Чәчмә әсәр
18 Мая 2023, 02:10

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (16)

Яратмаган шөгыле Тимернең – сатулашу, кибетләр буйлап йөрү, хатыны исә көннәр буе киштәләр айкарга риза.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (16)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (16)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (16)

Көз озакка сузылды. Карлар явып, суытып җибәргәч, тагын җылытты. Аяз көннәр килде, кояш мул нурларын сипте. Хәтта агачлар алданып бөреләнделәр, гомер булмаганны, ноябрь аенда тал бөреләре күренде, чәчәкләр калкып чыкты. Олылар хафаланып көрсенделәр, ахырзаман якынлаша ахрысы, дип юрадылар. Тегеләй ни, халык шатланды гына җылы көннәргә. Куптараев дачасыннан башка бармаска булып кайтса да, хатыны игәли торгач, ял көнен туры китереп, тагын юлланды.

– Күз-колак булырсың, әллә онытылып калган эшләр бардыр, яхшылап япкалап кайтырсың, тир табып тапкан мөлкәт бит, – дип тәки үзәгенә үтте хатыны.

Таныш сукмаклардан көнгә хозурланып үз куышына якынлашканда, дерт итеп төште. Алардан өч-дүрт өй аша утырган мәһабәт бинадан күмерләр генә калган. Үз гаепләре белән янып киткәнме, берәрсе төрткәнме, карарга имәнеч иде торынбашлар таралып яткан кара җир. Кәефе китте Тимернең, еллар буе бөртекләп җыйган дәүләтеңне ут ялмасын әле...  Якынрак барып мондагы хуҗаларны төсмерләргә тырышты. Өйләре зур иде аларның, юан нарат бүрәнәләреннән күтәрелгән шыңгырдап торган өй. Ниндидер түрә булды ахрысы хуҗа кеше, тиз-тиләмән очлап чыкты төзелешне. Җир казырга, түтәл ясарга бик әвәс булмадылар шикелле, ялга каршы килеп, шашлык ясап, җырлап-биеп китәргә генә йөрделәр. Ничектер алар белән аралашып сөйләшергә туры килгәне булмады Куптараевка. Кем генә булмасыннар, җәл иде хуҗалар.

Үзенең сыерчык оясына җиткәч тә, тынычлана алмады әле Тимер. Ачарга-фәлән булашмаганнармы дип, кат-кат йозак бикләрен тикшерде, коймалар тирәли йөреп әйләнде. Азды адәм баласы, синеке-минеке дип тормый, башына килсә, бәрә дә керә, пыран-заран китереп чыгып китә. Әлеге дә баягы кайда сугылырга белми йөргән гидайлар эше инде ул. Каравыл юклыктан файдаланып, теләсә кайсы корылмага барып керәләр, алырдай нәрсәләрне сыпырып алып чыгып китәләр. Көрәк-балта ише нәрсәләрне дә куалдырмыйлар, ач әрвахлар. Куптараевның бер танышы ирәеп сөйләп торган иде, аның дачасында сыңар кадагы да югалганы юк имеш.

– Тәртибен белергә кирәк, теге зимагурларның психологиясен. Нәрсә эзлиләр алар? Әлбәттә, эчемлек белән хавка, ризык ягъни мәсәлән. Мин шуңа күрә алдан кайгыртып куям. Көз, бикләп чыгар алдыннан, өстәлгә бер шешә “ак”ны утыртам, янына беләк зурлык колбаса өстим. Эре хәрефләр белән язып та куям әле, болайрак итеп:  ”Әфәнделәр!  Ашларыгыз тәмле булсын, шушы кечкенә презентны кабул итеп алыгыз, иркенләп утырыгыз, күңел ачыгыз. Икенче килгәнегездә тагын шундый сый-хөрмәт көтәр сезне. Зинһар өчен, ишекне яхшылап ябып чыгыгыз. Рәхмәт сезгә!  “ Ышанасыңмы, ашыйлар-эчәләр, ник бер әйбергә тисеннәр, барысы тәртиптә. Кайчакта гына бүлмә уртасына утырып кәкәй итеп куялар, ну анысына гына түзәсең инде, –  дип мактанганы хәтердә калган. Әллә чынлап та, ул өйрәткәнчә эшләп караргамыы, кая китмәгән бер-ике йөз сум акча, тыгылсыннар.

Тормышының бик мәгънәле бер өлешенә әйләнгән бакчасын югалтуны Тимер күз алдына да китерә алмый иде, Алла сакласын. Бер-бер хәл була калса, күпме көчәнсә дә, икенче тапкыр төзеп керә алмый инде ул. Ә киләчәк тормышын ул һәрчак менә шул бакчага бәйләп фаразлый иде. Пенсиягә чыккач, шау-шулы шәһәр тормышыннан шунда качармын, җирдә казынырмын, урман-далаларны буйлармын, кичләрен илаһи тынлыкта, чикерткәләр чырылдавын гына тыңлап, берәр шәп әсәр язармын дип хыяллана иде. Тегене-моны эшләгән булып ике сәгаттәй вакытын шунда үткәргәч, бик ихласлап бикләрне бикләп, капкасын ныгытып кайтыр юлга чыкты. Күргәннәрдән күңеле кырылган иде аның. Ләкин хәләл җефетенә шик-шөбһәләрен сөйләп тормады. Аннан нәрсә үзгәрә, барып каравыллап ята алмыйлар инде, ни булса шул булыр. Быел көзге муллык дип авыз күтәреп сөйләрлек булмады. Корылык төрле яклап китереп кысты. Ни бәрәңгесе булмады, ни ашлык уңмады, шуңа да хаклар буй җитмәс биеклеккә сикерделәр. Куптараев мәйданнарда оештырыла башлаган ярминкәләргә чабып, ит ташыды. Кайда арзанрак, кайда эрерәк, кайда күбрәк, шунда тарткалады аны хатыны. Карышырга булашып караган иде, тиз япты авызын яраткан яртысы.

– Ашарга яратасың, ташырга да ярат. Ике-өч сумга аерма дип кул селтәргә уйлама, шулардан җыела ул меңнәр. Миллионер түгелсең, әле исәпләп тотсаң да, чак очы очка ялгана. Макарон ашап кышлыйсың килмәсә, йөгереп кенә тор.

Яратмаган шөгыле Тимернең – сатулашу, кибетләр буйлап йөрү, хатыны исә көннәр буе киштәләр айкарга риза. Һәр әйберне тоткалап, кат-кат әйләндергәләп, колагына куеп тыңлап, битенә терәп карап, кый галәмәт булып бетә. Хакын төшерер өчен кырык фигыльгә керә, һәр тиенне исәпли, җен ачулары чыга Куптараевның. Аның белән генә бетәмени әле! Сатучының кайсы яклардан килгәне белән кызыксына, ул тирәләрдәге һава шартларын, җирнең уңдырышлыгын сораша, халык ничегрәк яшәгәнен белешә. Чуртыма кирәкме аңа бер капчык бәрәңге алганда кешеләрнең яшәү шартлары, һич башына сыйдыра алмый Тимер. Аңа калса күзеңә салынган беренче сатучы каршына барып, кирәк кадәрлесен үлчәт тә – вәссәләм, башка башыңа да кертеп чыгарма он-тоз хакларын. Ә юк, бер алганда күпләп алырга ярамый икән, икенче атнада, бәлки, арзанрак хакка, эрерәк бәрәңгеләр китерерләр.

Шулай көннәр үтә торды, бар кешегә бер Кояш, таң ата да кич була. Иртән торып эшенә ашыкты Куптараев, күз бәйләнгәч, арып-талып өенә кайтты. Кичләрен хатыны белән парлап телевизор каравыллады. Кавказ тирәсендәге болалар борчуга салды аны, илне талаган олигархлар саруын кайнатты, түрәләрнең юньсезлегеннән каһкаһәле көлде, атыш-суеш белән бар кадрлары сугарылган боевиклар карады, бәндәнең билдән түбән өлешен карамалап көлдерергә булашкан шамакайларга авыз ерды. Сирәкләп оныкачын җитәкләп парк буйлап йөрде. Бер-ике тапкыр кияве-кызы күренеп киттеләр. Үз җае белән кыш та җитте, кар каплады бар дөньяны. Вакыт чыкканда язу өстәле артында утырды. Ни гаҗәп, үзенең уйдырмаларын язган саен, күңеле суына барды язмаларыннан. Ни нәрсәгә үзен көчли соң әле ул, кемгәдер фәһем бирерлек, йотлыгып укырлык, юньлерәк әйбер язса бер хәл иде. Монда бит баштан аяк уйдырма, тузга язмаган нәрсәләр, кемгә тансык? Дөресен генә әйткәндә, тәмам туйган иде ул язганнарынна, әллә ертып чүплеккә озатыргамы дип тә уйлаштыра иде.

Гомумән, соңгы араларда өн белән төш арасында төсле тойды ул үзен. Менә яшим дип килештереп йөргән була ул да. Кич ятканда бигрәк тә ирексезли аны төрле моңсу уйлар. Үткәннәр хәтергә килә, танышларын, күргән-белгәннәрен искә ала, ичмасам, йөрәк җылытырлык берәр вакыйга, баштан үткән дәртләндерердәй тарих , бәхетле очрак хәтер сандыгында саклансын икән. Юк бит, юк, барысы мәгънәсез, вак-төяк, гадәти эчпошыргыч бертөрлелек җанны телгәли. Ә бит гомеренең иң матур өлешен узган инде ул, киләчәктән нәрсә көтәсе? Урысларның бер тәгъбире бар, нәтиҗә ясап:  ”Жизнь удалась! ”– дип күкрәк киерәләр алар. Менә Куптараев алай дип әйтә алмый икән, агымга йөзгән йомычка булып кына үтте ул гомер юлын, мин дә булдым монда дип имза салып кына китте. Әйләнә-тирә кешеләр барысы бер постау булып күренә башладылар аңа, хәтта йөз сызатлары аера алмастай була башлады, янында үтеп-сүтеп йөргән зифа буйлы кыз-кыркыннарны күрмәс булды, бер чыбыктан куылганнар янәсе. Ашының тәме, тормышның яме бетте, битарафлык хисе чорнап алды аның бар вөҗүден. Хатыны да сизде андагы үзгәрешләрне, берничә тапкыр ачыктан-ачык сөйләшергә теләп, кылын тарткалап карады, тазалыгы белән кызыксынды, ризыкларны төрләндереп хәзерли башлады. Кем башыннан кичергән мондый халәтне, үз-үзен күралмастай дәрәҗәгә җитеп мескенләнгән, тирә-як дөньяны гел кара төсләргә манчып күргән, һәрдаим курку хисеннән арына алмый каңгырган, шул адәм генә төшенә алыр Куптараевның тойгыларын. Ярый да, бәхетеннән, авылда баҗасы яши аның, ул хак юлга керергә ярдәм итте.

Шулай кузгаласы да килми, баш авыртканны сәбәп итеп, үз бүлмәсендә түшәм ярыкларын санап ятканда, колак тондырып телефон шалтырады. Соңгы араларда шылт иткән тавышка да сискәнә башлаган иде Куптараев, эш урынында утырганда кулына тагылган сәгатенең текелдәгәнен ишетә иде. Ә телефон тавышы бомба шартлаганнан болайрак булды аның өчен, ярсып мендәре белән колакларын томалады, тешләрен шыгырдатты. Аш бүлмәсендә кыштырдаган хатыны чүәкләрен шапылдатып телефонга ашыкты. Бу хатын-кыз дигәннәре нигә өйдә дә аяк киеме киеп йөри торгандыр?

– Алло, – диде хатыны сузып кына, – тыңлыйм Сезне...  

– Саулармысыз анда, – дип гөрелдәде таныш тавыш трубкада, – Сандугачтан бу, Фәрит, ишетәсезме? Фәрит дим.. Сандугач...  

Ачулары таралып китте Тимернең баҗасының тавышын ишеткәч, борчаклары пешә иде аларның. Менә кем ул пошмас җан, һәрчак авызы ерык, уен-көлке телендә, гел хәрәкәттә, оптимист бер сүз белән әйткәндә. Нәрсәгә шалтырата икән дип колакларын карпайтты Куптараев, күптән күрешкәннәре юк иде, быел печән чагында да кайтып урый алмадылар авылга.

– Сагындык, кәк же, кунакка чакырабыз сезне, ну эшләп ашарга, ха-ха-ха, – дип теленә салынды баҗасы. – Ял көнгә каршы үгезне суярга ниятләп торам. Туйганчы ит ашап китәрсез, майлы калҗалар белән кулдан согындырырмын баҗаны. Ярдәмгә кеше дә кирәк, сугымлык мал зур минем, филдән ким түгел, тимер чылбырлар белән генә бәйләп тотам. Баҗа кебек тазарак егетләр кирәк, ха-ха-ха...  Курыкмасын, аягын булса да тотып торырга ярар. Шаярам гына, бөтенләй чыгып күренмәсә дә ризамын, китап актарып диванда кырын ятып торыр. Күрәсе килде үзегезне, бер сөйләшеп утырасы. Өч көнлек дөньяда дус-иш, туган-тумача белән табын корып та утырмагач, чуртыма симерттемме мин ул үгезне.

– Тимер чирләштереп тора бит әле, ничек булыр икән, – дип, туры гына җавап бирмәде хатыны.

– Какуй чир монда, берәр уч дару капсын да чаптырып килеп җитсен, калган дәваларын мин монда үзем карармын. Кыздырып мунча ягармын, башка төрле имнәр дә бар миндә, егет булып кайтып китәр.

– Барабыз, барабыз, – дип урыныннан кузгалды Куптараев. Үз теле белән әйтергә теләгән иде ниятен, баҗасы, кызу канлы адәм, шап куйды трубкасын.

Фото: veralline.com

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (16)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (16)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас