлар, абрамовичлар. Менә шуларның биеклегенә күтәреләсе иде, кеше итеп тоясы иде үзеңне бу кояш астында. Төшләре дә үзенчәлекле хәзер Фуатның, я капчык тулы акча исәпләп үтә төннәре, яисә баш зурлык алтынга абынып егыла. Ах, тайгак юлга баскан ул төшемле урын эзләп. Ниндидер таҗиклар аркасыннан кагалар, наркотиклар трафигы оештырырга киңәшләләр ахрысы. Әйтерең бармы, акчалы эш, ә менә азагы ничек тәмаланыр? Егет инде иномаркада җилдерә, казино, төнге клублар – яраткан урыннары, алтын кошны аягыннан эләктергән.» Сколько бы веревочке не виться... » Хәйран калырсың халык мәкалләренең зирәклегенә, Фуатның кулларында тимер беләзекләр, хөкем көтә, кимендә ун ел баланда чөмерәчәк егетебез.
Таныш йөз чагыла, ба, Симон ! Нәкъ үзе. бары яшьрәк, кыланышлары икенчерәк. Ачыктан-ачык аулакта сөйләшәләр балыкчылар. Балыкчы балыкчыны ерактан күрә дигән гыйбәрә дә бар бит халыкта. Бу инде рәшәткәле бүлмә түгел, әнә Фуат бокал артыннан бокал күтәрә, тәмам изрәп төшкән, эскәтергә башын терәп күз яшьләре дә түгә шикелле. Аңларга була егетне, җиңел түгелдер хаинлык сукмагына басу. Юк, төрмәдән йолып алмаган Симон, камерада нарда ауный Фуатыбыз. Шулай вакыт-вакыт утыртып чыгаралар аны кирәк чакта, кемнедер телдән яздырырга, кирәкле мәгълүмат алырга кирәк булса. Белгәннәрен түкми-чәчми Симонга тапшыра, бераз иректә йөреп ала. Үз теләге белән бер адым читкә атларга хакы юк, атлап карасын, я тешен агартсын берәрсе алдында, хөкем тиз булачак. Ниһаять, язмышы елмая түгелме, ул бизнесмен, зур акчалар белән эш итә, таныш-белеш күп. Барыбер Симон карамагында ул, бар бизнесы комнан ишелгән арканга тиң, хәзер тартып алып, хәер сорарга чыгарып җибәрә ала аны якын дусты. Әмма аның сүзеннән чыкмаса яңадан-яңа үрләр яулар, перспектива бар. Ләкин һәр очраганның эченә-бавырына үтеп, серен белеп, вакытында Симонга хәбәр итеп кенә торсын. Иркен тотынуына, законны бозуына, җинаятьларга баруына күз йомачаклар, бары хуҗасына тугры булсын. Холкы-фигыле дә сырлы-сырлы түгел икән лә хуҗамның, нәфесе теләгәне алдына килсә, шуңа канәгать. Югары материяләр турында баш ватып интекми, чуртымамы. Мәгәр мин-минлелек көчле, башкалардан үзен бер башка өстен куя, тәлинкә тотканны ярата. Хәтта эчтән генә Симонны да юләргә саный ул, куркуы тезгенен тота. Һаман акча өчен үләргә әзер, тик үзенеке генә дип уйлаган шактый зур сумма туплаган ул. Теге-бу була калса, барысына төкереп эз югалтырмын да үз көемә яшәп ятармын дип планлаштыра. Ләкин бу дөньяда куркынычсызлык органы белмәгән нәрсә бар диме ни? Хөрмәтле Симон иптәш барысы турында да хәбәрдар, ләкин бу турыда белгертеп кешене нигә кайгыга салырга? Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, әлегә Фаддей ышанычлы кеше, тырыш, сәләтле хезмәткәр. Менә шулар турында мәгълүмат алдым мин Фаддей йокы симерткән арада.
Фото: https://pro-dachnikov.com