Чәчмә әсәр
11 Мая 2023, 04:25

Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (5)

...Кайчандыр янып сүнгән йолдыз кебек, кыска гомерле генә булган Айгөлнең кабере дә инде әллә кайда, эчтә үк торып калды.

Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (5)Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (5)
Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (5)

(Ахыры.)

 Шәһәрнең үзәк базары йокысыннан бик иртә уяна. Таңгы биштән, алтыдан да калмый мондагы гадәти тормыш хәрәкәткә килә башлый. Ә тирә-як авыллардан сатар өчен ит, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башкаларын төяп килгән җиңел машиналар, исә, төнге өчләрдән үк җыела башлый. Капка төбен саклыйлар, чират алалар. Барысының да күңелендә теләк – өмет бер генә, һәркемнең шушы тимер капка аша алдан керәсе, сәүдә өчен уңайлы һәм отышлы урын алып каласы килә. Шаулашалар, гапьләшәләр, хакларны белешәләр. Алып килгән товарларын базар хаклары бизмәненә салып, хыялларында гына булса да, әйберләрен “сатып”, кулга эләгәчәк табышны исәплиләр. Авыл агайлары өйдә калган хатыннарыннан яшереп алып калачак акча- заначкаларына ничек “бәйрәм” итәчәкләрен күз алдына китереп, эчтән генә сөенеп куялар. Тик болары әле хыялда гына. Ә чынлыкта, исә, хәлләр күпкә катлаулырак. Базарның да язылмаган үз кануннары бар, имеш. Ә бу кануннар авыл агаен бер дә базарга кертү яклы түгел икән.

Менә таң беленә башлауга базар капкасы төбендә чират саклап таң аттырган агайлар янында әрсез адәмнәр күренә. Бу алыпсатарлар. Базар тормышына аларның йогынтысы бик зур. Алар ел буена көн дими, төн дими, ал-ял белми үстергән, җигештергән әйберен базарга сатар өчен килгән авыл бәндәсен хыял күгеннән җиргә сөйрәп төшерәләр. Аларның сүзе аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә:

– Бүген базарда мест нет. Бөтен сәүдә рәтләре дә заняты. Алдагы неделяда килегез, – дип лаф оралар алар.

Чынында, исә, урыннар бар. Хәтта “для сельских жителей” дигән махсус сәүдә рәте дә бар. Әмма риясыз күңелле авыл кешесе алыпсатарлар сүзенә шунда ук ышана. Чөнки ул авылда туып үскән. Ә авыл шәһәр кебек күп катлы түгел, ул бер генә катлы. Аның кешеләре дә үзе кебек үк бер генә катлы. Теләсә нинди ялганны бик тиз чынга ала. Кем алган урыннарны? Кайчан өлгергәннәр?.. Анысы мөһим түгел, имеш.

Урын юк, и вәссәлам шуның белән. Кикриге шиңгән авыл “сәүдәгәр”е алып килгән итен, маен, каймагын, яшелчәсен кире алып кайтып китәлми ич. Мондый товарны бит тиз арада сатып алучыга җиткерергә кирәк. Әз генә соңардыңмы – бетте. Аның шунда ук сыйфаты югала. Ә товарның сыйфаты аны сатудан кергән табышка турыдан-туры бәйле бит, югыйсә. Димәк, ел буена түккән хезмәтең юкка чыга, әйбер саткач, акча кергәч, шуны алам, моны алам дигән хыяллар челпәрәмә килә. Ә базарның алыпсатарын өйрәтәсе юк, ул үз эшендә “елан аягын кискән” кеше. Менә ул җилкәсен кашып тирән аптырашта басып торган авыл агаена “ярдәм кулы сузарга” ашыга:

– Әйдә, миннән бер изгелек булсын... Хәлеңә керәм инде... Бөтен кешеләр дә бер-берсенә туганнар һәм братлар бит... Шулай буларак кына товарыңны алып калам, – ди ул.

 Бу “яхшы” хәбәргә авыл агае сөенеп китә. “Авызыңа бал да май” – дип, “изгелек” кылучы янына елыша. Тик, әттәгенәсе, алыпсатарның тәкъдим иткән хакы хыялда күрергә теләгән хакның яртысы гына икән бит. Менә бит хикмәт нәрсәдә, авызын корт чаккыры. Икеләнеп калган агайга бу “чын” хакны дәлилләп бирергә дә иренмиләр бу шома адәмнәр:

– Товарны суыткычта саклау өстәмә чыгымнар таләп итә, бу – бер. Аны интегеп басып торып көн озынына сатарга кирәк, бу – ике. Плюс электр энергиясе, плюс базарга түләргә, плюс өстәл – үлчәүгеч өчен түләргә, – дип тезеп китәләр, минсиң әйтим.

Ахыр чиктә авыл кешесе зур өметләр баглап үстергән, җитештергән продукциясен алыпсатарга ярты хакына биреп кайтып китәргә мәҗбүр була. Ә товар хуҗасыннан талап, дигәндәй, алынган “отыш” алыпсатарлар һәм Алька кебек сатучылар кесәсенә кереп ята. Бу җитештерүче – алыпсатар – сатып алучы тәр- тибендәге базар схемасы шулай еллар дәвамында бер дә какшамый эшли дә эшли. Базарда ике дурак бар, имеш. “Кемдер – байый, кемдер – бөлә. Кемдер – елый, кемдер – көлә”, – дип, нәкъ менә шушы ике категориягә караган кешеләр турында әйтәләрдер дә инде ул.

...Төнлә йоклый алмаган Айгөл үзен бик начар хис итте. Аның йончу кыяфәтен “иртән клиент каршына чыкканчы” дип, йөзенә җентекләп салган макияжы да яшерә алмады. Базар сатучысының күзе үткер. Айгөлне шунда ук “күрделәр”. Китте сорашу, әдәп өчен генә хәл-әхвәл белешү, бер файдасыз киңәш бирүләр.

Ахирәтләренең теңкәгә тигеч сорауларыннан котылуга, аның янына Алька-Әлфия килеп җитте.

– Сәлам, Айгөлкәем! Базарком сиңа бүген төштән соң “спецобслуживание”гә барырга дип әйтте. “Бурыч”ыңны онытмагансыңдыр бит?.. Так что... Әзерләнеп тор.

Иртәнге йөрәк даруыннан соң сүлпәнәеп калган Айгөл нәрсәдер әйтергә укталган иде, Алька аңа бер сүз әйтергә дә ирек бирмәде:

– Юк, юк, юк һәм тагы бер тапкыр юк. Ишетергә дә теләмим. Барысын да соңыннан аңлашырбыз... Сине машина килеп алыр... Менә, акыллым, сиңа бүгенге өчен “эш хакы”.

Әйтерсең, ай күрде, кояш алды. Алька-Әлфия албыргап басып торган Айгөлнең кулына бер уч акча салып, шул арада юкка да чыкты. И-и-и-и, бигрәкләр дә әйбәт инде шушы Алька, минем турыда кайгырта... Акча... Кара син аны, үзе күп кенә,  дигән уйлар белән акчаны сумкасына яшерде Айгөл.

Соңгы вакыттагы уйлар шаукымыннан аның башы шаулый. Ә бөтен тәне ниндидер йокыга китү халәтендәгедәй тарау, хәлсез иде. Җитмәсә, клиентлар да бермә-бер артып китте. Үзе сата, үзе уйлый: “Нәрсә булды соң әле бу?.. Спецобслуживание диме?.. Нинди спецобслуживание?..

Ә-ә-ә-ә, мөгаен күчмә лоток белән читкә чыгып сәүдә итүдер ул. Урам чатында ачык һавада товар реализацияләүне сатучылар бер дә өнәми шул... Шуңа күрә андыйга күпчелек очракта җитәкчеләр каршында нинди дә булса гаепләре булганнарны җибәрәләр... Ярый, барырмын... Болай хакын да алдан биреп куйгач,  дип, һаман уйлана күңелендә бер начар тойгы да булмаган Айгөл.

Менә тагы бер кызык: нишләптер ул бүген бер клиентны да алдамады. Ничектер, киресенчә, Ходай үзе кушкандай, һәр сатып алучыга күбрәк изгелекләр эшләргә ашкынды. ... Билгеләнгән сәгатькә аны тәрәзәләренә тонировка эшләнгән затлы кара машина килеп алды. Иртән күпләп кабул иткән корвалол тәэсиреннән һаман рәхәт кенә “оеп” ул үзенең кайда килгәнен дә сизми калды. Яңа гына дөньяга туган сарык бәрәнедәй чиста күзләре белән мөлдерәп таныш булмаган өйләргә каранган хатын үзен кая алып килүләрен төпченергә уйлады. Аның мәгънәсез тоелган соравына машина руле артында килгән такыр башлы әзмәвердәй егет ямьсез итеп тешләрен ыржайтып елмаю ишарәте чыгарды да:

– Что, первый раз что ли? Там сама узнаешь, – дип, дорфа гына төртеп кызыл кирпечтән салынган бинаның арткы ишегеннән эчкә алып кереп китте...

 Шәһәр базары “хуҗаларының” яшерен ял итү комплексы урнашкан бу бинада бик күп базар кызлары үз “бурычын” үтәде. Әмма үз сафлыгы өчен бар дөньяны тетрәндерерлек итеп елый-елый сугышкан, үзенә тимәүләрен әрни-әрни үтенгән мондый хатынны бу диварлар беренче тапкыр күрде. Тик алар өнсез иде. Бу телсез шаһитлар көчләүчеләрнең аяусыз тырнагына эләккән ятим кыз баланың елау-сыктауларына бер ничек тә эндәшмәде.

 Гомер буе җылыга, назга сусап кырыс балалар йортында үскән самими күңелле кыз баланың бу мизгелдә кичергән мең-мең газаплары, әрнеп елаулары җавапсыз калды. Бары тик бердәнберенә, сөйгән ярына гына тәгаенләнгән чиста саф тәненә шакшы кулларын ягарга теләүчеләргә бар булмышы белән каршы килгән Айгөлгә ниндидер укол казадылар. Хәзер инде, үз аңында булса да, аның бөтен гәүдәсенең кыл кыбырдатырлык та хәле калмады.

 Өстендә яткан базаркомның симез муеныннан, кып-кызыл итләч битләреннән йөзенә тамган шакшы тир тамчылары, аракы исе бөркелгән авызыннан аккан селәгәе Айгөлне тәмам тончыктырды. Үзен яклап бер нәрсә дә кыла алмау гаҗизлегеннән аның аңы югалып-югалып алды. “Пеләш баш”тан соң башкалар кулыннан да “үткән” бичара хатын ахыр чиктә нервлары какшаудан, йөрәк көчергәнешлегеннән аңын югалтты. Ә бозык күңелле “ял итүчеләр” үзләренчә “рәхәтләнеп” ята дип уйлаган һушсыз хатын өстенә берничә чиләк салкын су койганнан соң үзара көлешә-көлешә саунага кереп югалдылар. Салкын судан бер мизгелгә аңына килгән Айгөл, исә, үзен-үзе белештерми түшәм буйлап сузылган җылылык торбасына ниндидер табигый булмаган каудырлык белән күлмәк билбавын бәйли башлады...

***

 Бар якыннарын, таныш-белешләрен күңелсез аптырашта калдырып “бер сәбәпсезгә” эш урынында үз-үзенә кул салган Айгөлне үзенең егерме яше тулган көнне җирләделәр. Япь-яшь хатынның серле үлеме якын-тирәдә ярыйсы гына фараз-уйдырмалар, имеш-мимешләр тудырды. Кемдер:

– Балалар йортында үскән бу хатын, имеш, баш өянәге белән авырыган икән, шул чиренә түзә алмый асылынган икән, – диде.

Бәгъзе берәүсе:

– Ул сатучыны ревизорлар тикшергән, күп кенә товарының тулмавын ачыклаганнар, шуңа гарьләнгән, имеш, – дип сүз куертты. Тормыш үз агышы белән дәвам итә. Миллионлаган кеше яшәгән шәһәрдә барсы да булырга мөмкин. Кемдер – туа, кемдер – үлә, берәүләр – шатлана, икенчеләр – кайгыра, кемдер – елый, кемдер – көлә.

 Айгөлне мәңгелеккә җир-ана куенына биргән көнне бер өйдә шау-гөр килеп туй бара иде. Ашыйлар-эчәләр, җырлыйлар-бииләр. Кыскасы, шатлык куанычның иге-чиге юк. Кияүгә чыккан кызның туй күлмәге шундый килешле, шундый гүзәл, ап-ак иде. Энҗе-мәрҗәннәр белән чигеп эшләнгән күлмәк шундый матур иде... Аның иңбашлары, итәкләре һава өреп тутыргандай ка- бартып-кабартып эшләнгән иде... Ә бил өлеше киресенчә, нечкә тал чыбыгыдай зифа билне җиңелчә кочаклап, билгә сылашып тора иде... Туй табынының иң-иң түрендә бәхетле кызның әтисе утыра. Пеләш башына укалы түбәтәй кигән бу кеше шәһәрнең абруйлы бер адәме. Шулай булмый ни, ул бит үзәк базарда базарком булып эшли. Шушы изге ата ролендәге бу кеше кызына бик күп матур теләкләр әйтте. Аңа өстендәге шушы энҗе-мәрҗәнле ак күлмәгедәй ак бәхетләрнең гомер буе юлдаш булуын теләде ул. Кыз баланы шулай хөрмәтләгәне өчен аңа табында утырган бөтен куштаннары шаулатып кул чапты...

***

Менә шәһәр зираты. Ул фани дөньяда бөтен нәрсә туктаусыз үзгәреп, яңарып торган шикелле елдан-ел үзгәрә. Әйе, шәһәрләр зурайган саен аларның зиратлары да “үсә” бара. Узган вакыт белән бергә, кайчандыр янып сүнгән йолдыз кебек, кыска гомерле генә булган Айгөлнең кабере дә инде әллә кайда, эчтә үк торып калды. Аны табар өчен бик күп каберлекләр аша боргалана-боргалана барган таш сукмактан атларга кирәк. Каберләр дә кешеләр кебек. Аларның да кадерле булганнары бар, кадерсезләре дә юк түгел. Айгөлнең фанилыкта тынычлык таба алмыйча, мәңгелек дөньяларга киткән рухы инде бу җәһәттән тынычтыр. Чөнки аны еш искә алалар, аның каберенә киләләр, тәрбиялиләр, чәчкәләр салалар.

Менә тагын зиратка килгән маршрут автобусыннан өч бала иярткән ир белән хатын төште. Бер кочак раузалар тоткан бу парлар Илгиз белән Айсылу иде. Әйе, әйе, син ялгышмадың, укучым. Айгөлнең аянычлы үлеменә бер ел дигәндә, алар бергә кавышты. Бу ничектер тыныч кына, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Бу, бәлки, Айгизнең Айсылуга “әни” дип, ә Гүзәлнең Илгизгә “әти” дип дәшүләреннән башлангандыр... Бәлки, аларны уртак кайгы якынайткандыр?.. Ә, бәлки, бу җир йөзендә яралган тагы да бер чиста, саф мәхәббәттер?..

 Айгиз белән Гүзәл дә инде бертуганнар кебек. Алар энеләре – өч яшьлек Айбулатны да бик яраталар. Илгиз белән Айсылу Айгөлне мәңгелеккә тартып алган рәхимсез шәһәр тормышын ташлап авылга кайтып төпләнделәр. Аларга, яшь гаилә буларак та, яшь белгечләр буларак та, йорт тергезү өчен субсидия бирелде. Өч балалы тату гаилә зур, матур өй төзеп керде. Илгизнең әнисе дә картайды. Ул хәзер кадерле нәнәй булып оныкларын сөеп түрдә генә утыра. Тик килененә генә ул бер карасаң, Айгөл кызым, дип, икенче карасаң, Айсылу балам, дип дәшә. Әмма, ничек кенә булмасын, ул балаларының тормышыннан  канәгать булып, тыныч картлык кичерә.

Фото: Freepik.

Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (5)
Мөнәвис НИЗАМИ. Туй күлмәге. Хикәя (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас