Чәчмә әсәр
7 Май 2023, 04:00

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (4)

Ә безнең исә, сезгә мәгълүм булганча, планнар бик зурдан. Бикләп куеп та, үгетләп тә ниятебездән кире кайтарып яисә туктатып булмагандыр инде. Швециядан килгән танышыбыз күрсәткән тарафка илтүче җәяүле сукмагы белән, ниһаять,  серле якташларыбызны эзләп сәфәргә чыктык.

Кичен без утрауның икенче тарафындагы кабилә тормышы белән танышырга тиеш идек. Матур гына каршыладылар үзебезне. Әмма, кайгылы көннәренә туры килгән булып чыктык – океаннан ике балыкчы әйләнеп кайтмаган. Караңгы төшкәч тә, шулар истәлегенә дип, күк йөзенә канатлы фонарьлар очыртырга керештеләр. Тын гына югары күтәрелгән, һәм җилсез, тыныч күк йөзендә очкан, гүя тибрәлеп торган шул якты “кош”ларда булды җирле кешеләрнең бар игътибары. Аңлавыбызча, алар шул рәвешле океан үз эченә алган кардәшләренең җаннары белән хушлашалар икән. Еламыйлар, тавышланмыйлар һәм, аңлашылса кирәк, шатланыр өчен дә сәбәп юк. Хушлашалар гына бары... Һәммәбез дә иртәме-соңмы шул океан кочагына кереп югалачакбыз, безне дә шундый ук якты кошлар булып очкан парашют-фонарьлар белән озатачаклар бит бер заман, дип уйланалар иде булса кирәк. Безнеңчәрәк фикер йөрткәндә, аларның да, үзләренә күрә, теге дөнья һәм оҗмаһ хакындагы уйлары була торгандыр. Аерма тик шунда гына, безнеке җир куенында булса, аларныкы –  океан кочагында...
         Бу юлы инде аборигеннар янында без артык озак тоткарланмадык. Отельга әйләнеп кайткачтын да тәрҗемәчебез, артык үгет-нәсихәт биреп тормый гына, үз номерына юл тотты. Ә безнең исә, сезгә мәгълүм булганча, планнар бик зурдан. Бикләп куеп та, үгетләп тә ниятебездән кире кайтарып яисә туктатып булмагандыр инде. Швециядан килгән танышыбыз күрсәткән тарафка илтүче җәяүле сукмагы белән, ниһаять,  серле якташларыбызны эзләп сәфәргә чыктык.
          Якты урам һәм киң проспектлар булмаса да, такси һәм автобуслар йөрмәсә дә, бу утрауда юлдан язу яисә адашу мөмкин түгел. Һәр сукмак монда һичшиксез океан читенә илтә. Үзебез дә утрауга бүген генә  килгән кешеләр түгел, тәҗрибә җитәрлек, шактый ияләштек һәм үзләштек дип әйтергә дә була. Бер-беренә уралып үскән агачларның куелыгы да, кыргый җәнлек һәм кошларның, кичке караңгылыкка шом өстәп, үзара хәбәрләшкән сәер авазлары да куркытмый инде хәзер безне. Баш очында, нәкъ үзебезнең туып-үскән яклардагы кебек, яңа пешеп чыккан түгәрәк ак күмәч сыман якты ай эленеп тора, җете зәңгәр күкне бизәп йолдызлар җемелдәшә. Уң тарафтан да дулкын шавы ишетелеп тора, сул тарафта да океан шавы. Әкиятләрдә генә була торган шундый серле төндә ничек адашырга, ничек сукмакны югалтырга мөмкин...

“Пиратлар сарае” диеп искә алынган корылманы без бик тә җиңел эзләп таптык – утрауның нәкъ читендә, энә очы сыман океанга кереп торган борынында ук булып чыкты. Һәм ул  шундый зәвык белән салынган ки, гүя океан уртасыннан йөзеп барган мәһабәт зур корабны хәтерләтә. Өч катлы палубаларында сүрән яктылык. Дулкыннар шавына кушылып, ишетелер-ишетелмәс кенә классик музыка яңгырый. Салават күперен хәтерләтеп төрле төстәге якты нурларда балкыган капка янында ук үзебезгә, кунакчыллык күрсәтеп, инглиз телендә сәлам бирделәр. Без аларга, махсус, урыс телендә җавап кайтардык. Янәсе, кемнәр килгәнне белеп торсыннар һәм Русиядан килгән хуҗаларына кичекмәстән хәбәр җиткерсеннәр. Монда бит безнең исерткеч эчемлек яисә шәрә хатын-кыз күрергә дип килүебез түгел, ә үзебезнең якташлар белән күрешергә киләбез. Әмма безнең урысчабызга игътибар итүче булмады, үзләренчә сукалавында булды каршы алучы.
        – Сезгә казиномы, стриптиз-бармы әллә ресторанмы кирәк?.. – диде ул, җавап көтеп.
         – Барысы да берьюлы, – диде Валентин Васильевич, һаман да урысча сукалавын дәвам итеп. Әйләнә-тирәдәге матурлык һәм экзотикадан безнең баш әйләнгән чак, кәеф күтәренке. Тәкъдим иткәннәре дә берсеннән икенчесе кызыклы бит, кайсын сайларга белмәссең.
         – Алай булмый, берьюлы өч куян коерыгын тота алган кеше юк әле... – диде, кунакларны каршы алырга чыгучы һәм бер очтан мөлаем генә елмаеп та куйды.
          Безнең инглизчәбез, сер түгел,чамалы гына. Икебезнекен бергә кушып бүлгәч тә шул ипи-тозлыктан артык чыкмас иде. Елмаюы сәбәбенә төшенмәсәк тә, аның ни әйтергә теләгәнлеген аңладык.
          – Нәрсә дип әйтергә соң бу шайтан малаена, – дип, сораулы карашын миңа текәде юлдашым.
          Мин ни әйтим, авыз турсайту һәм җилкә сикертүдән башка чарам юк иде бит:
         –  Тамак туйдырырга килдек, диик булмаса...
         – Шулай диләр аны. Димәк, сез ресторанга, – диде каршы алучы, ниһаять,  аңлаша алуыбызга күңеле булып. Һәм үзе артыннан әйдәде. – Рәхим итегез, алай булгач өченче катка –  палубага күтәреләбез.
         –  Туктале... Тукта, – дип, шунда аның җиңеннән эләктереп алмасынмы Валентин Васильевич. – Без сиңа бер ни әйтмәдек ич әле, без үзара урысча гына сөйләштек. Син безне ничек аңладың? Урысча беләсең икән ич! Белгәч, нигә аны үзеңне һәм үзеңнән бигрәк безне газаплап, инглиз телендә сөйләшеп маташасың?..
          Егет барын да аңлады. Үз итеп кулыннан эләктереп алучыга да үпкәләмәде, кулын йолкып алмады, тартышмады, әмма сер бирергә, үзенең урысча аңлаганлыгын танырга да уенда юк иде. Тагы да итәгатъләнә төшеп, төрле төстәге утлардан үрелгән мозаика сыман елык-елык бер кабынып, бер сүнеп торган баскычлардан атлап югары күтәрелүендә булды. Һаман да инглизчә сукалый үзе:
          – Үзебезнең кунаклар телен без һәрчак аңларга тырышабыз... Сезнең килүегезгә без бик тә шат. Безнең рестораннан канәгать калырсыз дип ышанабыз.
          Ресторанга килеп кергәч тә телебезне тешләп хәйран калып тордык бертын. Затлы мебель һәм фарфор-бәллүрләреннән дә бигърәк, үзенең корылышы, табигыйлеге белән шаккатырды ул безне. Өч палубалы корабны океанга кереп торган кыяның ташларына утыртып түгел, казап куйганнар диярсең. Кыя – залның урта бер җирендә идәннән чыгып түшәмгә үк кереп киткән... Шул рәвешле ул, ныклы фундамент кына түгел, җил-давылдан саклый торган ышанычлы терәк буларак та хезмәт итә икән.
          Залда кеше күп түгел, ике-өч өстәл артында гына шәм яктысында серләшеп утыручылар күзгә ташланды. Безгә, ни өчендер, аерым бер хөрмәт күрсәтеп, ачык палубаның океанга кереп үк торган борыныннан урын тәкъдим иттеләр. Адәм баласы үзен бәхетле хис итсен өчен аңарга күп кирәкмени... Колак төбендә тигез бер ритм белән әле якыная, әле ераклаша төшеп йөрәкне гел җилкендереп торган дулкын шавы. Алай  гына булса бер хәл, монда үзеңне океан уртасыннан йөзеп баргандай хис итәсең икән, хәтта су салкынлыгы, океанның бар гайрәте палубаның ачык тәрәзләре аша  йөзгә бәрелеп, җилкәгә кагылып сине рухландырып тора.
           Ни сорасак шуны китерергә әзер булып каршыбызга килеп баскан мөлаем йөзле, матур сынлы официант кызга, иң әүвәл, без үзебезнең монда беренче кабат  булуыбызны хәбәр иттек. Һәм бу гүзәл корылманың хуҗалары кем булуы белән кызыксынганлыгыбызны белгерттек.
          – Яңа Зеландиянең үз гражданнары, Окленд шәһәреннән, – диде ул, артык исе китми генә. – Безгә шуңардан ары белү кирәкми дә. Сезнең өчен дә шулай ук булса кирәк.
          – Ә безгә башкача сөйләгәннәр иде, – диде Валентин Васильевич, бик җитди кыяфәт белән.
          – Кем нәрсә сөйләмәс... Һәм бу шулкадәр әһәмиятле сораумы сезнең өчен?
          Бу төпченүебез официант кызга ошамаганлыгын күреп, киеренкелекне бераз йомшарта төшергә кирәк таптым мин:
         – Юк, болай гына кызыксынуыбыз иде. Чит тарафларга килеп чыккач үз якташларыңны очрату күңелне күтәреп җибәрә кайчак.
          – Ә сез ерактанмы? – дип сорады ул ниһаять.
          – Русиядан. Ишеткәнегез бар идеме?..
          Кыз, ни әйтергә белми, бераз төртелеп торды. Әмма аны югалып калды дип әйтеп булмый торгандыр. Тагы да ачыла төшеп дәвам итте ул әңгәмәне:
          – Нигә ишетмәскә? Ишеткән бар. Биктә, бик тә зур һәм бай ил икәнен ишеткән бар. Ерак икәнлеген дә беләбез. Шәһәр урамнарында кар һәм боз өстеннән аюлар йөгереп йөри диләр, дөрес булса.
          Аңлашылса  кирәк, без рәхәтләнеп көлдек. Дөньяның кай почмагына барып чыксаң да, Русия дигәчтен дә, аның урамнарында чабып йөрүче аюларны искә төшерәләр. Минем исә, гомер итеп тә, зоопарк яисә цирктагыларын исәпкә алмасаң,  тере аюның үзен түгел, аяк эзен дә күргәнем юк әлегәчә.
          – Дөрес, дөрес, – диде, Валентин Васильевич бәхетле елмаеп. – Бездә кая карама аюлар урамда чабулап йөри... Ә без аларга атланып йөрибез...
          Өчәүләшеп көлешеп алгачтын, официант үз эшенә кереште, мактый-мактый безгә ресторанда булган затлы ризыкларны тәкъдим итә башлады.
         – Океанда ни йөзә, нәрсә үсә бездә шуларның һәммәсе дә бар...
          Без инде, моңа кадәр колак ишетмәгән һәм күз күрмәгән ризыклардан авыз итеп карарга булдык. Ни икәнлекләреннән хәбәрдар булмасак та, тисә тиенгә, тимәсә – ботакка дигән сыман, матуррак яңгырашлы бер-ике ризыкны атадык.
          – Әлегә шулар җитеп торыр, – диде юлдашым, өлкән кеше буларак, нокта куеп.
         – Сез су асты дөньясын яхшы беләсез булса кирәк, иң затлы һәм фирменный ризыкларыбызны сайлагансыз, – дигән мактауда ишеткәч без инде тәмам очынып ук киттек.
          

(Дәвамы бар.)

 

Фото:  m.fotostrana.ru

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (4)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (4)
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас