

Танышым өенә, гаиләсе янына кайтып китте, аның офисында төнгә үзем генә калдым... Йокыга киткәнемне көтеп кенә торганнармы, төн уртасында,ө ченче каттагы тәрәзәне ватып, маскалар кигән, муеннарына автоматлар аскан “омон” киемендәге җиде-сигез әзмәвердәй ир-ат бәреп кермәсенме яныма. Килеп тә керделәр, типкәли дә башладылар. Каршылык күрсәтү кая, аягымдагы протезны да ныгытырга өлгерә алмый калдым. Баш дип тормадылар, күкрәк дип тормадылар, изде генә болар мине. Чак-чак сулыш алып, идәндә кан эчендә ятам. Кул-аяклар хәрәкәтләнми. Бер күземне бәреп чыгарганнар. Шулай да үз аңымда идем әле... Саташусыман гына булса да хәтерлим. Шулчак, кемдер, тышкы яктан ишекне шакыды. Эчкә җылы кереп киткән кебек булды. Яхшы ният белән килүче булып, үземне коткарыр, изүдән туктарлар, бәлки, дигән өмет уянды. Ишектән керүче полковник үзе булып чыкты. Кергән көйгә урындык алып минем каршыга ук килеп утырды ул. Аннан егетләренә, ишекнең аргы ягына чыгып торырга кушты. Минем нинди хәлдә икәнлекне күрә ич, шуңарга күрә кыю һәм курыкмый. Үзегенә калгач, җирәнә төшеп, ботинкасы очы белән минем башка төртеп куйды:
– Әй, герой, син исәнме анда...Мине ишетәсеңме? – ди бу.
Мин, ыңгырашып яткан җиремнән, нәрсәдер әйтергә дә омтылып карадым кебек үзенә. Тавышым чыкмады кебек... – Мэр янына барырга нигә кирәк иде сиңа? – ди. – Карга күзен карга чукыганын күргәнең бармы?.. Без бер команда, арабызга синең кебекләр генә керә ала торган түгел. Шуны аңларга башың җитмәдеме! – дип, тезеп китте.
Сүзләрен ишеттем. Авызым ачып җавап кайтарырлык хәлем калмаган иде. Үзен ишеткәнлегемне аңлады булса кирәк, дәвам итте:
– Хөкемне син үзеңә-үзең чыгардың. Үпкәләсәң дә үзеңә үпкәләргә туры килә. Сиңа хәзер һичкем ярдәм итмәячәк. Иртән дустың эшкә килүгә шушында, үз каның эчендә, хуҗасыз эт кебек бөкерәеп каткан булачаксың, – ди бу. Һәм шул ук вакытта үзенә ни кирәклеген дә онытмый. – Акчаң кайда яшерелгән, шуны әйт. Аларның теге дөньяда кирәге чыкмас инде сиңа?.. Әйтсәң, кешечә озатып, кешечә күмәрләр үзеңне...
Җавап бирә алмадым бу юлы да. Ә җавапны бирергә кирәк иде аңарга. Хәл булмавы начар. Башым күтәрә төшеп, нидер әйтмәкче идем дә, булдыра алмадым. Кире бөгелеп төшкәнмен. Ул, өметен өзеп, аты-юлы белән сүгенде-сүгенде дә, өстемә төкереп, чыгып та китте булса кирәк... Башка бер ни хәтерләмим, күп булса бер-ике сәгатътән, күп кан югалтудан, үләргә тиеш булганмын...Шуның өчендер, ишекне дә бикләп тормастан табаннарын ялтыратканнар.
Ходай саклаган булып чыкты үземне. Ходай гына түгел, минем бит, инде бер мәртәбә үлемнән алып калган үз фәрештәм бар. Бу юлы да ул килеп коткарды – Айрат...
Үзе турында сүз чыккачтын, беркадәр уңайсызланып, тартынып алган кебек булды Айрат. Ә инде Сергей Иванович, хисләреннән йомшарып, кесәсеннән чыгарган кулъяулык белән сыңар күзен сөртергә керешкәч, аңарга ярдәмгә килеп, хикәяләүне үзе дәвам итте.
– Үзебезнең яклардан чыгып качкач, кая барыйм, туры Сергей Ивановичны эзләп килдем. Килсәм, ул өендә юк. Күршеләреннән сораштырыр идем, төн ич, барысы да йоклый. Шалтыратып карыйм, телефоны җавап бирми. Якын дусларына шалтыратырга булдым. Ачыклагач, төн уртасы булуга карамастан, туп-туры аның янына килдем. Күңел сизгән күрәмсең. “Тынычлап ял ит. Ул да йокласын, арыгандыр. Иртәгәсен күрешерсез...” дигәннәренә дә колак салмый килдем. Килсәм, офисның ишекләре ачык. Ә минем командир, күл сыман җәелгән кан өстендә, хәрәкәтсез ята. Ни беләндер бәреп бер күзен чыгарганнар...Пульсын карадым, йөрәге хәлсезләнгән булса да, сизелер-сизелмәс кенә тибә иде әле. Тиз генә офис хуҗасын чакырып китердем. Ул килгән арада, аптечкада булган бар нәрсәне эшкә җигеп, яраларын бәйләштердем.
– Кичекмәстән шифаханәгә илтергә кирәк, – дидем.
Ә офис хуҗасы икеләнә калды.
– Анда илтсәк, аны шундук эзләп табачаклар һәм, аңына килеп сөйли башлаганчы, үтереп тә куюлары ихтимал, – ди. Һәм, кыскача гына булса да, мондагы соңгы яңалыклар белән таныштырды үземне.
Көн яктысы төшкәнне дә көтеп тормыйча шәһәрдән чыгып качарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Тиз генә Сергей Ивановичның өенә һәм үз офисына кереп, кирәге чыгу ихтималы булган, барлык кәгазь һәм документларын җыйдым. Утырып килгән машинамның буеннан буена зур матрас җәеп, командирны шунда чыгарып салдык та Казахстанга таба юл тоттык. Шәһәрдән чыккан чакта һәммә җирле машиналарны туктатып, җентекләп кат-кат тикшерергә керешкәннәр иде инде. Димәк, хәбәр барып җиткән. Ерактан килүче машина булгангадыр, миңа игтибар да итүче булмады. Алла саклады үзебезне. Туктау кая, иркенләп сулыш алыр ара да булмады, ике сәгатъ уздымы-юкмы, Казахстан чигенә барып җиттек. Монда чик сакчылары арасында да, таможниклардан да безнең таныш-белешләр җитәрлек булганга, проблема чыкмады. Алай гына булса бер хәл, “коралланган куркыныч җинаятьче качты” дип, Сергей Ивановичны эзәрлекләү турында хәбәр дә биреп өлгергәннәр иде инде. Дөресен сөйләгәчтен, аңладылар һәм хәлебезгә дә керде чик сакчылары. Чөнки, Сергей Ивановичның кем икәнлеген алар яхшы белә иде. Шундук, авыруны якындагы поселокка озата барып, операция өстәленә дә салдылар. Кешене шул кадәр кыйнарга кирәк бит, сөйләсәм ышанмассыз, калҗа-калҗа булып кискәләнгән һәм туракланган иде аның бөтен тәне. Сынмаган сөяге калмаган. Дүрт сәгатъ чамасы туктаусыз дәвам итте операция – төзәттеләр, ялгадылар һәм ямадылар да ямадылар. Алай да ничек исән калган, йөрәге бик нык икән, диделәр. Барысы да уңышлы килеп чыкты, тик күзе генә менә... Күзне генә саклап кала алмадылар, – дип, уфтанып куйды Айрат.
– Бәреп чыгаргач та күзне кесәгә салып куярга кирәк булган, онытканмын ич, – дип, шаярган атлы булды Сергей Иванович. – Аның каравы, менә монда килеп чыккачтын, шул күз ярдәме белән, икебез дә пират булып киттек...
– Ул вакытларда шаяру кая?.. Башны кая куярга белмәгән көннәр булды. Өлкә шифаханәсенә күчерделәр Сергей Ивановичны. Бер ай чамасы көн-төн сакларга туры килде үзен. Белсәләр, шундук табачаклар һәм юк итәчәкләре көн кебек ачык иде ич. Аны ничек эзләүләре турында берөзлексез хәбәр җиткереп тордылар үзебезгә. Шул рәвешле, без икебез дә, орден һәм медальлар белән бүләкләнгән ике сугыш ветераны, үз Ватаныбызда эзәрлекләнә торган куркыныч җинаятьчеләр булып киттек. Кире кайту турында хыяллану кая, юллар ябык иде безнең өчен. Икәүдән икәү япа-ялгыз торып калганбыз. Гаиләбез юк, өебез юк, соң чиктә, үзебезне якларга сәләтле Ватан да юк. Бары бер нәрсә – акча бар... Алай да әле акча бар!
– Ярый әле, акчаларны чит ил банкларына күчереп барырга акыл җиткән, – дип, шул урында Сергей Иванович та сүз кыстырып куйды.
– Казахстанда озак тоткарланырга ярамый иде. Табачаклар... Көн кебек ачык – табачаклар иде үзебезне. Сергей Ивановичны аякка бастыргач та Европа тарафларына юл тоттык. Башта Германияда булдык бераз. Аннан Францияга, Франциядан – Испанияга... Ләкин, кая гына барып чыкмыйк, тыныч хис итә алмый идек үзебезне. Көннәрдән бер көнне, Европа банкларында булган бар акчаларыбызны алып бетердек тә, тәвәккәлләп, ерак сәяхәт маршруты белән Яңа Зеландияга юл тотучы корабка утырдык та киттек. Окленд шәһәренә килеп урнаштык.
Яхшы кешеләр ул кайда да бар, очрап кына тора икән. Үзебез урнашкан кунакханәнең хуҗасы белән дуслашып киттек тора-бара. Бик дәрәҗәле һәм хөрмәтле кеше, кайчандыр Яңа Зеландияның хәрби диңгез флотын җитәкләгән отставкадагы адмирал. Ул безгә менә шушы утрауда, хуҗасыз, буш ята торган җирен сатарга җыенуын сөйләде. Кем әйтмешли, шалкан бәясенә генә. Читтә, еракта, әлбәттә, аның каравы җаныбыз тыныч булачак, дидек. Сатып алдык та, менә, күрәсез, төзеп тә куйдык. Русиядан килгән кеше юк иде әле, сез беренче...
– Анысы шулай...- дип, сүз кыстырып куйды Валентин Васильевич. – Матур килеп чыккан. Әкиятләрдә генә була торган замок кебек... Тик менә, ул үз-үзен аклыймы соң? Монда килүче-китүче бик күп түгел кебек. Рестораныгыз да буш күренә...
– Мактанып әйтүем түгел, акча ягыннан кытлык юк безнең, – дип, шундук ачыклык кертергә кирәк тапты Сергей. – Мин – “яңа урыс”, Айрат – “яңа татар”, буш килмәдек ич без монда. Туристларның да акча саный торганнары түгел, байлары гына килә. Алар өчен бездә бөтен шартлар тудырылган. Акмаса да, тамып кына тора әлегә.
– Шулай, дисез инде... Ә менә Русиядан читтә туган илсез, дус ишләрсез яшәүләр бик авырдыр ич?
– Башкача чарабыз юк, Валентин Васильевич. Без бит монда маебызга чыдый алмаудан түгел, башкача тынычлап яшәү мөмкинлеге калмаганнан килеп чыккан кешеләр. Тыңладыгыз, ишеттегез ич...
– Ә гаилә, балалар ягы ничек?..
– Әлегә бер ничек тә түгел, – дип, көрсенеп куйды Сергей. – Без бит бу илдә качаклар яисә килмешәкләр генә бит әлегә. Гаилә кору, балалар үстерү өчен, иң элек, җан тынычлыгы һәм иминлек кирәктер ул.
– Һәм үз туфрагың, үз Ватаның булу кирәк, – дип, дусты әйткәннәргә кушылып, җөпләп куйды Айрат.
Аның бу сүзләре аеруча Валентин Васильевичның күңеленә хуш килде.
– Дөрес сүзләр әйттең, дустым, – дип, хуплап куйды ул аны. – Тик менә, хатын-кыз яклары ничек соң? Гел ялгызың гына яшәп тә булмый бит инде...
– Анысы проблема түгел. Кәләш булырга атлыгып торучылар белән буа буарлык, – дип, җавап бирде Сергей. – Безнең үзебездә генә дә өч дистәдән артык хатын-кыз эшли монда.
– Җирле аборигеннарданмы?
– Юк. Алар хатын-кызларын монда аяк та бастырмый. Ә үзләре белән дус яшибез. Балык һәм су асты ризыклары белән тәэмин итә алар безне...
– Шулай да Русияга кайтырга җыенасыздыр ич?
– Бик кайтыр идек тә, әлегә анда безне көтсә дә милициядагы “иске дуслар”һәм төрмә генә көтә торгандыр.
Айрат та сүзсез калмады бу уңайдан:
– Иртәме-соңмы барыбер бер әйләнеп кайтырбыз, әлбәттә. Үзгәрешләр булмый тормас. Русияда да тәртип урнашыр әле бер...
– Мин алай ук тәртип юк дип тә әйтмәс идем. Барысы да яхшыруга таба бара кебек, – дидем мин.
– Без хәбәрләшеп торабыз. Кайту турында уйларга иртәрәк шул әле безгә...Безне эзәрлекләүчеләр, юк итәргә хыялланучылар әле һич кая китмәде, алар үз урыннарында. Алай гына да түгел, ишетеп белүебезчә, пагоннарына яңадан-яңа йолдызлар да өстәлеп кенә тора икән...
– Ярар, – дип, очраклы рәвештә генә сәгатъкә күз төшереп алдым мин шулчак. Моны Айрат күреп алган булып чыкты.
– Ашыгасыз... Китәргә вакытмы? – диде ул, беренче тапкыр татарчага күчеп.
– Ашыкмасак та, вакыт шактый соң икән бит инде. Төн уртасы узып киткән, – дидем дә, күршеләремә борылып урысчага күчтем. – Безнең татарча сөйләшүебезгә үпкәләми торгансыздыр ич...
– Юк-юк, – диде алар, берсен икенчесе куәтләп. – Киресенчә, рәхәтләнеп сөйләшә аласыз. Үзеңнең туган телеңдә сөйләшеп утырудан да рәхәт ни булырга мөмкин тагы. Ә без үзебезнең Урал тарафларын искә алып, уртак танышларны барларбыз шул арада...
(Ахыры бар.)
Фото: freepik.com