

Сандугачта булырга ярата иде Тимер, авыл баласы ич ул, бәпкә үләнендә тәгәрәп үскән. Яшьли чыгып китте шәһәргә, уналтысы да тулмаган иде әле аның. Кайларда гына йөрмәсен, барыбер якын аңа авыл тормышы. Шимбә көнен ул түземсезлек белән көтеп алды. Аңа кадәр әле хатыны белән парлашып кибетләрне әйләнделәр, күчтәнәчкә вак-төяк алып тутырдылар. Хатынының шактый калын гына иде туганнары авылда, һәрберсен искә алып кечкенә булса да бүләк хәстәрләделәр. Берәрсен онытып калдырсаң харап эшләр, чын-чынлап үпкәләячәкләр. Тегеләй үзләре дә кайткан саен төяп җибәрәләр барысын, сүз әйтерлек түгел. “Әллә кичтән барып йоклыйбызмы, баҗа ашыгыч кеше, без килгәнне көтеп тормас”, – дип караган иде Тимер, хатыны кырт кисте: “Табын әзер булуга барып өлгерсәк, шул җиткән”, – диде.
Шулай да Куптараев сары таңнан уятты хатынын. Автовокзалда туры автобусны да көтеп тормады, алдарак кузгалган узгынчы автобуска билет алды. Асфальттан турыга суктырганда ике йөз адымдай җир кала авылга, җәяүләп тә үтәрләр әле. Әйтүе генә җиңел, кырпак кар өстеннән шәһәр ботинкаларында атлау шактый вакытны алды, хатыны тиргәшеп бушамады. Ни булса булды, вакытында килеп җиттеләр алар, ярдәмләшергә кергән күрше ирләр казан асылган учак янында сугым пычакларын кайрыйлар иде. Кунакларны күтәреп алдылар, тиз генә җылырак киемнәргә төрделәр, чак табадан төшкән коймаклар белән чәй эчәргә утырттылар. Ике йотты да сикереп торды Тимер, тизрәк ир-егетләр арасына ашыга иде ул. Өстенә калын сырма кидерделәр, аягына төпле пималар бирделәр, авыл агаена әйләнде дә куйды ул.
Ул чыкканда сугымчылар сарайдан үгезне сөйрәп чыгарырга булашалар иде. Тегесе аякларын терәп басып, яшелле-күкле тавышлар чыгарып мөгри иде. Җәмәгать арасына Тимер дә барып кысылды. Кемдер арканнан тартты, берсе малның сыртын чыбыклады, кайсысыдыр артыннан этте. Баҗасы әйләнеп килеп тегенең койрыгын боргалый башлаган иде, ләхәүлә, үгез куш аяклап чыгып чапты. Арканны кулларына ураган егет җирдән өстерәлде, артыннан буразналар ерылып калды. Ничек итсә итеп туктаттылар әзмәверне. Әйтсәң дә, юкка мактанмаган икән баҗасы, үгез карап торуга да куркыныч иде. Күзләре акайган нәрсәкәй мыш-мыш килеп башын чайкады, тышарга аякларын һич бергә китерергә теләмәде. Орчык кебек бөтерелеп йөргән яшь кенә егет, ничек итсә алай итеп, арканны эләктерә алды, тышау аша үткәреп үгезнең сыртына салды. Менә шул чакта җегәрлек, тасыллык кирәк икән. Шкаф киңлек берсе баш бавын боргалап, үгезнең башын каерды, башкалар дәррәү сырт аша салынган бауны читкә тарттылар. Гөрс итеп аркасына егылды хайван, җитез генә кыланып дүрт аякны бергә тартып бәйләп өлгерделәр. Тирләп чыккан маңгайларын сөрткәләп, тәмәке кабыздылар, инде тынычланган иде мескен малкай. Фәрит беләк озынлык пычагын алып муен тиресен җайлап тотты, Шкаф мөгезләргә чорналган арканны ике куллап кысты, Тимер берсе белән аяклар арасына кыстырылган киртәне иңбашына алды.» Бисмиллаһи, Аллаһу әкбәр... » дигән сүзләр ишетелеп калды.
Башкасын күрмәс өчен Тимер чытырдатып күзләрен йомды, каннан курка иде ул. Тик иртәрәк йомган икән. Әллә бәйләүнең рәте булмады, әллә үгездә көч-куәт чик-чамасыз иде. Тыпырчына башлады да хайван тагын аякларына басты. Барысы як-якка сибелделәр, аягы таеп киткән Фәрит көрткә чумды. Бер мизгелгә генә туктап торды үгез, чыгар урын эзләп бакчаны бер итеп чабарга тотынды. Куптараев ничектер бик тиз ачык мунча ишегенә кереп калды. Кемдер койма башына кунаклады, кар сөреп баҗасы үрмәли иде.
Бераз һушка килгәч, барысын яңадан башладылар. Үгез дә хәлсезләнгән иде шикелле, ирләр дә чаяланып тотындылар, тәки яткан җиренә салдылар хайванны. Калган өлеше хәвеф-хәтәрсез генә үтте. Кайнар кан эреткән җирдән үгезнең түшкәсен читкәрәк сөйрәделәр. Бәкәлләренә биякләр тагылган арткы аякларны тотып торырга Тимергә йөкләделәр. Олы гына абзый ал якка барып басты, калганнар кулларына пычакларын алдылар. Уен-көлке белән тиз арада тиресен суеп та төшерделәр осталар.
Ул арада казандагы су бокырдап кайнап чыкты, эчәгеләрен алырга хатын-кызлар тирәләп чыгып бастылар. Арадан бер наяны беркатлы яшь киленгә : “Булыш әле бераз,» – дип чакырып алып, үгезнең бер җирен тартып торырга кушып куйды. Аны-моны уйламаган яшь хатын бар көченә теге ит кисәген тартып тора бирде, ир-ат шырык-шырык көлеп бер-берсенә ым какты. Ярый әле олырак җиңгә чыгып туздырып тиргәп куйды теге җиңел акылны. Шунда гына аңлап калды килен кеше кулларында нәрсә тотып торганын. Оятыннан кып-кызыл булып, иптәшләре арасына кереп посты.
Өлешләп кискәләнгән итләрне бераз җилләтергә элеп куйгач, ирләр тирене тозлап төрделәр, баш-якларны урнаштырдылар. Фәрит кичкелеккә пешерергә ит сайлады. “Җиде өлешеннән алынырга тиеш табынга пешерелгән ит: кабырга, муен сөяге, түш ите, койрык...” – дип санап өйрәтте әле Тимергә.
Кар өстендә тора-тора бераз өшеткән икән. Өс-башларын каккалап, ирләр өйгә керделәр. Уңган хуҗабикә кай арада бавыр кыздырырга өлгергән, өстәлендә гөҗләп самавыры кайнап утыра, чын каймак, корт балы, кабартмалар белән табын ямьләнгән.
– Үзегез карарсыз, мин хатыннарга бераз булышыйм әле. Сиңа әйтәм, чәй ясарсың кунакларга. Рәхмәтләр төшсен инде барыгызга да, зур эштән коткардыгыз. Мал туйдыргач кичке якта ит ашарга чакырабыз барыгызны. Штубы да соңга калмагыз, кат-кат йөрергә булмасын, – дип хуҗабикә тышка ашыкты. Аның артыннан ишек ябылуга, баҗасы мут елмаеп кайдандыр бер ялтыр шешә тартып чыгарды, алдындагы чәркәгә бүлде.
– Я, исән-сау ашарга язган ризык булсын. Карадым, ашаттым-эчердем, онын-тозын алдыннан өзмәдем. Шуның хөрмәтенә! Ы-ы-х, ачы итеп эшли урыс шушыны... Күп савыт пычратмыйк, урап чыгарга берсе дә җитәр, әйдә әле, Фәтхерахман абзый.
Аның күршесе тыйнак кына савытны үзенә табарак шудырып сүз әйтүне кирәк тапты:
– Матур булды, симерткәнсең, ике поттан артыграк булыр мае, кабырга арасы бер карыш бит, рәхәтләнеп ашагыз. Кхм-м. Элек без малны суйгач та аксак Гарифка тиресен очыра идек, ул шунда ук уч аясы кәгазь язып бирә, янда гына кибет, и бөтен акчага горючий... – дип, яшьлеген исенә төшерергә уйлаган иде абзый, Фәрит шып туктатты:
– Күрше, минем чәрке микрофон түгел, чиратны тоткарлыйсың, соңыннан, иркенләп. Яле, Вафа... Ашап утырыгыз әле, кордашлар, суытмагыз...
Шулай итеп күркәм генә бер табын булып утырып алдылар ирләр. Эчкә җылы кергәч, теге кодрәтле үгезнең ду килеп чабып йөргәнен искә алып көлештеләр, тәмле бавыр чәйнәделәр, кизү булганда утлы су уртладылар. Болар арасында яңа тугандай хис итте үзен Куптараев. Соңыннан шау-гөр килеп итләрне келәткә ташып элделәр, түгәрәккә утырып тәмәке көйрәттеләр, кичкә очрашырга булып, теләми генә аерылыштылар.
Фото: funart.pro