

...Хушлашыр вакыт килеп җиткәчтен Айрат миңа, кыскача гына сәлам хаты язып, бер конверт сузды.
– Зинһар, шушы конвертны минем әнигә тапшыра күрегез. Анда бераз акча да салдым. Әмма минем монда икәнлегемне һичкемгә, хәтта әнигә дә сөйли күрмәгез, ярыймы?.. – дип үтенде. – Ул бит мине, бу кадәрле еракта дип түгел, Европада диеп кенә белә.
– Барысы да син дигәнчә булыр, – дидем. – Якын көннәрдә, боерган булса, туган якларны бер урап кайтырга дигән уем да бар иде. Үз кулым белән тапшырырмын...
Без таң беленеп, Тын океан өстендә иртәнге кояш нурлары алтын балык сыман елык-елык ялтырый башлагачтын гына кайтырга чыктык. Айрат белән Сергей, икәүләшеп, үзебезне ярты юлгача озата бардылар. Аерылганда, күңелләре нечкәрүен күрсәтәселәре килмәсә дә, һәр икесенең күзләрендә таң чыклары җемелдәшә иде кебек...
...Самолет һавага күтәрелгәч тә, алдан сүз берләшеп куйган сыман, Валентин Васильевич та, мин дә, иллюминаторга килеп капланганбыз. Иксез-чиксез океан кочагындагы уч төбе кадәрле генә утрау һәм шул утрауның борынында ук тырпаеп торган мәһабәт корылмада иде күзләребез. Торган саен ерагая һәм кечерәя барган шул ноктадан без үзебезнең яңа танышларыбыз – якташларны эзләгәнбез булса кирәк. Әмма, үзләре түгел, алар корган мәһабәт сарай да тагы бер мизгелдән күренмәс дәрәҗәдә ерагайган иде инде. “Кыргый атау” дигәннәре дә, атау түгел, океан өстенә очраклы рәвештә килеп кунган һәм аның дулкыннарында чайкалып йөзеп барган бер гадәти яшел яфрак булыпкына төсмерләнә иде.
* * *
...Мәскәүгә кайтып атна-ун көн дә узмады, бер форсатын табып, мин туган якларымнан әйләнеп килергә булдым. Билгеле инде, иң әүвәл биргән вәгъдәмне үтәү иде уемда. Авылларын беләм, олы юлдан ерак түгел генә урнашкан.
Тапшырасы конвертта исем-фамилия һәм торган урамнары да аермачык язылган. Табигатъ матур, көн якты, бөтен әйләнә-тирә ак мамык түшәктәй карга төренгән. Җиңелчә җәяүле буран себереп торуга да карамастан, юллар чистартылган. Җилдереп кенә кереп чыгыйм дигән идем.
Конвертта күрсәтелгән адрес буенча, җиңел генә табып, капка төпләренә үк килеп туктадым. Җәһәт кенә машинамнан сикереп төштем. Капка төбенә салган карның көрәлмәгән булуы гына тукталырга мәҗбүр итте. Урамга өч тәрәзә карап тора. Өчесендә дә кышкы кояш нурлары...
Тәрәз төпләрендә гөлләр... Яраннары инде чәчәк аткан, ап-ак чәчәктә. Безнең әниләрнең иң яраткан гөлләре ич алар. Башына ак яулык ябынып шул яран гөлләрен аралап тәрәзәдән балалары кайтуын көтеп карап утырган татар карчыгын күрәсем килде шулчак. Тукталып, озаклап карап торуым да шуңа...
Сискәнеп киттем кинәт, арка ягымнан килеп берәү ипле генә җиңемә кагылды.
– Айрат...
Күземне яран гөлләреннән аерып, борылырга мәҗбүр булдым. Анда аягына олтанлы киез итек, өстенә шактый таушала төшкән каеры тун, башына колакчынлы бүрек кигән өлкән яшьләрдәге бер агай басып тора иде.
– Айрат түгел иде шул, – дидем.
– Капка төпләренә машина килеп туктагачтын, Мәрфуганың улы Айрат кайтканмы әллә дигән идем...
– Ә Айратның әнисе... Мәрфуга апа үзе кайда соң?
– Китте...
– Кайда китте?
– Без аны озаттык... Әле ике көн генә элек соңгы юлга озаттык...
– Ә мин..., ә мин... – диеп, бер агайга, бер кулымдагы конвертка карап, ни дияргә, ни эшләргә белми, югалып, чарасыз торып калдым.
– Ә син үзең кем соң?
– Мин Айраттан хат китергән идем. Акча...
– Мин Мәрфуганың бертуган абыйсы булам. Өебез дә, әнә, кара-каршы гына иде. Авылда аның башка кешесе калмады да инде... Ерактан килгәнсеңдер, әйдә, керик, чәй эчеп китәрсең, – диде ул.
Конвертны агайның кулына тоттырдым.
– Җидесен һәм кырыгын уздырырбыз. Җәйгә чыккач таш куярга да кирәк булыр әле..., – дип, куанып куйды ул.
– Ә үзегезнең балалар булгандыр ич, агай. Алар, нәрсә, төрлесе-төрле якларга таралышып беттеме әллә, – дидем, сүзсез генә үз юлым белән китеп барудан уңайсызлана төшеп.
Байтак кына дәшми торды ул. Кулындагы конвертны әйләндерә-әйләндерә аның әле бер ягын, әле икенче ягын тикшергәндәй итте.
– Өч малай үстергән идек тә бит, – дип, төртелеп торды бераз. Аннан бер читкә карап кулын селтәде. – Бәхетләре генә булмады...
– Нәрсә, юлдан яздылармы? Эчүгә салындылармы әллә?
– Юк ла, – диде ул. – Берсе Афган сугышыннан кайтмады. Икенчесе Чечняда ятып калды. Өченчесен, инде тәмам кеше булды дигәч кенә, хатыны һәм балалары белән бергә, өенә кереп үтереп чыктылар.
Ни дияргә белми, телсез калып тордым бер тын. Урынсыз сорауларым белән, агайның төзәлмәс яраларына кагылуым өчен гаепле санадым үземне.
– Айрат “абыем”дип сөйләгән иде... Завод директоры сезнең улыгыз идеме?..
– Әйе, – диде ул. Һәм тагы берничә кат кулындагы конвертны әйләндереп-тулгандырып торгач, өстәргә кирәк тапты. – Айратка әйт анда, кайтмасын. Бер өзлексез иснәнеп, кайтканын көтеп кенә йөриләр. Әйт берүк, кайта күрмәсен...
– Ярар, әйтермен, – дидем. Гәрчә миндә аның ни телефоны, хат язып салыйм дисәң, ни адресы булмаса да.
Пальто чабуларын каерып кинәт салкын җил исеп куйды шунда, йөзгә кар өермәсе килеп сыланды. Агай белән тиз генә хушлашып үз юлым белән китеп барудан да кулай чарам калмаган иде бугай инде.
– Буран чыгарга ниятли ахры. Юл кешесенең юлда булуы хәерле шул, – диеп, озатып калды ул.
Кузгалып киткәч тә бар ачуым белән газга басканмын. Урамның аргы башына җитеп борылганда гына, газны киметә төшеп, көзгегә күз төшереп алдым. Юл уртасына чыгып баскан агай әле булса, кымшанмыйча, тораташ кебек баскан көйгә мин киткән тарафка текәлеп карап тора иде...
Гыйнвар-февраль. 2010ел. Казан-Мәскәү
Фото: freepik.com