Чәчмә әсәр
5 Мая 2023, 19:00

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (3)

Ә шулай да безнең өчен бөтенләй көтелмәгән һәм иң гыйбрәтле очрашу алда булган икән әле.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (3)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (3)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Кыргый атауга сәяхәт. Хикәя (3)

...Кыргый атау үзе кечкенә генә булса да, анда күргән матурлык, экзотика, гыйбрәтле очрашу һәм вакыйгаларны сөйләп чыгу өчен байтак вакытлар кирәк булыр иде. Утрауның кайсы гына почмагына барып чыкмыйк, анда кеше кулы тимәгән бай табигатъ, тереклек дөньясы һәм, моңа кадәр төшебезгә дә кереп карамаган, көтелмәгән күренешләргә тап булдык без. Җирле халык вәкилләре, ягъни маорлар белән бергә, аларның каекларына утырып, океан киңлекләрен дә урап кайттык. Алар тоткан балык һәм су асты нигъмәтләре белән сыйланганда Мәскәүдән үк алып килгән соңгы шешәбезнең дә кирәге чыкты. Бер шешә эчемлек җиде-сигез ир-атны, вакытлыча гына булса да, дөньяның иң бәхетле затлары итте кебек. Мактап туймадылар үзебезне, тагы да килегез, күчтәнәчкә тагы бер шешә алып килегез, дия-дия чакырып калдылар. Шул очрашу вакытында мин, гомеремдә беренче тапкыр, Русия яисә СССР дигән мәмләкәт хакында ишетеп тә белмәгән кешеләрне очыраттым. Һәм тагы, күпме генә аңлатырга тырышып та, язучылык дигән һөнәр барлыгына төшендерә алмадык үзләрен. Русия турында ишеткәннәре дә булмагач, язучының нигә кирәклеген аңламагач, ни дияргә дә белмим, бәхетле, дип санаргамы инде үзләрен, юкмы?..
          – Ни белән шөгыльләнәсез? – дип сорадылар кайтып-кайтып.
          – Беребез шагыйрь, беребез язучы, – дидек.
          – Ә балыкны соң сез ничек тотасыз? – диләр, аңлыйсы урынга.
          – Без язабыз гына, – дибез. – Балыкны аны башкалар тота.
          – Балык тотмый гына яшәп буламы?.. – дип, бер-беренә төртә-төртә ихлас көлешеп алды алар. Безне, болар үз акылындамы-юкмы, дигән сыман күзәтәләр иде һаман.
         –  Балык тоту күңелле шөгыль,әлбәттә...
          Фикерне тәмамларга да бирмиләр, үз туксаннары туксан аларның.
         –  Ә менә үзегез һәр көн иртән океанга чыккачтын да нинди балык тотарга яратасыз соң? – диләр аның саен.
          – Бездә океан да юк, балык та... – дип, котылмакчы булабыз.
          Алар көлә. Ничек инде океансыз, балыксыз тормыш булсын. Океан ул бөтен дөньяны каплап алган, әнә. Кая гына барма, кая гына карама, һәр дүрт тарафта тоташ океан. Океан – ул иксез-чиксез, аңардан да көчле һәм гайрәтле җан иясе юк ул. Мөмкин дә түгел. Дөнья – тоташ океаннан тора... Океан ул безне үстергән бишек тә, безне йоклатучы түшәк тә, бу дөньядан киткәчтен яшәячәк мәңгелек йортыбыз да... Әйе, берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә алар нәкъ әнә шулай фикер йөретәләр иде.
          – Океан ул бөтен тарафта, балык та хисапсыз күп. Балыксыз, океансыз тормыш юк, шаяртасыз, – диләр, ышанмыйлар... Башны кисәргә бирәм, дисәң дә ышанмаячаклар менә.

Ә инде караңгы төшкәчтен, океан читендә ягылган учак әйләнәсендә йола биюләре башланып китте. Без дә аларга кушылып, барабан кага-кага яланаяклап алтын ком өстендә сикергәләп биедек бер туйганчы. Үзебезгә аңлаешлы булмаган кыргый авазларга кушылып яман затларны куаладык бергә-бергә. Инде үзебез дә тәмам папуаслар, әй, юк ла, маорлар  булып киләбез  дигәндә генә кайтыр вакыт та җитте. Иң дәрәҗәле зат – кабилә башлыгының шәхси филе җилкәсенә утыртып озатып куйдылар үзебезне. Җилкәсенә затлы келәм ябылган, муенына эреле-ваклы кыңгыраулар, елкылдавыклы чуклар тагылган фил өстендә кайтып килүебезне күргән туристлар хәйран калып артыбыздан ияреп бардылар, ялт та йолт ялтыратып фоторәсемнәргә төшерделәр үзебезне.
          Ә шулай да безнең өчен бөтенләй көтелмәгән һәм иң гыйбрәтле очрашу алда булган икән әле. Теге, самолетта очып килгәндә, берөзлексез кызыксыну белдереп стюардесса ханым белән әңгәмә корып килгән швед туристына рәхмәт әйтергә туры килә ул кадәресе өчен.

Кабилә башлыгының шәхси филендә утырып кайткан кешеләр буларак, утрауда безнең дәрәҗә кинәт кенә бермә-бер күтәрелүе хакында искәртеп тору да артык булса кирәк. Шул вакыйгадан соң безне инде һәркем таный һәм очрашканда үзебезгә олылап сәлам бирә торган булып китте. Икенче көнне, иртәнге чәйдән соң, бераз җилләнеп керү нияте белән урамга чыккан идек. Чыгуыбыз булды, каршы яктагы отель каршында торган берәү ерактан ук кулын болгап сәлам бирде үзебезгә. Һәм,  ул да түгел, яныбызга ук килеп күреште. Бу шул, әлеге дә баягы швед туристы булып чыкты.

– Ә сез беләсезме монда кемнәрне очыраттым мин, – дип, башлады ул сүзен. Бу тагы шул кичәге фил хакында сораштыра башлый инде бездән, диеп көткән идек. Ялгышкан булып чыктык.
          – Кемнәрне очраттың? – диде, Валентин Васильевич артык исе китмичә генә. Сер бирү кая ул! Үзебез дә төшеп калганнардан түгел бит – аборигеннарның кабилә башлыгы хөрмәтенә лаек дип табылган затлардан.
          – Хәтерегездә булса, утрауның ерак бер читенә качаклар һәм пиратлар килеп урнашкан, дип сөйләгән иделәр безгә. Хәтерегездәме? – дип, кайтарып сорады мавыгып сүз башлаган швед.
         – Хәтеребездә. Шуннан?
         – Без кичә шул пиратларны эзләп таптык. Аларда кунакта булдык...
          – Ничек курыкмадыгыз! Куркыныч түгелме? – дидем, сүзгә кушылып.
          Кычкырып көлеп җибәрде швед:

– Куркыныч кынамы соң... Беләсезме кемнәр булып чыкты алар?
         – Пиратлардыр...
         – Пират кына булса бер хәл. Алармы? Алармы... – дип, максус көттерә һәм киеренкелек өсти төшеп әйтеп куймасынмы швед. – Алар – урыслар...
          Валентин Васильевич йөзен чытып куйды. Үз милләтенең чын патриоты буларак, каяндыр килгән бер килмешәкнең урыслар хакында алай сөйләвен ошатып бетермәде, әлбәттә. Ярым шаяру катыш сөйләнгән сүз булса да авырткан җир бик тиз җәрәхәтләнә бит ул.

– Нинди урыслар... Урысларга монда ни калган? Безнең үз ватаныбызда да җир-су бар кешегә җитәрлек, – дидем мин, туа язган киеренкелекне тизрәк майлап-шомартып кую кирәлеген аңлап. Дөрес уйлаганмын, Валентин Васильевич иркенләп сулыш алды.
          Швед шунда гына, үзен дөрес аңламавыбызны күреп, ачыклык кертергә ашыкты:

– Беләсегез килсә, сезнең ватандашлар, шушы, Ходай да аның кайдалыгын оныткан, кыргый утраучыкта җәннәт почмагы корганнар. Ул аш-су, ул музыка... Ә кызлары, кызлары нинди, – иреннәрен ялап куйгандай итте ул шулчак. – Кыскасы, бары да супер, андый сервис Европаның төшенә дә керә алмый! Андый колач һәм тәвәккәллек бары сезнең халыкка гына хас! Мин сезгә һичшиксез анда барып чыгарга һәм якташларыгыз белән күрешеп сөйләшергә киңәш итәм. Сезнең килүгә алар куаначак, һич онытылмаслык очрашу булачак ул.
          – Рәхмәт, – диде, якташларын мактаганга кинәт күңеле нечкәреп киткән шагыйрь юлдашым. – Вакыт тапсак, һичшиксез барырбыз.
         – “Вакыт тапсак” түгел, бөтен эшегезне ташлап бүген үк барыгыз. Юкса, үкенәчәксегез.
          Һәм ул, ничек капылт кына яныбызга килеп чыккан булса, шулай ук кинәт кенә китеп тә барды. Киңәше өчен янә бер кат рәхмәтләр әйтеп калдык үзенә.

Якташларыбыз белән күрешү теләге хакында, кичекмәстән, үзебезне һәрдаим озатып йөргән тәрҗемәче кызга җиткердек.

– Сезнең программада бу каралмаган, – диде ул коры гына.
          – Ә без очрашырга телибез, – дидем мин, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Программаны кыса төшәрбез. Һәм йокы хисабына булса да бүген үк барып танышып кайтырбыз...
          Кыз икеләнә калды һәм ниндидер авыр мәсьәлә чишкән кешедәй үз алдына уйланып торды бераз. Күренеп тора, ул моңарга хәер-хак бирергә вәкаләтле түгел.

– Әйдәгез, болай килешик, – диде ул, кинәт җанлана төшеп. – Программа тәмам булгач та сез анда үзегез генә барып кайтырсыз. Мин ул хакта белмим дә, ишетмәдем дә, килештекме?
         –  Килештек, – диде Валентин Васильевич, куануын һич яшермичә, тәрҗемәче кызның аркасыннан кочып, бит очыннан үбеп алды хәтта.
          – Әмма, кисәтергә кирәк саныйм, – диде, шагыйрьнең бу жестыннан күңеле була төшкән кыз. – Күрәм, сез шустрый ир-атлар икәнсез. Шулай да андагы шәрә кызлар белән бик мавыкмасагыз иде... Сез дәүләтебезнең дәрәҗәле кунаклары саналасыз. Ә җиңел холыклы хатын-кыз  белән бәйләнүне бездә җәмәгатъчелек кискен рәвештә кире кага. Сез мине аңладыгыз, шулай бит!..
          Шундый сүзләре өчен бу юлы инде тәрҗемәче кызны үзем үбеп алырдай булдым, тик кыюлык җитмәде, гөнаһ шомлыгы.
          

(Дәвамы бар.)

 

Фото: bestgraph.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас