

(Ахыры.)
* * *
Бəхетле минутлар, санаулы көннəр сизелми дə үтеп
китте. Менə алар диңгез буена яңадан килде, хушла-
шырга.
Биек дулкыннар ярга ашыга, диңгез кайный, ак
күбеккə батып ухылдый, ташларны чарлый, тау буен-
дагы балан, мимоза чəчəклəренə, өзелми калган рауза
гөллəргə, ялтыр дəфнə яфракларына, бамбук, лиана-
ларга, пальмаларга, соңгы яфракларын койган елам-
сар талларга шифалы, дымлы җилен өлəшə.
Кояш түбəнəйгəн саен, диңгез өстендəге яктылык та-
рая бара. Нəкъ кояш турына гына болытлар җыелды,
гүя алар, арыдың инде, кояш, ял итəргə вакыт, өстеңне
ябыйк, ди иде.
Диңгез белəн хушлашырга килсə дə, Рəхилəнең
күңеле күтəренке иде. Аның соры күзлəре очкынланып
янды, хəрəкəте дə җитез, очынасы, шаярасы килə иде.
Ул ике йөз дə кырык өч басмадан торган таш бас кычны
балалар шикелле сикергəлəп төште. Рəхилə моннан
бик күп нəрсəлəр алып китəчəк: Ривьера паркындагы
Гагарин утырткан магнолия дə, диңгезгə чыккач, оза-
тып барган кара кашлы акчарлаклар да, акыллы дель-
финнар да, əллə ничə катлы ак пароход та, базар тулы
əфлисуннар да, соңгы йөрəк тибешенə чаклы халыкка
хезмəт иткəн Островскийның яшəгəн өе дə – барысы
да гомер буе күңелендə яшəр, гомер буе йөрəк түрендə
сакланыр. Истəлек итеп, гəүдəлəренə буй-буй сызы-
клар сызылган йомры ташлар, дəфнə яфрагы, мимоза
чəчəге, кедр күркəсе алып кайтачак...
Алар яр буйлап атлады. Фəнил, Рəхилəнең ычкынып
китүеннəн курыккандай, аны нык итеп култыклаган, ə
тегесе буш кулын селти-селти җыр сузды. Сулыш алуы
иркен, рəхəт иде. Тау буендагы агачлар да, үлəннəр
дə, кызылга манчылган офык та аның җырын йотлыгып
тыңлады. Рəхилəнең күкрəгенə сихри көч өстəлə бар-
ды, ул башын артка ташлап, күзлəрен йомды.
– Мин шашам, шашынам, Фəнил, нилəр генə булды
икəн, җырсыз минут та тора алмыйм...
Ул ялт итеп Фəнилгə карады. Аның йөзе көлəч, ə
күзлəре яшьле иде.
– Əгəр дə, Фəнил, мəхəббəтең чын булмаса, мин
хəзер үк тотам да диңгезгə сикерəм. Беркөн чумып,
аның суына карадым, нинди саф. Син аңламасаң, мине
тик диңгез генə, аңлар...
– Юк уйлар килə башыңа, – диде Фəнил, хатынының
аркасыннан сөеп. – Җырланасы күпме җырларыбыз
бар əле. Ə күпмесе иҗат ителмəгəн. Без үлсəк, аларны
кем җырлар, кем иҗат итəр?
– Җырчылар да, гармунчылар да күп дөньяда, – дип
пышылдады Рəхилə, күзлəрен сөртеп.
– Анысы шулай, Рəхилəкəй, һəрбер кеше үзенчə генə
җырлый бит, менə сине яраталар...
Кояш, йокларга телəмəгəндəй, баягы болытларны
тишеп төште дə, зур кызыл шарга əверелде. Шулкадəр
кызыл иде ул, менə-менə шартлар төсле тоелды. Аның
нурлары күккə үрмəлəде. Əйтерсең, диңгез артында
бихисап зур тутый кош бизəкле койрыгын җəйде.
– Нинди бəхет, мин иртəгə дə кояш белəн очрашам.
Элек исə үлəрмен, кояш минем өчен мəңге сүнəр төсле
тоела торган иде...
Рəхилə чəчен сыпырды. Əкрен генə көлеп куйды һəм
плащ кесəсеннəн хат чыгарды. Инде ничəнче кабат
Рөстəмнəн алган хатка карады. “...Əни, Фəнил абый,
үзегезне Яңа ел белəн котлыйм. Укуларым əйбəт бара.
Яшəргə тулай торакка күчтем, болай күңеллерəк...”
– Улыкаем минем, димəк, ул аңлаган, димəк ул, Фə-
нил, сине дə үз итəчəк... Сине дə күп хəсрəтлəндердем,
балакаем, үпкəлəмə. Үстең инде, зурсың, синең белəн
серлəшергə, аңлашырга була хəзер...
Рəхилəнең пышылдап сөйлəшүен йотлыгып тыңла-
ган Фəнил хатынының чигəсендə ак чəч күрде... Бу чəч
Рəхилəнең башына кунган тəүге ак чəч бөртеге иде.
Диңгез өсте тəмам караңгыланып, дулкын тавышла-
ры калгач кына алар тауга күтəрүче баскычка борыл-
ды. Күңеллəрне юаткан, серлəрне үзендə генə саклый
белə торган, яшəүгə көч өстəгəн диңгез белəн аерылы-
шу авыр иде. Авыр, лəкин күңел туган якларга ашкы-
на, йөрəк җыр сөючелəр белəн очрашырга ярсый. Тик
аларны ничек кабул итəрлəр? Рəхилə дə, Фəнил дə бу
хакта уйламадылар. Аларның хыялы – Кара диңгез бу-
енда иҗат иткəн яңа җырны халыкка тизрəк кайтарып
җиткерү иде...
* * *
Менə туган башкала. Тəүге концерт яңа гына са-
лынган сарай залында. Зур зал шыгрым тулы, хəтта
басып торучылар да бар. Рəхилə сəхнəгə тəүге кабат
чыккандагыдай дулкынланды, Фəнилнең куллары
тирлəп җəфаланды, гармун телендə бармаклары тай-
ды. Рəхилə озын ак күлмəктə, хəтта туфли очлары да
күренми. Чəчен үреп җилкəсенə өеп куйган, бит очлары
яна. Йөрəге ярылырдай булып тибə иде.
Алар сəхнəгə чыгып басты. Сирəк-сирəк кенə кул ча-
булар ишетелде. Залда утыручылар бер-берсенə боры-
лып нəрсəдер пышылдашты, кайсыберлəре хихылдап
көлде. Лəкин Рəхилə андыйларны күрмəскə, хихылдау
тавышларын ишетмəскə тырышты. Бүгенге концертның
никадəр җаваплы, никадəр кирəкле икəнлеген яхшы
аңлый иде. Əгəр бүген халык күңелен яулый алмасаң,
сəхнə белəн хушлашуың мөмкин.
Рəхилə иң алгы рəттə утыручы улын – Рөстəмне күреп
алды. Аның янəшəсендə яшь кенə кыз. Алар, авызла-
рын яртылаш ачып, сəхнəдəгелəргə караган.
Инде сез тəүге көннəрегездəн үк бəхетле булы-
гыз, дип уйлап куйды Рəхилə һəм, Фəнилгə борылып,
“əйдə”не аңлатып, җиңелчə генə баш кагып алды. Залга
яңа җыр агылды.
Сөйлəсеннəр əйдə, сөйлəсеннəр,
Сөя икəн аны, дисеннəр.
Сүнмəс мəхəббəтнең яшəгəнен
Сөйлəүчелəр берүк белсеннəр.
Сөйлəсеннəр əйдə, сөйлəсеннəр,
Җырсыз тора алмый, дисеннəр.
Шаулы диңгезлəргə тиңсез гомрем –
Берүк кенə аңлый күрсеннəр.
Сөйлəсеннəр əйдə, сөйлəсеннəр...
Без – сезнеке, берүк аңлагыз.
Сөйлəсеннəр əйдə, сөйлəсеннəр...
Ят сүзенə колак салмагыз,
Сөйлəсеннəр əйдə, сөйлəсеннəр...
Җыр башлану белəн залдагылар тирəн уйга чумды.
Берəүлəр, маңгайларын йодрыкларына терəп, түбəн
карадылар, икенчелəр, үзлəрен-үзлəре кочаклап, күз-
лə рен читкə бордылар. Зал эчке бер бəрелеш белəн
көрəште.
Җыр тəмамланды. Рəхилə сак кына башын иде, лəкин
зал кузгалмады. Зал уеннан аерыла, һушына килə ал-
мый иде.
Рəхилə икенче тапкыр башын иде, күлмəгенең итəген
чеметеп тотып, чыгып китəргə əзерлəнде. Шулчак
кешелəр ислəренə килде һəм, ашыгып, дөньяларын
онытып кул чабарга тотынды. Кинəт кенə зал хəрəкəткə
килде. Куллар тора-бара бер тəртипкə керде һəм ялгыз,
лəкин гаҗəп зур кулның өзеп-өзеп чабуына ошап кал-
ды.
Җырчы, рəхмəтен белдереп, кат-кат баш иде, лəкин
кузгалган зал туктый алмады...
Рəхилəнең соры күзлəренə яшь бəреп чыкты, яшь
бөртеклəре ялтырашып йөзе буйлап тəгəрəште, ул,
кычкырып елап җибəрүдəн куркып, Фəнилгə борылды.
– Син нəрсə? – дип пышылдады Фəнил, тутырып ел-
маеп. – Ярамый.
– Кулъяулыгыңны бир əле!
Фəнил кесəсеннəн кулъяулык чыгарып, кешелəргə
күрсəтмəскə тырышып, Рəхилəгə бирде һəм аның ку-
лын кысты: “Үзеңне кулга ал, ярамый...”
– Уйна, Фəнил! – диде дə Рəхилə əле генə халыкка
ишеттергəн җырны кабаттан сузды.
Сөйлəсеннəр əйдə, сөйлəсеннəр...
Бу юлы Фəнилнең уйнавы, Рəхилəнең җырлавы тагын
да дəртлерəк, тагын да ышанычлырак яңгырады...
Декабрь, 1970 ел, Сочи – декабрь, 1971 ел, Уфа.