

Без шәһәр читендә урнашкан базага барып туктадык. Биек коймалар белән уратып алынган мәйданда иксез-чиксез агач, такта өемнәреннән, уңга-сулга чапкан техникадан, краннардан күзләр камаша иде. Шулар арасында кырмыскаларга тиң кешеләр йөгергәлиләр, зык кубалар, төрле тавышлардан колаклар тона. Кыскасы, мәхшәр иде монда.
Таранның алдагы көннәрдә китерелгән материаллары чират көтә икән. Без шуларга якынладык та, мин машина саклап калдым, ике дус кирәкле кешеләрне эзләп киттеләр. Кире килгәннәрендә үзләре белән бер хатын-кыз иярткәннәр иде. Култык астына кирпеч калынлыгы кенәгә кыстырган хатын үз дәрәҗәсен белеп вәкарь генә сөйләште. Өемнәрнең күп өлешен түбән сыйфатка төшерде, юк кына нәрсәләргә дә бәйләнде. Ни гаҗәп, минем хуҗалар теге ни әйтсә шуңа риза булып, баш кагып кына тордылар. Булган материалларны урап чыккач, әлеге хатын кенәгәсен ачып, кулына каләмен алды. Менә шунда инде Таран белән иптәше күзгә күренеп үзгәрделәр, бер алдына, биш артына чыктылар теге кырыс ханымның, уен-көлке телләреннән төшмәде.
– Мариночка, без бит иске танышлар, нигә араларны бозарга? Гомер булса киләчәктә дә бергә-бергә эшләрбез әле, – дип кырыкка бөгелде Таран, – син әйткәннәрнең барысы да дөрес, агачның кәкресе дә, бөкресе дә була инде аның. Әнә Африкада бамбуклар гына шоп-шома, ботаксыз, туп-туры була. Әллә бераз үзгәртәсеңме исәпләреңне? Кара әле бу Каф тауларына, – Таран артистларча килештереп кулларын як-якка җәеп җибәрде, – чуты-чамасы юк бит бу мөлкәтләрнең, кем хисаплап бетерә алыр дисең. Иртәгә вагоннарга төялеп гаип була бу таулар. Алар урынына яңасы өелә. Әйдә килешик: син киметкән кубатураларның һәр дистәсенә мин кесәдән алып биш меңне салам, син аларны бар, дип бу калын китабыңа теркисең. Миңа да яхшы, сиңа да файда, барысы шито-крыто, эт белән эзләп тә очына чыга алмаячаклар. Син – акыллы хатын, уйла, ашыкма, мин сине сатачагым юк.
Озак кына сатулашканнан соң, тәки килештеләр сәүдәгәрләр, бер-берсеннән риза булып хушлаштылар. Бу сатып алуда ике якта да кайнаган хисләр минем өчен яңа ачыш булдылар. Акылны эшкә җигеп, мокытлык, саранлык, хәйләкәрлек, алдашу, түбәнлек, мин-минлелек тойгыларын оста кулланып, җиңү тантана итүләрен күзәтү шулай да көчле энергия чыганагы булдылар минем өчен. Мин бөтенләй таныш булмаган халәткә күтәрелдем, бар вөҗүдемдә ниндидер үзгәрешләр башланды кебек.
Таран шул ук шәһәрдә яши булып чыкты. Яшеллеккә күмелгән ике катлы өенең аскы катында миңа да бүлмә табылды. Өй тирәсендә уралган сакчылары, хезмәтчеләре белән танышып уртак тел таптык. Барыбыз бер үлчәмгә тегелгән төсле идек без: хуҗа кушса – кузгалабыз, эш юк чакта бер казанда кайныйбыз. Таранның сирәк йөрим дигән сүзләре буш булып чыкты, бүрене аяклары туйдыра дигәндәй, юлдан өзелми иде ул. Төрле районнарга чәчелгән делянкаларына ревизия ясый, бизнес эшләре белән башкала юлларын таптый, һич булмаса күңел ачуны сәбәп итеп әллә кайларга олага. Әлбәттә, бу йөрүләрнең минем өчен бер авырлыгы да юк иде. Ник дигәндә хуҗам мине һәрдаим яңадан яңа энергия чыганаклары белән тәэмин итеп торды. Әлеге чорда миңа шуннан артыгы кирәкми дә иде. Акыл эшчәнлеге хуҗамның югары дәрәҗәдә дип билгеләмәс идем мин. Белем ягы чамалы, ниндидер югары уку йортында укып булашкан булса да, күбрәк вакыты сыра чөмереп, кызлар артыннан чабып үткән, аның сөйләүләренә караганда. Планетаның бу киңлекләрендә күптән түгел зур гына үзгәрешләр булып үткән икән. Элекке әхлак нормаларының кыйммәте нык төшкән, яңа буын яңа кыйммәтләргә табына башлаган, көчлеләр заманасы башланган. Кулына диплом алган яшь белгеч теге катыргыны ераграк тартмага яшергән дә, шәрран яра акча эшләргә алынган. Вак-төяк белән сату итеп чатта торган, ларек ачып, төрле сорт химия белән сәүдә иткән. Бераз мая җыйгач, агач эшенә алынган. Хәзерге көндә ул нык басып тора иде җирдә, сәүдәсе җайга салынган, акча килә, таныш-белеш күп. Гомумән алганда, начар кеше түгел иде хуҗа, тик бераз ми сырларында югалтулар кичергән. Мәсәлән, башкаларга карата миһербанлык хисе, тугрылык, гаделлек, игелеклелек ише тойгылар бөтенләй юк иде аның хәтер сандыгында. Аның аралашкан дус-ишләре дә үз тиңнәре иде.
Башта безнең аралар якынаеп киткән төсле булды. Ул минем һөнәрләремнән бик тә канәгать иде. Оста машина йөртүем, бар информацияне истә тотуым, мизгел эчендә яңалык үзләштерүем һәм башка бик күп якларым аны гаҗәпкә калдырды, ул иптәшләре арасында минем белән горурланудан бушамады. Башкалар да, әлбәттә, таң калалар иде минем чыгышларга. Ләкин вакыт үтү белән Таран миңа кырын карый башлады, читләштерергә тырышты. Мәгънәсен башта ук аңлап алган идем инде, мин ул кыланганнарны кылана алмыйм, әнә шул саруын кайната иде аның. Еш кына ул кордашлар табып, бәйрәм ясарга ярата иде, ә мин ул ачы суны чиләкләп кулланудан бер кызык тапмадым, тәэсире дә шул тикле генә булгач. Градус өстәгәч, ул көч-куәтен күрсәтәсе килеп, мускулларны язарга корбан эзли башлый, кан күрсә, тотрыксызга әйләнә. Андый очракта мин читтәрәк булырга тырышам, арага кереп барысын бер өемгә өеп кую мәгънәсезлек булыр иде. Таранга эләккәләгән чаклар да булгалый. Соңыннан ул мине гаепләп пыр туза. Хатын-кыз мәсьәләсендә дә аның үз карашы. (Бу хакта, мөмкинлек чыкса, мин тәфсилләбрәк аңлатырмын әле.)Акча өчен барысына риза булып торган иркәләр кирәкми имеш аңа, бернәрсә аңламаган-белмәгән үсмерләр бир. Хәер, акчалы бәндәләр теләгән теләкләренә ирешер юлларын табалар инде. Әмма Таранның бу мәсьәләдә минем битараф калуларым җен ачуларын чыгара иде. Баштарак ул мине төрлечә мыскылларга, ачуымны чыгарырга тырышып карады, ихахайлап очраган берсенә бу якларымны кимчелек күреп сүз таратты. Мин тыныч калгач, ныклап кәефе китте. Шуны ачыкладым мин, уртакул кешеләр һәрвакыт тирә-яктагыларны үз арбаларына утыртырга, үз җырларын җырлатырга омтылалар. Һәркемне үз үлчәмнәренә салып үлчиләр һәм, әлбәттә, башкалардан үзләрен яхшырак итеп күзаллыйлар. Әгәр кем дә булса алардан тырнак очы кадәр генә артык булсалар, төрле юлларын табып, кырык төрле хәйләгә барып, аны нәҗестә аунатырга укталалар. Уйлаганнары тормышка ашса, тәмам мескенне кешелектән чыгармый туктамыйлар.
Таранга да минем икенче төрле булуым һич охшамады, үзе белән ияртеп алып киткәненә үкенә башлаган иде шикелле. Шуңа да бер табигать кочагында киң алдырып оештырылган зур мәҗлестә мәртәбәле кунаклар алдында минем осталыкларны күрсәтеп мактанганнан соң, база шефы тәкъдименә кушкуллап ризалашты. Бик тә пөхтә киенгән, акыллы чырайлы, аз сүзле ул кешенең токымы сизелеп тора иде. Әнә шул зыялы зат минем машина сикертүләремә, очып-кунып йөрүләремә шаккатты. Тамашадан соң кунаклар кайсысы кайда таралышып күңел ачканда бу адәм мине бер читкә чакырып алып көтелмәгән тәкъдим ясады:
– Сез искиткеч талантлы кеше, – дип соклануын белдерде ул. – Ышаныгыз мин күпне күргән, күпне белгән, озын гомер юлы үттем, чәчләр көмешләнде, – ул шаярып дулкынланып торган ак чәчләрен таратты, – әмма бу кадәресен күрергә туры килгәне юк иде. Күңелем белән тоям, монда оештырган шоу сезнең сәләтләрегезнең бер өлешен генә ачты. Бу караңгы почмакта сез юкка чыгачаксыз, таралып-чәчелеп әрәм булып бетәчәк Ходай биргән илһамыгыз. Сез бит яшь кеше, якты дөньяга чыгарга кирәк сезгә, үзегезгә тиң шәхесләр белән аралашырга, үсәргә, яңадан яңа биеклекләргә үрләргә. Чын күңелдән әйтәм, бу сүзләрне мин ниндидер максатлардан чыгып сөйләмим, миңа инде җитәре җиткән, хәтта артып киткән, җыйганын исән-аман рәхәтен күреп бераз яшәргә язсын. Мине сезнең искитәрлек чыгышларыгыз таң калдыра, бу бит кабатланмас феноменаль күренеш! Шуңа да сезгә киңәшем бар, ташлагыз бу аюлар почмагын, мин сезне үзем белән чакырам. Мөмкинлекләремнән чыгып, ә минем мөмкинлекләрем бар, мин сезгә яңа тормыш башларга ярдәм итәрмен. Башкалада шактый дәрәҗәле танышларым бар минем, кирәк булса Мәскәүгә юл ярырбыз. Сезне бөтенләй икенче тормыш көтә: дан, байлык, оҗмахка тиң илләр, гаҗәеп могҗизалар. Ах, сез аңлап җитмисез үзегезнең нинди талант икәнегезне... Я, нәрсә дисез?
Мин җавап бирергә ашыкмадым. Бер яктан караганда, бу тәкъдим отышлы тоелды. Нәкъ минем теләкләргә рас килә төсле, зуррак масштабта фикер йөртәчәкмен, кирәкле информациягә ия булачакмын, бәлки, хөкүмәт структураларына якынлаша алырмын. Бу минем баш әйләндергеч хыялым иде. Үзем хөкүмәт даирәләренә үтеп кереп, ил белән идарә иткәннәр белән якыннан танышып, аларның эчке дөньясын җентекләп өйрәнеп, шул биеклектән безнең киләчәк турында билгеле фикергә килү! Әлбәттә, тормышка ашмас хыял төсле. Ләкин хыялга омтылмаган ториод – сүндерелгән ториод. Мәсьәләнең икенче ягы да бар иде. Минем бу планетага килеп эләгүем – уникаль күренеш. Моны тормышка ашырыр өчен баш җитмәс чыгымнар түгелгән, күпме акыл ияләре баш ваткан. Ториодларның яшәү-яшәмәве миңа бәйләнгән дип әйтергә була. Яхшы гына урнашып, уңышлы тәҗрибәләр үткәргән җирдән билгесезлеккә барырга ризалашуым ничек тәмамланыр? Нәрсә көтә мине алда? Әйтик, мин монда чиксез күләмдә энергия табам, теләсә кайчан аны үз субстанциямә күчәргә файдалана алам, һич булмаса, вакытлыча сүнү режимына күчәргә мөмкинлек бар. Ә бу зат, Фаддей Апполинариевич, кем ул? Миңа мәгълүм булганы: зур база хуҗасы, чиксез байлыкларга ия, шуның белән тәмам белгәннәрем. Карап торуга мөләем, сөйләшүе ипле, йомшак, күзләре нур сибә төсле. Чынлап та шундыймы ул, әллә битлеккенәме тышкы күренеше. Минем ялгышырга хакым юк. Һәр сызатын, һәр адымын, торышын-утырышын өйрәнергә, һәр сүзен, кыланышын үлчәүгә салырга, шуннан гына ныклы карарга килергә иде. Ләкин вакыт юк дәрәҗәдә, вакыт кыса иде мине.
Өздереп кенә җавап бирмәдем, Таранга сылтандым, мин бит аның кешесе. җибәрәме, юкмы әле, янәсе. Тимерне кызуында сугарга өйрәнгән, ахрысы, шул тирәдә уралган хуҗамны бармак кагып кына чакырып та китерде.
– Без менә хөрмәтле иптәш белән киңәш-табыш иткән идек, – дип аңлатырга да алынды, – бик күңелемә охшады синең шоферың. Нигә карурманда бикләп тотасың аны? Һава җитми аңа монда, иркенлек, планида юк. Шундый сәләтләре белән агач төпләре исәпләп гомер үткәрә. Бәлки, минем белән китәргә рөхсәт итәрсең? Ярдәм итәргә кирәк егеткә, безне киләчәктә яхшы сүзләр белән искә алыр...
– Мин кушкуллап риза! Мин сезнең теләкләрегез белән һәрчак риза, мәңге тәңгәл киләләр алар. – Таран бераз исерә башлаган иде инде. – Шеф! Мин үзем сезнең колыгыз булырга риза. Әйтегез генә, дөнья чигенә китәм сезнең арттан!
Киң елмаеп мине үгетләргә тотынды:
– Давай, ычкындырма фартны. Алтын кеше безнең шеф, үзе ярдәм итәм дип тора. Күпләрнең төшенә дә керми мондый бәхет, ну мине дә онытма, бер тартма шампанский синнән...
Фаддей Апполинариевич мине тагын читкәрәк тартты.
– Я ни дисең?
– Кинәт булды бит әле, бер кадәр вакыт бирсәгез... – дип сузарга тырыштым мин.
– Нәрсә озын-озак уйлап торырга, ярты сәгатьтән кузгалабыз. Минемчә. бу очракта икеләнеп торуның кирәге юк. Күпкә отышлырак вариант тәкъдим итәм бит...
Фото: amic.ru