

(Дәвамы.)
Теге мәңге туймас “Пләш баш”ка вакытында “живой товар” тапса, шул җиткән. Өстәвенә, Алька аның тиздән кияүгә чыгачак иркә кызына туй күлмәге дә табып бирде бит әле. Ә тегесе күлмәкне күргәч, әй сөенгән инде. “Әтием, син дөньяда иң изге күңелле, иң яхшы әти”, – дип үбә-үбә кочаклаган, шатлыгыннан үрле-кырлы сикергән, имеш...
“Кырын эше” базаркомга барып ирешкән Айгөл шул мәлләрдә тресттагы яраткан эшен ташлап базарга күчүенә үкенеп тә куйгалады. ... Бер-берсе өчен өзелеп торган Илгиз белән Айгөл арасыннан соңгы араларда гүя ки кара мәче узды. Тиктомалдан, дигәндәй, үпкәләшер булып киттеләр. Әле кайчан гына татулык утравының үзе кебек тоелган бүлмәләренә һаман элеккечә йөгерә-йөгерә кайталар, югыйсә, һаман шулай бер-берсен сагынышкандай, кайтып җитәләр... Күңелләрендә бер-берсенә ашкынып сөйләрдәй яңалыклары да күп. Әмма, турсаешып, бер-берсенең күләгәсе кебек дәшми генә йөриләр. Авызга су уртлагандай ләм-мим йөрү бик кыен икән лә. Хәбәр уртаклашырдай, хәл-әхвәл белешердәй якын кешесе булмый ялгыз гомер кичергәннәргә Аллаһ үзе ярдәм бирсен. Мондый “болытлы” кичләрдә аларны бары бер генә кеше татулаштыру көченә ия. Ул да булса – уллары Айгиз. Әйтерсең өлкәннәрнең гади булмаган халәтен сизенгәндәй, нәни “парламентер” аларны кулларыннан җитәкләп диванга утырта. Үзе шунда ук әттә белән әннәнең араларына кереп “чума” да, икесенең дә кулларыннан тоткан хәлдә сөйләнүен белә:
– “Әттә – миннә, әннә – миннә... Миннә, миннә сеззе кәллә геннә”, – ди. Бу сабыйның үзенчә: “Әти дә минеке, әни дә минеке, ә мин – сезнеке генә” дигән сүзе инде.
Ни хикмәт, шушы тылсымлы сүзләр, кыз белән егетне ярәштергән мулла вәгазедәй, ир белән хатын арасына җылы дулкын йөгертә. Алар үзләренең уртак мәхәббәт җимешләре булган уллары белән сөйләшкән булып, әкрен генә үз-ара аралаша башлыйлар. Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер, дигәндәй, теле ачылып җитмәсә дә, Айгиз үзенчә бытылдый да бытылдый. Әлбәттә, бала әле үз акылы белән аңлап җиткермәсә дә, нәкъ менә шушы риясыз бытылдавы белән ул өлкәннәр күңелендәге бар булган юшкынны юып төшерә. Тылсымлы таягы белән бер селтәнүдә тараткандай, гаилә күгендәге болытларны юкка чыгарган бер серле фәрештәгә әйләнә иде. Бала күңеле – чиста көзге. Бу көзгедә өлкәннәрнең һәр әйткән сүзе, кыланышы, һәр йөз-кыяфәте чагыла икән. Бала янында бер-береңә булган үпкәләр теләсәң-теләмәсәң дә “онытыла”. Көндәлек ыгы-зыгы арткы планга күчә, проблемалар тоныкланып кала. Менә әттә белән әннә нарасыйларының ике як битеннән чупылдатып үбеп алгач, өйдә тулысынча гаилә идиллиясе урнаша. Болытлы, томра көн дә кинәт кенә кояш чыгып киткәндәй була. Гаиләдә туган шушы татулык халәте шунда ук бала күңелендә чагылыш таба. Ул инде гадәттәгечә сикерә-очына, тәкмәч ата, әттәсенең җилкәсенә атланып “ат-ат” уйный башлый иде. Ә әннәсе, исә, тәмле итеп чәй әзерли, базардан “артып” кайткан тәм-томнарын өстәлгә тезә...
Ир белән хатын арасындагы бу үпкәләшүләр башта җиңелчә булса да, аның тамыры, әрсез чүп үләнедәй, һаман тирәнрәк төште. Сәбәбе әлеге дә баягы Айгөлнең күрше хатыны Алька – Әлфия белән тыгыз аралашуына кайтып калган низагта аларның берсе дә юл бирергә теләмәде. Шулай да Илгиз бар сабырлыгын тупларга тырыша.
Ирнең:
– Яратмыйм мин аны, аралашма аның белән, үтенәм синнән, – диюенә каршы Айгөл:
– Ул синең яратуыңа мохтаҗ түгел, бәгырем, сиңа мине яратсаң җиткән. Тик мин базарда ансыз – ике кулсыз бит, – дип җаваплый.
Хатынның кай вакытта: “Мин базардан арып кайтам, синнән күбрәк акча эшлим... Баланы карасаң ни була? Кичке ашны әзерлә”, – дип дорфарак сөйләшүе Илгизнең ирлек чәменә тиеп, күңелен китеп куя. Шундый вакытларда хатынына хәтере калса да, Айгөленең тиз арада акча колына әйләнеп китүендә Илгиз үзен дә гаепле саный. Теге вакыт катырак торган булсам, ул бит базар сатучысына әйләнми иде, дигән күңелсез уйларга бирелеп ала...
Беркөн аларга Айгиз кебек кенә нәни кызы Гүзәлне күтәреп Айгөлнең апасы Айсылу кунакка килеп төште. Бер-берсен нык сагынышкан туганнар кочаклашып күреште. Китте хәл-әхвәл белешү. Сөйләшеп сүзләре бетмәде һәм ул матур чәй табыны артында дәвам итте. Ике туган – Айгиз белән Гүзәл дә бер-берсенә бик тиз ияләштеләр һәм бөтен өйне бер итеп чыр-чу килеп уйный башладылар. Ә өлкәннәрнең башта көйле генә барган әңгәмәсе, әлбәттә, эш һәм яшәеш, акча табу кебек темаларны читләп үтә алмый иде. Тик бу соңгы вакытта Илгиз белән Айгөл арасындагы четерекле мәсьәлә булганлыктан, Илгиз шунда ук сагаеп калды. Шушы мизгелдә бу теманы кузгатмас өчен ул әллә нәрсәләр дә бирергә әзер иде, югыйсә. Тик Айгөл генә һәрвакыттагыча акча темасын урап үтәлми иде шул... Бәлки, апасы алдында мактанып алу тойгысы да булгандыр... Тик ничек кенә булмасын, бу сүз чыкты һәм ул тиз арада кискен юнәлеш алды. Яшьләрнең тату тормышына һәрчак сокланып караган Айсылу алар арасыннан кара мәче узганын сизми калмады, әлбәттә. Тик ул моңа ничек тә игътибар итмәскә тырышты. Башта кунак алдында әдәп сакларга омтылып сак кына әйткәләшкән яшьләр бер заман кызып киттеләр.
Илгизнең:
– Соңгы вакытта эштән бик соңлап кайта башладың, – диюенә Айгөл ярсып:
– Мин акча эшлим! – дип кычкырды.
– Айгиз белән миңа синең акчаң түгел, ә үзең кирәк бит, – дип хатынын тынычландырырга тырышты Илгиз.
Тик Айгөл, әйтерсең, өйдә кунак барын да онытып җибәргән.
– Минсез бит сез ачка үләсез, аңлыйсыңмы шуны?! – дип, бар бүлмәне яңгыратып кычкырып җибәрде ул.
Бу тавыштан балалар да куркышып тынып калдылар. Айсылу да, ниндидер куркыныч эчтәлекле спектакль карагандай, бу күренештән коты очып телсез-өнсез калды. Юк, ул сеңлесенең үзсүзлелеген белә иде. Айгөл сынса-сынар, әмма бөгелмәс. Ул балалар йортында тәрбияләнгәндә үк шундыйрак холыклы булды ич. Әмма Айгөлнең бу сыйфаты шул дәрәҗәгә җитәр дип һич башына китерми иде ул.
Тик бу “спектакль”нең дәвамы тагы да куркынычрак булып чыкты, һаман да сабырлык сакларга тырышкан Илгизнең:
– Элек бер дә ачка үлмәдек бит, акыллым, бер дигән яшәдек, – дигән сүзләренә каршы Айгөл базарда сату иткәндә биленә тагып йөри торган каешлы акча янчыгын ачып, бүлмә идәненә эреле-ваклы кәгазь акчалар чәчеп җибәрде.
– Ә-ә-ә, ул синеңчә яшәү идемени?.. Менә, кара!
Бу кәгазьләрне сезнең үлеп барган трестыгызда көн дә бирәләрме? – дип ярсып кычкырды ул иренә. Әнисенең тавышыннан елап җибэргән Айгизгә Айсылуның кызы Гүзәл дә кушылды. Ярсу хәлдәге сеңлесенә эндәшергә кыймыйча, ике баланы да кочагына алып юатырга азапланган Айсылу шулай да Айгөлгә сәерсенеп карап алды.
Аның:
– Син бит ялгышасың, Айгөл, бик нык ялгышасың, – дип эчке бер хәвеф белән әйтелгән сүзләре янып күмергә әйләнеп барган учакка коры утын өстәүгә тиң булды.
– Сез нәрсә?! Миңа акыл өйрәтергә икәүләп сүз куештыгызмы?.. Син... Син, апа, үз тормышыңны җайга сал әле... Очын-очка ялгап чак яшисең бит... Тулы итеп гаилә кор башта... Аннары миңа акыл өйрәтерсең, яме! – дип, тагы да ярсып китте Айгөл. Ишекне шапылдатып ябып аш-су бүлмәсенә чыкты да үксеп елап җибәрде ул.
– Менә шулай, – дип, Илгиз һаман да ике баланы кочаклап өнсез утырган Айсылуга гаепле караш ташлады. – Әллә базар бичәләре берәр бозым керткәннәр аңа, аңламассың?..
Апасы Айсылу – Айгөлнең киресе. Айгөл үз сүзен сүз итүдә чакматаштай каты булса, Айсылуның холкы үтә дә йомшак. Менә шушы юашлыгы, ана арысландай үз яз- мышы өчен сугыша алмавы аны, бәлки, ялгыш адымга дучар иткәндер дә... Бәлки, шуңа күрә ул бүгенге көндә ялгыз ана булып, бер үзе бала үстерәдер дә... Тик ничек кенә булмасын, шушы кичтә апасының кан саркып торган яраларына кагылды Айгөл. Иң авырткан җиренә тиде. Яңа гына шатлыктан гөрләп торган өйнең кинәт кенә бар яме китте. Ул бик көчле давыл узганнан соң пыран-заран килеп, сынып-кыйралып калган бакчага охшаган иде.
Әлеге мизгелдә, ялгызы таң аттырып утырган хатын шушы үткән хәлләрне кино картиналарыдай бер-бер артлы күз алдыннан кичереп тагы да калтыранып-тетрәнеп алды. “Нәрсә булды миңа?” – дип, йөрәк тирәсен угалады.
Башка вакытта тамчылап кына кабул итештерә торган даруны стакандагы суга шешәсеннән агызып кына эчеп җибәрде. Күңелсез уйлардан арынырга теләгәндәй, чигәләрен кысты, башын чайкады.
Тик уйлар, шушы үткәннәрдә калган ямьсез кылыгы өчен аңардан үч алырга теләгәндәй, һаман-һаман бичара башка тула тордылар... Ә бит апасына теге вакыт аның сүзләрен ишетү ифрат авыр булгандыр... Әле һаман булса үз тормышын кора алмаган Айсылу, бәлки, бердәнбер туганы булган сеңлесеннән ниндидер җылы сүз ишетү теләге белән килгәндер... Ә аларга, бала гына чактан ата-ана назыннан мәхрүм булып, үксез ятим булып үскән кызларга, җанга якын җылы сүз шундый кирәк бит... Шундый кирәк бит... ... Юк... Булмый болай... Ял көнне барсын да кунакка җыеп алырга кирәк булыр. Бәләкәй генә табын корырлар. Айгөлнең туган көне ич... Апасы, аның бердән-бер апасы, әлбәттә, үзе дә онытмагандыр... Айгөл әле Айсылу апасыннан гафу дә үтенер... Әйе, әйе... Теге вакытта каты бәрелгәне өчен кичерүен сорар. Алар бит ике туган – ике бөртек. Бер чәчәкнең ике таҗы. Бер-береңә алай каты бәрелү ярамый ич...
– Туй күлмәге... – Хатын бар фикер-уйларын бер йодрыкка тупларга теләгәндәй тагы башын тотты. – Туй күлмәге...
Ә-ә-ә-ә, ул бит туй күлмәген сатып җибәрде... Юк, юк...
Туй күлмәген сату зур ялгышлык булды... Энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән туй күлмәген, ап-ак яшьлек сафлыгы булган күлмәген дә кире кайтарып алса, нинди әйбәт булыр иде... Соңгы көннәрдә эзәрлекләгән күңелсезлекләр, үкенү тойгылары да юып алгандай юкка чыгар әле... Бәлки, киләчәктә трестка да кире кайтыр... Ул бит алдынгы штукатур-буяучы иде, аны һичшиксез кире алырлар... Илгизә белән тагы элеккеге кебек бергә эшләрләр... Чурт с ним базары, акчасы-ние белән... – Шушы уйлардан соң Айгөлгә җиңел булып китте. Дөм караңгы күңел чоңгылының иң-иң төбендә чак-чак кына бер яктылык сирпелеп алгандай булды. Шушы яктылык чаткысы аңа авыр уйлардан арынып, урыныннан торырга көч биргәндер. Ул гадәттәгечә, йөгереп йөреп, иртәнге аш әзерли башлады. Илгизнең бүген ялы бит. Айгиз дә бакчага барып тормас...
Йокылары туеп торгач, үзләре иртәнге ашны микродулкынлы мичтә җылытып ашарлар әле. Айгөл изрәп йоклап яткан якыннарын уятмый гына эшенә китәргә җыенды. Шулай да, чыгып киткәнче, бүлмә ишеген ачып иренә дә, сабыена да озак кына карап торды...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.