Чәчмә әсәр
12 Мая 2023, 06:50

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (14)

Кемнәрдер гражданка Гөлгәйшә апаның өенә басып кергәннәр. Юк, үзе өйдә булмаган, больницага салганнар иде аны.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (14)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (14)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (14)

* * *

– Гәбдрәхим энем, йөрер идемме мин авылның бер очыннан бер очына сәбәбе булмаса? Әйтәм бит астын-өскә китергәннәр өй эчен, бар әйберләр тырым-тыракай чәчелгәннәр, атлап үтәрлек түгел. Кем дип ни, анысын бер Ходай белә торгандыр. Көндез кереп чыгучы булмады, анысына иманым камил. Мин бит гел өй белән йорт арасында йөреп торам. Әле тавыкларга җим сибәргә, бозауга күз-колак булырга, бала әйберләрен чайкап эләргә. Табылып тора инде мәшәкатьләр. Өемне карап тор дип гозер әйтеп киткән иде, мескенкәем. Ничекләр дип җавап бирермен инде, ут күршем бит. Әйе, иртән, әйе, сыерларны чыгардым да тукта мин әйтәм, күз салыйм әле. Белгән кебек...  җил капка аша гына үтеп керсәм, чолан ишеге шар ачык, күгәннәре каерылган...  Берәр туймас тамакның эшедер, юньлерәк нәрсә кулга эләкмәсме дип басып кергәндер. Ялгыз карчыкның нинди байлыгы булсын?..

Ике ай элек кенә авылда участковый хезмәтен башкарырга алынган Батталов Гәбдрәхимнең бүгенге көндә артын кашырга да вакыты юк иде. Иртән иртүк кенә милиция бүлегеннән шалтыраттылар, атна элек тапшырыласы отчетны таләп иттеләр. Анысын адәм аңларлык сүзләр белән генә дә аңлатмадылар әле. Бүлек начальнигы, кайнар нокталарны иңләгән-буйлаган имәндәй таза капитан аты-юлы белән, тозлап-борычлап аңлатты яшь кадрга ничек эшләргә кирәклеген. Аның сүзлреннән мунча кергәндәй булган Гәбдрәхим, ашыга-кабалана кирәкле кәгазьләрне тутырып, чыгып китәргә генә укталган иде, менә бу тавышлы апасы килеп кереп бар планнарны челпәрәмә китерде. Энә өстендә утыргандай утырып тыңлады аның гаризасын лейтенант. Соңыннан дип кул селтәп чыгып китәр иде, өй басу тегенди-мондый гына эш түгел, статьяга тарта. Ике ай эчендә бу беренче җитди сигнал иде. Начальствоның сүзен дә егып булмый, аларның тәртәсе кыска, баруыңа приказ язып та эләрләр: “В связи с несоответствием возложенных обязанностей...” Ул чакта хушлашырга туры киләчәк шундый килешле форма, алтын йолдызлы погоннар белән. Монысы һич тә планнарына кертелмәгән иде Батталовның. Ул авыр сулап алдында торган графиннан тутырып су салып эчте дә тагын сөйләргә яраткан авылдашының сүзләренә колак салды.

– Без Гөлгәйшә күрше белән якын туганнар кебекбез, ничә еллар күгәрченнәр төсле гөрләшеп яшибез. Кемнәрдер аннан көлгән булалар, сантыйдан салдыралар, гүпчим юк хәбәрләр тараталар. Бик тә ипле, ярдәмчел кеше ул, теше-тырнагы юк, авыр сүз әйтмәс, кирәкмәгәнне күрмәс. Әнә шул чире генә харап итә, көтмәгәндә әйләндереп сала үзен. Бу юлы бигрәк кинәт булды...  

Гәбдрәхимгә билгеле бер карарга килергә кирәк иде, вакыт үтә тора, юри суза дип уйларлар югарыдагылар, хәленнән килми моның дигән нәтиҗә ясарлар. Формасы да чукынып китсен, анда түгел иде хикмәт, зур авырлыклар белән урнашкан иде ул бу эшкә. Хәзерге заманда авыл җирендә эш табулары ай-һай җиңел түгел. Кемнәр эшли авылда? Хакимияттә өч-дүрт хатын утыралар, мәктәптә унлап укытучы, тәрбиячеләрен кушып, тамыр җибәргән фельдшер, шуның белән вәссәлам. Ну анда берничә кеше җир сөреп булашалар, файдасы шул кадәр генә. Урман тирәсендә йөргән берничә яшь-җилкенчәк бар. Кайда урман да, кайда участковыйның җиһазланган иркен, җылы кабинеты. Акчасын ай саен бирәләр, районга йөрергә иске булса да машина бирербез дип вәгъдә иттеләр. Киләсе атнадан ул башкалага курсларга укырга китәсе кеше. Ник дигәндә махсус белеме юк, авыл хуҗалыгы техникумы бетергән. “Зыян юк, – дип тынычландырган иде аны начальнигы, – бездәге кадрлар я ветеринар, я укытучы, читтән торып укырга керерсең,” – дип дәртләндереп куйган иде. Кайдан килеп керде бу Халисә апа, тыныч кына яшәп ята иде бит әле Гәбдрәхим...  Чак кына яңылыш басса бит барысы дөбердәп таралып төшәчәк...  Ә Халисә апасы сөйләргә җай чыкканга шатланып, сандугач булып сайрый иде һаман.

– Син закун кешесе, балакаем, зинһар чарасын күр. Аздылар бит бөтенләй, урамга чыгарга куркыныч. Яшьләрне әйтәм, корсаклары күпкәнче йоклыйлар да, ашап-эчеп ата-инә тапканны, тук кикереп кызык эзләргә чыгалар. Шулар тора һәр тыкрык башында өйлегешеп, кайдан эчәргә табарга уйлаганнары. Әнә Бибиәсмәнең арттырып әйткәндә сарык зурлык ата казы юкка чыкты. Шулар эше генә, ике уйлап торасы түгел. Катырак тор син аларга, туганкаем. Бер-икесе милиция тупсасын таптаса, башкалары шөрли төшәр бәлки...  

– Өйгә үттеңме, Халисә апа, нәрсәдер югалган төсле тоелмадымы? – дип мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты закон сакчысы.

– Үттем, үттем, кердем өенә, шайтан оясына охшап калган, аяк басар урын юк. Югалган нәрсәләр дип ни...  ялгыз хатынның нинди байлыгы булсын? Чүпрәк-чапрак инде, телевизоры бар иде, анысы да хан заманыныкы. Җыйган акчасы юк иде, анысын тәгаен беләм, врачлар алырга килгәч, үзем сандыктан йөзлек чыгарып кесәсенә салдым. Чит җирләрдә кем белгән, кирәге чыгуы бар. Ә тагын шунысын онытып торам. Соңгы көннәрдә бик тә еш “Марселло, Марселло... “ дип кабатлый башлаган иде. Анысы нәрсә буладыр, кем белсен. Бәлки анысы тикшерү эшендә кирәкми дә торгандыр, минем ишетүем хак, шуннан чыгып кына әйтәм...  

Тәмам башы буталды Гәбдрәхимнең, әллә юк кына эш булып чыгар, йөрерсең бу апага ияреп, соңыннан авылдашларга авыз күтәреп көләргә бер сәбәп булыр. Начальнигының табактай йөзе күз алдына килеп тәне чымырдап куйды. Шулай да ни дә булса эшләргә кирәк иде. Ул тирләп чыккан маңгаен угалап телефон трубкасына ябеште.

– Иптәш Мурзин, Каргалыдан иде бу, лейтенант Батталов. Хәзер барып җитәм. Бар документация әзер. Сәгатьтә үтмәс. Менә монда бер четерекле мәсьәлә килеп туды, сезнең белән киңәшләшмәкче идем. Барганчы иде шул. Ни..., кемнәрдер гражданка Гөлгәйшә апаның өенә басып кергәннәр. Юк, үзе өйдә булмаган, больницага салганнар иде аны. Тикшерү эшләре башларга? Есть!  Ә документация? Кәгазьләрне тычканнар кимерә торсын? Шаяртасыз, иптәш капитан. Есть, иң беренче чиратта эш...  Уф-ф...  – дип җиңел сулап җибәрде яшь кадр, күзләренә нур керде. Җәлт кенә үрелеп фуражкасын алып киде, бармаклары белән кокардасының тигезлеген тикшереп алды да җитез генә сикереп торды.

– Әйдәгез, Халисә апа, җинаять урынына күз салыйк. Күргән-белгәннәрне урында кәгазьгә теркәрбез. Шулай да берәр төрле кеше шикле тоелмыймы сезгә бу кара эштә?

Көн матур иде. Зәп-зәңгәр күктә чыт болыт әсәре юк, юмарт кояш нурлары иртәдән кыздыра башлаган. Күршедәге Нәгыйм картның умарталарыннан бугай күтәрелгән бал кортлары фермер Булатның карабодай басуына ашыгалар шикелле. Тып-тын, шылт иткән тавыш юк авыл өстендә. Хөррият заманы бит, элек булса колхоз тракторлары тырылдап колакны тондырырлар иде. Хәзер бөтенләй икенче, авыл тормышы салмакланган, эшкә ашыккан кеше күрмәссең, берәрсе сәмәй юллап йөрсә генә инде. Мондый матур көндә су буенда яхшы, берәр чибәр генә нечкә сыйраклы кыз белән. Тегеңә әллә нинди югары материялар турында сөйләргә, сиздерми генә тулы күкрәкләренә күз салырга, ялгыштан шома аякларына кагылып алырга. Балык уйнаган елга читендә суга тыгылган сыра шешәләрен искә төшерергә, төргәктән таралган кыздырылган тавык исен тоярга. Хех!  Әмма эшне беренче урынга куярга гадәтләнгән Гәбдрәхим бу нәфсене аздырган гөнаһлы уйларны читкә куды, шәп-шәп атлап Гөлгәйшәнең авыл читендәге өенә юл тотты. Һич арттырмаган икән Халисә апа, өй эче пыран-заран килгән иде. Кемдер монда эзләнгән, ашыккан да бугай. Районнан тикшерүчеләр килгәнне көтеп тормастан, Гәбдрәхим кулыннан килгәнне эшләргә алынды. Төрле почмактан өй эчен фотога төшерде, гомүм хәлне кәгазьгә теркәде, Халисә апасының җавапларын язып алды. Соңыннан ишекне пичәтләп алды да, якын-тирә өйләрдән шаһитлар табарга тырышты. Сорашулар нәтиҗә бирмәде, берсе дә күрмәгән, ишетмәгән, шикле тоелган бәндә күзләренә салынмаган. Төнлә эшләнгән эш булса, моңа гаҗәпләнәсе түгел инде. Батталов йомры башлы егет, мәктәптә дә ул гел яхшы билгеләренә укыды, мөмкинлек булса югары уку йортында укырга теше үтәр иде, әлеге нуҗа бабай чабуыннан тартып туктатты. Менә хәзер дә шактый зирәк фикер йөртте ул. Кемгә кирәк булган җиде төн уртасында чит-ят өйгә басып керү. Еракта гомер сөргән французлар мондый катлаулы очракта гел бер үк сүзләрне кабатларга яраталар:  ”Шерше ля фам! ” Безнеңчә, хатын-кыз эзләгез, бар бозыклыкның башында алар тора диләр. Бәлки виноград ашап тереклек иткән французларга бу тәгълимәт рас килә торгандыр, әмма ләкин бездә икенче климат, башкачарак коршалган халык. Эшне ир-аттан башларга кирәк дигән фикергә килде лейтенант, тамагы кипкән ир-ат төп гаепләнүче булырга тиеш монда. Шулай да озаклап чокчынганнан соң нәрсәдер эләккән булырга тиешле аның кулына. Бу очракта нишли инде ул? Әлбәттә, ганимәт малын эчемлеккә алмаштырырга омтыла. Ә моның бер генә ышанычлы юлы бар:  сәмәй кайнатучы Зәмзәмбануны юмаларга.

Гәбдрәхим ике уйлап тормый “химик” кушаматлы хатынга юл тотты. Төрле-төрле буяуларга буялган өй алмагачларга күмелеп, тирә-якка ямь биреп утыра иде. Җитеш яши иде Зәмзәмбану, болдырына чаклы буялган аның, өй эче тулы җиһаз, гаражында чия төсле “Жигули” елкылдап утыра. Эшли дә соң инде, көн дими, көн дими, гел хәрәкәттә, бар авыл ирләрен эчемлек белән тәэмин итеп яши бит, җен хатын. Бу хатынның бер койрыгына басарга күптән кызыга иде Гәбдрәхим, җае гына чыкмый йөрде. Бәлки бүген тәбегә эләктереп булыр бу комакны? Һи-и, азау теше чыккан иде Зәмзәмбануның, болай гына җәтмәгә эләктерерсең аны.

– Белмим, күрмәдем, ишеткәнем дә юк... – дип чатнап торды чая хатын, лейтенантка сүз әйтергә дә ирек бирмичә.

Кызып китеп, Гәбдрәхим: 

– Синең кырын эшләреңне белмиләр дисеңме, самогон сатып бар авыл халкын аздырып ятасың, хәзер тентү белән керәбез өегезгә, – дип куркытырга уйлаган иде, елан аягын кискән хатын күзен дә йоммады.

– Не имеете права, ә кайда прокурор рөхсәте? Мин синнән алдарак үзем барам өстеңнән жалу белән дип, – яшелле-зәңгәрле төсләргә кереп бетте. Шул вакытта аларның тавышын ишетептер инде, пәһлевәнгә тиң өй хуҗасы да боларга якынлап кулындагы тимер сәнәгенә таянды. Планнары барып чыкмады Батталовның, кире борылып китүдән башка чара калмаган иде. Шул чакта каяндыр башына килде, Гөлгәйшә апа бит химикның чыбык очы туганнары була, бәлки шул аның күңелен кузгатыр...  

– Чирле кешенең өенә кереп абзар ясап чыгып киткән бандитны курчалыйсыз, ничек кайткач керер өенә? Гөлгәйшә апаны әйтәм...  – дип китәргә борылган булды. Тәки уйлаганы дөрес булды, тавышлары үзгәрде Зәмзәмбануның

– Гөлгәйшә апаның өенә кергән мени? Ах, паразит, мин аны кешегә санап...  – дип әйтеп салды. Гәбдрәхимнең елмаюын күреп, телен тешләрдәй булды да ахрысы, әйткән сүз аткан ук диләрме әле. Бераз күзгә күз карашып тордылар алар. Зәмзәмбану түзмәде: 

– Кергән иде төнлә уятып бер исерекбаш, ярдәме тияр дип үземә алып куйган яртымны тоттырып чыгарып җибәрдем, беркатлы инде үзем дә...  – дип чиште серен.

– Кем иде? – дип турыдан суктырды лейтенант.

– Кем, кем...  кем йөри төн ката, кешене тәмле йокысыннан бүлеп. Шул алкаш Гата иде.

Батталов койма буендагы түмәргә артын терәде, планшетын ачты.

– Хәзер рәсми кәгазь язабыз бу хакта, кул куярсыз, – дип ручкасын кулына алды.

– Тукта әле, энекәш, син сразы язарга алынасың. Акка төшкәнче нәрсәгә төш диләр. Анысына кайчан да өлгерерсең. Теге шилманы кулдан ычкындырма син. Бер яры китеп югалуы бар, – дип алгарак чыгып сүзгә кушылды хуҗа. Гәбдрәхим туктап калды, бу абзыйның әйткәннәре дә дөрес, тимерне кызу чагында сугып калырга кирәк.

– Боргаламый гына әйт әле, граҗданка, нинди әйбергә алыштырды эчемлекне?– дип катырак эндәште югалыбрак калган сатучыга.

– Әйбер дип ни...  әйтәм ич, йомыш төшә калса, утын ярырга анда, печән чабарга...  

Бушлай биреп җибәрер бу хатын, көт, кыш көне кар да сорап ала алмассың аннан, әле килеп нәрсә сөйли. Саранлыклары белән даннары чыккан бит боларның.

– Барыбер билгеле булачак, тикшерү эшен ялгыш юлга кертергә уйлама, азагы начар бетүе бар, граҗданка, – дип каты торды лейтенант. Хуҗа да хатынына усал гына карап алды. Зәмзәмбикә авыр сулап өенә йомылып калды, бераздан кулына мамык шәл тотып килеп чыкты. Кыры белән торып Гәбдрәхимгә сузды.

– Менә, шушы шәл иде кулында. Мин бит белмәдем, мин аны җәлләп кенә. Ну килеп күземә күренсен генә...  

Аның сүзләрен тыңлап торырга вакыты юк иде тикшерү эшләре алып барган Батталовның, шәлне йомарлап култык астына кыстырды да, шәп-шәп атлап Гатаны юллап китте.

Фото: ria.ru

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (14)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (14)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас