Чәчмә әсәр
7 Мая 2023, 13:30

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (11)

– Чамадан чыкма, – дип кисәтү ясады, – син, бәлки, остасыңдыр да, бер генә тапкыр була ул. Мин тормыштан туймаган. Йөз илле-йөз алтмыш тирәсе бик тә җиткән...  

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (11)Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (11)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (11)

Йокы дигән нәрсәнең миңа хаҗәте юк иде, ник дигәндә кешеләрдәге кебек үтә дә нечкә нерв системасына бәйләнмәгән иде минем тереклек. Урманнан күтәрелгән сөт төсле ак томан бераз сыегая төшкәч, ках-ках йөткергәләп башта бригадир уянып китте. Мескеннең йөзенә карарлык түгел иде:  күз кабаклары шешенгән, йөзе яшькелт төскә кергән, ярылган каш өстенә кан каткан. Тынын да көчкә ала иде әле. Мин тагын антенналарны кабыздым, кирәк өчен түгел, бары эксприментларны азагына кадәр дәвам итү өчен. Алга китеп шуны белдерәм, бу төннән соң иптәшләрнең кичерешләре үкенү, үз-үзеңне күрә алмау, мескенлек, ачу ише хис-тойгылар белән сугарылган иде. Санап үтелгәннәрнең барысы да ториодларга яраклы чимал булып тора, ләкин артык беркатлы, ирексездән чарасыз калганда кулланырга гына яисә түбән катламнарга арзанрак бәягә аткарырга. Кайнаган чәйне дошманнар бер-берсенә бүре булып карап чөмерделәр дә, тизрәк эш урыннарына ашыктылар. Сүлпән генә башланган эш тора-бара кыза барды, ныклап язылып киттеләр егетләр, үткәннәрне онытып бер-берсенә сүз дә кушкалый башладылар. Эшләгәндә авыз йомып эшләп булмый, ирексездән дуслаштыра, берләштерә адәмнәрне эш. Бу вакытта инде конроль күрсәткеч минем аппаратта ноль иде. Менә шунда мин ториодларның беренче потенциаль дошманы белән күзгә-күз очраштым. Коллектив эш, бер максатка юнәлтелгән эш күңелдәге кара тапларны сабын керне югандай юып төшерә. Бәлки, бу физик эшкә генә кагыла торгандыр, ачыклык кертергә кирәк булыр. Кояш түбәгә күтәрелгәндәминем эзләнүләрне кырка үзгәрткән вакыйга булды. Миңа урман кисүчеләр белән хушлашырга туры килде.

Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә монда озак тоткарланырга уйламый идем. Кирәкле информация тупладым, артыгын башка тарафларда эзләргә китү хәерле. Теләгәнем алдыма килде. Туктарга җыенган идек инде, урман юлыннан үкереп чапкан внедорожник күренде. Иптәшләр шау-гөр килеп машинага каршы атладылар, мин дә аларга иярдем. Килүчеләр, ике ир-узаман, шушы делянканың хуҗалары булып чыктылар. Исәнлек-саулык сорашкач, туры эш урынына юнәлделәр, әзерләнгән ассортиментны тикшерделәр, машинаны бүген үк базага озатырга боерык бирделәр, Гомумән, канәгать калдылар шикелле эшләнгән эштән. Иң арттан тагылып йөргәнемдә, Рамай минем белән тигезләште.

– Юкка килмәгән инде болар. Кемдер кичтән хәбәр иткән, мобильник тота монда. Стукач бар арада, кем икәнен тәгаен белә алмыйм, арт сабагын укытыр идем. Үзебезнең хәлне үзебез җайлар идек әле, ә хәзер бу тоз күзләр штраф салачаклар, акчаларны кисәчәкләр. Карап кына торалар, зыярат козгыннары...  

Чынлап та кичәге табын турында беләләр иде хуҗалар. Будка янына килгәч тә берсе: 

– Я, баш авыртамы бүген? – диде киная белән.

Җавап кайтаручы булмады, барысының башы иелде. Арадан монысы иптәшенә караганда гәүдәгә тазарак иде, үзен иркен тота, сөйләгән сүзләрен уйдырып сала. Күренеп тора, кешеләр белән җитәкчелек итеп өйрәнгән. Беркем дә эндәшмәгәч, иптәшенә таба борылды: 

– Михалыч, төенчегеңне чиш инде, әйдә, бездән булсын яхшылык.

Михалыч дигәне кулындагы бүселеп чыккан капчыгын ачып, мичкә төсле эшләнгән савыт тартып чыгарды, шунда ук сеңер стаканнар алып куйды. Иңгә иң терәп утырып күчтәнәчтән авыз иттеләр, мин кырка баш тарттым. “Таран” дип ярамсыкланып сүз куштылар әлеге шәплесенә. Моның исемме, түгелме икәненә мин төшенә алмадым. Ул җәелеп китеп утырырга ирек бирмәде, беренче булып урыныннан кузгалды. Өс-башын каккалап, Рамайга нотык укып алды.

– Соңгысы булсын бу кыланышыгыз. Мин ике әйтмим, чукындырып куып таратам барыгызны, тиешле акчагызны да бирмим. Сезнең урынга атлыгып торучылар эт тубыгыннан. Кисәтү хәтерегездә яхшырак саклансын өчен биш мең штраф!  Алдыгызны-артыгызны карап йөрергә сабак булыр. Ә монысы нинди Алпамыша тагын? – дип миңа таба ымлады ул.

– Бик гаярь егет...  иптәшләр белән киңәштек тә. Кулында ут уйната. Вабше төрле яклап булдыра. Кичә тракторны йомычка урынына очыртып йөртте. Агач егарга да маһир, – дип тәтелдәп торды бригадир тегенең күзләренә генә карап.

– Һем-м, шәпле дисең инде, тәк-тәк...  – дип тишәрдәй булып карады миңа Таран.

– Һушны алды безнең...  

– Техниканы от и до белә...  – дип кушылдылар башкалар да.

– Сөяксез тел ни сөйләмәс, – диде Таран битараф кына, – сынап карыйк булмаса, чынлап та осталыгы мактанырлыкмы. Исемең ничек синең ?

Кичәге көннән бирле мин исемле зат, танышканда координатор сүзен кыскартып, үземне Кадир дип таныштырган идем.

– Менә, Кадир, сиңа ачкыч, әнә теге драндулетны тау бите буйлап монда кадәр куалап китер әле.

Бу фәрман мин үтәп чыгарлык түгел иде. Ул машина дигәннәре минем өчен бары тимер өеме, башлап күрәм, бу хыялый мәхлүкләр нинди мантыйкларга таянып иҗат иткәннәрдер, кем белсен. Вакыт иркен булып, җайлап тотынганда, системаны төшенер идем, анысы бәхәссез, ләкин болар минем һәр хәрәкәтемне күзәтәчәкләр, бәя биреп торачаклар. Ә минем алар алдында оттырасым килми иде, чөнки һәрвакыт бер адым булса да алдарак барганда гына уңышка ирешергә мөмкинлек туа.

Ләкин бу хафаланулар минем йөземдә чагылмады, елмая төшеп Рамайга эндәштем: 

– Әйдә, Рамай, җилләтеп алып киләм бер. Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Ул эшнең үзенә кагылырын көтмәгән иде бугай, бераз югалып калды. Әл дә егетләр ярдәмгә килде

– Шөр җибәрдеме бугор, тракторга утырмас иде әле, кая анда машинага.. – дип берсе аваз салды. Дәррәү көлеп җибәрделәр. Бу сүзләр Рамайның кытыгына тиде шикелле, ул шәпләнеп машинага таба атлады. Барган шәпкә мин бригадирга әманатымны аңлаттым.

– Мин мондый машинага утырып караган кеше түгел. Син бераз ярдәм итәрсең бит дуслык хакына...  

Бу сүзләрне ишеткәч Рамай шып туктарга теләде, ләкин мин тегене алга әйдәдем, җиңелчә терсәкләрем белән ярдәм иттем. Шулай да ул бирешергә теләмәде. үзенекен тукыды.

– Шту син, белмәгән-күрмәгән килеш нигә ризалашасың, бу сиңа трактор түгел. Берәр җире чыелса да хуҗасы тотып ашаячак икебезне дә. Күрәсең бит нинди икәнен.

– Тынычлан, барысы ал да гөл булыр. Син миңа бары ничек кузгалырга, кайсы җисем нинди эш башкара икәнен генә аңлат, калганы минем эш, – дип арбадым яңа дустымны.

– Каплата-фәлән калсаң, мин ике бала атасы, якты дөньядан туймаган. Кайдан килеп чыктың минем башыма...  – дип сукрана-сукрана кереп утырды ул, соңыннан шарт куйды, – әкрен генә ипләп кенә ташбакага тиң йөрер булсаң гына өйрәтәм. Ну, болай да беренче күргәндә әллә ни еракка китә алмассың...  

– Елмай, – дидем мин ишекне ябып, – авызыңны иңенә ач, бер тегеләргә кара, бер миңа күз төшер, сөйләүдән туктама, мин аңлармын.

Тракторы ни, машинасы ни – бер үк система булып чыкты. Рамайның сөйләгәннәрен үзләштергәч, мин бу махинаны тауга ыргыттым. Рамай келәшчә төсле куллары белән минем беләгемә ябышты да барып туктаганчы ләм-мим сүз әйтмәде. Дөресен әйтергә кирәк, бу техника күпкә отышлырак иде трактордан:  тыңлаучан, тиз, йөгерек, мөмкинлекләре зур. Чокыр-чакырларны урап тау текәсенәрәк күтәрелдек, аннан машина үкереп акланга талпынды. Алданрак мин без үтәчәк юлда иләмсез зур таш чамалаган идем. Һәр мизгелне исәпкә алып шул төштә мин тормозга бастым. Атылган җәнлектәй машина һавада тәкмәч атты да, кире көпчәкләрендә калып, карап торучылардан биш-алты адымда тукталып калды. Барысы катып калды, икенче караганда ай-һайлап безгә таба йөгерәләр иде. Рамайны машинадан тартып алдылар, беркемгә карамый ул будкага таба титаклады. Калганнар тел шартлаттылар, ах та ух килделәр. Миңа үземә дә охшап куйды үткән юлым. Таран бер машинага бер миңа карап торды да: 

– Әйдә минем белән, – диде, –  тиешле хакын алырсың. Эш авыр түгел, юлга сирәк чыгам мин. Кайбер вак йомышлар туса кирәгең чыгар. Ашау байдан. үлем Ходайдан дигәндәй. Я, ни дисең?

– Миңа кайда да бер кояш. Тамак туйса, кыерсытмасалар –  шатланып ризамын.

– Кыерсытырсың сине, – диде яңа хуҗа сынай карап. – Ләкин бер шарт:  сорау биреп башны катырмаска, кушканны карусыз үтәргә. Шул вакытта килешербез без синең белән.

– Минем дә бер шарт бар, – дип әйтеп калырга ашыктым мин. – Китәргә теләк белдерсәм, киртә кормаска, минем дә үз перспективам.

– Шулай булсын, – дип кулларын сузды миңа Таран. Монда без озак булмадык, биш минут үттеме юкмы, мин егетләр белән хушлашып яңа эш урыныма кереп утырдым. Җәл, бугор белән хушлашып булмады. Шул киткән килеш ул чыгып күренмәде. Әллә авыр булып киткәндерме үзенә. Егерме-утыз километрдай урман юллары буйлап үткәч, без асфальтка килеп чыктык. Монда кулларга ирек бирергә була иде, машинаның да яңа мөмкинлекләре ачылды. Ләкин бераз барганчы кыбырсып утыра алган Таран түзмәде: 

– Чамадан чыкма, – дип кисәтү ясады, – син, бәлки, остасыңдыр да, бер генә тапкыр була ул. Мин тормыштан туймаган. Йөз илле-йөз алтмыш тирәсе бик тә җиткән...  

Фото: faton-dinamic.ru

Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (11)
Кәрим КАРА. Координатор. Повесть (11)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас