Чәчмә әсәр
15 Мая 2023, 15:48

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Офыкларга җиткән хыял. Хикәя

Күкләр мине ишеткән бит, бар икән ул бәхет, сиңа дигән бәхет сине үзе эзләп таба икән бит.

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Офыкларга җиткән хыял. ХикәяГөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Офыкларга җиткән хыял. Хикәя
Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Офыкларга җиткән хыял. Хикәя

«Вакыт алга барган саен, без бәхетле булырга соңга калабыз», — дип борчылырга яратабыз. Чынлап та, соңгы елларда вакыт үлчәмен берничек тә аңлатып бирә алмас дәрәҗәгә җиттек. Ул шулкадәр тиз уза, әле кичә генә атна башы иде, инде бүген җомга да килеп җиткән. Вакыт алга чаба, ә без бәхет көтәбез. Хыялланабыз... Болытлар артыннан офыкларга атылабыз... Тик аны әллә кайлардан эзләп тә йөрисе түгел икән...

 

* * *

Менә бүген дә йокысызлык биләп алды. Инде атна буе колагымда аның «Мин китәм, гафу ит» дигән сүзләре генә яңгырап тора. «Син түгел, мин гаепле, үпкәләмә!» Шушы сүзләре белән минем бар өметләремне сүндерде ул. Йа Аллам, инде ничәнче тапкыр ишетәм бит шуңа охшаган сүзләрне. Кайда соң минем ялгышым? Нигә һаман үземә тиң булмаган егетләргә гашыйк булам икән? Әллә мәхәббәт хисләре булмадымы?.. Тик бик авыр бит, җанның күз яшьләрсез елавына чыдап булмый. Тешләремне кысам. Көзгегә карап елмаерга тырышам. Әмма ниндидер моңлы караш кына йөрәкне кузгата... Үземне үзем мактап та алам. Бар да бар. Тик тормышымда мәхәббәт кенә юк. Кычкырып елап җибәрмәс өчен, тагын ниләр эшлим икән?

...Күзләремне түшәмгә төбәдем дә ялвара башладым: «Йа Аллам, кайларда йөри икән соң бу мәхәббәт? Нигә мине бар дип тә белми ул? Яңгыр булып яудыра алсаң, тамчыларын миңа да җибәрче. Күкләр, ишетегез инде мине!» Инде төн уртасы булуга карамастан, киосктан сатып алган журналны актара башладым. Әнә бит һәр бите саен бәхетле парларның көләч йөзләре елмая. Табышалар, кавышалар, балалар үстерәләр. Хыялланып, озак утыра алмадым, кинәт телефон шылтырады. Кизү торучы хирургның үтенече буенча, шәфкать туташы мине хастаханәгә чакырды. Әйтергә дә онытканмын, мин балалар табибы булып эшлим. Инде утызның теге ягына чыксам да, шәхси тормышымны һаман үзгәртә алмыйча, ялгыз яшим. Фатирым да, машинам да, әти-әнием, туганнарым да бар. Инде авылдагы өйнең чоланында әниемнең миңа дип әзерләгән, бирнә тутырылган сандыгы да моңаеп утыра. Ә кияү юк. Кизү торучы хирург тагын ни уйлап чыгарды икән бүген дә? Миңа күз атып йөргәнен хастаханәдә барысы да белә бугай, мин генә сизмәмешкә салышам. Гаиләсе бар аның. Хатыны, кызы бар. Ә ул? Уф... Бармыйча да булмый, авыр хәлдә бер малайны китергәннәр, диде шәфкать туташы. Минем фатирым якында гына булгач, еш шылтыраталар. Ни генә дисәң дә, без бит Гиппократ антына тугры булырга тиешбез.

Кабул итү бүлмәсенә керү белән, ишек янында утырган ир-атны күреп алдым. Аның үткен күз карашы мине өшетеп, туңдырып җибәрде, куырылып килдем. Тиз генә хирургия бүлегенә күтәрелдем. Шәфкать туташы, мин өстемне алмаштырган арада, авыру турында белешмә бирә башлады:

— Марат. Алты яшь. Кама буенда уйнап йөргәндә, аягы таеп, ярдан түбән очкан. Хәле әйбәт түгел.

Кечкенә генә ябык гәүдә одеял астына күмелгән. Мин аның янына килеп утырдым. Малай кымшанмады да. Әкрен генә кулымны маңгаена куйдым, ул күзләрен йомды. Шулчак бүлмәгә мине чакырткан Ренат Фуатович килеп керде.

— Ләйсирә ханым, сез нигә ординаторлар бүлмәсенә кермәдегез?

Ул карават янындагы урындыкка утырды, күзлеген салды. Арыганлыгы йөзенә чыккан. Талчыккан.

— Их, шушы малай урынында булсаң иде хәзер.

— Ренат Фуатович, барыгыз, чыгыгыз биредән. Мин дә чыгам.

Ординаторлар бүлмәсендә мин рентген кәгазьләрен карадым, малайның шәхси картасын тутырдым. Фатирыма кайтканда, иртәнге дүрт иде. Икенче көнне эшкә килгәндә, теге усал карашлы ирне тагын очраттым. Күз карашы белән бораулап алды бит. Мин санитарка Хатирә апайга: «Бигрәк куркыныч карашлы кеше инде бу ир!» — дип әйткән идем, Хатирә апаем миңа каршы: «Азатмы? Юк, ул мәктәптә укыганда гына усал иде, хәзер андый түгел. Хатынын да ерактан алып кайтты, тик былтыр кисәк кенә начар авырудан үлеп китте бахыр.

Азатның үз бизнесы монда, Маратын берәүгә дә ышанып калдырмый, менә бит карап җиткермәгән улын, и җаныкаем», — дип, Маратның әтисе турында барысын да сөйләп бирде.

Марат яткан бүлмәгә керүгә, күзем баланың ап-ак йөзенә төште. И сабыем! Шул балалар яратуым мине педиатр итте дә инде.

— Йә Марат, сөйләп җибәр инде, ничек егылдың?

— Мин егылмадым. Малайлар белән бәхәсләштем. «Курыкмыйм. Сикерәм», — дидем. Әтием дә миңа: «Егет кеше кыю булырга тиеш», — ди.

— Аягың бик авыртамы? Үзеңә генә моңсу түгелме? Без сине хәзер балалар бүлегенә күчерәбез.

Бүлеккә килеп җиткәч тә, Марат минем кулымны ычкындырмады. Яныма башка балалар килә башлагач та, ал арны куып җибәрергә тырышты.

— Аларның әниләре бар, ә син — минеке, — дип, миңа сыенарак төште.

Минем исә малайның шушы сүзләреннән йөрәгем үкчәләремә кадәр төшеп китте. Баланы кочаклап алганымны үзем дә сизми калдым. Укытучыларның һәр сыйныфта яраткан укучылары була, диләр, минем дә шундый авыруларым булгалады. Тик Марат кына башкача яратты мине, үзем дә атна буе эшемә ашкынып килем. Бер атнадан соң Азат әфәнде улын алырга килгәч, мин, күз яшьләремне күрсәтмәс өчен, читкә борылдым. Алай да:

— Аңа бит әле күзәтү кирәк булачак, — дия алдым.

Марат, әтисенең муеныннан кочып:

— Әтием, Ләйсирә апай бик әйбәт, без аның янына киләчәкбез бит, әйеме? — дип, аның күзләренә карады.

— Әйе, улым, әйе, килербез, — диде ата кеше.

Алар артыннан ишек ябылуга, мин тәрәзәгә капландым, һәм кинәт миемне ниндидер бер уй кисеп узды: «Менә кемнән балалар табарга кирәк, нинди әти булыр иде бу ир-ат!»

Маратны әтисе өч көн саен минем яныма алып килде. Тик план буенча бирелгән вакыт тәмамлангач кына, мин үземнең Маратка гына түгел, Азат әфәндегә дә гашыйк булуымны аңладым.

Ике айлап вакыт узып китте. Мин аларны башка күрмәм инде дип, йөрәгемә онытырга боерык бирдем дә эшкә күмелдем. Тик бер ял көнне иртән телефон тавышы уятты.

— Алло, бу Маратның әтисе иде.

— Ай Аллам, авырып киттеме әллә? — Егылмас өчен, урындыкка утырдым.

— Юк, ул түгел, мин авырыйм. Салкын тидердем. Маратны карарга кирәк, ә мин аны сезгә генә ышанып тапшыра алам. Безгә килә алсагыз, әйбәт булыр иде.

Мин ул әйткән адресны тиз эзләп таптым. Кешегә әйтсәң көләрләр иде, бик еракта яшиләрдер дип уйлап йөргән кешеләрем күрше йортта гына гомер итә икән бит. Кайчакта, машинадан төшеп, җәяү дә йөрергә кирәк. Ә без машинам белән аерылмас сердәшләргә әверелгән идек инде.

Марат минем килүемә бик сөенде.

— Ура! Әтием йокы бүлмәсендә, миңа анда керергә ярамый. Сиңа ярыймы икән?

— Аңа да ярамый! Акчалар өстәлдә, рәхәтләнеп йөрегез, акча жәлләмәгез, — Азат әфәнденең тавышы усал яңгырады.

— Мин — доктор, табибә, һәм мин сезне күреп, тыңлап карарга тиешмен, — дип, сөйләнә-сөйләнә, бүлмә ишеген ачтым.

Үземне ул көнне ниндидер бер сериал героинясы кебек хис иттем. Марат белән кибетләрдә йөрдем, төшке аш әзерләдем, үзен бик усал итеп күрсәтергә тырышкан тискәре, кире Азат әфәндегә дарулар эчердем, кашык белән шулпа ашаттым. Марат белән балалар мәйданчыгында уйнарга да вакыт таптым. Кичен аны йокларга яткыргач, акрын гына басып, Азат әфәнде бүлмәсенә кердем. Аның, көч-хәл белән башын күтәреп:

— Рәхмәт сезгә, иртәгә дә килә алмассыз микән? — диюенә каршы:

— Китәргә җыенмыйм, залдагы диванда йоклармын, ә хәзер укол ясыйм, — дидем.

Үз кыюлыгыма үзем дә шаккаттым. Минме бу шундый сүзләрне әйтә алучы? Иртән күзләремне ачуга, хастаханәгә ял сорарга дип йөгердем. Мин кире кайтканда, аш бүлмәсендә Марат ипи кисеп маташа иде. Ул мине:

— Син кайда йөрисең, иртәнге аш ашар вакыт бит, ә әтием дусларына китте, вирусларым начар диде, — дип каршылады.

«Куркак, качкан икән!» — дип елмайдым. Марат белән бер атнабыз бик тиз узып китте. Аның белән мин үземне әкият илендәге кебек хис иттем. Шулкадәр акыллы малайның үз улым булмавына исем дә китмәде. Әйтерсең лә без аның белән гомер буе бергә яшәгәнбез. Музейларга да, циркка да, әкият театрына да бардык. Азат әфәнде дә, ниһаять, горизонтта күренде. Ул мине сеңлесе кебек кабул итте бугай. Ә мин исә унсигез яшьлек кызлардай гашыйк идем инде. Өчәүләп киноларга, кафеларга йөрдек, паркта ял иттек. Бу мизгелләр безнең өчебез өчен дә көтелмәгән бәхет иде.

— Сез бер минутка да аерылмыйсыз, әллә кунарга да калгалыйсың инде? — дип, беркөнне Лилия апам сорап куймасынмы.

— Калыр да идем, чакырмый шул, — дип елмайдым гына.

...Кичке якта Марат белән әтисе мине эшемә килеп алдылар. Машинамны хастаханә янында калдырып күчеп утырдым. Супермаркетта азык-төлек бүлегендә, көтмәгәндә, Ренат Фуатович белән очраштык.

— Нәрсә, туйга дип аласызмы әллә? — дип, ул Азат белән икебезгә берьюлы сорау бирде.

— Әйе. Сөеклем, син миңа кияүгә чыгарга ризадыр бит? — дип, Азат минем билемнән кочып алды.

— Билгеле, кадерлем, — дидем мин дә, уенны дәвам итеп.

— Бәхет телим, — дип, Ренат әфәнде шул арада юкка да чыкты.

— Азат, рәхмәт сиңа. Югалып калмадың. Минем Ренат Фуатович белән үз исәп-хисабым бар иде. Менә бит төен дә чишелде. — Үзем шулай дидем, үзем: «Эх, нигә бу сүзләрне Азат чынлап әйтмәде икән?» — дип, җаным белән сөйләшеп алдым.

— Менә бит, ә! Ярый әле, ул килеп чыкты, бу сүзләрне әйтергә батырчылыгым җитмәгән булыр иде әле, — дип, Азат мине үзенә таба борды. — Син ризамы?

Ул арада икенче кулыма Марат килеп тотынды:

— Йә инде, әйт инде, доктор апай, риза, дип әйт инде. — Ул аякларымнан кочып алды.

Супермаркетта бу минутта миннән дә бәхетлерәк бер генә хатын-кыз да булмагандыр, мөгаен. Ике ягымда ике ир-ат миннән бер генә сүз, «риза» дигән сүз көтә. Ә минем күзләрем коры булса да, җаным шатлыгыннан яшьсез генә елый иде... Күкләр мине ишеткән бит, бар икән ул бәхет, сиңа дигән бәхет сине үзе эзләп таба икән бит.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас