

Нәкъ төш вакыты җиткән иде. Хатын-кызлар эчәк чайкаган арада, баҗасы малларын эчереп-ашатып җыйды. Йөрмә, кереп ял ит, диюләренә карамастан, энәгә тагылган җептәй хуҗа артыннан йөрде. Барысы да тансык иде аның өчен. Чак аякланган сарык бәтиләрен алдына алып сөйде, бер абзар булып торган симменталь нәселле сыерның аркасыннан сыйпады, арттан ияреп йөргән кәҗә тәкәсе белән төрткәләшеп алды. Чәчәкләр аралашкан печән исе, сөт исе якын иде аңа, яшьлегенә кайтып килгәндәй булды. Соңыннан аны баҗасы кечкенә мастерскоена алып керде. Ни генә юк иде монда! Эреле-ваклы балталар, кадаклар-шөрепләр, бар төр ачкычлар, бензин пычкысы, электр чары, санап-карап очына чыга алмассың. Баҗасы кунакны такта өстәл артына урнаштырды да, үзенә генә билгеле булган караңгы почмакларда казына башлады, шуннан тузан каплаган чүлли шешә тартып чыгарды.
– Кирәкмәс иде, – дип карышырга уйлаган иде дә Тимер, хуҗа нык торды.
– Әллә нигә бер күрешеп теге ни, тел ачкычы гына бу, сүз ялгарга, так сказать. Аулакта чөкердәшеп алыйк әле. Кеше арасында әйтер сүзне әйтеп булмый, дигәндәй.
Кайдандыр запаслы хуҗаның чәркесе дә табылды. Әйтсәң дә, бик вакытлы булды шикелле бу шайтан суы. Күптән бу нәрсәне авызына алып карамаган Тимергә җитә калды, утлы су кыздырып тамырлар буйлап таралды, күңеле нечкәреп китте. Баҗасының:
– Ничек бара тормышлар, тазалык ягы ничек, эштә барысы да яхшымы?– дигән кебегрәк сораулары җитә калды аңа.
– Яшим инде шунда, – дип авыр сулады, – эшләгән эшем юк, рәхмәт дигән кеше юк...
– Што син, баҗа, йөзең дә суырылып киткән кебек, чирлисеңме әллә?– дип борчылуын белдерде Фәрит, утырган урыныннан калкынып куйды хәтта. Моң баскан иде күңелен Тимернең, әлеге чәрке дә сәбәп булгандыр. Кемгәдер аңлатасы килә иде аңа үз кичерешләрен.
– Чир дип ни... бардыр инде анысы да. Начар йоклыйм соңгы араларда, гел саташам, дөньяда булмаган нәрсәләр керә. Я төн уртасында уянып китәм дә ятам шулай, сыпырып алгандай була йокы.
– Син шаярма, врачка күренеп карарга кирәк, даруларын бирерләр, бәлки, атна-ун көн ятып чыгарсың. Йокы дигәндәй, менә мин үзем ярты литр сыра эчеп куйсам, үтереп йокыга тарта, сынап кара әле, чынлап әйтәм. Бәрәңге бик йоклата, ярып пешерелгән бәрәңгене берәр табак сары майлап ашасаң, мин әйткән иде диярсең...
Тимер үзен көндә йокы алдыннан бер табак бәрәңге ашап, артыннан сыра эчеп куюын күз алдына китерде дә көлемсерәп куйды.
– Йокы... анысы болай гына. Синең, баҗа, кайчак эчең пошкан чаклар буламы? Менә, мәсәлән. барысы да ал да гөл төсле: күңел тыныч, эштә тәртип, йоклаган җирең йомшак, ашаганың бал да май, якыннарың да өф итеп торалар, ә җитми ярсу күңелгә нәрсәдер, сызыла йөрәк...
– Син нәрсә? Кайчан миңа эч пошарга? Иртән алтыдан мин аяк өстендә. Һәр минутым исәптә, чәй кайнаганчы, юынам-кырынам, бер чынаякны ашыга-пошыга каплап куям да, әллүр маллар арасына. Асларын чистартып, кырык җиргә печән бүлеп, эчергәнен эчереп йөргәнче, сәгать тугызга якынлаган имеш. Кереп, өсне алыштырам да, вакыт калса тагын берәр чынаяк чәй эләгә, чыгып та йөгерәм. Пилорамга егетләр килеп тә җиткән имеш. Әйдәме-әйдә бүрәнә тәгәрәтергә, такта өяргә. Уникеләрдә чабып өйгә кайтам. Анда маллар акыра, үземнең тамак ач, өстәп тагы берәр эше табыла әле. Сәгать икедә мин тагын эш урынында, тагын кулда лом, эш бияләйләре. Кирәге чыкса трактор руле артына утырасың. Анда-монда чабып тагын кич җиткән имеш. Таралышабыз дигәндә берәрсе килеп җитә әле ул. Егетләр, зинһар өчен, иртәгә КАМАЗ такта төяргә килергә тиеш, акчасында тормам, фәлән-фәсмәтән, күз яшьләрен чыгарып елый. Нишлисең, керәсең арага, үзебезнең егет ич. Телеңне аркылы чәйнәп өйгә кайтасың. Ярый андый көннәрдә хатын чыгып урый абзарга. Шулкадәр арыта, өстәл артында күзләр йомыла башлый. Бер генә уй башта, ничек караватка барып җитәргә. Хатын үпкәли башлый андый көннәр ешрак туры килсә. Син мине яратмыйсың имеш, кая анда яратырга хәл каламыни, әкәмәт. Ә син пошыну дисең. Анысы нәрсә була тагы, нәрсә белән ашыйлар? Әйдә әле менә монысын...
– Юк, менә шул ялыктыргыч бертөрлелек, көндә-көндә бүрәнә тәгәрәтүләр чыгырыңнан чыгармыймы сине, баҗа?
Фәрит аңа беравык гаҗәпләнеп карап торды.
– Син моны чынлап әйтәсеңме? Кызык та кеше син. Ничек мине бүрәнә тәгәрәтү ялыктырсын? Мин бит шуңа кендегем белән бәйләнгән. Гаиләмнең тамагы, тормыш җитешлеге шул бүрәнә тәгәрәтүдән тора. Монда сайланып тора алмыйм мин, я пыран-заран килә булганы, я койрыгымны кысып күндәм генә пилорамага теркелдим. Син әйткән бертөрлелек тә юк, авыр эш бар – анысы бәхәссез, ә бертөрлелек... Ярган агач та берсенә-берсе охшамаган, алып салган тактаң да һәрберсе үзенчә ята. Көн дә яңа кешеләр, төрле хәбәрләр, көне көнгә туры килми инде ул. Без бит пилорамада гына ятмыйбыз, урманга агач егарга чыгып китәбез, делянка арчыйбыз, сатарга Уфага кадәр барып йөргән бар. Һи, исәпләп китсәң. Әле үз өеңдә генә күпме эшләр. Менә пример, мал суйдык бүген. Иртәгәләргә печәннәрне кайтартасы бар, берсекөнгә тагын нәрсәдер табыла. Үтә гомер... Сезнең шәһәр тормышы күпкә кызыклырактыр да соң, нәрсә генә юк, киносы, концерты дигәндәй, вакыт та иркенрәк. Өй ягылган, су китерелгән, киенеп-ясанып чык та кит кызык эзләргә, ә баҗа?..
Куптараевның дөресен генә әйткәндә, дистә елдан артыграк кинотеатрда булганы юк иде, сүз аның турындамыни әле...
– Анысы шулай, шәһәр шәһәр инде ул, мөмкинлекләр күбрәк, – дию белән генә чикләнде.
Алар кергәндә тәмле исләр таратып аш өендә ит пешә иде, өстәл зурлык камыр җәелгән, токмачлы аш үзенә башка бит ул.
– Ятып хәл ал, иртәдән аяк өстә, – дип, Тимерне төпке бүлмәгә озаттылар. Баш астына колак мендәрен салып, бераз ятып кына торам дип уйлаган иде, эреп киткәнен сизми дә калган. Баҗасы уятканда, ут алганнар иде.
– Беренчесенә барып кил, яфрак пешердем, кирәк-ярак кул аста, рәхәтләнеп кер, – дип мунчага озаттылар.
Нинди шәһәр кешесе авыл мунчасыннан баш тартсын ди инде! Өр-яңадан тугандай булды Тимер. Ул мәтрүшкәләп пешерелгән чәй эчеп тирен катырган арада, чакырылган кунаклар да җыела башладылар. Зур яктагы өстәлне зурайтып саф-саф булып урнаштылар сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл артына. Әлбәттә төп сый гыйфриткә тиң теге үгезнең ите иде. Юмарт хуҗабикә өяләмә табакларда итне ташып кына торды, хуҗаның да эше җаваплы иде, аш яхшы үтсен өчен һәркемне кыстый-кыстый чәрке каплатты. Күңелле иде шулай утыру. тирә-якта туганнар, якын танышлар, һәрберсенең йөзендә елмаю, телендә уен-көлке. Тормыш авырлыклары да онытылган, еракта калган. Ашау-эчүдә генәмени хикмәт, менә шулай бер бөтен булып утырулары үзе бер гомер. Аның уйларын укыгандай өстәл башында утырган күрше Талип аяк астыннан гармун тартып чыгарды, бакаларына баскалап, үзе җырлап та җибәрде:
Киттем Казахстанга-а
Бай дип күлмәк-ыштанга-а...
Өч балалы хатын алып, өч балалы хатын алып,
Кайттым Башкортстанга-а-а...
Янында утырган хатыны Талипка яндырырдай итеп карап алды. Кемдер сөйләгәне истә калган, Талип чыннан да читкә чыгып йөргән икән, ләкин озакламый кире кайткан, фарт чыкмаган егеткә. Аның каравы кәләш алып кайткан шул яклардан, кара тутлы йөзе киленнең безнең якныкы түгел икәнлеге әллә кайдан кычкырып тора. Талипка чыкканчы баласы да булган шикелле, шуңа ишарә ясыйдыр җор телле Талип.
Шул чак аш өе ягында ниндидер кечкенә аңлашылмаучанлык булып алды шикелле. Хуҗабикә баҗаның әнисенә, сиксәнне узган карчыкка, нәрсәдер ысылдап аңлата иде. Фәрит үзе дә урыныннан кузгалып чыгып әйләнде. Бераздан барысы үз җаена килде, җырлап та алдылар, өй хуҗалары хөрмәтенә чәркеләр күтәрделәр, ул арада өстәлгә токмачлы аш килде. Бик яратып ашады Тимер, корытын катып, борычын сибеп дигәндәй, авыл ашына җитәмени?
Икенче көнне автобуста кайтып барганда хатыны бер хикмәт сөйләп алды. Килен белән кәйнә арасында чак тавыш чыкмый калган икән дә. Килен комы коела башлаган карчыкны бик аш-су тирәсенә якын җибәрми башлаган икән, әзерне ашап ятса бик җиткән олы кешегә. Олы дигәч тә йөрәк картаямы ни әле ул! Шундый көнне, зурлап кунак чакырганда, мал суйганда әби дә барып кысылырга уйлаган. Ялгыз калуыннан файдаланып, шулпаның тозын карамакчы булган. Гөнаһ шомлыгына каршы ул капкачын ачып казанга таба иелгән чакта, алгы якта кемдер шаркылдап көлеп җибәргән. Дәртләнеп киткән карчык, сәбәбен белмәсә дә, кешеләргә кушылып көлгәндәй иткән. Нәкъ шул чакта шалт казанга карчыкның ясалма теше, ә казан бит бидрә сыешлы. Килене чыкканда менә болгый икән бәхетсез карчык калак белән шулпаны, шулай эзли икән тешләрен. Билгеле инде киленнең бу яңалыкны ничек кабул иткәне. Көч-хәл белән эзләп тапканнар теге пластмасс кисәген, зәһәр агарып, матурланып калган ди шулпада кайный-кайный. Кунакта шулай инде ул, мәзәк хәлләре дә булып тора, тавыш та куба. Җыелган халык таралырга ашыкмый, күңел ача, җырлый-бии, күңел серләрен уртаклаша, ял итә бер сүз белән әйткәндә. Кызу була башлагач кызарып-бүртеп чыккан ир-атлар тәмәке тартырга ишек алдына ашыктылар. Сез беләсезме нигә ирләр халкы кире борылып кергәндә аларның җанкисәкләре гел елмаеп утыралар? Чөнки хуҗабикә, аулактан файдаланып, әдәп саклап утырган хатыннарга берәр рюмка капларга кыстый.
– Төбенә кадәр, төбенә кадәр, ачуыңны калдырма, нәрсә ирләргә генә дигәнме әллә, без кемнән ким? Күңеллек өчен генә дим. Тагын берне йот, менә кыярын кабып куй әле... – шулай бөтерелеп йөри хуҗабикә табын тирәли, тәки үз дигәненә ирешә. Ә ирләр комсызланып төтен суырдылар, ачык күкрәкләрен җилгә куйдылар, дәртләре почмакланган иде аларның. Кемдер ил тормышын тозлап-борычлап телгә алды, берсе ярамсыкланып хуҗага кат-кат рәхмәтләр әйтте, авыл эшләренә күзәтү ясадылар. Сүз табыла инде ул, бигрәк тә бер урынга шулкадәр ирләр җыелганда, өстәп телләре ачылган чак. Бердәм кереп тагын урыннарына урнаштылар.
Тимер янында утырган Шамил гына тоткарланган икән. Иң соңгы булып кереп басты да бусагага, майлана башлаган күзләрен өстәл өстеннән йөгертте. Күренеп тора мин-минлеге уянган иде берәүнең, карашы да һавалы иде. Шамил – йомры башлы егет, вакытында җилнең кайсы яктан искәнен сизеп калып бизнеска тотынды. Элекке шофер алып-сату эшләрен җәелдереп җибәрде, ел үтмәде, кибет ачты. Икенче елны тагын берне, хәзер күрше авылда сату ноктасы булдырырга йөри диләр. Тырыш егет, сүз юк, көн дими, көн дими, товар ташый, акча исәпли. Шуңа да өстәнрәк карый торган гадәте бар калган ыбыр-чыбырга. Менә әле дә ясап куйган кәртинкәдәй басып тора иде ул, өстә затлы костюм, зуррак кәнишне, андамыни хикмәт, елкылдап торган күлмәгенә йодрык зурлык галстук тагып куйган, янып торган кызыл төстәгесен. Яндырыйм йөрәкләрен барысының дигәндер инде. Шәп егет, тик Ходай буй гына бирмәгән үзенә, чыккан да каткан диләр андыйлар турында халыкта. Теләгенә иреште үзе, бар халык игътибарын үзенә җәлеп итте, ә кәк же ни җитте кеше басып тормый да алар каршында, Шамил Сабирович собственной персоной, так сказать... Шулчак кайсыдыр хатын-кыз пырхылдап башын аска иде, аңа башкалары кушылды, ир-атлар да шәйләп алды: бер җиргә кереп чыкканнан соң төймәләрен каптырырга оныткан икән, әттәгенәсе.
– Чыгып оча, яп оя авызын, әх син, гы-гы-гы, – дип бер ир мәсьәләне аңлаткач кына, нинди хата җибәргәнен аңлап алды бизнесмен, мыштым гына килеп хатынының кабыргасына елышты. Ә хатыны Әсмәбикә, достоин хатын, тегегә зәһәрен чәчте:
– Бар төймәләрен ычкындырган булган бит әле, җирбит. Бер төймәсеннән дә әллә күпме буш урын калыр иде синең анда. Бар халык алдында мыскыл итеп... Үтте заяга гомерләрем шул адәм имгәге белән...
Әсмәбикә генә шулай кара янды, башкалар күрде дә онытты, шау-гөр килеп, идән сайгакларын сыгылдырып биергә төшеп киттеләр. Анысына Тимернең гомер осталыгы булмады, мич артынарак барып басып, башкаларның өерелгәннәрен күзәтте.
Фото: svadba1000.ru