

(Дәвамы.)
Лəкин килгəннең икенче көнендə үк җырчы кыз үзен
иптəшлəреннəн аерылып калган ялгыз каздай хис итте.
Агыйдел ярына басып еракларга-еракларга карады,
туган авылын, Чəрмəсəненең Комташ ярын эзлəде. Юк,
күңелне тынычландырырлык нəрсə тапмады. Зəңгəр
киңлеклəр, тимер күпер аша дөньяларны тетрəтеп кыч-
кырта-кычкырта үтүче паровозлар, йөрəклəрне сыкра-
тып гудок бирүче ак пароходлар күңелне телгəлəде,
җилкендерде, күзгə яшь бəреп чыгарды. Əгəр канат-
лары булса, Рəхилə җиргə җиңелчə генə тибəр иде дə
күккə күтəрелер иде, күтəрелү белəн тик туган авылы-
на карап кына очып китəр иде.
Кочардай, елый-елый үбəрдəй əлеге дөнья өстенə
кичке шəүлəлəр төшə башласа, ул шунда ук авылын күз
алдына китерде.
Менə Озынбуй басуларыннан сөйлəшə-сөйлəшə,
көлешə-көлешə кызлар эштəн кайта торганнардыр,
гомере буе көтү көткəн Корбангали абый малларны
авыл очына якынайтадыр, тəмəкегə саргайган бар-
магын янап, Бəкəй күленə таба ычкынырга уйлаган
Мəхмүзə кəҗəсенə: “Мин сиңа, аланнан җəяү качкан
нəрсəкəй, күрмəгəнеңне күрсəтермен, ач бүрелəргə
юлыккы ры...” – дип кычкыра торгандыр. Бала-чагалар –
мал-туарны каршы алырга, хатын-кызлар чилəклəрне
җырлатып сыер саварга əзерлəнəлəрдер. Рəхилəнең
əнисе, мөгаен, кызын уйлыйдыр. Кайларда гына йөри
икəн, күгəрченем, тамаккае ач түгелме икəн, дидер.
Нигə генə соң ул эч пошыргыч дөньяга килеп элəкте?
Авылда начар идеме? Монда бит бер генə таныш та,
туган да юк... Ни теге министерствода эшлəүче Идри-
сов песи баласы урынына китереп олактырды да үзе
кайдадыр китеп югалды. Мөгаен, авыллардан җырчы
кызлар эзлидер...
Идрисов, уйламаган-көтмəгəн җирдəн пəйда булды.
Рəхилə электр плиткасында бəрəңге пешереп ашарга
гына утырган иде, ишекне шакыдылар. Авылда андый
гадəткə өйрəнмəгəч, җырчы кыз бер сүз дə эндəшмəде.
Тагын шакыдылар һəм бу юлы, җавап көтмичə, ишекне
ачтылар.
Бүлмəгə Идрисов керде. Ул кара костюмда, буйлы
күлмəгенең якасын ефəк галстук белəн буган, аякла-
рында ялтыр ботинкалар, чəнчə бармагында алтын
балдак.
Рəхилəнең болай матур итеп киенгəн кешелəрне тик
рəсемле журнал битлəрендə генə күргəне бар иде.
Идрисов артык та нык оялган кыз белəн ике ку-
лын сузып күреште. Тик ул Рəхилəнең күрешергə дип
биргəн кулын тиз генə җибəрмəде. Кыз аның учы юеш
икəнлеген, бөтен тамырларының берьюлы сулкылдап
тибүен тойды. Ул нəрсəдер əйтергə дип авызын ачмак-
чы булган иде, иреннəре бер-берсеннəн аерылырга
телəмəделəр, əйтерсең, аларны җилек белəн ябыш-
тырганнар.
Кыз катты да калды. Гүя тамырлары сулкылдап тор-
ган əлеге кул, энəле караш аны сихерлəде, кул-аягын
богаулады.
– Исəнме, Рəхилə... – диде алтын тешле кеше, чак
ишетелерлек итеп.
Ни өчендер тамагы карлыккан иде, тавышы калты-
ранды. Ул тагын да нəрсəдер əйтергə уйлаган иде ши-
келле, лəкин сүзлəрен җыярга көч таба алмады шикел-
ле.
– Əйбəт кенə əлегə, – дип пышылдады кыз.
Əлеге эндəшү аны аңына китерде. Ул уңайсыз булса
да кулын тартып алды. Өстəлдəге бəрəңгене, юка гына
теленгəн кара икмəк кисəген ышыкларга телəп, өстəлгə
арты белəн терəлеп басты. Министерствода эшлəүче
кеше, мөгаен, мондый ашамлыкларны төшендə дə
күрмəде.
Идрисов карашы белəн бүлмəне айкап алды да
Рəхилəгə таба атлады.
– Чəең тəмлеме, кая эчеп карыйк əле, – дип сөйлəнə-
сөйлəнə, буявы кубып беткəн табуреткага утырды.
Лəкин өстəлдə чакырылмаган кунакны сыйларлык
бернəрсə дə юк иде. Кайнар су да, ике-өч бəрəңге.
Авылда булса икəн! Анда катык-сөт тə, май да, каклан-
ган каз да бар. Ə начар гына чəйне дə кара көйдереп
чыгара торган чишмə суы!..
Кызның артык та нык хафалануын сизенгəн Идрисов
кеткелдəп көлеп куйды да, Рəхилəнең чəйнеккə үрелгəн
кулын тотып алды.
– Юкка көялəнəсең, Рəхилə. Тиз генə җыен, өстеңне
алыштырып ки дə киттек. Мин сине ресторанга алып
барам. Анда телəгəнеңне ашарга мөмкин. Əйдə.
– Юк, юк, нəрсə эшлəп мин андый җиргə барыйм ди.
Мин ач түгел, – диде кыз, куркынып.
– Ресторанның нəрсə икəнлеген белəсеңме соң?
– Юк. Кирəкми миңа ресторан.
– Ашханə дигəн нəрсə ул. Ну, анда əйбəтрəк
əзерлилəр, эчəргə телəгəн кешегə ширбəт сулары да
бар...
* * *
Кавказ итəге буйлап боргаланган автобус таш ба-
ганалы ниндидер зур капка төбенə килеп туктады.
Фəнилнең белəгенə нык итеп ябышкан Рəхилə, юл буе-
на җəфалаган уйларыннан арынырга телəп, башын
чайкап куйды.
– Нəрсə, тагын да уйландың, башыңны ваттыңмы? –
дип елмайды Фəнил, хатынының агарынган йөзенə ка-
рап.
– Əйе. Бу уйлардан кайларга гына качарга икəн?
Инде монда да төялешеп килделəр... – дип пышылда-
ды Рəхилə, үзен гаепле сизеп. – Əгəр котыла алмасам,
алар мине хыялый ясар.
– Барысын да онытырсың. Бөтен уйларыңны җыеп,
Кара диңгезгə батырып калдырырбыз.
Фəнилнең бала-чага шикелле сөйлəнүе Рəхилəнең
арыган йөзенə елмаю сипте, ул хəтта, очынып, иренең
белəгенə асылынып иркəлəнде. Чемоданнарын тотып,
капка аша үттелəр. Аларны ике ягына гаскəр кебек
төз кипарислар тезгəн асфальт юл каршылады. Чибəр
пальмалар исə озата барды.
Күкрəккə чыршы исе аңкыган, диңгез суына юеш-
лəнгəн һава бəрелеп килеп керде, йөзне көньякның
җылы кояшы иркəлəде, бөтен арулар, җанны җəфалаган
күңелсез уйлар берьюлы юкка чыккандай, тəнгə көч
өстəлгəндəй, аяклар җиңелəйгəндəй тоелды.
Мондый мəңге яшел кипарисларны, пихталарны,
магнолиялəрне, дəфнə куакларын, телле, киң яфраклы
пальмаларны Рəхилəнең тəүге күрүе иде. Аның кола-
чын җəясе, вак яфраклы яшел куакларны иркəлəп баш-
ларыннан сыпырасы, түбəн таба диңгезгə карап торып
йөгерəсе, ярга басып яраткан җырларының берсен
сузасы килде. Чын хəлме, əллə саташаммы, дигəндəй,
күзлəрен йомды, тагын ачты. Барысы да чын, карасу
яшел төстəге кипарислар аны сəламли. Əлеге сөңге
шикелле агачлар, Рəхилəне каршы алырга, клубка ба-
рырга бизəнгəн кыздай, шырпы киңлек кенə яфракла-
рына төймəлəр тагып куйганнар.
Хатынының шулай шатлануын күреп, Фəнилнең дə
күңеле күтəрелде. Рəхилəнең очып китүеннəн курык-
кандай, аны култыклап алды.
– Берəү, икəү, өчəү...
Əлеге гаҗəеп матур агачларны санап, исəбенə чы-
гарлыкмы соң! Алар монда гына түгел, бөтен диңгез
буена сибелгəннəр, кояшка тəрəзəлəрен ялтыратып
утырган ак йортлар арасында яшел манаралар сыман
күренəлəр.
– Диңгезне кайчан күрəбез?
– Ашкынма, – дип, хатынын күз карашы белəн иркəли
Фəнил. – Урнашып алгач та торып йөгерербез. Кипа-
рислар да, пальмалар да, магнолиялəр дə, диңгез дə,
түбəсенə ак бүрек кигəн Кавказ да синеке.
– Ышанасы килми, – дип пышылдады Рəхилə һəм
эченнəн генə, кешегə бəхет килсə, берьюлы өелеп килə
икəн, нигə ул аз-азлап гомернең һəр көненə өлəшелми
соң, дип уйлады. Ярый əле, соңлап булса да чын
бəхет миңа да елмайды. Рəхмəт, дөнья, сиңа, мең-мең
рəхмəт...
Сочидагы иң яхшы санаторийларның берсенə килгəн
Рəхилə белəн Фəнилне зур йортның икенче катына ур-
наштырдылар.
Рəхилə егерме көн буе үзлəре яшəячəк бүлмəнең эче
белəн танышып та тормый тəрəзəгə йөгерде.
– Фəнил, Фəнил, дим, безгə диңгез карый. Аның
һавасын суларбыз, аның шавына изрəп йокларбыз...
Рəхилə балкон ишеген тутырып ачып ташлады,
бүлмəгə салкынча һава бөркелде.
– Саумы, диңгез! Саумы, Кавказ! Башкортстанның
əлегə кадəр бəхетсез яшəгəн бер кызы белəн гармунчы
егете сиңа кунакка килде, кабул итегез!..
Рəхилə, куллары белəн битлəрен каплап, үкси-үкси
бүлмəгə керде һəм, елмаеп торган Фəнилнең муенын-
нан кочаклады да, аның күкрəгенə башын терəде.
– Нигə бу көннəр егерме өч ел элек килмəде икəн!
Нигə? Нигə?..
Ул такмаклап елады. Фəнил исə хатынының аркасын-
нан сөеп торды. Агасы яшьлəре агып бетсен, дип уй-
лады.
Рəхилə, елавыннан туктап, өзелə-өзелə сулыш алып
Фəнилнең күкрəгенə маңгаен терəгəн килеш бераз ва-
кыт торды да əкрен генə башын күтəрде.
– Син миңа үпкəлəмə, Фəнил, азрак тилемен шикел-
ле. Нигəдер күңелем тула да китə, яшьлəремне тыя ал-
мыйм.
Фəнил эндəшмəде. Хатынының кулбашыннан кочак-
лап балконга алып чыкты.
Əйе, аларның тəрəзəсе диңгез ягына яртылаш кара-
ган иде. Уң якта тау тезмəлəре сузыла. Аларны яфрак-
ларын койган эре агачлар каплаган. Ерактан караган-
да алар ялын кискəн тай җилкəсен хəтерлəтə. Тауның
диңгезгə кереп торган борыны кургаш төсендəге
авыр болытлар белəн капланган. Ə арырак-арырак ак
лепкəле таллар да күренə.
Иксез-чиксез таулар! Иксез-чиксез диңгез!
Диңгез дə күккə карап төрле төскə кергəн. Аның өс-
тендə аксыл таплар да, кара сызыклар да бар. Əйтер-
сең, əле генə озатып килгəн пальма, кипарисларның
шəүлəсе төшə – яр буе яшькелт төстə...
– Ə монысы нинди агач, Фəнил? Нинди матур! Аһ,
нинди нəфис!
– Еламсар тал.
Əйе, тəрəзə каршысында гына шəл очларын җиргə
кадəр салындырып еламсар тал үсеп утыра. Кайсыбер
яфраклары яртылаш саргайган.
Аны күргəч, Рəхилəнең күңеле тагын тулды, һəм
ул, кабаттан яшь түгүдəн куркып, Фəнилне җитəклəп
бүлмəгə керде.
– Менə безнең өебез. Ике карават, шифоньер, ике
утыргыч, кəнəфи, өчпочмаклы өстəл, аның өстендə
яшел эшлəпəле лампочка, графин, озын стаканнар, бит
юарга суы да бар. Эссе су кирəкме, салкынмы – кран
борасы гына. Бер генə нəрсəгə дə мохтаҗлыгыбыз
булмаячак...
Фəнил хатынын күтəреп алды да зырылдатып
əйлəндерде һəм диванга утыртты. Рəхилə исə, башын
артка ташлап, күзлəрен йомды.
Рəхəт, аңа бик рəхəт иде. Кырык биш яшькə җитеп ул
чын бəхеткə ия булды. Егерме өч ел буе ир белəн то-
рып, ир иркəлəвен татымаган иде, бүген анысы да бар.
Ир-ат игътибарын артык та нык яраталар шул хатын-
кызлар! Соң, хатыннарның һəрчак елмаеп, төчелəнеп
сөйлəшүен кайсы гына ир охшатмас! Аларның бит күп
вакыт хатыннарның уңганлыгыннан түгел, алларында
боргалана белүеннəн баш əйлəнə. Нəрсə эшлисең бит,
һəркем игътибарны, җылы карашны, киң күңеллелекне
ярата. Лəкин һəр ике җенеснең дə уңай яклары күп
булган кебек, кире яклары да тулып ята. Əгəр дə кире
яклар булмаса, дөньяда бəхетсез гаилəлəр дə яшəмəс
иде.
– Бəхетсез гаилəлəр... – дип пышылдады Фəнил, че-
моданыннан кырыну-юыну əйберлəрен ала-ала.
Күлмəк алыштырып йөргəн Рəхилə Фəнилнең нəрсə
əйткəнен аңламый калды, аңламаса да кабатлап со-
рарга телəмəде, һəрнəрсəне игътибарга алу ваксынуга
керəдер, дип уйлады.
Санаторийдагы тəүге көн төшке аштан, аннан кайт-
кач, табибка күренүдəн башланды. Зəңгəр күзле урта
яшьлəрдəге табиб хатын ниндидер ирне озата чыкты
да:
– Кирəкмəс. Мин бит – миллионнар шикелле гади
кеше, бер генə батырлык эшлəгəнем дə юк. Чынлап та,
ə? – диде блокнотын кесəсенə салучыга.
– Борчылмагыз, мин нəрсə бар шуны язармын, – диде
дə теге ир баскычка ашыкты.
Хəбəрче-мазардыр, дип уйлады Рəхилə.
Табиб креслода утыручы Фəнил белəн Рəхилəгə бо-
рылды да йомшак, ягымлы тавыш белəн:
– Рəхим итегез, – диде.
Рəхилə кереп өстəл янындагы утыргычка утырды. Та-
биб аның кəгазьлəре белəн таныша-таныша үзалдына
гына:
– Гəзиттəн килгəн. Сорашмаганы калмады. Нəрсə
генə язар икəн инде? Язмышымда бер сикəлтə дə бул-
мады. Ирем белəн бик тату торабыз. Ул да – табиб.
Улыбыз медицина институтында укый. Кызыбыз бе-
ренче сыйныфта – отличница. Бөтен əйберебез бар,
тормыштан бик канəгатьмен. Ə аңа ниндидер каршы-
лыклар кирəк... – дип сөйлəнде дə ике кулын өстəлгə
куеп Рəхилəгə карады.
– Гафу итегез, сезнең хəлне сорашыр урынга үз
хəлемне сайрап утырамчы. Нəрсəлəр борчый, шулар-
ны сөйлəгез. Үз гомерегездə нинди авырулар кичерде-
гез? Йөрəгегез?
– Соңгы елларга кадəр йөрəгемнең кайсы якта
икəнлеген дə белми идем, əле инде сыкрый, нəрсə
белəндер кыскан шикелле.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.