

(Дәвамы.)
– Күбрəк нинди җырлар яратасың?
– Кеше җырлаганны инде.
– Борынгы җырларны ничек?
– Җырлыйм. Тик өйрəнəсе күп əле. Көйлəрне белеп
бетермим, бозам шикелле.
– Һе, – диде “сорау алган” кеше, – кызык кына...
Нəрсəсе кызык икəн? Əллə дөрес җавап бирмəдемме?
Бəлки миңа тик кенə торырга кирəктер? Кеше көлдереп
нигə йөрергə инде, – дип уйлады Рəхилə. Аның соры
күзлəре боегып түбəн карады.
– Безнең кызлар шулай оялчан инде, күзгə кереп
бармыйлар, – дип сөйлəнеп куйды райком секретаре,
борчылып, шул ук вакытта горурланып. – Син тарты-
нып торма, Рəхилə, бу абыең Уфадан, министерствода
эшли, фамилиясе – Идрисов.
Идрисов башын бер якка кыйшайтып, ияген күтəрə
биреп, райком секретареның сүзлəрен тыңлап бетерде
дə Рəхилəгə борылды.
– Иң яраткан җырыңны җырлап кара əле, тыңлыйк.
Рəхилə, уңайсызланып, күзлəрен кая яшерергə
белмəде. Ничек инде шундый зур ике кеше алдында
авыз күтəреп җырларга кирəк? Бу инсафсызлык булыр.
– Əйдə, əйдə, оялып торма! – дип башын селкеп тор-
ды да райком секретаре: – Их, үземдə булса икəн ан-
дый тавыш, – дип өстəде.
Рəхилə, əллə чынлап та җырларга микəн, дигəндəй,
алга омтыла бирелеп, елмаеп райком секретарена ка-
рады.
– Көтəбез, – диде, коры гына итеп, Уфа кешесе.
Инде җырларга, дип уйлап беткəн кызга бу сүз сал-
кын су сипкəндəй тəэсир итте. Күңеленə килгəн бөтен
матур көйлəр, сүзлəр берьюлы əллə кая сибелделəр,
онытылдылар. Ул тамагын кырып та карады, түшəмгə
карап уйлап та торды, юк, зиһенне җыярлык түгел иде.
– Теге “Ераклардан ук күренəне” суздыр əле, Рəхилə,
шул җырың бигрəк матур яңгырый.
Ничек гади, ничек йомшак итеп сөйлəшə Рəхилə-
лəрнең райком секретаре. Ул бит колхозга килсə дə
фермаларга бара, өйлəргə кереп хəл белеп чыга, хəтта
яңа җырлар өйрəнүе белəн дə кызыксына, киңəшлəр
бирə. Нигə дөньяда бөтен кеше дə шулай əйбəт булмый
икəн? Уфаның Уфасында эшлəгəн башы белəн адəмчə
сөйлəшə дə белми.
– Син, Рəхилə, алай ишек төбендə басып торма, түргə
уз! Хəзер сиңа ничə яшь?
Бу сораудан соң кызның ярсып типкəн йөрəге йөзне
кабаттан кызартты. Рəхилə эндəшмəде. Элек кенə, ба-
лачакта гына яшьне əйтəсе килеп тик тора иде, хəзер
исə елларны, итəгенə асылынып, урынында тукта-
тырга телəсəң дə бит, көннəр, айлар, еллар үтəлəр дə
үтəлəр... Яшен һəрчак исендə йөртүче җиткəн кыз өчен
бу бигрəк тə авыр хəл. Егермегə кадəр күңел ишегенə
килеп чиртүче булмады, бəлки, егерме бишкə җиткəнче
берəрсе кочагын җəяр. Утызга да җитсə, алдагы гомер,
мөгаен, ялгызлыкта үтəр... Элек, ичмаса, йөрəк түрендə
Зыя йөри торган иде. Кич җиткəнне көтеп алып булмый
торган иде, ə əле? Əле инде йөрəк кичнең килгəнен
телəми, кичке тынлык та артык та нык сыкрый, уйларны
вакытында куа белмəсəң, дөнья тарая, сулыш кысыла
башлый. Күңел юксына, эзлəнə, кемнедер көтə, караш
һəрчак урамда, урам очында... Нəрсə эшлисең бит,
ул чор кызлары өчен туган егетлəр яу кырында һəлак
булды, кат-кат укып, кат-кат еларга язган хатлары гына
истəлеккə калды.
Рəхилəгə егерме ике яшь. Өлгереп пешкəн чагы. Уты-
рып торган түше, озын муены, йомры белəклəре ак
мəрмəрдəн эшлəнгəн борынгы грек чибəрен хəтерлəтə.
Тартына, ояла белүе, һəр сүзгə дип əйтерлек аллануы,
керсез, саф карашын читкə бора белүе кызга карата их-
тирам, күңелен ныграк аңлау, серлəрен ишетү телəге
уята иде.
Тəртə арасына кермəгəн тай, дип уйлады Идрисов,
авыл кызлары, чукынгыры, тəртипле булалар да инде,
таушалмыйча, бөтен сафлыгы белəн җитешəлəр. Менə
бит, кашыкка салып майсыз йотарлык. Ə тавышы!..
Шушы уйлары белəн, бер күреп булса да калыйм,
дигəндəй, ул кызга туп-туры карады. Бу вакытта рай-
ком секретаре учларына йомшак кына сугып кызны
җырларга өнди иде. Рəхилə, ашыгырга кирəк, дип уй-
лап, учын-учка кысып, күкрəк турына күтəрде. Тутырып
сулыш алды да билгесез бер ноктага карап җырын суз-
ды.
Ераклардан ук күренə
Авылым тирəклəре...
Рəхилə клуб сəхнəсендəгечə түгел, тавышын яр-
тылаш кысып җырлады, шуңа күрə күңеле белəн ту-
ган авылын күз алдына китермəде, йөзенə елмаю
йөгермəде.
Ул бит əлеге җырын җырлаганда күңеле белəн юга-
ры очтан түбəн очка кадəр үтə торган иде. Урам буй-
лап үткəндə, койма буенда Зəбирəсе белəн сөйлəшеп
утырган Һидиятне дə, култыгына салам кыстырып
эштəн кайтучы Мəрьямне дə, култык таягына таянган
Рəфкатьне дə, капка баганасына сөялеп балаларының
укудан кайтканын көткəн Əхкəм картны да, сыер йо-
ныннан туп ясап кычкырышып уйнап йөргəн бала-ча-
галарны да, тагын да əллə кемнəрне очрата, баш кагып
кына исəнлəшə иде. Ə бүген ул беркемне дə күрмəде
дə, очрамады да, исəнлəшмəде дə. Болай сукыр кеше
кебек бернəрсə дə шəйлəми, үз-үзеңне мəҗбүрилəп
җырлап тору Рəхилəгə хəтта оят булып китте. Ул шу-
лай тəүге тапкыр җырлады, халык иҗат иткəн саф
җырга йөрəгеңне туңдырып карау, кемнеңдер күңелен
күрү өчен генə ыңгырашып тору кызны артык та нык
гарьлəндерде. Соңгы сүзлəрне көйлəгəндə кинəт кенə
тавышы өзелеп китте, күзлəреннəн яшь бəреп чыкты.
Рəхилə ашыгып йөзен каплады да ишеккə борылды.
“Нигə генə мин гомеремдə җырлый башладым икəн?”
Моңлы кеше бəхетсез була, дилəр, бəхетсезлек шушы
буладыр инде, Ходаем”, – дип пышылдады.
Кызның бу хəлен күреп, райком секретаре шунда ук
сикереп торды да кырына килде, калтыраган аркасын-
нан сөйде.
– Арыгансың син, Рəхилə, ял итəргə кирəк, безгə
үпкəлəмə, белмəдек, – дип пышылдады секретарь
һəм, килеп туган авыр минутны тиз үк юкка чыгарыр-
га, кызның күз яшьлəрен киптерергə телəгəндəй.
– Сəхнəдə дə арытып беттек шул үзеңне. Ярата-
быз бит. Киңəшмə-мазар җыя башласак та, колхоз
җитəкчелəренең, укытучыларның тəүге сүзе шул була:
“Рəхилə җырлаячакмы?” Дөнья булгач, төрле чаклар
була, сеңелкəш: давылы да, кояшы да, яңгыры да, бу-
раны да... – дип өстəде.
Рəхилə, бала-чага шикелле, елап торуына уңайсыз-
ланып, кулъяулыгы белəн күзен, битен сөртеп алды
да əкрен генə түр якка борылды. Башын күтəрмəсə дə
Уфадан килгəн кешенең аңа текəлеп карап торуын, па-
пирос көйрəтүен, авызының чите белəн генə елмаюын
тойды.
Райком секретареның:
– Ну, ничек, Идрисов? – дигəн сүзлəреннəн куркып,
Рəхилə башын күтəрде.
Уфа кешесе җавап бирергə ашыкмады. Ул сүнгəн па-
пиросын өстəлдə яткан гəзиткə изеп бик озак торды.
Нəрсə эшлəрмен бу җырчы кыз белəн? Алып та киттем,
ди. Шуннан? Дөрес, шəһəр сəхнəсенə менəргə ерак əле
аңа... Мəсьəлə бу түгел. Аның белəн тора алырмынмы?
Белеме юк, авыл кызы, банкетларга йөрер кешемени.
Эш тə табырмын үзенə. Аннан, дип төрлечə баш ватты
ул һəм карашын акрын гына Рəхилəгə күчерде.
Аның каршында зифа буйлы, бер гөнаһсыз, күңеле
һəрчак тик яхшы уйлар белəн генə билəнгəн сылу ба-
сып тора иде.
Җен алгыры, өзелергə торган чəчəкмени! Күзлəре
иртəнге чык тамчысыдай, тавышы таң сандугачыны-
кыдай... Я, хəл ит. Ну! Җебеп калган чагың юк иде бит.
Балаңмы? Булса соң, кемдə юк ул бала. Əнисе кы-
рында бит. Ярдəм итəрмен. Тиз бул, тиз, кешелəрнең
шиклəнүе, сизенүе бар. Ну!..
Идрисовның тирəн уйга чумган кара йөзенə кинəт
кенə елмаю йөгерде, алтын теше ялтырады. Ул, кемне-
дер уятудан курыккандай, йомшак кына басып Рəхилə
кырына килде дə, сакланып кына аның аркасы буйлап
кулын шуытып үткəрде, белəгеннəн тотты.
Рəхилə исə, авызыннан тəмəке, киеменнəн ислемай
исе аңкып торган кешедəн ычкынып, читкəрəк китəргə
уйлады, лəкин баскан урыныннан кузгалырга үзендə
көч тапмады.
– Укырга телəгең бармы? – диде əлеге кеше, кызның
күзенə туп-туры карап.
Ир кешенең шулай чəнчеп күзгə каравын əлегə кадəр
очрамаган кызның бөтен тəне эсселе-суыклы булды,
уч төбенə, маңгаена тир бəреп чыкты, авызы кипшен-
де. Ул мондый бəйлəнчек, тыйнаксыз кешегə нəрсə
дип җавап бирергə дə белмəде. Йөгереп кайтып, бөтен
булганны түкми-чəчми əнисенə сөйлəргə уйлады. Тик
аның йотардай итеп карауларын, арканы капшауларын,
белəккə тотынуларын сөйлəп буламы соң? Əни ачула-
ныр, əрлəп ташлар...
– Белмим, – дип пышылдады кыз, тотлыга-тотлыга.
– Нəрсəсен белмəскə, – дип урыныннан торды рай-
ком секретаре, – əгəр чынлап та җырларга икəн, ике
төрле уйларга ярамый. Тавышың бар. Мин, əлбəттə,
бу өлкəдə белгеч түгелмен, тик уку турындагы фи-
керне һəрчак хуплыйм. Укырга кирəк, Рəхилə, сиңа.
Мөмкинчелек бар икəн, мотлак, укырга, сугыш болай да
күплəрне мəктəптəн аерды. Мин һəрчак килəчəккə ка-
рарга яратам, сеңелкəш. Менə берчак мин Уфа театры
залында. Сəхнəдə райондашыбыз Рəхилə җырлый, ə
мин учларым чатнаганчы кул чабам...
Рəхилə ирексездəн елмаеп куйды. Ул чынлап та үзен
əллə ничə йөз кешене сыйдырырлык залда итеп күз ал-
дына китерде, өстендə дə озын ефəк күлмəк, имеш.
– Уфада уку!.. О-о, Рəхилə! Синнəн башка безгə
күңелсез булыр-булуын...
Рəхилə беркайчан да Уфага бармаса да аны һəрчак
зур базарлы, зур кибетлəргə бай, трамвайлар, авто-
машиналар йөргəн шаулы урамлы, театрлы, əллə ничə
институтлы, əллə ничə мəктəпле, заводлары, фаб-
рикалары гөрлəп утырган, тавына күпкатлы йортлар
төзелгəн итеп күз алдына китерə иде. Республиканың
башкаласы аша поездлар да үтə, Агыйдел буйлап па-
роходлар да килə... Шуларның барсын да үз күзлəрең
белəн күрсəң икəн!..
– Мин иртəгə көне буе монда булам, ə иртəдəн соңга
китəм. Җыенып кил, юлга бергə чыгарбыз, – диде
Уфа кешесе һəм сакланып кына кулын Рəхилəнең
белəгеннəн ычкындырды.
– Ничек инде иртəгə?..
Лəкин кыз, Идрисовның серле итеп карап, елмаеп
торуын күреп, сүзеннəн бүленде. Нигə ул шулкадəр
текəлеп карый? Нигə ул алтын тешен күрсəтеп туктау-
сыз елмая? Юк, монда нəрсə булса да бар. Секретарь
абый бер дə серле итеп карамый да, алай елмаймый
да. Ə ни өчен райком секретаре, “əгəр чынлап та укырга
булса”, диде? Бу нинди аңлашылмаучанлык, дип уйлап
алды җырчы кыз.
Тик бу кешенең үзен эре, ышанычлы тотышы
Рəхилəне:
– Ярый, мин риза, кайтып əни белəн киңəшлəшəм
дə, ул каршы килмəсə... – дигəн сүзлəрне əйттерергə
мəҗбүрлəде.
Шулай итеп, гомере буе туган авылыннан еракка
китүен бервакытта да күз алдына китермəгəн Рəхилə
Уфага барып элəкте. Аны Агыйдел яр башында утыр-
ган дүрт ятакның берсенə урнаштырырлар. Күрше
ятакларның беренчесендə – пединститут студентлары,
ə икенчесендə авыл хуҗалыгы институтында укучылар
яшəүче хакында əйттелəр. Ике катлы иске йорт авыл
кызы өчен патшалар торган мəрмəр сарай кебек тоел-
ды.
(Дәвамы бар.)