Чәчмә әсәр
8 Мая 2023, 04:00

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (5)

Тәрәзәдән тотып атсалар да, ни эзләүче, ни табучы булмаячак бит... Балыкларга ризык була язганмын түгелме...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (5)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (5)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (5)

...Яныбызга килгән саен, мөлаем елмаюын калдырып, тын гына үз эшен башкарып йөргән официант кыздан кала, эндәшүче, ялгышып кына булса да үзебезгә игътибар юнәлтүче булмады кебек. Без шулай икәүдән-икәү генә әйләнә-тирәбездәге иксез-чиксез океан киңлекләре һәм тигез бер ритмда кабатланып торган дулкыннар шавы белән хозурланып утыруыбызда булдык. Ара-тирә су тарафыннан йөрәкләрне җилкендереп салкынча җил исеп куя. Баш очындагы зәңгәр күктә йолдызлар җемелдәшә, нидер аңлатырга теләгән сыман, араларыннан берсе каршыбыздан гына якты эз сызып узды шунда. Без инде монда якташларыбызны очрату уе белән килүебезне хәтердән дә чыгарган идек бугай. Гомер күрмәгән-ишетмәгән ризыкларның тәмен татып, ара-тирә фужердагы шәраб белән авызны чылатып кәеф-сафа корып утырган көнебез... Шулчак, бөтенләй уйламаган һәм көтмәгән җирдән, дулкын шавына кушылыпмы, әллә түбәндәге катлардан тонык кына ара-тирә ишетелеп алган музыкага ияреп, колакка бик тә таныш һәм җылы сүз чалынып киткән кебек булды. Өнемдәме, әллә төшемдә булдымы бу, дигән уйлар белән сагаеп калдым. Бар игътибарымны шул аваз килгән тарафка юнәлттем. Әмма,башка берни ишетмәдем.
          – Әллә саташамын инде, колагыма кемнеңдер саф татарча “Әни” дигәне чалынып киткән кебек булды, – дидем, Валентин Васильевичның үземә булган игътибарын тоеп.
          – Мин дә ишеткән кебек булдым. “Әни”сүзе миңа да таныш, үзең беләсең, мин бит Чиләбе якларында татар-башкортар асында туып үскән кеше, – диде ул. Һәм бармагы белән мин арка терәп утырган тарафка күрсәтте. – Ялгышмасам, ул тавыш әнә теге ишек ачылып ябылган арада ишетелеп калды. Кемдер керергә дип ачкан иде ул ишекне, әмма кермәде, гафу үтенеп, ишекне кире ябарга мәҗбүр булды.
          – Бу безгә тоелган гына булса кирәк.Үзегез уйлап карагыз, монда каян килеп чыксын икән татар?..
          – Шулаен шулай да... – дип, уйга калып торды ул бераз. – Урыслар булган җирдә татар булмый калмас. Онытмаган булсаң, без бит монда үзебезнең якташларны эзләп килгән идек кебек.
          Ниятемне аңлатып яисә кемнән дә булса рөхсәт фәлән сорап тормадым, кинәт урынымнан калкынып шул ишек тарафына кузгалып киткәнмен. Игътибар итүче булмады кебек, миндә кемнең эше булсын. Сак кына адымнар белән ары уздым, аннан бире борылдым. Колак белән генә түгел, гүя бар күзәнәкләрем белән тыңларга тырышуым, ләкин һич ни ишетелми. Кире борылып килдем ишеккә таба, һәм, сагаеп,  туктап тордым бераз. Тып-тын... Әмма, “Әни” сүзе кайдан ишетелде алай булгач?..

Тәвәккәлләп кинәт ишек тоткасына кулым суздым һәм күз чите белән, аның фикерен белергә теләп, юлдашыма карап алдым. “Бар кер, курыкма...” дигәнне аңлатып изәде ул кулын.
          Шакыдым. Җавап бирүче булмады...Тагы шакыдым һәм ишек тоткасын үземә таба тарттым. Кабинетның түрендә үк калку гәүдәле бер ир-ат ишеккә аркасы белән басып тора. Ачык тәрәзәгә йөзе белән капланып океан шавын тыңлый идеме,   керүчене абайламый торды ул башта. Мин тамак кырырга мәҗбүр булдым. Кинәт сискәнеп куйды ул һәм кискен борылып башын күтәрде. Шулчак аның шактый кызара төшкән күз төпләрендә яшь тамчылары булуын абайлап өлгердем. Булдыра алганча итагатьле генә итеп инглизчә эндәште ул миңа:
          – Әфәндем, сез монда ялгышып кердегез булса кирәк...
          – Исәнмесез, мин сезне күрергә диеп кердем, – дидем, саф татарчалап. Аңласа – әйбәт, аңламаса да гаеп түгел ич, гафу үтенермен.
          Башына китереп суктылармыни, баскан җиреннән артка чигеп куйды ул кинәт. Әмма бу халәте күз ачып йомган арада узды, үз-үзен шундук кулга алды тагы,  ялт-йолт кына бер ишеккә, бер ачык тәрәзәгә каранып торды. Һәм тәмам тынычланган атлы булып,  кесәсеннән кулъяулык чыгарды, кызара төшкән күз төпләрен ипле генә сөртергә кереште. Ул да түгел, мин аны-моны уйлап өлгергәнче, җәһәт кенә өстәл артындагы күн креслосына барып утырды. Нидер эзләве булдымы, уң кулы белән капшанып өстәл астына үрелде. Ә күзләре миңа текәлгән... Татарчалап биргән сәламемә генә ни сәбәпледер җавап бирми һаман. Аңласа, аңладым дисен. Аңламаса, инглизчә җавап бирсен,телсез түгеллеген беләм ич инде.
          ...Ниһаять, шактый көттерә төшеп булса да дәшәргә мәҗбүр булды ул:
          – Сез мине эзләп килдегезме? – диде, саф татар телендә.
          – Әйе, – дигәнмен, артык уйлап тормастан.
         – Ә кайдан белдегез?.. – диде ул,өстәл астындагы кулы белән һаман да кыштыр-кыштыр килеп.
          – Без тамак ялгарга дип килгән идек... Кабинет ишеге ачылып ябылган арада “Әни” дигән сүзегез ишетелеп калган кебек булды. Шушы җир читендәге кыргый атауда татарча сүз ишетү бик тә гаҗәп ич...
          – Сез ничә кеше?
          – Бер юлдашым белән икәү...
          – Икегез дә милициядәнме?
          – Юк, – дидем, елмая төшеп. Үземә дә кызык булып китте, чын детектив була язганмын ләбаса.
          – Интерпол алайса? – диде ул, тагы җитдиләнә төшеп.
          – Юк... Син инде безне алай ук зурлама. Гадәти язучылар без. Мәскәүдән Веллингтонга халыкара конференцияга килгән идек. Очраклы рәвештә менә шушы утрауга килеп чыктык.
          – Монда очраклы рәвештә килеп чыгу мөмкин түгел...
          – Ихтимал... Әмма, ышансаң – ышан,ышанмасаң – юк, без килеп чыкканбыз менә.
          Колагы ишеткәннәргә ышанырга  белми озак кына сынап карап торды ул миңа. Һәм иркен итеп сулыш алып куйгач, өстәл астындагы кулын югары чыгарды. Ә мин кызыксынучан, миңа барысын да белеп торырга кирәк, сорамый булдыра алмадым:
         –  Ә ул кулыгыз нигә гел өстәл астында булды?
          – “Сакланганны Алла саклыйм дигән”. Шундый мәкаль бар, ялгышмасам. Анда револьвер, ә бармак курокта иде, – диде ул, тагы да ачыла төшеп.
         – Минем дә кул кесәдә иде ич, – дидем,үземчә кызык ясап.
          – Күрдем, – диде ул. – Әмма ул кесәгез буш ич сезнең. Булса да, анда чәч тарау өчен тарак һәм кулъяулык булгандыр.
          – Каян беләсез?
          –  Безгә корал алып керү мөмкин түгел, ике кат тикшерү узып керәсез монда...
          Нәкъ шулчак тышкы яктан ишек шакыдылар. Валентин Васильевичның башы күренде:
          – Мин сине югалттым бит, Ринат. Исәнме-түгелме дип, карарга килдем менә...
          Керүчене аягүрә торып сәламләде кабинет хуҗасы. Шунда гына мин аның күп булса утыз биш-кырык яшьләрдә икәнлегенә, чандыр йөзе һәм чем кара чәчләренә игътибар иттем. Коеп куйган татар кешесе икән ләбаса. Ә Валентин Васильевич безнең тыныч һәм тату икәнлегебезне күреп керә-керешкә аңарга кулын сузды:
         – Валентин Сорокин, шагыйрь, – диде.
         –  Айрат, –  диде егет, икебезгә дә бер-бер артлы кул биреп.
          – Монда каян татар килеп чыксын дисең... Менә бит, очрашкансыз. Татарның булмаган җире юк шул аның, – дип, бу күрешүгә барыбыздан да күбрәк куанучы Валентин Васильевич иде булса кирәк. – Әйдәгез, нигә болай басып торасыз. Чыгыйк. Өстәл янына утырыйк, шундый очрашуны билгеләмиләрдимени... Бер иллешәр грамм уртлап куйганда да ярый.
          Шагыйрьнең күңеле киң, ишекне ача төшеп, чыгарга дип тарткалый ук башлаган иде инде ул безне.
         – Хәзер... Хәзер, миңа аз гына вакыт бирегез, булмаса, – дип, үз уйларына бирелеп ишекле-түрле йөрергә керешкән иде бүлмә хуҗасы. Ул нидер уйлана, икеләнә һәм анык кына бер фикергә килә алмый азаплана иде булса кирәк.
          Ул арада, ничек капылт кына килеп кергән булса, шулай ук көтмәгәндә кабинеттан чыгып та китте минем юлдашым.
          – Мин сезне көтәм, – дигән сүзләре генә ишетелеп калды.
          Тагы да икәүдән-икәү генә калгачтын, мин үз-үзен кая куярга, ни кылырга белми икеләнебрәк калган яңа танышыбыз Айратка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым:
          – Сезнең өчен бер-бер проблема тудырган булсак, гафу итегез. Уебызда яман ният юк иде.
          Минем ихласлыкка ышанды кебек ул. Әмма, бераз уйлана төшеп булса да, сорамый кала алмады:
          – Шулай да, Ринат абый, дөресен генә әйтегез, зинһар, сез монда безне эзләп килдегезме?
          – Һичкемне эзләмибез. Гел очраклы рәвештә генә килеп чыктык, дидем.
         – Океан эчендә югалган, картада эзе дә булмаган утрауга очраклы рәвештә килеп чыгу мөмкин түгел.
          – Күрәсең ич, без килгәнбез менә. Язучы бит ул – романтик. “Кыргый атау” дигән исеме җәлеп иткәндер...
          – Безнең монда килеп урнашуыбызга сигезенче ел китте, – диде ул, миңа туры карап. – Әлегәчә Русиядан килгән кеше юк иде...
          – Ә син үзең кайсы яклардан соң? – дип сорадым, кинәт, сүзне читкә борырга теләп.
          – Казан белән Чаллы арасыннан, – диде ул, туган авылын һәм районын атарга теләмичәрәк.
          Мин дә төпченмәдем. Әйтергә теләми икән, кирәкми.
         – Якташ икәнсең бит, – дидем. – Мин дә Казан белән Чаллы арасында урнашкан Мамадыш районында туып үскәнмен.
          – Мамадыштанмы? – дип, кайтарып сорады ул, тагы да үзләшә төшеп. Һәм шундук, әүвәлгедән дә болайрак үз уйларына бирелеп, моңсуланып китте. – Менә очрашу ичмаса... Мин әле генә шул тарафларда ялгызы яшәп ятучы әнием белән телефон аша сөйләштем.
          – Әни – кадерле кеше шул. Әни берәү генә була, аны һичкем алыштыра алмый, – дидем, якташым Айратның хәленә кереп...
          Әнисен искә төшергәчтен,  күңеле тагы да нечкәреп киттеме,  миңа аркасы белән борылып, ачык тәрәзә каршысына барып басты ул. Бер-ике мәртәбә тирән итеп сулыш алды һәм ярым борыла төшеп сорап куйды:
          – Китәргә ашыкмый торгансыздыр бит?
          – Юк иде кебек. Ашыгыр җиребез юк.
          – Алайса, сез юлдашыгыз белән утыра торыгыз... Теләгән ризыкларыгыз булса – сорагыз. Без бераздан... – диде, һәм башлаган җөмләсен тәмамаламыйча, кинәт,  төртелеп калды.
          Мин исә, аның “без” дигәнен игътибарсыз калдыра алмадым. Кайтарып сорарга кирәк санадым:
          – “Без...” дидең. Сер булмаса, әйт, монда тагы бармы безнең якташлар?
          – Әйе, – диде ул,әйтергәме-әйтмәскәме дип, бераз икеләнеп торгачтын.
          – Менә ничек?
          – Танышырбыз...  Барыгыз, Ринат абый, сез юлдашыгыз белән утыра торыгыз. Миңа аз гына вакыт бирегез, ярыймы?.. Ялгызым калып торырга кирәк, – диде ул, ачык тәрәзә аша иксез-чиксез ераклыкка сузылган океан киңлекләренә текәлеп.  
           Мин Валентин Васильевич янына чыгып өстәл артындагы урындыгыма барып утырдым. Башка берсен икенчесе бүлдереп төрле-төрле уйлар килә. Татар кешесе ничек итеп шушы җир читендәге илгә килеп, океан киңлекләрендә югалган уч төбе кадәрле  кыргый атауда яшәп ятарга мөмкин?.. Сигез ел, диде ич... Димәк, шул гомер әти-әнисен, туганнарын, бергә уйнап үскән дусларын күргәне юк... Сигез ел – аз гомер түгел. Ә күңеле нечкә... Күзләрендә моң, сагыш һәм яшь тамчылары... Кулы, ят кешене күргәч тә, ни сәбәпледер, әнә, револьверга үрелә... Ялгыш атып җибәргән булса шунда... Кеше кабинетына барып керергә бер хокукым да юк ич минем... Тәрәзәдән тотып атсалар да, ни эзләүче, ни табучы булмаячак бит... Балыкларга ризык була язганмын түгелме...
          – Йә, ничек, якташыңны очрату хөрмәтенә аз гына чиертеп алабызмы әллә? – диеп, күтәренке күңел белән каршы алды үземне Валентин Васильевич. Рәхмәт үзенә, эт эчәгеседәй бер-беренә уралып, чуалып беткән уйларымнан бүлдерде аның каравы.
          – Өлгерербез әле, – дидем. Ашау-эчү кайгысы түгел иде шул әлегә.
          – Нәрсә, бер-бер проблема бармы?
          – Бар да кебек, юк та кебек. Анык кына үзем дә аңлап җиткермәдем әлегә...
          – Сөйлә. Ул нинди проблемалы татар булып чыкты тагы?..
          Авызга текәлеп, миннән җавап көтә иде юлдашым. Күрәм, ул да җитдиләнә төште. Белә ич, без монда ят кешеләр, ул-бу килеп чыккан тәкъдирдә яклаучыларыбыз булмаячак. Озата килгән кызыбыз да хәер-хак булып калмады монда китүебезгә.
          – Хәтереңдәме, – дип, үзалдыма уйланып фикер йөртергә, бер очтан киңәшергә керешкәнмен. – Самолетта ук безне, бу егетләр хакында сүз чыккач, “пиратлар яисә качаклар” дип, кисәткәннәр иде...
          – Аның каравы, теге, безнең швед дустыбыз мактады гына бит үзләрен...
          – Минем дә яманларга җыенуым түгел. Шулай да бары да чиста түгел кебек монда.
          – Булмагае, – дип, кулын гына селтәде юлдашым. – Ташла әле син, юк-бар белән катырма башыңны. Нинди сүз ул – “чисталык”. Йә, әйт, кайда бар ул чисталык, илеңдә булмаганны кыргый атаудан эзләмә инде син.
          Валентин Васильевич белән килешми мөмкин түгел. Әдәп-әхлак һәм дөреслек-чисталык хакындагы бик тә матур тоелган өмет һәм хыялларның юкка чыккан, кадерсезләнгән дәверендә яшибез ич. Бер ни эшләп булмый... Кешелек җәмгыяте элек электән гел чисталык һәм камиллеккә генә омтылып алга бара, бер карасаң. Ә чынбарлык шуның нәкъ киресен күрсәтә, киресен раслый килә.
          – Сез хаклы, – дидем җавапка. Әмма, фикеремне дәвам итү нияте белән ачкан авызымны йомарга мәҗбүр булдым. Каршыбызга, мөлаем елмаеп, өр яңадан киенеп-ясанып чыккан якташым Айрат килеп баскан иде.
          – Әйдәгез, – диде ул, саф урыс телендә эндәшеп, – сез бүген безнең кунагыбыз. Рәхим итеп минем арттан кузгалыгыз.
          – Без әле түләмәгән, исәп-хисапны өзик тә.. – дигән сүзебезне ярты юлда бүлдерде ул, тыңларга да теләмәде.
          – Сез безнең кунак, дидем. Ә без монда хуҗа!.. Кузгалдык...
          – Түләмәскә дигәндә  без карышмыйбыз, бик рәхәтләнеп риза, – диде, үзенә генә хас бер эчкерсезлек белән ихлас көлеп җибәргән Валентин Васильевич. – Без – язучы халкын Совет заманында кесәне капшамый гына кунактан кунакка йөрергә өйрәткәннәр иде инде. Шулай бит, Ринат...
          – Андый чаклар да булды, – дидем, юлдашымның сүзен хуплап.
          Айрат безне, үзе артыннан әйдәп, спираль сыман югарыга күтәрелгән тар гына  баскычтан алып менеп китте.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: wp-s.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас