Чәчмә әсәр
20 Мая 2023, 08:10

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (5)

Ул бит ничəмə еллар буе Рəхилəне кол итеп яшəтте..

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (5)Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (5)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Су, чынлап та, тирəн түгел иде, муенга гына җитə.
Аннан ире Рəхилəне урамдагы бассейнга алып чыгып
китте. Пыяла ишекне чыгу белəн тəнгə салкын һава ки-
леп бəрелде. Ул гынамы əле, коеп яңгыр ява башлады.
Ə шулай да бассейнда кеше җитəрлек: йөзəлəр, туп
уйныйлар, югарыга урнашкан өченче бассейннан трам-
плинга охшаган нəрсə буйлап астагы бассейнга шуып
төшəлəр дə, гөрселдəп чумып китəлəр.
Рəхилə карышмады, ак плитəлəрдəн эшлəнгəн бас-
кыч буйлап суга атлады. Монда уңайлырак: караңгы,
кеше дə ул кадəр күп түгел. Су тəүдə чиркандырды,
бу бессейнның суы дүрт градуска түбəнрəк икəн. Əлеге
Фəнил инде, ул барысын да əллə каян күргəн, исендə
калдырган – белешмə китабы диярсең.
Караңгы төн, коеп яңгыр ява. Лампочкалар яктырт-
кан бассейнда декабрь уртасында су кереп йөре инде.
Диңгез ягы дөм-кара, тик дулкыннарның ухылдавы
гына ишетелə.
– Чумып карыйммы, Фəнил?
– Күпме телисең!
– Күзне йомаргамы?
– Мин һəрчак күзлəрем ачык килеш чумам.
Рəхилə, ике колагын тотып, чумды. Су яшькелт
төстə, төпкə җəелгəн ак плитəлəр ап-ачык күренə.
Тын бетмəсə, тагын да бераз торырга иде... Аб-бау,
нəрсəдер йөзеп килə!
– А-а-а-а... – дип кычкыра. – Фəнил!
Ə ул юк. Кайда ул? Əллə аны баягы нəрсə алып кит-
теме?
Менə пышкырып Фəнил килеп чыкты һəм, хатынының
куркынган соры күзлəрен күреп, кычкырып көлеп
җибəрде.
– Су астында син идеңмени? Аб-бау, шулай куркы-
тырга ярыймы соң?..
– Я, я, үпкəлəп барма. Суда шаярасы килə бит.
Бəлəкəй чакта көн буе чума-чума башлар авыртып бетə
торган иде. Хəзер инде су астында озак торып булмый,
хəл бетə...
Алар, бүгенге диңгез, бассейн белəн хушлашып,
бормалы тимер баскыч буйлап югары күтəрелде һəм,
бүлмəлəренə кайтып, өслəрен алыштыргач, ашханəгə
килде.
Мəрмəр баскыч икенче катка күтəрə. Зур көзге ал-
дында тирə-якка суын агызып кулъюгыч каршылый.
Ап-ак мəрмəр баганаларга таянган ашханə залы.
Дүртəр кешегə тəгаенлəнгəн өстəллəр тезелеп киткəн.
Салфеткаларны ниндидер көмеш балдакка кидереп,
бастырып куйганнар. Стаканнар исə тоткалы савыт-
ка утыртылган. Конус шикелле зур тустаганның аскы
өлешенə əйлəндереп үсемлек мае, уксус, тоз, борыч,
горчица салынган кечкенə савытлар тезелгəн, ə өстə
икмəк. Аны ак чүпрəк белəн япканнар. Шикəр элəктергеч
тə бар. Кашык, чəнечкелəр дə кечкенə тимергə сөялгəн.
Кешене ничек зурлыйлар, хөрмəтлилəр, дип уйлады
Рəхилə. Бөтен вак савытлар аста, ə икмəк иң өстə. Ни-
чек аны кадерлəгəннəр. Нинди дөреслек. Икмəктəн
дə зур, кыйммəтле нəрсə бар дөньяда! Икмəк бул-
масын иде əле... Ул чагында бассейннар да, мəрмəр
баскычлар, баганалар да – берсе дə кирəкми... Ярый
килгəнбез, боларны күрми үлсəм, нинди кызганыч бу-
лыр иде. Бөтен кешелəр дə шушы хозурлыкны, кеше
барлыкка китергəн əкият дөньясын күрсен иде...
Шулчак өстəл янына официантка килде дə дүрт за-
каз-меню таратты.
– Иртəгə соңга нəрсəлəр телəвегез хакында языгыз, –
диде ул, елмаеп.
Фəнил Рəхилəгə иелде.
– Я, нəрсəлəр?
– Үзең телəгəннəр миңа да ярый. Бу хəллəрне күреп,
мин болай да туям, һич ачыкмыйм...
– Юкны сөйлəмə, Рəхилəкəй...
Рəхилəкəй, Рəхилəкəй. Исемем бик матур лабаса. Ə
мине “Рая” дип йөрделəр, дип уйлап куйды да, заказ-
менюга иелде.
Күңел, ак мəрмəр баганаларга таянып, өчəр катлы
люстралар балкуына күмелеп утырган ашханə залын
калдырып, кабаттан үткəн көннəргə əйлəнеп кайтты.
Инде ничəнче кат...
Теге чакта Идрисов оештырган төркем күп концерт-
лар күрсəтте. Урта Азия, Казахстан, Урал артларын
əйлəнделəр. Җитəкченең кесəсе дə калынайды, ми-
нистерство тарафыннан бирелгəн план да арттыры-
лып үтəлде. Дусларының сүзе белəн əйтсəк, Идрисов
үзен “реабилитировать” итте, сынауны уңышлы үтте.
Чынлап та, Идрисовта оештыру таланты, тау-таш
җимерерлек көч бар – аңа үзаллы эшлəрлек урын
бирү кирəк. Һəм Идрисов “янган” чакта үтəгəн вазый-
фасыннан да югарырак пост элəктерде. Хəзер бөтен
нəрсə үзеннəн тора иде. Алдыңны-артыңны карамый
йөрсəң, андый вазыйфаларның башкача бервакытта
да тəкъдим ителмəве мөмкин.
Рəхилə инде башкача сəхнəгə чыкмады. Идрисов
аны үзенең дусты җитəкчелек иткəн бер комитетның
китапханəсенə эшкə урнаштырды. Тик утырганчы,
əлегə ярап торыр.
Рəхилə йөккə узды. Лəкин ул, иреннəн куркып, əлеге
шатлыгын айлар буе яшерде, тик Идрисов сизенгəч
кенə:
– Əйе, балабыз булачак, – диде.
Идрисов, бу хəбəрне ишетеп, хəтсез вакыт дəшми
торды да, бөтен дөньясын онытып көлə-көлə Рəхилəне
кочаклап алды. Бертуктаусыз: “Молодец!” – дип кабат-
лады. Ə инде йокларга яткач, Идрисов ерактан гына
сүз башлады. Менə алар гастрольдə йөреп күпме
акча җыйганнар, ул акчалар кассада кара көн өчен
ята. Дөнья хəлен белеп булмый, алда əллə нəрсəлəр
көтəдер. Бəлки, килəчəктə тагын да гастрольгə чыгарга
туры килер... Əгəр килсə, Рəхилə нəрсə эшлəр? Бала
белəн ил буйлап җырлап йөреп булмас бит. Шуңа күрə,
əлегə соң түгел...
– Юк, юк, аңа җан кергəн. Җан кыяргамы? Булмый... –
дип, урыныннан сикереп торган иде шулчак Рəхилə.
Бу аның иренə карата тəүге тапкыр каршы чыгуы,
тəүге протесты иде. Идрисов ялынып та, куркытып та
карады, лəкин Рəхилə үз сүзендə нык торды. Ир бала
тапты. Аның шул улы хəзер унсигез яшьлек егет булып
өлгерде. Студент. Ярый əле теге чакта иренең тасма
теленə ышанмаган, ярый əле, туар баласының сулы-
шын бумаган...
Еллар үтə торды. Бала үсте. Халык, композитор-
лар, яңа җырлар иҗат итте. Күңел исə һəрчак сəхнəгə
тартылды. Бу тартылу көннəн-көн көчəя барды. Бергə
эшлəгəн иптəшлəренең киңəше буенча Рəхилə радио-
комитетка барып яраткан җырларын яздыра башлады.
Шунда чираттагы баруында Фəнилне очратты да инде.
Тавыш режиссеры һəм редактор тəкъдиме буенча
алар студиягə икəү керде: Фəнил сузып-сузып уйнады,
Рəхилə өздереп-өздереп җырлады. Шул көннəрдəн
башлап, радио дулкыннары аша аның җырын тапшыра
башладылар. Республикабызда җырчы яңадан туды.
Рəхилə үзенең җырларын яшь коеп тыңлады, əлегə
кадəр биклəнеп ятуына, елларын бушка үткəрүенə
үкенде, өзгəлəнде.

Концерт программаларына аның
җырлары кертелүенə Идрисов бер генə дə шатлан-
мады. Ул хəтта җырлар яза торган йортка бармаска
боерды. “Синең тавышыңның кемгə кирəге бар? Кем
мохтаҗ? Мине ихтирам итү йөзеннəн генə җырларыңны
язалар бит. Беркатлысың, гарьлəнə белмисең...” – дип
мыскыллады. Хəзер Идрисов алтын тешен күрсəтеп
елмаймый, ə мораль укый-укый сəгатьлəр буе ишекле-
түрле таптана иде. Лəкин аның сүзлəре Рəхилəнең ко-
лагына кермəде. Ул бу бəндəне хөрмəтлəми, хəтта аны
җаны-тəне белəн күралмый башлады. Ничəмə еллар
торган ирен ташлап əллə кайларга китəргə əзер иде.
Аны мəңге күрмəсə дə үкенмəс төсле.

Ул бит – алдакчы. Ул – карак! Ул бит җырчы кызларның яшьлеген,
сафлыгын урлады, ул бит ничəмə еллар буе Рəхилəне
кол итеп яшəтте... Кулларын болгый-болгый нəрсəдер
сөйлəгəн Идрисов бəлəкəй генə өтек булып тоелды...
Көннəрнең берсендə Рəхилə тотты да филармониягə
барды, эшкə алуларын сорады. Аны тыңлап карадылар,
киңəшлəштелəр һəм штатка алдылар. Бу хакта иренə
əйтмəде ул, тик гастрольгə чыгып киткəндə генə запис-
ка язып өстəлгə салды. Ак кəгазьгə: “Артык та туйдым
бу өйдəн. Бернəрсə дə кирəкми миңа. Рөстəм үсте, ку-
лымнан килгəнчə аңа ярдəм итəрмен. Бер-беребезне
гаеплəшмик”, – дигəн сүзлəр генə язылган иде.
Ул, караватына капланып туйганчы үкседе-үкседе дə,
киемнəрен генə алып чыгып китте.
Аккомпаниатор итеп төркемгə Фəнил билгелəнгəн
иде. Гастрольгə бергə чыгып киттелəр һəм бергə яши
башладылар. Алар бер-берсе өчен тугандай тоелды.
Рəхилəдəн башка Фəнил – гармунчы, Фəнил уйнама-
ганда – Рəхилə җырчы түгел кебек тоелды. Аларның
сəхнəдə яшəве халык өчен бəхет иде. Алардан башка
ямь тарая, яшəү күңелсезлəнгəндəй шикелле. Алар
үзлəренең талантлары белəн халык мəхəббəтен яу-
лады. Күп кешелəр, үзлəрен күрми торып, Рəхилəнең
кырыкны узганлыгына да ышанырга телəмəде. Янəсе,
ул əле япь-яшь кызыкай икəн, танылган җырчылар
аның сəхнəгə чыгуына каршылар, көнлəшəлəр икəн...
Халык алдында исə гомер уртасына җиткəн хатынкай
басып тора һəм халык нинди җырларны ишетергə тели
һəм аларны күпме тели – шулкадəр җырлый. Ихлас
күңелдəн, залны яратып, үзенең əрнүлəрен басар-
га телəп җырлый. Шулкадəр дə моң, шулкадəр дə көч
кешедə булыр икəн! Алар катнашкан концертлар ан-
шлаг белəн үтте. Аларның данын таратуда, гəзитлəр,
телевидение, радио ярдəмлəште. Телевидение, радио
аша чыгыш ясадылар, гəзитлəр аларны мактау өчен
битлəрен жəллəмəде. Халык теленнəн “Рəхилə” сүзе
төшмəде. Халык аларның җыр башкаруын, аларның
кем булулары хакында тулырак итеп язуны сорады...
Дан күлендə йөзгəн бер мəлдə халык арасына икенче
хəбəр барып керде: “Рəхилə ире белəн баласын таш-
лап Фəнилгə кияүгə чыккан, ə тегесе – хатынын аерган
кеше икəн...”
Бу хəбəр кырмыска оясына таяк тыккан шикелле
булды, аяз көндə яшен суккандай тоелды. Урамда оч-
раган танышларның күбесе исəнлəшми читкə карап,
кайсыберлəре хəтта урамның икенче ягына чыгып китте.
Афишаларга язылган исемнəрен пычраттылар... Кеше
сүзеннəн куркып, иренең авторитетын саклау өчен
ярты гомерен биргəнен аңламыйлар шул, аңламыйлар,
бу хакта телəсə кемгə сөйли дə алмыйсың...
Исəнлəшмəсеннəр, сөйлəсеннəр əйдə, мыскыллы
елмайсыннар. Тамашачы ихтирам итми, яратмый, дип,
үз бəхетеңнəн баш тартыргамы, үз мəхəббəтеңə үзең
каршы төшəргəме? Һич ярамый. Кешелəр аларны ва-
кытлыча гына аңламас, кырын карар, көннəр үтү белəн
барысы да урынына утырыр. Их, кешелəр, кешелəр,
барыбыз да бер үк кояш астында, бер үк җиллəрдəн
үбелеп, бер үк табигать кочагында яшибез бит, нигə
инде үзара аңлашмаска, нигə инде бер-береңне
рəнҗетергə, җəберлəргə?
Булды инде, дөньяның төчесен тəмлəүгə караган-
да ачысын күбрəк татырга туры килде. Гастрольдə
чакта үзенең якташлары, райондашлары сызгырып,
төрле кимсетү сүзлəре кычкырып, чаршауны яп-
тырдылар, башланган җырны өздерделəр. “Андый
икейөзле фахишə хатын безгə кирəкми, җырларың чын
йөрəгеңнəн чыкмый. Башкача эзең булмасын. Башкорт-
станнан куарга кирəк үзегезне!..” – дип язылган запис-
калар җибəрделəр.
Түзəргə, иң авыр сынау көннəрен үткəрү өчен йөрəктə
көч табарга кирəк иде.
Идрисов Рəхилə белəн очрашырга берничə кабат
тырышып карады, лəкин җырчы хатын сөйлəшергə
телəмəде.
– Нəрсə эшлəгəнеңне аңлыйсыңмы? Безне бөтен
республика белə бит, уйлаган уйларыңнан, эшлəгəн
эшлəреңнəн ваз кич...
Лəкин филармония ишеге төбендə көтеп торган Идри-
совка Рəхилə əйлəнеп тə карамады, аның сүзлəренə
җавап та бирмəде...
Вакыйгаларның иң куерган бер мəлендə алар Кара
диңгез буена очты...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (5)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас