Чәчмә әсәр
11 Мая 2023, 15:55

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (7)

Бер атна да үтмәде, шәһәр читеннән Фоманың вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән гәүдәсен таптылар. Шунда ук, “Бездән ялкынлы сәлам” дип язылган кәгазь кисәге табып алалар. Анда, имештер, минем имза куелган була...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (7)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (7)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (7)

– Шул инде, – дип, хуплап куйдым. – Үзгәрсә дә, талау һәм бүлешүнең бераз тәртипләрендә генә булыр аерма...

– Эх, Русия, минем бичара Ватаным. Әле дә ничек түзә әле... – дип, шигырь сөйләгәндәй йомгаклап куйды Валентин Васильевич.

– Акчабыз бар. Эшебез гөрләп бара, һәммәсе дә Ходайга шөкер әле, дип йөргән көннәребез иде... Үзебезне алда ниләр көткәнлеген күз алдыбызга да китермәгәнбез... Башланып китмәсенме шунда... – Янә, күңеле нечкәрүдәнме, мыш-мыш борынын тарткалап торды Сергей Иванович һәм Айдарга ым какты. – Булмаса, үзең дәвам ит дустым...

– Минем авылдашым һәм туганнан туышкан абыем химия комбинатында директор булып эшли иде. Бизнес дигәнебез, шуның ярдәме белән башланган эш иде. Күттән этүче булмаса, безнең илдә ялгызың бер ни эшләп булмый, үзегез беләсез.

– Дөрес сүз. Шул уңайдан безнең халыкта бер такмак та бар бит:

 “Айга менә, айга менә.

Айга менә көтүче.

Мин дә айга менәр идем.

Юк күтемнән этүче...”

          Шул рәвешле, форсат чыгудан файдаланып, мин тагы сүзгә кысылып алдым. Бу минем, үземчә, килеп туган киеренкелекне бераз булса да йомшарта төшү нияте белән әйтелгән сүзем иде.

Урысчага тәрҗемә иткәндә аның бераз кытыршылана төшүенә дә карамастан, бераз җан кереп китте өстәл әйләнәсенә. Айрат сүзен дәвам итте:

–  Эшебез гөрләп бара иде. Юк-юк, без законга каршы һич ни эшләмәдек.Налогын түләдек. Тикшерү нияте белән килгәннәрне дә буш итмәдек. Шәһәр түрәләренә дә өлеш чыга иде. Шунсыз булмый, барысы да конверт биргәнне көтеп кенә тора...

Үзалдыма уйлап куйдым шулчак, бары бездә – Русияда гына шулай сөйләшергә мөмкин: “Законга каршы бармадык, ришвәтләрне вакытында биреп бардык...” Чит бер кеше тыңлап торса, аңлый алмас иде безне. Ә без аңлыйбыз һәм моны гайре табигый хәл дип тә кабул итмибез...

– Көннәрдән бер көнне, шәһәребезнең хуҗасын алмаштырып куйдылар, – диде Айрат һәм тирән итеп сулыш алып куйды. – Килеп урнашмас борын ук, керемле урыннарга үз кешеләрен төртә башлады ул. Безнең комбинатка һәм минем абыйга да җитте чират. Ә ул: “Мине син куймадың. Син ала да алмассың...” диеп җавап кайтарган тегеңә. Башкаладагы дусларына аркаланып әйтүе булгандыр инде. Шул сөйләшүләреннән бер атна да узмады, төнлә йоклап яткан чакларында өйләренә кереп атып үтерделәр. Үзен генә түгел, хатыны һәм ике улын да кызганмаганнар... Аларны күмеп кайткан көнне үк миңа да кисәтү ясадылар. Кем кисәтте дип уйлыйсыз?.. Яңа хуҗага ияреп килгән шәһәрнең милиция башлыгы үзенә чакырды:

– Егерме дүрт сәгатъ вакыт сиңа. Шәһәрдә эзегез булмасын... –  ди бу миңа.

– Ә китмәсәм, ни эшләтерсез, – дим. – Минем китәр җирем юк. Мин үз илемдә, үземнең туган җиремдә, – дидем.

– Мине тыңла. Яшисең килсә, мин дигәнчә эшлә, – дип кычкыра бу миңа.

– Ул ничек була инде – “син дигәнчә?”

– Шушы өстәлгә иртәгәсен үк бер “лимон яшел” белән китереп куясың. Һәм дус-иш, туган-тумачаңны җыеп шәһәрдән чыгып югаласың, – ди бу миңа.

– Бер кая да китәргә җыенмыйм. “Лимоннар” турындагы хыялыңны да онытып тор. Алар агачта үсми, – дидем.

– Мин сине утыртам, – дип кычкыра теге.

– Башта утырт, аннан сөйләшербез, – дидем. Законны бозып эшләгән эшем юк иде бит.

– Мин сине кисәттем. Инде үзеңә үпкәлә, – ди бу миңа. Тамагын киереп бакыра, яный. – Иртәгә үк машинаңда бер пакет наркотик тапканны көтәсеңме?.. Әллә биш грамм кургаш өмет итәсеңме!..

Минем түзәрлегем калмаган иде инде. Иреннәр кысылган, йодырык йомарланган. Ике чепи күзе арасына берне тондырасы килде шул чакта. Без Әфганда ут эчендә йөргән елларда җылы мич башында яткан кәкере аяклы бер майор шулай сөйләшсен әле. Ничек түзгәнмен, үзем дә белмим...

Уйлар өчен бер тәүлек вакыт бирде бу миңа. Дус-ишләр белән сөйләшеп, киңәш-табыш иткәчтен, миңа китеп торырга кирәк, дигән фикергә килдек. Сөйгән ярлар булса да, гаилә корырга өлгермәгән идем әле. Әни янына авылга кайтып килдем дә, хушлашып, чыгып киттем. Мин китеп, ике сәгатъ тә узмаган, үземне кулга алырга дип, килгәннәр. Өйнең астын-өскә китереп акча эзләгәннәр. Тапмаганнар, билгеле. Ә менә наркотик тапканнар!.. Һәм ил күләмендә эзәрлекләүгә куйганнар үземне. Кәкере аяклы майорларга әнә нинди хокуклар бирелгән бит бездә. Шул хакта үземә хәбәр ителгәчтен, билгеле инде, сагаерга, качып-посыбрак йөри башларга туры килде...

Мин турыдан-туры Сергей Иванович янына килдем. Аның белән күрешеп киңәшербез дә, дөреслек эзләп Мәскәүгә китәрбез. Үземнең чиста булуымны исбат итеп, майорның башбаштаклыгын фаш итәрбез, дигән идем. Ләкин, тормыш без дигәнчә, без теләгәнчә генә бармый икән шул. Аның үз хәлләре минекеннән дә катлаулырак булып чыкты... Ул хакта үзең генә сөйлисеңме әллә? – дип, шулчак дустына мөрәҗәгать итте Айрат.

– Кунакларыбызны ялыктырганбыздыр инде... Әйдәгез, бераз ашап-эчеп алыйк булмаса, – дип, әле яңа гына өстәлгә куелган кайнар краблардан авыз итәргә кыстады ул безне. Бушап калган бәллүр савытларга бераз виски коеп чыкты.

Ә Валентин Васильевич урыныннан ук торып, шагыйрьләрчә кайнарлык белән, тост әйтергә кереште. Гадәтенчә, кулларын болгый-болгый хисләнеп сөйләде ул. Һәм “За матушку Россию...” дигән кайнар сүзләр белән тәмамлады.

– Алга таба ниләр булды, Сергей Иванович, сөйләгез инде, безнең өчен бик тәкызыклы һәм гыйбрәтле тарих ич бу, – дидем мин бераздан, вакыйгаларның ни белән беткәнлеген бик тә беләсем килеп.

Сыңар күзен әүвәлгечә караңгы һәм, шаулавына караганда, торган саен тыңгысызлана барган океан киңлегенә текәде ул тагы.

– Сөйләү түгел, ул вакыйгаларны хәтергә төшерү дә авыр миңа бүген, – дип,авыр гына көрсенеп куйды. – Бездә дә шул, әлеге дә баягы, пагонлы шайтаннар болгатты дөньяны. Үзләренә, күпме сорасалар – шулай биреп килә идек, югыйсә. Нәфесләре гел чамадан аша башлады. Ә бездә андый мөмкинлек юк. Шуннан болар металл сатучы фирмаларны бер-беренә каршы куеп сугыштыра ук башладылар. Бер сәбәпсезгә минем белән эшли торган ике егетне атып үтерделәр бер көн. “Кем эше булыр бу?...” дип йөргәндә, милициядан хәбәр җиткерделәр:“Сезнең конкурентлар булган “Фома” егетләреннән сорагыз” диделәр. Мин иң элек, кешечә барып, Фоманың үзе белән очрашырга кирәк, дигән фикергә килдем. Ул көнгәчә бер-беребезгә, дошманлашу түгел, кырын да караганыбыз юк иде. Очрашырга дип барган җиребездә безне автомат очередлары белән каршы алдылар. Ә Фома үзе бөтенләй күренмәде дә. Шул рәвешле, тагы бер егетебезне югалттык. Ике-өч кеше яраланып кайтты. Безнең катыш булмаса да, шул ук төнне Фоманың да бердән-бер абыйсын капка төбендә атып үтергәннәр булып чыкты. Билгеле инде, моны ул бездән күргән. Ә шәһәрнең милиция башлыгы белән минем арада информация һәм акча йөретүче лейтенант берөзлексез  колакка пышылдап торды һаман: “Фома сине үлемгә хөкем иткән. Йә мин, йә ул, дигән...” имеш. Соңыннан гына билгеле булды, тегеңәргә дә, мин әйткән дип, нәкъ шундый ук хәбәр җиткергәннәр. Болай дәвам итә алмый иде ич, мин-минлекләребезне бер читкә куеп торып, шәһәр читендәге бер ресторанда икәүдән-икәү генә очрашырга сүз куештык. Ул мине тыңлады, мин – аны. Мин аны аңладым, ул – мине. Бүлешер нәрсәбез юк дип, кул бирештек һәм үз юлыбыз белән икебез ике тарафка китеп бардык.

Шуның белән бу ыгы-зыгы һәм кан коюларга чик куелыр, тынычлап эшебезне дәвам итәрбез дип өметләнгән идек. Ялгышканбыз... Артыбыздан күзәтеп йөргән булып чыктылар. Бер атна да үтмәде, шәһәр читеннән Фоманың вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән гәүдәсен таптылар. Шунда ук, “Бездән ялкынлы сәлам” дип язылган кәгазь кисәге табып алалар. Анда, имештер, минем имза куелган була... Милицияга чакырдылар. Полковник үзе кабул итте:

– Нәрсә, “доигрался”мы? – ди.

– Мин түгел, сез чаманы югалттыгыз булса кирәк, – дидем.

– Исбат ит, – ди бу, кычкырып көлә. – Анда, минем түгел, синең имза куелган документ тапканнар.

– Сез бит  минем эш түгеллеген яхшы беләсез, – дидем мин, тегенең күзләренә   туры карап.

Ул һаман көлә. Аңарга рәхәт.

– Сине без кулга алырга тиеш бүген үк, – ди.

– Кулга алу өчен сәбәп юк.

– Сәбәп табу – безнең эш, – ди, һаман кет-кет көлә. – Чыгарып җибәрсәк, үзең өчен начар, сине Фоманың егетләре яшәтми инде хәзер...

– Әйе, сез шул хәлгә китереп җиткердегез безне, – дидем. Нигә куркып торырга тиеш соң әле мин аңардан.

– Безнең эшебез шундый – криминалга киртә кую һәм шәһәрне бандит группаларыннан азат итү.

– Безне бандит группасы санарга нигез бар идеме соң?

– “Нигез” кирәк түгел безгә, ә фактлар буа буарлык. Шәһәрнең урта җиреннән фронт сызыгы уздырып, гражданнар сугышы башларга кем кушкан иде сезгә!

– Сугышны без түгел, син башладың, син игълан иттең, иптәш полковник...

Шау-шу кузгатыр, күтәрелеп бәрелер инде дигән идем, исе дә китми тегенең, кет-кет көлә генә һаман.

– Башың исән булганга рәхмәт әйтергә кирәк, – ди. – Фома урынында синең булуыңда ихтимал иде ич.

– Сездән барын да көтәргә була, – дидем.

Шуннан, сигаретын кабызып җибәрде дә, әйтә бу миңа:

– Сине без кулга алырга тиеш бүген үк... Ә инде кайбер шартларга риза булсаң, дүрт ягың – кыйбла, дип, чыгарып та җибәрә алам. Кайсысын сайлыйсың?..

– Ә нинди шартлар инде ул?

– Бүген үк, кояш баеганчы, ике кисәк ягъни ике миллион долларны шушы өстәлгә китереп саласың.

– Андый акчаны мин кесәдә йөртмим. Бик тырышканда да бүген үк андый сумманы таба алмыйм, – дидем. Ә күңелдән генә “тот капчыгыңны” дип уйлап куйдым. Һәм шулай да, моны өметләндереп булса да, исән-сау чыгып китү җаен чамаладым.

– Ярар, – диде бу. – Иске дуслык хакына вакытны бераз кичектереп торырга да булыр. Бер атна... Ишеттеңме – бер атна? Төгәл бер атна эчендә хәл итмәсәң, ул чакта инде үзеңә үпкәлә...

– Килештек, – дип, хушлашмый гына чыгып киттем.

Һичкемне эзләмәдем, берәүгә дә шалтыратмадым, очрашмадым. Өйгә кайтырга ярамаганлыкны да яхшы беләм ич. Эзне бутап шәһәрне урап-урап йөрдем дә бер танышымның офисына кереп бикләндем. Куркудан да түгел, шулай кирәклеген беләм... Киңәш-табыш иттек тә, шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итми булмас, дигән фикергә килдек. Кунаклары килгәндә, йомышлары чыкканда без аңарга һәрчак ярдәм итә торган идек. Аңлар, чыгырдан ычкынган полковникны үз урынына куйса ул гына куяр дип өметләндек. Шундук кабул итте үземне. Барысын да ачыктан-ачык сөйләштек һәм аңлаштык та кебек. “Борчылма, барысы да яхшы булыр. Полковник белән бүген үк сөйләшермен” дип, кофе белән сыйлап, озатып калды бу мине.

 

Фото: Кинопоиск

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас