

Шулай кый-галәмәт килгән арада, аның күршесенә ят ир килеп басты, танышырга кулын сузды:
– Габбас булам, сез дә бу авылдан түгел шикелле?
– Без шәһәр кунаклары, хуҗага баҗа тиешле кеше мин, чакырганнар иде, форсат чыккач, килеп урарга булдык.
– Сез дә биюче түгел шикелле, – дип елмайды яңа таныш.
– Шулайрак. Әйдә чыгып тартып керәбезме әллә? Я көчләп түгәрәккә тартып алырлар, кеше көлкесенә каласы килми, – дип тәкъдим ясады Тимер.
– Әйдәгез соң, мин үзем шәхсән авызыма алмыйм ул агуны, ә Сезгә иптәшкә рәхәтләнеп ризалашам.
– Мине кемгә дә охшатырга белми торгансыздыр. Үзем әйтим, очраклы рәвештә килеп эләккән бер мосафир мин. Әнә теге өйдәгеләргә ишек шакыган идем кичә кич, кунарга калырга күндерделәр, бүген мунча ягулары сәбәп булды. Икенче көн җиде ят кешеләрдәмен. Монда керергә теләмәгән идем, тарткалап дигәндәй алып керделәр. Гаҗәпме?
Тимер һаман төшенеп җитә алмый иде әле, кем, ничек, нигә?
– Машинагыз ватылып калдымы әллә?– дип ачыклык кертергә уйлады ул.
– Юк, җәяү мин, – диде гади генә иттереп Габбас.
– Күрше авылдан-фәләнме ни?
– Юк, Татарстаннан башлап киләм инде, айдан артык юлдамын
– Җәяүмени?– дип шаккатты Тимер. – Татарстаннан тиклем җәяү?
– Минем шундый хыялым бар иде күптәннән, бар мәшәкатьләрне читкә куеп торып, җәяүләп сәяхәткә чыгып итәргә, – дип аңлатты бу мосафир.
Күп очракта адәм баласы могҗизаларны җиде диңгез артыннан эзли, менә ул янәшәдә. Менә шул елмая төшеп син дә мин сөйләшеп торган бәндә шаккатырлык эшләр майтара түгелме? Тимер төтен суырганнны сәбәп итеп бер тын эндәшми торды. Һич башына сыйдыра алмый иде ул бу сәяхәтне.
– Кайларга кадәр тәпиләргә җыенасыз инде шулай? – дип белеште ул.
– Себер аръягында аерым кабилә булып бер төркем яшиләр икән, шуларны барып күрергә ниятләгән идем.
– Кеше ни, кайда да бер инде, ике куллы, ике аяклылардыр анда да. Кышкы салкыннарда шулай газапланып йөрүнең ни мәгънәсе?– дип ныкышты Тимер.
– Безнең кебекләр дә, бераз икенчерәк фикер йөртәләр алар. Теге заманнардагыча әйтсәк, коммуна булып берләшкәннәр, бары – бергә, югы уртак дигәндәй. Урлашу, алдашу юк аларда, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, ярдәм итәргә әзер торалар, күңелләре гел яхшылыкка омтыла, кыйблалары – изгелек.
Менә шул кар сарган авыл уртасында бер узгынчы авызыннан пәйгәмбәрләр кануннарын ишетүе күңелен күтәрде Тимернең.
– Хе, сез моңа ышанасызмы? Бармы имеш кайдадыр пакътан пакъ күңелле адәмнәр. Безнең әти әйтә торган иде: “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер...” Иманым камил, юкка аяк талдырып йөрисез, барысы сафсата, буш сүзләр. Кемдер акча суырырга уйлап тапкан аферадыр. Ике-өч йөз ел элегрәк бәлки булгандыр молоканнар анда, староверлар. Алары да үзләренекен генә тартканнар. Ә монда һәр гидайны кочак җәеп каршы алачаклар, җәннәт ишекләрен ачачаклар, имеш...
Тимер ачуланып кулындагы төпчекне һавага очырды, яңасын алып капты.
– Бернинди җәннәт юк анда, тапканнарын кабалар, табигать биргәннән туеналар күп очракта, бары күңел хөрлеге бар, Илаһи көчләргә якынлык.
Бу кешенең тыныч тавыш белән үз инанганын яклап торуы чыгырыннан чыгара иде Куптараевны.
– Әлегә кадәр ни эшләдегез, ни белән шөгыльләндегез инде сез?
Беләсе килә иде аның, мосафирны бу ахмак адымга нәрсә этәрде икән, бер-бер сәбәп булырга тиеш ләбаса.
– Гомер буе “Ашыгыч ярдәм” машинасында врач булдым мин. Безгә бит за выслугу иртәрәк пенсия түли башлыйлар. Беренче пенсиямне алдым да, үз-үземә “җитте” дидем, тамак ялына яшәүдән туйдым, җан турында да кайгыртырга кирәк. Төрле акыллы китаплар укырга керештем, дин белән кызыксындым, Гомумән, тормыш мәгънәсе турында ешрак уйлана башладым. Һәм менә...
– Ә хатыныгыз, ә балаларыгыз? Алар ни диләр соң ычкынып киткәч, үзегезгә ашыгыч ярдәм чакыртмадылармы?
– Юк, каршы төшкән кеше булмады. Ник дигәндә тормыш иптәшем моннан ике ел элек гүр иясе булды. Ә балаларның үз тормышы, фатирны калдырам дигәч төпчеге шатланды гына, саубуллашып озатып җибәрде, – һаман елмаю китми иде әле мосафирның йөзеннән.
– Нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булгандыр миңа. Соңгы араларда ничектер буыным сыекланды минем, яшәүнең яме китте. Каһәр суккыры көнкүреш тышаулады, вак-төяк тынны буа. Җир таптап йөрүемнән тәм тапмыйм, тирә-як гел кара төсләрдә күренә. Нидән икән? Бәлки, ул чынлап та шулайдыр? Бәлки, барыбыз да җыйнаулашып, аркага капчыклар асып мифик Шамбаланы эзләп чыгып китәргә тиешбездер?
Җанын җәфалаган сорауларга җавап алыр төсле тоелды Тимергә, кайда табарыңны, кайда югалтырыңны кем белгән?
– Белмим, белмим, – дип баш чайкады мосафир, – ятның хәлен аңлар дәрәҗәдәменме икән, кемнең итәгенә ут төшә шул яна диләр бит. Нәрсәләр борчый соң сезне, эштә уңышсызлыклармы, гаиләдә аңлашылмаучанлыклармы, әллә тазалык ягы чамалыракмы?
– Бар хикмәт шунда, барысы да ал да гөл сыман, ә күңел тынычлыгы юк, көнне-төнне этеп-төртеп үткәрәм, төсләре югалды яшәешнең. Ничек әйтсәм дә, килештереп булмас ахрысы, – дип өметен өзде Тимер.
– Ә сез ни белән шөгыльләнәсез, һөнәрегез күңелегезгә ятмый торгандыр, була андый хәлләр...
– Турысын әйткәндә, мин гап-гади чиновник, кәгазь тутырам, кәгазь терким, ярыйсы гына хезмәт хакы түлиләр. Коллегаларым белән килешәбез, түрәләр кадерне белә. Эшкә карата сүз юк, минем кебекләр – легион. Һәркем хәленнән килгәнчә тыпырчына инде бу кояш астында, нигә зарланырга... Өстәп тагы язгалыйм да әле, хикәяләр-фәлән анда. Бастыралар, укыйлар, гонорарын да түлиләр. Шулай килештереп кенә йөреп ятканда шайтан оялады күңелгә, гел пышылдап тора колак төбендә. “Нигә кәгазь пычратасың, нигә хәлеңнән килмәгәнгә алынасың, кемгә кирәк ул хыялый язмаларың”, – дип күңелне аздыра. Үзем дә уйлыйм, сәләтлеләр иҗат мәйданында бил алышсын. Теге мин бит урыс әйтмешли: ”Со свиным рылом в калашный ряд... » Менә барысын да әйтеп бетердем шикелле, күңелгә җиңелрәк булып калды. Керәбезме?
– Гафу, бер генә минут... Сезнең ничек язганыгызны мин, әлбәттә, белмим, вәләкин графоманнар андый газапларга дучар түгелләр. Бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, һәр гамәлнең үз сәбәбе бар. Кулыгызга каләм алгансыз икән, шул сынау тәкъдирегезгә язылган. Сынауларны бәндә лаек үтәргә тиеш, шыңшып, сыктап, язмышны каһәрләп, ник туганыңа үкенеп яшәү – көферлек. Акыллы китапларда шулай язылган. Һәр кешенең максаты булырга тиеш бит, шул ягыбыз белән аерылабыз бер клеткалы амебалардан. Нәфсене канәгатьләндереп кенә тормышта тәм табып булмый. Кемнәрдер затлы рестораннар, муенга асылынган чибәркәйләр, кесә тулы акчалар, башкаларга хакимлек безне бәхетле итә дип чын күңелдән ышаналар. Күрергә туры килде барысын да. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: барысы да вакытлыча, бераздан укшыта башлыйлар. Кешемен дигән кешенең ымсындыргыч максаты булсын аның, бар кальбе шуңа юнәлсен. Сез бу тарафтан караганда бәхетле кеше. Хәтта көнләшеп куйдым сездән. Беләсезме нигә? Әйдәгез, чак кина абстракт яссылыкларда хис итик әле үзебезне. Менә сезнең басылган язмагызны меңнәрчә кеше укый, шулаймы?
– Берничә мең тәгаен укый торгандыр анысы, – дип җаваплады Тимер сүзнең аешын төшенә алмый.
– Һо, күпме кеше сезнең хыялларыгызны, кичерешләрегезне, тойгыларыгызны үз йөрәге аша үткәрә. Һәрберсе үзенең гомеренең күпмедер вакытын сезгә бүләк итә дигән сүз бит бу. Минутлар гына булса да, меңнәргә тапкырлый башласаң, бу хәттин җыела торгандыр. Фараз кылыйк, яңадан-яңа әсәрләрегез басыла, укучыларыгыз арта бара. Сез язганнар чынлап та аларның күңелен кузгатырлык икән, сездән бәхетле кеше булмаска тиеш.
– Мин төшенеп җитмим. Дөресен генә әйткәндә, мин журналда, гәзиттә басылган язмамны кулга алып күз йөгертәм дә, онытам аның турында...
– Ю-у-к, мин әйткән идем инде, бер нәрсә дә очраклы түгел, бар галәмдә һәр җисем, һәр гамәл бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, бу аксиома! Укучыларың белән син кат-кат әсәрләреңдә пәйда буласың, меңнәрчә тапкыр синең иҗатың кабына, куәтләнә, үз язмышы белән яши башлый. Гаҗәп мавыктыргыч дөнья яралтасыз сез шулай итеп. Мин әйткән иде диярсез, сез дәртләнеп язачаксыз әле, моның шатлыгын татыячаксыз. Гаҗәеп очрашулар көтә әле сезне алда, нәкъ шулай, нәкъ шулай...
Бу сөйләнгән сүзләрнең мәгънәсенә бик төшенеп җитә дә алмады Тимер, ләкин күңеле урынына утыргандай булды. Әйтсәң дә, талпынып карарга кирәк, үз-үзеңне җиңеп, елау-сыктауларны читкә куеп. Тырышканнар гына нәрсәгә булса да ирешә. “Дорогу осилит идущий”, урысчалатып әйткәндә...
Кунак ярты төнгә кадәр сузылды әле, тәмам арып-төнәлеп ятып йокладылар. Шуңа карамастан Куптараев иртән үзен яңа тугандай хис итә иде. Ашыгып кайтып киттеләр алар, ни дисәң дә эш көне бит. Авыр-авыр юл сумкаларын ишек төбенә өйделәр дә, чәй дә эчеп тормастан чыгып та йөгерделәр. Ни гаҗәп, тансыклап кичне көтте Куптараев, тизрәк язу машинасы артына утырып, якынаеп киткән геройлары белән аралашасы килә иде аның. Кичке ашны ашаганда хатынының нидер сөйләгәннәрен дә колак яныннан уздырды. Анысы ачулана язып калды хәтта. Ниһаять, кечкенә бүлмәсенә үтеп, ялгыз калды ул һәм беренче кулга эләккән төймәгә басты. Ул хәреф “А” иде.
Фото: phonoteka.org