Чәчмә әсәр
15 Мая 2023, 04:59

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (1)

Мансаф ага Гыйләҗевның бу әсәре 1970-1971нче елларда язылган булган һəм 50 елга якын басмага бирелмичə яткан. Сəбəбеме? Геройларның прототиплары – Башкортстанда һəм Татарстанда билгеле кешелəр. Аларның кемнəр икəнен əсəрне уку белəн күплəр танып алачак, чөнки сүз заманында зур сəхнəне тоткан талантлы артистлар, аларның катлаулы язмышы, драматик кичерешлəре турында бара.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (1)Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (1)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (1)

Кемнəр генə килми дə, нинди генə тарихлар, вакыйга-
лар булмый Кара диңгез буенда. Җəен аяк басар урын
таба алмыйсың яр читендə. Кышын да бу якларга юл
өзелми. Ничə сөйлəсəң дə, буран, чатлама суыклар
хөкем сөргəн бер вакытта монда җылы кояш, яшеллек,
дулкын шавы, таулар...
Əйе, бу якларга кышын да юл өзелми. Берəүлəрнең
ялы шушы вакытка туры килгəн, икенчелəргə юллама
тик əле генə элəккəн, өченчелəр...
Хəер, төрле сəбəплəр белəн килə бу якка кешелəр.
Күпме автомашиналар, поездлар, корабльлəр, само-
летлар юлда.
Тугыз мең метр биеклектəн очучы самолетларның
берсендə – Уфадан Сочига баручылар. Пассажирлар
арасында бер пар бар. Ирнең исеме – Фəнил, ə хатын-
ныкы – Рəхилə. Алар самолет көткəндə башкалар ке-
бек аэровокзал буйлап таптанмады. Өске катка менеп,
тəрəзəгə карап утырдылар-утырдылар да китү хакында
белдерү ясалгач кына ишеккə ашыктылар, тирə-якка
күз йөртмəделəр. Читтəн күзəтүче булса, мөгаен, əлеге
ике кешегə шиклəнеп карар иде. Танымаган кеше шу-
лай уйлар иде, əлбəттə. Ə танучылар аларның берсен
– оста гармунчы, икенчесен оста җырчы дип белə.
Бу икəүнең китүе дə бик кинəт булды. Хəтта алар,
куелачак концертка алдан билетлар сатылуга да кара-
мастан, бөтен дөньяларын ташлап юлга чыкты. Кайсы
якка сəфəр тотуларын да белүче булмады. Шуңа күрə
озатырга да килүче дə күренмəде.
Реактив самолет аларны күккə күтəрде. Хəзер инде
алар бер-берсенə туйганчы карый да, кулларын кысы-
ша да, башларын терəшə дə, пышылдашып сөйлəшə
дə ала. Тик сөйлəшүгə караганда, үзара күбрəк елма-
ештылар, күз карашлары, баш кагулары, кул кысышу-
лары аша аңлаштылар, хислəрен бүлештелəр. Еллар
буе җиргə төшми күктə яшəргə телəделəр, йолдызлар-
га очарга, айда икəү генə концерт куярга хыялланды-
лар. Гомерлəрендəге иң кадерле минутлар тугыз мең
чакрым биеклектə очкан самолетта кичерелə иде.
Кара диңгез буена юл тотарга кирəк, дигəн уйның
башларына килүенə шатланып бетə алмадылар.
Алар күктə, ə Уфа гына түгел, республикадагы күп
кешелəр əлеге икəүне сөйлидер, белгəннəр-бел-
мəгəннəргə, ишеткəннəр ишетмəгəннəргə ят хəбəрне
тизрəк җиткерергə тырышалардыр. Чəйнəшергə яра-
тучыларга күпме азык, сүз бит! Юк-бар кеше хакында
түгел, танылган ике артист хакында. Гармунчы Фəнил
белəн җырчы Рəхилə тоттылар да өйлəнештелəр.
Өйлəнешсəлəр соң, берсе өйлəнə – икенчесе кияүгə
чыга икəн, бу – табигый хəл. Өйлəнми, кияү таба алмый
калучылар халык күңеленə шик сала, əгəр инде ирлəр,
хатыннар үзара кавыша икəн – шатлыклы хəл. Лəкин
бу икəүнең өйлəнешүе тавышлырак килеп чыкты шул.
Гармунчының хатыны булса, җырчының типсə тимер
өзəрлек ире, институтта укып йөргəн малае бар.
Рəхилə сəхнəгə менеп дан казанырга өлгерүгə, тама-
шачы белəн ике арага авыр чаршау ябылды.
Ул əлеге уен күз алдына китереп, калтырап куйды.
Хатынның һəрбер хəрəкəтен, карашын күзəтеп барган
Фəнил, Рəхилəнең боегуын күреп, аның белəгенə то-
тынды.
Кулы тигəн тəн йомшак, җылы, кадерле һəм йөрəккə
якын иде. Аның белəгенə кагылу да җанга бер рəхəтлек,
лəззəт өсти. Фəнил аның ни өчен үзгəрүен аңлап тора.
Шуңа күрə дə ул үзенə ирексездəн генə елмаеп караган
Рəхилəсенə, кирəкми, без бит шул уйлардан качу өчен
монда, дигəнне аңлатып баш кага. Тегесе, аңлыйм,
башкача хəтерлəмəм, дип, күзлəрен йомып ала. Ничек
рəхəт икəн ул бер-береңне күз карашыннан, тын алу-
ыннан аңлау!
Фəнил тəрəзəгə ымлый. Түгəрəк тəрəзəнең теге
ягында күзлəрне камаштырып кояш балкый. Ул июль
аенда янгандай яна. Ак болытларны тишеп югарыга
үрмəлəгəндə дə бер ягына салават күпере сузылган
болытларның өсте якты, ап-ак, əйтерсең, зур киез ба-
сарга бəрəн йоны түшəгəннəр. Ə бит җирдəн караган-
да болытлар карасу иде. Кояш нурлары самолетның
көмеш канаты белəн шаяра. Күтəрелгəн саен, кояш як-
тырак икəн...
Рəхилə тəрəзəдəн карашын алмыйча гына Фəнилнең
кулын кыса. Рəхмəт белдерүе. Əгəр дə ул булмаса,
Рəхилə бу кадəр биеккə менə алыр идемени, шушы
кадəр киңлеклəрне күрер идеме?! Очар кошлардан да
югарырак йөзə бит ул! Гомерем буе сездəн көнлəштем,
горур бөркетлəр, гомерем буе сезнең канатларыгызның
зурлыгына таң калдым, саф күңелле аккошлар, ерак-
еракларга оча алуыгызга сокландым, нəфис тавышлы
сандугачлар... Бүген мин барыгыздан да биегрəк, бүген
мин барыгыздан да шəбрəк очам. Əйдəгез, узышыйк,
ярышыйк, дип уйлады Рəхилə, зəңгəр киңлеклəрдəн
аерыла алмыйча.
Күк гөмбəзе болытларга килеп тоташкан җирдə куе
зəңгəр, ə инде кояшка таба күтəрелгəн саен ул сыекла-
на, яктыра бара. Тигез итеп двигательлəр эшли, само-
лет вакыт-вакыт канатларына аугалый.
Менə берчак “көмеш карлыгач” болытларны тишеп
түбəнгə атылды. Калын болытлар, бу хəлгə ризалаш-
магандай, самолетны селкетеп, чайкалдырып куйды.
Фəнил тəрəзəгə күрсəтə.
Рəхилəнең йөзе яктырып китте. Кашлары күтəрелеп
китте, лəкин елмайган күзлəре кашларын түбəн тарт-
тылар, күз тирəлəренə нечкə җыерчыклар кунды. Əлеге
тамашага таң калып, нечкə иреннəре түгəрəклəнде.
Аста яшькелт төстəге диңгез җəелеп ята. Хəтта аның
дулкынлануы да күренə.
Алда – ак түбəле Кавказ. Ул ерактан əкияттəге сих-
ри дөнья кебек. Аның кыялары, битлəүлəре зəңгəрсу
ефəккə уралган, гүя сабан туена җыенган кызның юка
косынкасы очып төшеп калган...
Ниһаять, самолетның тəгəрмəчлəре җиргə тиде.
Менə кызык, юлның буеннан-буена болыт иде, ə Адлер
өсте ап-аяз. Уфада салкын җир кар себерə иде, монда
җир өсте ямь-яшел. Əйтерсең, декабрьдəн октябрьгə
кире сикерелде.
“Бу – төштер”, – дип уйлый Рəхилə, кулбашларын си-
кертеп, башын чайкап.
– Барысы да чып-чын дөнья! Без Кавказ кочагында,
без диңгез буенда! – ди Фəнил, хатынын үзенə тартып.
Автобус, Кавказ итəгендə боргалана-боргалана, Со-
чига юл тотты. Бу кадəр дə баш əйлəндергеч юл булыр
икəн: я син автобус бортына авасың, я кырыңда утыру-
чыга.
– Тормыш та нəкъ шушы юл шикелле. Əгəр дөрес ба-
ра белмəсəң, анавы упкынга, җəһəннəмгə очасың, – дип
пышылдады Рəхилə, ике кулы белəн иренең белəгенə
ябышып.
Аның тавышы йокы аралаш кына юнəлгəн дала тавы-
шы кебек йомшак, сүзлəре саф иде. Иреннəре, тагын
нəрсəдер өстəргə телəгəндəй, кыймылдап, очлаеп куй-
ды. Кашлары селкенеп, күзлəре уйнап алды. Ул тəрəзə
аша дөньяны күзəтеп баручы Фəнилне кочакларга,
битенə битен терəргə һəм колагына: “Кадерлем ми-
нем”, – дип пышылдарга телəде, лəкин тыелды, моны,
мөгаен, икəүдəн-икəү генə булсалар да эшли алмас
иде, чөнки Рəхилə хислəренə артык ирек бирергə, күңел
ташкынын тышка чыгарырга яратмый. Үзенең башына
килгəн уйларны куарга гына түгел, Фəнилне дə уйлар
диңгезендə йөздерергə телəми. Əнə, əле дə тəрəзəгə
карап нидер уйлый. Аның туры тар танавының яфрак-
лары кабарган, кашларының очы җəя башы шикелле
кəкрəйгəн. Калын иреннəре нык итеп ябылган, киң ияге
тагын да алгарак сузыла төшкəн кебек. Озынча, ябык
яңагына сакаллар да чыгарга өлгергəн. Их, шуларга ка-
гылып, уч төбен кытыклыйсы иде! Үбəргə үрелеп битне
чəнечтерсен иде!..
– Мəчет манарасына охшаган агачларның исеме ни-
чек икəн?
Фəнил җавап биргəнгə кадəр елмаеп куя, ə тегесе
көлмə, белмəгəч, нəрсə эшлим соң, – дигəндəй, гаепле
бала шикелле күзлəрен мөлдерəтеп карап тора.
– Мəңге яшел кипарислар алар. Ə инде бик озын бар-
маклы учны хəтерлəткəн яфраклысы – пальма, шəрə
калганы – имəн...
Аңладым, мин аларның төслəрен дə, гəүдəлəрен дə
исемнəрен дə бервакытта да хəтеремнəн чыгармам.
Кипарис, пальма... Ничек матур, кешегə кушарлык
исемнəр, – дип уйлый Рəхилə, ə үзе Фəнилнең шул
үсемлеклəрне танып, аера белүенə шатлана, горурла-
на. Менə бит аның юлдашы кем! Андый кешегə ышанып
дөнья гизү үзе ни тора! Тиз үк тирə-якны аңлап ала, ап-
тырап калмый. Рəхилə ялгызы гына булса шушы авто-
буска утырганда ук юл сорап күпме кешегə мөрəҗəгать
итəр, үзе тартыныр, кызарыр иде.
Бормалы юлларны икəүлəшеп үтү җиңел дə, күңелле
дə икəн шул.
Ə бер-берсен ташлаган кешелəр?..
Əлеге уе Рəхилəне сискəндереп җибəрде. Ул
Фəнилгə ялт итеп карап куйды. Лəкин аның сөекле ире
Кавказдан, вакыт-вакыт тау арасыннан күренеп калган
диңгездəн күзен ала алмый иде.
Күзəтсен əйдə, шигырьлəр дə яза бит, бəлки, күңеленə
яңа шигъри юллар килəдер, иҗат итəдер...
Автобус исə, моторын бар көченə эшлəтеп, бер үр
менде, бер, җиңелəеп калып, тирбəлə-тирбəлə түбəнгə
атылды, каршыга я ак түбəле таулар килеп чыкты, я –
зəңгəр диңгез. Аста да, өстə дə өйлəр күренеп калгала-
ды, лəкин шəһəр алда иде əле.
Ирексездəн, күңелне, йөрəк карышса да, үткəн көн-
нəр – заяга үткəн еллар билəп алды.
***
Рəхилə ике елга тоташкан тамакка сыенып утырган
бəлəкəй генə авылда туды. Балачакта урамдагы ямь-
яшел бəбкə үлəнендə аунаулар, песи борчагы җыюлар,
Чəрмəсəн тавыннан өзеп баллыкай суырулар, язын,
Шəрифə тирəклəрендə каргалар каркылдашканда,
олыларның биюен, җырлауларын карарга кичке уенга
чыгулар... Таң алдыннан күренə торган сихри төш ши-
келле генə хəтердə калганнар.
Күрше авылда сигезенче сыйныфта укып йөргəндə
сугыш чыгып китте. Килəчəктə табиб булу уйлары
да челпəрəмə килде. Ирлəр төялделəр дə киттелəр,
төялделəр дə киттелəр, əйлəнеп кайтучы сирəк булды,
кайтканнары да эшкə ярамаслык, гарип...
Тыкрык турындагы карт тирəк төбендə, кеше күзеннəн
качып, икəүдəн-икəү генə серлəшə, хыялланыша тор-
ган түбəн оч Зыя да кыңгыраулы атка утырып китте.
Киткəч, өч тапкыр гына хат язарга өлгерде, дүртенче
хатны иптəшлəре язды...
Сугыш озакка сузылды. Тормыш авырайды. Ай як-
тысында хатыннар көлтə бəйлəде, салкын кышларда
үзлəре өйгəн эскертлəр кырына үгезлəр белəн тарт-
тырып комбайннарны китерде. Чаналарга иген төяп
станциялəргə киттелəр...
Балтырганы да, кузгалагы да, хəтта элмə кабыгы да
ашалды. Кайсыбер авыллар урамнары белəн төптəн
кырылды. Таякка таянып, я кулын муенына асып кайт-
кан күп солдатларны тəрəзəлəренə аркылы-торкылы
такта кадаклаган, ихаталарына дугалы ат күмəрлек
əрем үскəн өйлəр каршылады... Хатыннар – ирлəрен,
əнилəр – балаларын, балалар – аталарын, кызлар –
сөйгəн егетлəрен, егетлəр сөйгəн кызларын югалтып
бетте. Югалтмаслыкмы соң! Шəфəкъ һəрчак кызыл бу-
лып торды бит. Хəтта кайсыбер картлар: “Күккə җирдəге
кан шəүлəсе шулай төшə, кеше каны елга булып ага
икəн”, – дип сөйлəде.
Ничек кенə авыр булмасын, яшəү дəвам итте: басу-
ларда иген үсте, яланнарда көтүлəр йөрде, кичке авыл
өстендə гармун моңы өзелмəде...
Рəхилə исə үзенең матур тавышлы икəнлеген белми
йөргəн.
Берчак шулай клубта уен вакытында аңа “штраф”
бирделəр дə җырлавын сорадылар. “Барысы да биеп
кенə котыла, ə син җырла, җыр капчыгың ертылмаган-
дыр...” – дип шаулаштылар.
Рəхилə исə, идəн уртасында болай кызарып торган-
чы, тотыйм да җырлыймчы, барысы да авылдашларым
бит, гаеплəмəслəр əле. Нəрсə булса, шул булыр, дип,
уйлап, җыр сузды.


Чəрмəсəнкəй буе, ай, киң ялан,
Буйларында үсə куштирəк лə,
Буйларында үсə куштирəк.
Авыр чаклар үтəр, əй, дусларым,
Ə əлегə түзү бик кирəк...


Аның артыннан кушылган гармунчы да нигəдер уйна-
выннан туктады, стена буена тезелеп утыручылар да,
тынлыкны бозудан куркып, бер-берсенə карарга базнат
итмəделəр.
Клуб эченə əлегə кадəр бервакытта да ишетелмəгəн
моң тулды.
Рəхилə җырыннан туктарга курыкты, кулын кайда ку-
ярга белми аптырады, аны əле артка, əле алга күчерү
җырларга комачаулады, чигə тамырларының тибүен,
бит алмаларының януын тойды. Җыр тəмамлану белəн
шаркылдап көлеп җибəрерлəр, дип шиклəнде. Лəкин
эш ул уйлаганча барып чыкмады. Җырын тəмамлау
белəн, почмакта басып торган ахирəтлəре кырына
йөгерде һəм, яшеренергə телəп, алар артына керде.
Клуб эче бер минутка гына тирəн тынлыкка чумды.
Рəхилə үзенең моңлы тавышы, үзəклəргə үтəрлек
җыры белəн бөтен кешене əллə кайларда йөртеп,
адаштырып калдырган иде.
Ниһаять, кемдер аңына килде, кул чаба башла-
ды. Аны башкалар да күтəреп алды. Уен вакытында
кемнеңдер җырлавына, я биюенə тəүге тапкыр кул чабу
иде бу.
Шулчак Рəхилə иптəшлəреннəн аерылды да, яшьле
күзлəрен ике кулы белəн каплап, ишеккə ташланды. Ул
əлеге кул чабуларны чынмы, əллə ялгышмы икəнлегенə
дə ышана алмады. Үзенең җыры үзен дулкынландыр-
ды, үзенең моңын ишетеп, күңеле тулды. Кычкырып
җырлау, соңыннан үксеп елау башны җиңелəйтте,
күңеле бушап калды, дөнья иркенəйгəндəй, матурлан-
гандай тоелды...
Тик шунда гына ул җырның никадəр бөек, кеше
өчен никадəр кирəклеген, җырсыз тормыш кызык-
сыз икəнлеген аңлады. Шул көннəн башлап аның
җырлыйсы, туктаусыз җырлыйсы килде, үзалдына гына
түгел, башкалар алдында да җырларга телəде.
Димəк, ул элек тə җырлый белгəн, лəкин җырларның
сүзлəрен генə ятлаган, ə сузып карамаган, үз тавышын
үзе белмəгəн.
Уенда җырлавы аны яңадан тудыргандай итте.
Эшкə барса да, кайтса да җырлады. Куллар, аяклар
җиңелəйгəндəй тоелды, сулыш иркенəйде...
Ул гынамы əле, Рəхилəнең матур җырлавы, моңлы
тавышы хакындагы хəбəр туган авылга гына сыймады,
тирə-якларга да таралды.
Хəзер инде бер генə уенны да, бəйрəм кичəлəрен
дə Рəхилəнең җырлавыннан башка күз алдына китерү
мөмкин түгел иде. Ул хəтта, чыгып баскач, каршысын-
да кешелəр утыруына карап, нинди җырны җырларга
кирəклеген хəл итə башлады. Авызга килгəн телəсə
нинди җыр җыр түгел бит əле, иң кирəклесен сайлап
ала, кешелəр күңеленə илтеп җиткерə, үзенчə матур-
лап, моңын да өстəп бүлəк итə белергə кирəк.
Хəтта ул залда елаган əбилəрне, хатыннарны күреп,
башкача сəхнəгə менмəскə, дип сүз дə биреп карады,
лəкин җыр тышка ашкына. Соң, очарга туган кош баласы
җирдə йөри аламы? Кошларга – биеклек, җəнлеклəргə –
урман, киңлек, балыкларга – су, йолдызларга – күк,
күбəлəклəргə – чəчкə, болыннарга җил кирəк булган ке-
бек, җырга да бит җырлар өчен, тыңлар өчен кешелəр
кирəк. Кешелəрсез – җыр, җырсыз кеше буламы?
Рəхилəне район үзəгенə чакыра башладылар. Ул
район үзəгенə барырга да, күрше авылларда чыгыш
ясарга да каршы килмəде.
Сорыйлар, димəк, аның җыры кешелəргə бик кирəк.
Чакыралар, димəк, Рəхилəне күрергə, тыңларга
телилəр.
Җыр! Нинди шөһрəтле, көчле, тылсымлы, моңлы,
нəфис ул!
Лəкин, көтмəгəндə, уйламаган җирдəн бер хəл килеп
чыкты, һəм ул Рəхилəнең бөтен хыялын, уй-планнарын
астын-өскə китерде.
Район үзəгендə зур киңəшмə үткəрелде. Киңəшмəдə
катнашучыларга концерт бирелде. Менə шушы концерт
программасына Рəхилəнең бер җыры да кертелгəн
иде. Тик ул бер җыр белəн генə котыла алмады, һəр-
вакыттагыча аны сəхнəгə кат-кат чакырдылар, кат-кат
җырлаттылар...
Рəхилə өстен алыштырып киюгə, аны клуб дирек-
торының кабинетына чакырып алдылар.
Кабинетта ике кеше утыра иде. Берсе – райком се-
кретаре, икенчесе Рəхилəгə таныш түгел. Киемнəренə
караганда шəһəрдəн булырга тиеш. Таза, нык гəүдəле,
чəчен шома итеп тараган, елмайганда авызының сул
ягыннан алтын теше ялтырап куя. Киң кашлы, түгəрəк
йөзле. Утыз-утыз биш яшьлəрдə булуына карамас-
тан, корсагы кабарып тора. Аның корсагы Рəхилəнең
көлəсен китерде. Чөнки, ул əлегə кадəр беркайчан да
корсагы бүртеп торган ир-атны күргəне юк иде. Əлеге
кеше идəн буйлап таптанды, үзе туктаусыз папирос
көйрəтте. Шулай ук җырчы кыз тəү тапкыр папирос исен
иснəде. Бөтен ир тəмəке тарта бит, кибетлəргə папи-
рос түгел, махоркасы да сирəк кайта. Райком секрета-
ре, аягын аягына атландырып, куллары белəн тезен
кочаклап утырды. Ул ни өчендер Рəхилəгə боегып ка-
рап тора. Аның карашын күргəч, кызның йөрəге тетрəп
куйды, күңеленə шом йөгерде. Монда нидер бар. Нигə
дəшмилəр? Əйтегезче тизрəк, дип уйлады, кычкырырга
итте, тик аның сүзлəре, сулышын буып, тамагына килеп
тыгылды. Менə-менə ят хəбəр ишетер ул. Соң, бирегə
юкка гына чакырмаганнардыр бит. Əллə җырымны
ошатмадылармы?..
Кызның түп-түгəрəк йөзе ялкын кабынырдай булып
кызарды. Кыйгач каш астындагы соры күзлəрен яшь
ялтыратты, танау төбендəге миңе бəлəкəйлəнгəндəй
тоелды, юка күлмəген тартып торган күкрəге еш су-
лаудан тирбəлеп торды, артык та нык дулкынланудан
кулларын кая куярга белмəде: бер кулъяулыгын уды,
кысты, бер кулларын артка яшерде.
Əлеге юан кеше серле карашы белəн Рəхилəне инде
ничəнче кат баштанаяк тикшерде. Алтын тешен ялты-
ратып елмайса да, аның күзлəренең төбендə ниндидер
усаллык, мəкер яткандай тоелды, елмаюында салкын-
лык, ясалмалылык бар төсле иде.
– Күптəн җырлыйсыңмы, Рəхилə? – дип сорап куйды
юан кеше, кызга яртылаш борылып кына.
Рəхилə сискəнеп китте. Кара син аны, җитмəсə исе-
мемне дə белə. Əллə берəр җиргə укырга алып китəргə
уйлыймы икəн, – дип уйларга өлгерде җырчы кыз,
җавап бирүдəн элек.
– Əллə инде, – диде ул һəм, суза башлаган көен
хəтерлəргə телəгəндəй, күзлəрен кыса төште.
– Күбрəк нинди җырлар яратасың?

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Язучы 1933 елның 17 маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авы-
лында дөньяга килə. Үзлəрендə башлангыч, күрше Яңа Калмаш авы-
лында җидееллык мəктəпне тəмамлап, Борай районының Чалкак урта
мəктəбендə белем ала. Армия сафларында хезмəт итə. 1952 елда
хəрби очучылар училищесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргыз-
стан, Үзбəкстан якларында самолетларда оча.
1960 елда Башкорт дəүлəт педагогия институтын тəмамлый. Тəүге
курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга, аны əле
яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенə эшкə чакыра-
лар.
1967-1969 елларда партиянең Ленинградтагы югары мəктəбендə
укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедə эшли, баш мөхəррир
вазыйфасында да хезмəт сала. Башкортстан "Китап" нəшриятында
берничə ел – баш мөхəррир, 1988-1998 елларда "Һəнəк" журналында
баш мөхəррир урынбасары була.
Əдипнең күпчелек əсəрлəре документаль яки тарихи нигездə иҗат
ителгəн. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли.
Мансаф Гыйлəҗев – тугыз китап авторы. Татар телендə берничə
үзнəшер китабы ("Өч елга буйларында" (2000), "Каһəрле язмыш" (2000),
"Мəхшəр" (1999)) дөнья күрде.
Русия һəм Башкортстан Язучылар берлеклəре əгъзасы.
Башкортстанның атказанган мəдəният хезмəткəре. Ш. Ходайбирдин
исемендəге дəүлəт премиясе белəн бүлəклəнгəн. 

2021 елда вафат булды.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (1)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Сөйләсеннәр әйдә. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас