Чәчмә әсәр
11 Мая 2023, 08:55

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (13)

Мине бүлмә уртасына торган җайлы гына кәнәфигә китереп утырттылар. Җайлашкан арада кайдандыр пәйда булган киң каешлар белән кул-аякларымны тарттырып ныгытып куйдылар. Куркалар, валлаһи, куркалар иде болар миннән.

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (13)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (13)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (13)

Нәкъ ярты сәгатьтән мин аның кыйммәтле иномаркасына кереп утырган идем. Йөри-йөри ятланып беткән таныш юллардан без базага юнәлдек. Барып җиткәч шеф мине үзе артыннан ияртмәде, шкаф киңлек сакчылары артыннан барырга кушты. Без бер читтә урнашкан, биек коймалар белән уратып алынган иләмсез таш бинага юнәлдек. Тимер капка алдында коралланган сакчылар тора иде, аларын үтеп капкадан кергәч, тегеләренә игезәкләрдәй охшаган тагын сакчыларга юлыктык. Болар барысы да миңа сәеррәк тоелды, ләкин вакытыннан алда нәтиҗәләр ясарга ашыкмадым, алда тагын нәрсәләр булыр дип, тыныч кына атлый бирдем. Әлеге бинаның диварлары калынлыгы метрдан да артып китә иде, нык төзегәннәр, материал-фәләнне иркен тотынганнар. Өч катлы корылманың тәрәзәләре дә анда монда бер генә, алары да уймак кебек кенә иделәр. Катлы-катлы ишекләрне үтеп, без лифтта түбәнгә таба юл алдык, күрәсең, берничә кат подвал өлеше дә булгандыр. Борма-борма, тар гына коридорлар буйлап урап йөри торгач, мине кысан гына бүлмәгә керттеләр, шунда көтеп утырырга кушып, тышкы яктан ишекне бикләп алдылар да озатучыларым гаип булдылар. Шулай кирәктер дип мин таш сикедә шым гына утыра бирдем.

Урындагы вакыт белән биш сәгатьләп узгач, нәрсә дә булса белергә теләп, корыч ишекне төйгәләргә тотындым. Бер төрле дә хәрәкәт сизелмәде. Бүлмәне иңләп-буйлап йөреп чыктым, калын ишекләрне җентекләп өйрәндем, моннан чыгу турында уйлыйсы да түгел, таш капчыкта идем. Менә сиңа изге күңелле бәндә, нәрсәләр фаразлап мине бик астына утыртырга уйлады икән? Мине икенче берәр кеше белән бутап, шик тудымы күңелендә? Чын дөреслек, әлбәттә, аңа билгеледер дип уйларга да түгел, монысы әкияткә тиң булыр иде. Кайдандыр җиһан киңлегеннән очып килгән ториод белән бер машинада тирбәлеп киләм дигән фикер аның акылын алыр иде. Ярый, бераздан барысы да билгеле булыр, тагын очрашырбыз. иркенләп сөйләшербез әле без аның белән. Шулай тоела. Тышкы дөнья белән вакытлыча элемтәне югалту миңа куркыныч белән янамыймы? Иң мөһиме – вакытында энергия белән тәэмин ителү. Соңгы араларда җыелган ресурслар миңа кимендә ике атнага җитәрлек, автоном режимга күчү чарасын тапсам күпкә чыдый алам, әгәр дә ки кеше кабырчыгыннан котыла калсам, тагын да озаккарак. Тагын нинди куркынычлар яный миңа?  Кешеләрнең бер-берсенә физик тәэсир итүләреннән хәбәрдәр идек. Кешеләр тарафыннан иң еш кулланыла торган үтемле чара ул. Ләкин ул чараның миңа кагылышы шул кадәрле генә. Авырту тоймыйм, организм хәлсезлеге, органнарның эшчәнлеге шулай ук читләтеп үтәләр минем төп булмышымны. Көтәргә кала, җайлы форсат табып бу җәтмәдән котылачагыма мин тамчы да шикләнми идем. Ләкин минем белән көч сынашырга алынган дошманым мин уйлаганнан күпкә катлаулырак булып чыкты.

Көн үтте, төн үтте, шул чакта гына ишек янында хәрәкәтләр сизелде. Анда да ишекне ачарга ашыкмадылар, кечкенә уем барлыкка килде, ул өстәл төсле минем бүлмәгә таба ятты, кемдер шул дүрткел мәйданга ике савыт утыртты. Сүз әйткән кеше булмады, ишек артында түзем генә көтәләр иде шикелле. Берни эшләр хәл юк, мин кузгалып савытларны барып алдым. Уем ябылды, тагын тынлык урнашты. Ашарга китергәннәр икән. Әлбәттә, мин битараф идем савыттагы ризыкларга. Ләкин мине үз сурәтенә кертеп йөрткән гәүдә хакына бар булганны ялт иттереп куйдым. Әнә шундый тавыш-тынсыз аралашулар шактый озакка сузылды. Шунысы гаҗәп, ризык ташучыда һич бер төрле уй-фикерләр, хис-тойгылар чагылмый иде, әйтерсең, җансыз машина. Мин аннан җавап алырга теләп, төрлечә сүз кушып карадым, җавап итеп бер аваз да ишетелмәде.

Минем таймер күрсәтүләре буенча өч тәүлек тә унбиш сәгать үткәч, ниһаять ишек ачылды, таныш сакчылар күренде. Бу бәндәләр керә алган җирдән мин чыга ала идем, икесен бер төенгә төйнәү күз ачып йомган арада эшләнә торган эш иде. Әмма бу кадәресе минем планда каралмаган иде. Я, шуннан, чыктым да ди мин бу читлектән, кайдадыр барып урнаштым да ди, тик нәрсә отам? Минем бит төп максатым менә шул мәхлүкләрнең фикерләү сәләтләрен өйрәнү, акыл дәрәҗәсен билгеләү, йомшак якларын ачыклау. Яңа хуҗам миңа шундый мөмкинлекләр бирә ләбаса. Елмая төшеп каршы алдым мин үземнең җәлладләремне, торып бастым, баш кагып исәнләштем дә әле. Тегеләрнең йөзендә бер үзгәреш тә булмады. Мине урталарына алып тагын коридорлар буенча сәяхәткә алып чыгып киттеләр. Бу юлы кергән бүлмәбез элеккесеннән бераз зуррак иде. Мине бүлмә уртасына торган җайлы гына кәнәфигә китереп утырттылар. Җайлашкан арада кайдандыр пәйда булган киң каешлар белән кул-аякларымны тарттырып ныгытып куйдылар. Куркалар, валлаһи, куркалар иде болар миннән. Бу җаваплы эшне тәмамлагач, берсе кесә телефонын алып кемгәдер шалтыратты, хисап бирүе булды ахрысы. Инде төп рольне башкаручылар килергә тиеш буладыр. Чынлап та, бераздан ишек ачылды, минем хөрмәтле хуҗам, аның белән тагын бер киң бәдәнле адәм керделәр. Сакчылар күндәм генә чыгып киттеләр, бу ике бәндә минем каршыма килеп утырдылар, сүзсез-нисез мине күзәттеләр, мәгънәле итеп бер берсенә караштылар. Мин башлап сүз кушарга җыенмый идем. тыныч кына утыра бирдем. Сканер бу кешеләрнең күңелләре борчулы булуы хакында мәгълүмат бирә иде. Ни-нәрсәгә шулай хафага калганнарын әйтеп бирүләрен көттем.

– Кем син? – дип телгә килде шеф, тишәрдәй булып карап.

– Ничек инде кем? Таран яныннан үзегез алып киттегез дә мине. Урманчы мин, делянкада агач ектым, бераз акча эшләргә иде исәбем. Аннан Таран үз кырына алды, шуннан сез очрадыгыз...  – дип тезеп киттем мин.

– Урманчы.. – дип уртларын чәйнәде шеф. – Менә ничә көннәр бар информация чараларында чокчынып, компьютерларда казынып берәр төрле нәрсә табарга тырыштык без синең турыда. Энә очы кадәрле дә хәбәр юк. Ә бит үз эшләренең осталары көн дими, төн дими утырдылар бу сорау өстендә. Кабатлап сорыйм синнән, Кадир исемле егет, кем син?.. Кайдан килдең? Нинди максат белән? Кем җибәрде? Менә шул сорауларга эзмә-эзлекле җавап бирсәң генә без синең белән адәмчә сөйләшә башларбыз.

Менә шунда гына мин башта ук үзем тарафыннан җибәрелгән хатаны аңлап алдым. Ниндидер фигыльгә керердән алда, мин барысын кәгазьдә теркәргә тиеш идем бит. Чөнки бу планетада һәрчак тере җаннан алдарак аның кәгазьләре йөри!  Бихисап фаразлар яшен тизлегендә үттеләр минем хәтердән, нәрсә дип тә җавапларга белми мин авызыма су капкандай утыра бирдем.

– Ә монысына ни әйтерсең?

Шеф җиңел генә урыныннан кузгалып стена буена килде, кайдандыр экран пәйда булды, экранда минем кемнәр каршындадыр шәпләнгәннәрем, шамакайланганнарым күренә башлады. Әнә мин машиналар тулы трасса буйлап җилдерәм, монысында кул җитмәс биек койманы торган җиремнән аша сикереп чыгам, җан-фәрман чапкан этне куып узып китәм. Шуңа охшаш нәрсәләр белән тулган иде ун минутка сузылган кино. Кемнәрдер иренмәгән, җентекләп минем һәр адымымны төшереп йөргәннәр, кире каккысыз фактлар туплаганнар. Вак-төяк кенә булып тоелган нәрсәләр бергә туплангач, җитди нәтиҗәләргә этәргеч булып торалар икән. Ә бу турыда минем уйлап та караганым булмады. Хәер, яңа өйрәнәм генә бит әле мин, һәр көн гасырга тиң минем өчен. Ләкин бу акланырлык сәбәп түгел, түгел...  

– Телсез калдың син, егеткәй, үзең дә хәйран калдыңмы әллә күргәннәргә? Шулай шул менә, без дә аптырашта. Иптәш белән таныштырыйм башта, хәвефсезлек үзәгенннән Симон, бик тә хөрмәтле кеше. Мин фәкыйрегез дә күп еллар шул өлкәдә уралдым. Анда эшләгәннәр гомер азакларына кадәр тугры калалар үз һөнәрләренә. Яшерәсе-нитәсе түгел, Таран төркеменә килеп кушылуга безне кызыксындыра башладың син. Билгеле төндә башкалар белән тигез хәмер эчеп тә айнык калуың шиккә салды мине. Бу турыда сәгате-минуты белән билгеле булды миңа. Соңыннан кылган кылыкларың менә иптәшләрне дә сагайтты. Алдаштырып китереп булса да бер утырып сөйләшәсе килде синең белән, ачыктан-ачык, чын күңелдән, ирләрчә дип әйтик. Тагын шуны искәртеп куясым килә, без үзебезне канәгатьләндергән җавап алмый. сиңа моннан чыгу юллары юк. Аңлый торгансыңдыр, я син безнең белән хезмәттәшлек итәргә ризалык бирәсең, я хушлашасың якты дөнья белән...  

Сүзгә Симон да кушылды. Симон кеше исеме идеме, әллә фамилияме, анысын мин аңлый алмадым. Үз исеме дә булмагандыр ахрысы, хәер Фаддей исеме дә кушамат кына булгандыр.

– Видеороликны белгечләр дә карады, моның булуы мөмкин түгел, видеомонтаж дигән нәтиҗәгә килделәр. Чынлап та, адәм баласында андый реакция юк, миллиметрларны исәпкә алган күз үлчәме, реактив тизлек, компьютерларны уздырган уйлау сәләте...  Әйдә үз фикерләрендә калсыннар ул китап кортлары, ләкин без бит беләбез, чынлыкта бу трюкларның барысын да син эшләдең, бер төрле дә күз буулар юк монда. Ышан, Фаддей да, мин дә синнән күпне таләп итмибез. Бары тик ничек син шундый баш җитмәс осталыкка ия булдың, шуны аңлатып бирсәң, бик тә җиткән. Дустанә хушлашабыз, кирәк булса ярдәм итәрбез, әгәр дә безнең якта эшләргә теләк белдерсәң, бар куйган шартларыңа алдан ук ризалашабыз, әйт кенә...

Хәтерлисең булыр, Бишенче Башкаручы, өйрәндек без бу төбәкләрнең дәүләт системасын, саклау органнарынна зур игътибар бүлдек. Ләкин безнең белгәннәр ярым-йорты гына булды, җыелган мәгълүмәтләр шактый накыс иде шул. Суга керми йөзәргә өйрәнеп булмый ди бу халык, кешеләр белән бер казанда кайнамый алар төсле яшәргә, уйларга өйрәнеп булмый торгандыр инде ул. Менә шулай итеп бу җитди абзыйлар мине ике ут арасында калдырдылар. Авыз ачып нәрсә дә булса әйтер хәлдә түгел идем мин. Менә бүген килеп сиңа үткәннәр турында хисап бирер хәлдә булгач, ул четерекле хәлдән чыгу юлларын тапканмын мин. Ләкин алары турында алдагы элемтәдә. Бүгенге көнем куркыныч астында минем. Ичмасам аңлата да алмыйм сиңа утка салган халәтемне. Чөнки ториодларның сүзлегендә юк ул януларны аңлатыр сүзләр...  Координатор.

Фото: zhovta.ua

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (13)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (13)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас